Шәхесләребез Уку өчен 5 минут

Яңгырга чыланган даһи (Бер радиотапшыруның тарихы)

2007 елның август башлары иде бу. Казан-Чаллы юлыннан машинада барам. Чиләкләп яңгыр коя. Шулчак юл читеннән акрын гына атлаучы бер егет күзгә чалынды. Мондый чакта кешегә ярдәм итмәсәң гөнаһ булыр дип, машинаны туктаттым. Гаҗәпләндерә торган хәлләр көн саен очрап тора анысы, ләкин моннан да гаҗәбрәген күргән юк иде әле: машина эченә таныш йөз сузылды. Бәс, күптәнге дустым, КДУ мөгаллиме Равил Һади ич бу!

 

Равил Һади (1952-2022).

 

 

 

– Җүнле кеше этен дә өеннән чыгармый торган көндә нишләп йөрисең монда, Равил?

 

Һади лычма чәчен бармаклары белән тарый-тарый җавап бирде. Шул юл янәшәсендә генә урнашкан Нырсы авылы мәктәбендә ул быел тагын «Тапкыр» лагере үткәрә икән. Казанга кайтып килгән дә, хәзер тагын шунда барышы.

 

– Һич югы зонтик алырга иде инде, көн дә яңгыр бит…

 

– Мин өйдән чыкканда чалт аяз иде лә, артык йөк кемгә кирәк.

 

Үз эшенә фанатикларча бирелгән кеше генә менә шулай үзен кайгыртуны белмидер ул.

 

 

 

Иҗади бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы.

 

 

Кайчак безгә юлны Ходай Үзе күрсәтә. Барасы юлыбыздан «Тапкыр»га таба борылдык. Барышлый Равил әлеге лагерьның тарихын сөйләде. 1989 елда, милли мәгарифне торгызу мәсьәләсе килеп туган чакта, КДУ ның берничә укытучысы һәм алдынгы карашлы студентлар төркеме татар балалары өчен информатика серләренә өйрәтә торган ял аланы оештыру хыялы белән йөри башлыйлар. Чөнки электән үк вузлар каршында яшәп килгән «Квант», «Орбиталь», «Икар» кебек лагерьларда, беренчедән, рус теле өстенлек итә, икенчедән, аларда башлыча шәһәр балалары гына катнаша ала иде бит. Министрлыкка ният белән кергәч, Равил Һадига бу эшне оештыру өчен берничә район тәкъдим ителә. Равил исә Саба төбәгендәге Нырсы авылын сайлап ала. Ни дисәң дә, биредә аның туган-тумачасы күп, кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә җайлырак булачак. 1989-90 елларда биредә «Тапкыр» җәйләве гөрләп уза, популярлык казана. Аннары инде акча мәсьәләсе итәктән тарта башлый. Шулай да, Саба районыннан Теләче аерылып чыкканчыга кадәр, мәгариф бүлеге башлыгы Шамил Зиннуров аны үз көче белән үткәреп килә әле. Аннары Равил Һади исә бу эшне Балтач, Арча районнарында дәвам иттерә. 1994 тә Арчада үткәрелгән җәйләүдә бүген инде бөтен республиканы колачлаган «Сәләт» хәрәкәтенә нигез салына.

 

 

ТР Журналистлар берлеге бинасында урнашкан Татарстан журналистикасы тарихы музее белән танышу.

 

 

Ни өчен ул «Сәләт» белән хезмәттәшлеген дәвам иттермәгән? – монысын үзе әйтмәде, мин сорамадым. Хәер, әйтте кебек: «Сәләт» нәрсәгә булса да ирешкән талантлы балаларны барлау һәм үстерү белән шөгыльләнә. Ә менә чын талант мәктәптә уку елларында бик үк ачылып җитмәскә дә мөмкин. Аларны читтә калдырмаска иде», – дигән иде ул. Шуңа күрә дә 1998 елда ул Нырсыда «Тапкыр»ны яңартып җибәргән.

 

...Барып җитүгә, Равил смена җитәкчесе, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (хәтерләсәгез, андый вуз да бар иде бит әле бездә) доценты Гөлфия Шәйхетдинова белән таныштырды. «Җәйләүнең төп юнәлеше – программалаштыру һәм информатика, – дигән иде Гөлфия ханым.— Дәресләрне Равил абый үзе, аның улы – КДУ ның хисап математикасы һәм кибернетика (ВМК) факультеты V курс студенты Камил, шушы ук факультеттан Рамил алып бара. Ләкин балаларга үзләрен башка юнәлешләрдә дә сынап карарга мөмкинлек тудырыла: чит телләр һәм журналистика дәресләре дә керә.

 

Аннары инде «Тапкырлар»ның үзләре белән дә очраштык. Теләче районының төрле авылларыннан килгән балалар иде алар. Ул көнне иртәнге якта спорт белән шөгыльләнгәннәр, авыл янындагы «Изгеләр зираты»на барып борынгы кабер ташларындагы язмалар белән танышканнар, андагы «Изге чишмә»дән су эчкәннәр, хәзер менә Равил абыйларының программалау дәресе башланып китә. Шунысы гаҗәп – компьютер графикасы белән шөгыльләнүчеләр арасында малайлар – машина, кызлар чәчәк ясый иде. Монда кызык! Чөнки биредә дәресләр мәктәптәгегә бөтенләй охшамаган. Равил абыйлары әллә нинди серле дөньяга алып керә бит аларны!

 

...Күптәнге танышым, дигән идем бит. Әйе, чыннан да, без Равил Һади белән 1990 еллар башыннан аралашып яшәдек. Аның белән дустым, ул вакытта Татарстан радиосының балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшләгән язучы Заһид Мәхмүди таныштырды. Икесе дә мавыгучан, хыялый кешеләр. Алар бик тиз уртак тел тапты. Җаны-тәне белән чын мәгърифәтче буларак, Равил үз идеяләрен тарату өчен радио мөмкинлекләреннән оста файдаланды. Алар бергәләшеп балалар өчен компьютерлар (ул елларда бу төшкә дә керми торган яңалык бит әле), мәгълүматлаштыру һәм аның милләт өчен әһәмияте турында кызыклы тапшырулар әзерләде. Бервакыт Равил татар һәм рус әкиятләрен, аларның төбенә салынган мәгънәне өйрәнү белән мавыгып китте. Монда да ул кызыклы ачышлар ясады, һәм аларны иң беренче булып радиога килеп сөйләде. Гомерен математика, информатика белән бәйләгән галимнең тел гыйлеменә караган чыгышлары да тыңлаучылар арасында һәрвакыт кызыксыну уята иде.

 

Юк, гади генә кеше түгел иде ул. Без аны, дусларча шаяртып, «даһи» дип йөртә идек, Һади һәм Даһи сүзләре үтә дә аваздаш. Ә бит ул чынында да үз миссиясен үтәүче бер даһи булган. Информатика, цифрлы технологияләр чорына аяк баскан вакытта шушы виртуаль чынбарлыкта туган телебез өчен урын дауларга дип җибәрелгән бер зат булган бит ул!

 

Ул бүген туганнары, дуслары, аның эшен дәвам иттерүче шәкертләре хәтерендә яши. Аның турында уйланганда минем күз алдына 2007 елның җәендә яңгырга чыланып машинама килеп кергән көләч йөзле Равил Һади килеп баса.

 

Тыңлагыз әле, дуслар, шул тапшыруны (16+), олы хезмәтләр калдырган зур шәхеснең тавышын ишетегез.

 

 

 

 

Теләчеләр язып ярыша

 

 

22 майда Казанга, Татарстан Журналистлар берлегенә Теләче төбәгенең иң талантлы кызлары һәм егетләре җыелды. Алар – «Яшь журналист» конкурсының быелгы җиңүчеләре. Әлеге ярышны «Татарстан» телерадиокомпаниясе, Теләче районы һәм ТР Журналистлар берлеге инде дүртенче ел рәттән үткәреп килә. Конкурс Теләче ягында туып үскән ике шәхес – Татарстан телевидениесендә 40 елга якын «Авыл офыклары» тапшыруын алып барган Галәветдин Зыятдинов һәм радиода балалар өчен тапшырулар редакциясен җитәкләгән язучы Дания Гайнетдинова истәлегенә багышлана.

 

Тантанада җиңүчеләргә Диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды. Киләчәктә без аларны затлы басмаларның, радио-телевидение каналларының популяр авторлары сыйфатында күрербез әле, хәзергә исә исемнәрен истә калдырыйк:

 

Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакярлеге елы уңаеннан «Геройларыбыз янында» номинациясендә: I урын – Фәридә Вәлиева (Олы Мишә); II урын – Сәйдә Фәсхиева (Теләче); III урын – Азамат Гарифуллин (Сауш).

 

Теләче районы кабат оешуга 35 ел тулу уңаеннан «Алар – Теләче горурлыгы» номинацясендә: I урын – Ләйсән Фазылҗанова (Теләче); II урын – Данил һәм Дамир Сәйфетдиновлар (Теләче); III урын – Илсинә Вәлиуллина (Олы Мәтәскә).

 

Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына багышыланган «Җиңүдә сезнең дә өлешегез зур» номинациясендә: I урын – Нияз Хәсәншин (Югары Кибәхуҗа); II урын – Данияр Рәхмәтуллин (Сауш); III урын – Тәнзилә Гыйләҗева (Баландыш).

 

Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Тукай эзләре буйлап» номинациясендә: I урын – Рәзилә Габделхәева (Шәтке).

 

«Иген иккән – хөрмәтле» номинациясендә: I урын – Финзия Әсхәдуллина (Балтач); II урын – Ислам Бәширов (Олы Мишә); III урын – Айзилә Рәхимова (Шәтке).

 

«Репортаж» номинациясендә: I урын – Дарья Дмитриева (Үзәк).

Котлыйбыз, кадерле яшь каләмдәшләребез, язганнарыгыз игелекле булсын!

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи