Шәхесләребез Уку өчен 1 минут

Татар җыры – ул мәңгелек!

Мәшһүр шагыйребез Зөлфәт татар җыры турында заманында болай дип язды: Татар җыры, Бер юлдашның әйткәне искә килә: Сезнең җырларны Тыңлавы авыр бит, Җанга тия!

Гөлзадә Сафиуллина. С.Камалетдинов фотосы.
Гөлзадә Сафиуллина. С.Камалетдинов фотосы.

Димәк, җыр ул Ватан, милләт, туган җир, туган тел, ата­-ана, бала кебек мәңгелек кыйммәтләрнең асылында ята.

Халык: «Менә хәзер мин сезгә җыр язам әле», – дип утырып газапланмаган. Җыр ул үзе халык күңеленнән чишмә кебек агып чыккан. Ул – Аллаһыдан, ул – изге! Дөньяның мәшһүр композиторлары Бах, Бетховен, Моцарт һ.б.ның әсәрләре дә көй язам, дип утырып язылмаган. Җанны эзәрлекләгән моңны алар кәгазь битләренә ноталар гармониясе итеп төшергән. Шуңа күрә дә алар менә йөзәрләгән ел яши. Халык аларның әсәрләрен бүген дә тыңлап хозурлана, көч таба, чистарына. Халык җырлары да менә шушы бөек әсәрләргә тиң. Шуңа күрә дә алар гасырдан-­гасырга күчеп халыкка хезмәт итә. Кемнәр аларны иҗат иткән, кемнәр аларга күңел бизәкләрен өстәгән, нотага салмаган килеш, ничек бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәннәр?! Ул хакта тәгаен генә әйтеп булмый. Әмма шунысы хак: һәр җырның үз тарихы бар, нигездә, аларда халык язмышы, хәтере ята. Халык бер җырны да югалтмаган, безнең җанга диеп саклаган.

Безне инде ничә еллар радио­телевидениеләрдән көйсез, мәгънәсез җырлар белән «сыйлыйлар». Менә бу татар җыры, заман җыры, хәзерге заман форматы, дип халык җырларын читкә этәреп, яңа җырлар тәкъдим итәләр. Татар халкының җырлары шундый булгач, халкы да шундый инде, дип безне ышандырырга тырышалар. Безне, түбән вибрация дулкынында тибрәтеп, зомбилаштыру бара. Әнә шул җырчылар үзләренең йолдыз булуына ышанып, табигать биргән матур тавышларын 3 көнлек җырлар җырлап, эголарын үстерделәр. Бәхетсезлеккә тардылар. Ә үсеп килүче буын шушы шаукымга кушылып, деградация кичерә. Инде уйлый белгәннәре, татар җыры сәнгатенең нинди түбән булуын күреп, үзләрен башка халыклардан ким күреп, үз милләтеннән йөз чөереп, башка «бөек» милләтләр сафына кушылу чарасына керешә. Катнаш никахлар да шуңа килеп терәлә. Ә концертларда килешмәгән сүзләр сөйләп, телебезне бозып күрсәтергә дә чирканмыйлар. Татар халкының меңьеллык язма мирасына төкереп, пычратып, бөек Тукаебыз, Мөхәммәт Мәһдиевләр, Әмирхан Еникиләр, Туфан, Такташ һәм башка әдип, галимнәребезнең рухын рәнҗетәләр.

Гөлзадә Сафиуллина. С.Камалетдинов фотосы.
Гөлзадә Сафиуллина. С.Камалетдинов фотосы.

Шушы урында аз гына читкә китеп, Яңа ел тамашасын алып баручылар турында берничә сүз әйтәсем килә. Каян тапканнар ул шамакайларны? Әнә шуларның берсе менә мондый җыр җырлап бирде:

 

Алмагачның алмасын,

Тырыша-тырыша утадым…

 

Әлбәттә, ахыргы юлларын җырламады. Әмма безнең буын аның икенче яртысын бик яхшы хәтерли. Халыкны болай мәсхәрәләү инде берничә дистә ел дәвам итә. Әле без бит исән, хәтеребез – исән. Халык көйләре – безнең җанда, хәтердә. Ата­-бабаларыбызның рухи байлыгын аяк астына салып таптыйбыз түгелме? Редакторлар, режиссерлар ни карый? Бөек шагыйрьләребез, композиторларыбыз иҗат иткән тормыш­-көнкүреш, көрәш җырлары, Ватан турында, туган ил турында, Казан турында һ.б. хакындагы җырлар кайда? Радио фондында алар меңәрләп иде. Кемнәр шул асыл мирасыбызны юк итте?! Булсалар, нигә аларны радио аша тапшырмыйбыз? Нигә соң әле гасырлар буе тәрбия чарасы булган җыр бүген нәҗескә әйләнде. Нигә үсеп килүче буын җыр тәрбиясеннән мәхрүм? Юк, мактый алмыйм мин бүгенге эстрада халәтен. Ул халык акчасына, халыкның үзенә каршы эшли. Бу минем генә фикерем түгел, бу – халык фикере дә. Сез, халык җырчылары, ник дәшмисез? Нишләттеләр безнең бөек сәнгатебезне? А.Ключарев, Җ.Фәйзи, М.Мозаффаров, Ә.Бакиров, Ф.Әхмәтов, С.Садыйковалар язган җырлар кайда? Боларның барысы да Татарстан радиосы фондында бар иде ләбаса. Нигә аларны тапшырмыйлар?

Җыр сәнгатебезнең түбән дәрәҗәдә булуының сәбәпләреннән берсе – җыр дәресләренең башка фәннәр белән алмашынуы. Ә югары уку йортларында профессор дәрәҗәләренә ирешеп, татар җырына бәя бирүчеләр авызыннан: «Халык җырларын җырламагыз, алар хәзер модада түгел, алар белән акча эшләп булмый», – дигән сүзләрен ишеткәч, әллә без акылдан яздыкмы, дигән уйлар башка килә. Шундый корткычларның мирасыбыз тамырына балта чабуларын күреп, без дәшми кала алабызмы? Сәнгать башында шундый педагоглар торгач, нинди җыр җырлыйсың инде. Әлбәттә, бөтен педагогларны да бер калыпка салырга ярамый. Бүген Казан музыка көллиятендә менә дигән педагоглар балаларга халык җырларының серләрен өйрәтә. Зур репертуар төяп чыга алар көллияттән. Ә менә укуларын тәмамлап чыккач, тагын шул профессорлар «арбасына» утырмаслармы?

 

  • Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 34 нче саныннан (4 сентябрь, 2026 ел) укый аласыз. 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи