Күренекле тел галиме, язучы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Мәлик улы Низамовның (1936-2022) тууына 3 сентябрьдә 90 ел тулды. Шул уңайдан газета укучылар игътибарына Татарстан радиосы архивында сакланучы гаҗәеп кызыклы бер язма тәкъдим ителә.
Әтнә ягына сәфәр
Әлеге язма кайсы ягы белән кызыклы дисәгез, биредә Илдар Низамов галим буларак кына түгел, гади җир кешесе, бу дөньядагы күп нәрсәне фәлсәфи яссылыкта бәяли белүче үзенчәлекле шәхес булып та ачыла.
Язманың тарихы болай. Илдар ага олыгаймыш елларында җәйгелеккә туган төбәгенә – Татарстанның Әтнә районы Чишмәле Сап авылына кайтып китә иде. Кендек каны тамган изге нигезендә яшәп иҗат итә, якташлары белән аралаша, шул төбәкнең саф табигатендә яңадан табигать баласына әверелә, күңеленә сафлык җыеп, туган телебезнең сафлыгы өчен көрәшергә яңа көч, яңа дәрт ала иде. Әлбәттә, озак еллар дәвамында Татарстан радиосында хезмәттәшлек иткән «Тел күрке – сүз» тапшыруы өчен дә, «Мәдәни җомга» газетасында үзе оештырган «И туган тел» сәхифәсе өчен дә язмаларны җәй буена җитәрлек итеп алдан әзерләп куя иде. Аннары: «Егетләр, кайтыгыз әле бер, Шурада балыкның кайнап торган чагы, малай, балык каптырып, ял итеп китәрсез», – дип, безне кунакка чакырып, атна саен шылтырата иде. Кунакка барып булмады, әмма барыбер барырга туры килде. 2020 елның җәй ахырында «Тел күрке – сүз»нең Илдар ага алып бара торган сәхифәсе саегыбрак китте. Кичекмәстән яңа язмалар кирәк иде. Чакырсак, һич иренмәс, үзе йөгереп килеп җитәр иде дә, тик олы кешене мәшәкатьлисе килмәде. Барсам, кайтырга бензин җитәрме, дип борчыла торган заман түгел иде бит әле, машинаны кабыздык та, киттем Әтнә ягына.
«Монда минем туган ягым, туган нигезем»
...Биредә Илдар аганың тагын бер фәнни кызыксынуы ачылды. Баксаң, туган ягының тарихын өйрәнеп ятмышы икән. Архивларда актарынып түгел, мондагы басу-кырлар, урман-болыннар аның өчен тарихи вакыйгалар мәйданы, бу җирдә аның ата-бабаларының эзе калган. Менә без нурга чумган болыннарны сәйран кылып йөрибез, Илдар ага, укытучыларга хас төгәллек белән, тәмләп сөйли:
– Сугыштан соңгы елларда өч колхоз – безнең «Кызыл таң», тагын мариларның ике авылы берләшеп, бу урында ГЭС төзеделәр. Татарстанда да, мариларда да авыл җирендәге бердәнбер электр станциясе иде ул. Бөтен тирә-якта керосин лампасы яндырганда безнең өйләрне 1948 елдан электр яктыртты. Минем әти ул вакытта колхоз рәисе иде. Мариның бик атаклы персидәтеле Гөргери абый Верховный Совет депутаты иде. Әти дә шактый күренекле рәис. Менә шулар техникасын табып, пилорамалар ясатып, Шура буйлап юл салдылар. Урманнан материал ташыту өчен. Без, 8-10 яшьлек малайлар, сазлыклар аша ат белән агач чыгарганны хәтерлим. Кызлар да эшли иде. Хәзер буасы да юк, станциясе дә, сусаклагычы да юк, су буендагы көтүлекләр дә юк... Нишләтәсең, заманы шундый.
– Аның каравы, Илдар абый, монда табигатьнең иң саф, гыйффәтле бер почмагы, – дидем мин.
– Юк, әле моннан, сирәк булса да, тракторлар үтә. Әйдә без син әйткән хыялый дөньяга, кеше аягы сирәк баса торган урыннарга кереп чыгыйк…
Тал-тирәккә күмелгән болында Илдар ага безне тагын бер тарихи урын белән таныштырды:
– Татарстан тарихында «Әтнә җире» дигән бер төшенчә бар. Лукьян бай тегермән төзетергә урын алу өчен хәтта сугышлар оештырган монда. Тегермәнне төзеткән, әмма җирне икегә бүлгәннәр. Без басып торган урынның бер ягы – мари җире, икенче ягы – татарныкы. Атаклы тегермән булган, татарның да, мариның да бик зур төбәкләре шушында килгән. Тегермән халыкларны сугыштырып кына калмаган, дуслаштырган да. Аннары, 1920 елда, бу төбәкне кайсы республика ала, дигән бер бәхәсле мәсьәлә дә килеп чыккан әле.
– Димәк, Илдар Низамовка илһам биргән урын шушы була инде?
– Әйе. Эш менә тагын нәрсәдә. Монда минем туган ягым, туган нигезем. Ул бит мин яраткан урын гына түгел. Минем нәселем кешеләре дә ярата аны, авылдашларым да ярата. Әгәр минем яшәешем, туганнарым, авылымның кешеләре белән бәйле булмаса, ул миңа бу кадәр кадерле булмас иде. Мондый елгалар синең ягыңда да бар. Әнә, минем тормыш иптәшем Мөсфия апагыз Башкортстанныкы. Мин бит 8 ел Башкортстанда эшләдем, булмаган районнар, күрмәгән авыллар калмады. Кайсына гына барсам да, йә күле, йә елгасы үзенә гашыйк итә иде. Ләкин менә шушы Шурам кебек кадерле түгел иде инде барыбер. Җан белән, әйткәнемчә, нәсел тарихы белән бәйләнгәнгә күрә шулай ул. Шушы нигездә минем сигез буын ата-бабам гомер иткән. Патша заманында, авыл төзергә план сызганда дүрт йорт саен тыкрык калдырылырга тиеш булган. Ә ике тыкрык арасындагы дүрт йортта туганнар яшәгән. Менә безнең дүрт күршебез дә – туганнар. Бу безнең борынгы нигез булуыбызны күрсәтеп тора…
Хатирәләргә бирелеп, Илдар ага шушы йортны салган, нигезен ныгыткан әтисе Габделмәлик турында да сөйләде безгә. Ул совет заманы башлангач, авылның беренче җитәкчеләреннән булган, колхоз төзегән, аннары үзен үк рәис итеп куйганнар. Сугышка чаклы елларда Габделмәлик булачак хатыны Гафифә белән Күлле Кимедә оешкан укытучылар курсында укып йөргәндә таныша. Аларны Олы Бәрәзә авылына эшкә җибәрәләр. Уллары Илдар шунда туа.
– Илдар ага, бәләкәйдән үк иҗатка тартылып үскәнсез, ә ни өчен елгачы һөнәрен сайладыгыз? – дип сорадык без аннан.
– Җиденче классны мин грамота белән бетердем. Теләсә кайсы техникумга имтихансыз керә ала идем. Нәкъ шул чакта әти госпитальдән кайтып төште. Бик авыр яралы иде. «Улым, кая барырга уйлыйсың?» – ди. Бик авыр сөйләшә иде, хәле юк. Мин әйтәм, язучы булырга хыялланам бит, Арчага педучилищега керермен инде, дим. «И эш мени инде ул? Күрдем мин язучыларны, салмышлары да бар аларның», – ди. Мин әйтәм: «Ярар алайса, училище бит укытучылар әзерли, мәктәптә эшләрмен». Әти минем киләчәгем өчен нык борчыла иде: «Ул да тамак туйдыра торган эш түгел, менә күрмисең мени безнең хәлне?» – диде. Әти пленда булып кайткан иде, шуңа күрә аңа укытучылык эшен бирмәделәр. Ул госпитальдә яткан чагында Казандагы техникумнарны белешкән икән. Аңа бигрәк тә авиация техникумы һәм елга техникумы хуш килгән. «Икесенең берсенә барырсың инде», – диде.
Әни дә авыру иде, озатырга да хәлләре булмады. Мин, 14 яшьлек малай, чыктым да киттем бер күрмәгән Казанга. Авиация техникумына алмадылар, елга техникумына кердем. Шуны тәмамлап чыктым. Һәм үкенмим, чөнки язучыга, журналистка күпме һөнәр үзләштерсә, файдалы гына…
Уфада елгачы булып эшләгәндә Илдар Низамов «Кызыл таң» газетасына гел язып тора. Берничә елдан редакция аны үзенә эшкә чакыра. Чөнки элек биредә эшләгән Суфиян Поварисов укытучылыкка, фән юлына китеп бара, аның эшен дәвам иттерерлек алмаш кирәк була. Тиздән Илдар Низамов үзе дә гыйльми эшчәнлеген башлап җибәрә. Кызык бит: редакциядәге бер урындык татар дөньясына ике галим биргән.
«Кызыл таң»да эшләгән елларда Илдар ага университетны читтән торып тәмамлый. «Газетада терминнар белән эш итү» дигән темага диплом яклый. Суфиян Поварисов аның фәнни җитәкчесе була.
«Тел бар һәм булачак»
...Галим белән ул очрашуда күңелне борчыган мәсьәләләрне дә урап узып булмады. Аңа мондый сорау бирдек:
– Авылыгыз буйлап урап кайттык. Саф татар авылы дип атала. Балалар җәйге ялга әби-бабаларына кайтканнар. Ләкин русча сөйләшәләр. Безнең телебез бүгенге көндә бик тә катлаулы бер хәлдә калды. Гаилә балаларга телне мәктәп, балалар бакчасы өйрәтергә тиеш, дип исәпли, ә мәктәпнең анлык хәле юк. Ата-ана баласына туган телне өйрәтү, аңа шушы телдә белем бирү турында артык уйланмый. Балалары алдында да русча гына сөйләшеп йөрүче кешеләр күбәйде. Җан әрниме, Илдар абый?
– Әрнеми хәле юк. Синең ризыгың – рухи ризыгың турында сүз бара бит. Моңа битараф калырга һич ярамый. Тик мине бер нәрсә борчый. Мәсәлән, безнең авыл кешесе үз баласының Казанга барып ничек укыйсын уйлый. Югары уку йорты русча гына укыта икән, балам укый алмаса нишләрмен, дип борчыла ул. Менә хикмәт нәрсәдә. Ул үзенең оныгын авылга кайткач барыбер татарча өйрәтәчәк. Минем оныклар ялгыш русчага күчсәләр, Мөсфирә апагыз аларга: «Нишләп йөрисез монда? Әнә, Шөдшегә барыгыз», – ди. Ягъни русча сөйләшә торган мари авылына барыгыз, ди ул. Бетте-китте. Тегеләрнең күнми хәле юк, аларның әбиләре пешергән тәмле ризыклар белән чәй эчәсе килә.
Миңа биргән соравың бер яклы гына түгел. Аның эчендә: «Ничек хәл итәргә?» дигән мәсьәлә дә бар. Минем үзем өчен, мәсәлән, татар теле белән мин бүген куллана торган тел – икесе ике төшенчә. Куллана торган коралым ул – тел. Әмма минем шуны куллануым ул – сөйләм. Тел белән сөйләмне бутамаска кирәк. Мин үзем тел галиме түгел, ә сөйләмне өйрәнүче белгеч. Тел бар һәм булачак. Аның меңнәрчә еллык тарихы бар. Ул синнән башка да, миннән башка да яшәячәк. Әмма аны куллану ничек булыр – менә монысы аның проблема.
Туган тел, дип кычкырып йөрү ул – телне яшәтәм дигән сүз түгел әле. Телне укыту кирәк. Аны укытмыйча торып сөйләмгә өйрәтеп булмый. Әгәр татар баласы «ия – алдан, хәбәр – арттан» дигән кагыйдәне, ягъни фәнни канунны белмәсә, ул сөйләшә алмый. «Өйгә кердем мин», – дип әйтсә, бу татарча түгел. Ә моны кайда өйрәнергә тиеш соң ул? Фәкать мәктәптә генә ирешеп була торган эш бу. Шуңа күрә, «Бүген мәктәптә тел гыйлемен түгел, сөйләмне өйрәтергә кирәк», –- дигән галимнәр алар – татар теленә каршы кешеләр. Татар теле шундый катлаулы, бәхетебезгә каршы, бай һәм фән белән бәйләнгән тел ки, аны фәнни өйрәнмичә мөмкин түгел. Һәм аны балалар бакчасыннан, мәктәптән башларга кирәк. Әлбәттә, бу авыр, бүгенге шартларда үтә катлаулы эш. Аны өзек-төртек өйрәнү дөрес түгел. Бишенче класста фәнни нигездә өйрәнә башлаган икән, ул аны югары уку йортында тәмамларга тиеш. Тел фәнен өйрәтүдә бербөтен система булырга тиеш. Гаилә шартларында да өйрәтеп була, дигән фикер телгә зарарлы гына.
...Озак утырылды. Мөсфия апа әллә ничә тапкыр чәй яңартты. Әмма сөйләшер сүз бетмәде. Шуннан соң Илдар ага: «Ярар, минем фикерләрем бик кызыксындырса, якшәмбе көннәрендә Татарстан радиосының “Тел күрке – сүз” тапшыруыннан тыңларсыз», – дип, шаярткан кебек кенә итеп әйтеп куйды. Без аңладык: галимне эш өстәле көтә иде.
Илдар Низамовка багышланган тапшыруны тыңларга тәкъдим итәбез. 16+
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала