Дини мирас Уку өчен 3 минут

Җомгалы авыл таркалмас

Күптән түгел Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында «Мөсәлия» мәчетенең 20 еллыгына багышланган тантаналы чаралар булды.

Корбан ашында бүләкләр дә тапшырылды.
Корбан ашында бүләкләр дә тапшырылды.

Анда Татарстан Диния нәзарәтеннән, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан, җирле хакимиятләрдән шәрәфле кунаклар катнашты. Бәйрәм чаралары Кукмара районы хакимияте башлыгы Сергей Дмитриев катнашында Сабан туе мәйданында авыл җыены белән тәмамланды.

«БЕТӘБЕЗ!» ДИП АҺ ОРМЫЙЛАР

Ничә мәртәбә сынаганым, игътибар иткәнем бар: кайчан карасаң да каберстаны төзек, җыештырылган, тәртиптә икән, авылда да тәртип; йортлары таза, халкы тату, аңлашып яши; өмәгә чакырганда, бер-берсенә салынмый, «Бетәбез!» дип аһ ормый. Без – «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас» журналы әһелләре – Кукмара районы чигендә урнашкан, Киров өлкәсенә һәм Марий Эл Республикасына терәлеп торган Яңа Сәрдек авылына беренче мәртәбә генә генә аяк бассак та, авылның киләчәккә өмет белән карап яшәвенә инандык. Дөрес, 2005-2014 елларда Кукмара районы хакимияте башлыгы, 2014-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты вазифаларын башкарган Рауил Рәхмәтуллин туып үскән авыл булганга, ышанычлы терәге, яклаучысы булышып торган, шул саклап калган икән, дип көлемсерәп куючылар да булыр. Аңа калса, әллә нинди зур түрәләр, олы байлар чыккан авыллар бар. Байтагының туган төбәгенә исе дә китми. Кайберләре Сабан туе уздыруга булышу түгел, туган җиренә кайтып та күренми. Киресенчә, туып үскән авылларының җирен, милкен үзләштереп, заманында миллионер колхоз булганнарның күмәк хуҗалык иткәндә, ягъни җитмеш ел буе җыйганын кесәсенә салып, кәпрәеп йөрүче эшкуарлар да аз түгел. Рауил әфәнде – башка: затлы, иманлы, булдыклы, ярдәмчел нәселдән. Әтисе Шәйдәүләт Бөек Ватан сугышында каһарманнарча сугышкан, Кызыл Йолдыз ордены кебек зур бүләкләргә лаек булган; тыныч тормышта тимерче, ветсанитар, бригадир вазифаларын башкарган алдынгы колхозчы; бабасы Сабир исә әтисе Шакир белән Яңа Сәрдектә үзләре корган тимерчелектә, тегермәндә эшләгән, умарта тоткан.

Әнисе Мөсәлия дә тырыш, булдыклы гаиләдә күрше Салкын Чишмә авылында туып үскән. Аның әтисе Рәхмәтулла шактый гына җир биләмәсенә ия, хәлле игенче-зирагатьче була, аяк киемнәре – читек-чүәк тектереп сата, колхозга керми, төрле һөнәр-вазифа башкара. Рауилгә әтисе ягыннан түгел, әнисе ягыннан фамилия бирелүнең сере шунда: Рәхмәтулла бабайның өч улы – Барый, Хәлиулла һәм Габделбәр Бөек Ватан сугышында һәлак булгач, атасы кызы Мөсәлиядән бер баласына булса да үз исемен фамилия итеп бирүне үтенә. Шул сәбәпле Мөсәлия абыстайның башка балалары ире Шәйдәүләт ягыннан Сабиров булып йөрсә, Рауилгә әнисенең әтисе исеме – Рәхмәтулла фамилия буларак күчкән.

Безгә бу мәгълүматны авылга килеп мәчет эшчәнлеге белән таныша башлауга биредә ике дистә ел имам-хатыйп вазифасын башкаручы Илфат хәзрәт Гарипов җиткерде. Мәчетнең аскы катында, ашханә залында чәй эчеп, тамак ялгап алгач, хуҗалар мөсафирларны, Коръән укып, әрвахларга дога кылып кайту өчен, авыл зиратына алып менде.

«Мөсәлия» мәчете.
«Мөсәлия» мәчете.

ЗУР, КОРЫГАН АГАЧЛАР КАЛМАСЫН

Адәм баласының кулы тимәсә, мөгаен, елга-күлләрдән, диңгез-океаннардан кала, Җир йөзен агач басып китәр, меңнәрчә урман-әрәмә хасил булыр иде. Ерак бабаларыбыз күчмәнлектән утрак тормышка күчкәндә, яңа җирләр үзләштергәндә, агач төпләп, урманнарны кысрыклап, чакрымнарга сузылган кыр-басулар булдырган. Хәер, хәзер байтак кына төбәкләрдә хуҗасыз калган кырлар кабат урманга әйләнеп килә. Сер түгел: зират-каберлекләр изге җир дип хөрмәт ителгәнгә, утынга бик зур ихтыяҗ булган заманнарда да, анда хуҗа булып, иркенәеп, күкрәп үскән, елдан-ел ишәйгән агач-куакларны кисәргә, сирәкләргә милләттәшләребезнең кулы күтәрелми. Әле бит аның шунысы да бар: кайбер әрсез куак-тупылларны, усак-каеннарны һәр елны кыркып-чабып тормасаң, берничә дистә елда зиратны басып алуы ихтимал. 2000 еллар башында Яңа Сәрдек авылы зираты да шундый хәлдә кала: чытырманлык, биек-биек агач башларын дистәләгән карга оясы сырып ала, мәрхүмнәрнең каберләрен табу-чистарту шактый кыенлаша, кыскасы, мәңгелек йорт дигәнебез ярым ташландык хәлгә килә.

2006 елда авылда «Мөсәлия» мәчете сафка баскач, авыл картлары, өлкән агайлар, зиратны чистартасы, җыештырасы-төзекләндерәсе иде, дип, кабат-кабат сүз кузгата. Тик зираттагы агачны кисәргә ярамый дигән хорафат киң тамыр җәйгән була. Илфат хәзрәткә бер зур тупылны башлап үзенә кисәргә туры килә. Әүвәл шул агачның төбенә утырып: «Безгә утын да, бүрәнәлек тә кирәк түгел, ниятебез – зиратны чистарту гына; Раббым, безгә зиратны күркәмләү мөмкинлеге бир», – дип дога кыла ул. Шуннан соң әлеге тупыл тирәсен сирәкли, чистарта башлыйлар. Бу эшләргә ул вакыттагы авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Харрасов җитәкчелек итә. Ул трактор, кран юнәтә.

Шулай әкренләп 2008-2012 елларда зиратка тәртип-ямь керә. Алга таба кабер өсләренә зур агачлар утыртмаска, куак кына утыртырга мөмкин дип килешәләр. «Хәзер монда җәйләрен килсәң, сандугачлар сайравын тыңлап хозурланасың», – дип сөйләде ул көнне агайлар. Дөрес, барысы да җай гына бармаган. Бер елны, кисәргә җитешә алмаганга, зур гына корыган агач авып 23 чардуганны вата. Зиратны, аның тирә-юнен карап торуга, тәртиптә тотуга, койма белән әйләндереп алуга шактый зур өлеш керткән Рауил Рәхмәтуллин бу юлы да читтә калмый. Миннән садака булыр, дип, барча зыян күргән чардуганны яңасына алыштыру чарасын күрә.

Илүзә Садриева.
Илүзә Садриева.

– Бездә җитмеш хуҗалык. Зират коймасын буйыйк әле, дип хәбәр салгач, өмәгә 66 кеше килде. Ярты көндә зират коймасын буяп чыктык. Җәй буена 3-4 мәртәбә өмә оештырабыз: печәнен чабабыз, чүбен җыештырабыз. Җәй башлангач тотынабыз, көзгә кадәр туктамыйбыз. Без кунаклар күрсен өчен түгел, үзебез өчен тырышабыз, пөхтә-чиста булсын дибез, – дип сөйләде безгә зиярәт кылганда 25 ел буе зиратны карап торучы мөәзин, имам ярдәмчесе Назир хәзрәт Галиәхмәтов. Зиратны карап тору вазифасын шактый еллар дәвамында аның әтисе Әхмәт Галиәхмәтов башкарган булган. Каберстан элегрәк, Камил хәзрәт Гобәйдуллин имам булып торганда, тимер челтәр койма белән уратып алына, зират өе дә шул вакытта корып куела.

Яңасәрдекләр авылга 1860 елларда нигез салынган дип исәпли. Гомумән алганда, бу җирләрне башка чыгучылар 1830 елларда ук эшкәртә башлаган. Олы Сәрдектә яшәгән бабалары бу төшкә – сөрү җирләренә даими килеп-китеп йөргән. Билгеле, үзләрендә җир җитмәгәч, байтак кешегә ерак басуга йөреп эшләргә туры килгән. Үстергәнне ташу-кайтару да – шактый чыгымлы, мәшәкатьле эш. Шул сәбәпле бирегә күчеп утырырга мәҗбүр булалар да инде.

Хәзерге вакытта зираттагы исән калган иң борынгы кабер ташы 1883 елга карый. 1898 елга караган берәү бар. Борынгы ташларның бик аз саклануын болайрак аңлаттылар. Мәчеткә ягар өчен агач сөйрәтеп алып чыгабыз, шул чакта зыян күрмәсен, дип, бабайлар байтак кына кабер ташын бер урынга чыгарып куйган да кире куярга оныткан. Ул ташлар кайдадыр күмелеп, туфрак астында калган.

Безгә шунысы да әһәмиятле тоелды: яңасәрдекләр күршеләренә – янәшәдәге Чәти (рәсми атамасы Югары Китән) авылы халкына да игътибарлы икән. «13 кенә йортлы керәшен авылы ул. Авылыбыз урамына асфальт түшәткәч: ”Безгә рәнҗеп калмасыннар,” – дип, Рауил Шәйдәүләт улы районны җитәкләгән чагында аларга да асфальт юл керттерде. Хәзер алар да яхшы юлдан йөри. Керәшен кардәшләребез белән бик тату яшибез, – дип, Илфат хәзрәт ярдәмләшеп яшәүләрен бәян итте. – Чәтидә кеше үлә икән, без барып кабер казышырга булышабыз. Мәет булса, алар безгә килә. Аларның өйләрендә булып, Коръән укыйбыз. Күптәннән алар белән йөрешәбез. Элек әби-бабаларыбыз йөрешкән».

БӘРӘКӘТ ИМАНГА БӘЙЛЕ

Зиратка менгәнче дә, каберстанны зиярәт кылганда, авыл мәдәният йортында уздырылган кичәдә, корбан ашы вакытында да иң еш телгә алынган сүзләр, мөгаен: «Авылыбызга бәрәкәт иңүнең сәбәбе иманда, диндә: бездә беркайчан да, совет заманында да җомга намазы тыелмаган, уздырылып килгән», – дигән гыйбарә булгандыр. «Бездә озак еллар, 1972 елга чаклы Сәмигулла хәзрәт имам вазифасын башкарган», – дип, мәчет картлары мәшһүр имамнарын сагынып искә алды. Картларның сөйләвенә караганда, Сәмигулла хәзрәткә озак еллар дәвамында Уфа ягыннан, җигүле атка салып, ике гаеткә күчтәнәч җибәрә торган булганнар. Юмарт хәзрәт аннан үзе генә авыз итмәгән, якын-тирәдәге балалар белән бүлешеп ашаган. Куәтле, гайрәтле көрәшче дә булган хәзрәт авылны бик каты тоткан. Гыйлемен үзе белән ахирәткә алып китмәгән, яшьләргә тапшырып калдырган ул. Шул рәвешле дини гыйлем чылбыры өзелмәгән. Мәдрәсәләргә укырга кергән яңасәрдекләр сабак тыңлаганда ул гыйлемнәрнең югалмаганын, сакланганлыгын, үзгәрмәгәнлеген аңлаган. «Бер генә нәрсә – Коръәнне гарәпчә уку югала башлаган иде. Ул хилафлыкны да 2001 елда төзәтә башладык. Хәзерге вакытта авылыбызда тәҗвид кагыйдәләре белән гарәпчә Коръән укучы 47 кешебез бар», – дип, мәчет картлары казанышлары белән уртаклашты.

Совет заманында җомга намазларын, гаетләрне җәйләрен – зират өендә, кышларын берәр ялгыз карчыкның йортында укыганнар (андый вакытта әбиләр өеннән чыгып торган). «Мәктәптә укыганда, гает көннәрендә урамнан тәкбир әйтеп кайта идек. Безне беркем дә, шул исәптән укытучылар да тыймады», – дип, ул көнне зираттан кайтып барганда хәзер җитмешне, сиксәнне куучы картлар балачак хатирәләрен яңартты.

ТҮБӘТӘЙ, ИЗҮ, КАЛФАК

Мәдәният йортында мөсафирларны шушы узган ике дистә ел эчендә авылның рухи-дини тормышында булган үзгәреш-яңалыкларны чагылдырган фотосурәтләр белән таныштырдылар, видеотасмага яздырып алынган шатлыклы вакыйгалар да зәңгәр экранда бер-бер артлы күз алдыннан үткәрелде. Анда аеруча тәэсирлесе, мөгаен, укучы балаларның күпләп ифтар мәҗлесендә катнашуы, дин сабакларын тыңлаган вакытлары булгандыр. Хәзерге вакытта Яңа Сәрдектә башлангыч мәктәп эшли. Укучы балаларга, теләге булганнарга җомга намазында катнашу мөмкинлеге бирелә – бу да бик мөһим.

Мәдәният йорты фойесында Яңа Сәрдек кызы Илүзә Садриева оештырган күргәзмә янында тукталып торучылар аеруча күп булды. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендәге 180 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучы Илүзә беррәттән «Милли хәзинә» исемле түгәрәкне дә җитәкли икән.

– Бу түгәрәкнең максаты – балаларга кул эшләре өйрәтү. Балалар белән бергә түбәтәй, изү, калфак һәм башка бик күп төрле кием тегәбез. Төрле конкурсларда катнашабыз. Балалар үзләре теккән түбәтәйләрне конкурсларда, милли чараларда яратып кия. Бу – минем өчен зур горурлык, – дип, И.Садриева әлеге эшенең ният-максатларын җиткерде. – Мин балаларыбызда туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә ихтирам-мәхәббәт уятуны изге бурычым дип исәплим. Мондый остазлык дәресләрен үзем эшләгән гимназия диварларында да, каникул вакытында туган авылымда, башка мәктәпләрдә дә оештырам. Казан, Кукмара районы мәктәпләренә дә барганым бар. Чакырган җиргә барырга тырышам.

КОРБАН АШЫ

Юбилей чаралары мәчеттә корбан ашы белән тәмамланды. Анда мәчет имамы Илфат хәзрәт, мәҗлесне ачып, мөхтәрәм авылдашы Рауил Рәхмәтуллинга рәхмәт укыды. «Егерме ел монда имам булып торам. Шушы 20 ел буе Рауил әфәнденең мәчетне ярдәменнән ташлаганы юк. Ул ун ел Кукмара районы хакимияте башлыгы булып эшләде. Шушы ун ел эчендә авылыбызны 100 ел яшәрлек итеп калдырды. Әлбәттә, авыл халкы да булышып торды. Үз игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Мондый авыллар республикабызда күп түгел. Асфальтлы урамыбыз, мәчетебез, мәдәният йортыбыз, мәктәп, балалар бакчасы, медпунктыбыз бар. Чишмәләребез гөрләп агып тора, Аллаһка шөкер! Мәчетебез тулып тора: җомга намазында кырыктан да ким кеше булмый, – дип, Илфат хәзрәт авылга бәрәкәт иңүнең сере мәчет эшчәнлегенә, халыкның дингә тартылуына бәйле булуын әйтте. – Әлеге 20 ел эчендә мәчет ишеген ачып карамаган берәү дә калмады. Кемдер ифтарга, кемдер табын-мәҗлес әзерләшергә, кемдер җомгага йөри. Кемдер биш вакыт намазын укый. Әби-бабаларыбызның догасы нәтиҗәсе бу. 1972 елга хәтле имам вазифасын башкарган Сәмигулла хәзрәт бөтен гыйлемен яшьрәкләргә – тора-бара имам булган Мөхлис, Фатих, Камил хәзрәтләргә тапшырып калдырган. Шушы чылбыр, гыйлемнәр, шөкер, безгә хәтле килеп җитте».

Яңа Сәрдек зиратында. / Р.Минһаҗ фотолары.
Яңа Сәрдек зиратында. / Р.Минһаҗ фотолары.

– Мин әле мәчетнең манарасын кискән чакны да хәтерлим. Ул вакытта миңа 5-6 яшь булгандыр. Сабый булсак та, бу хәл безне дә борчыды. Мәчет бинасында куян, тавык, каз да асрадылар. Шул чакта да авылыбызда дини гореф-гадәтләр өзелмәде. Әгәр динебез, телебез бар икән – илебез, ватаныбыз булачак. Тик бүген әхлагыбыз үзгәрә башлады. Туганнар йөрешми, хәтта бер-берсеннән көнләшә. Чөнки рухи дөньябызны кайгыртмый башладык. Рухи дөньябызны кайгыртуда мәчетмәдрәсәләр ярдәм итә дә инде. Татар беркайчан да мескен булмаган, төрле һөнәр үзләштергән. Әниебез – җиде бала анасы. Без мәктәптә укыганда аның дини гыйлемле булуын, абыстай икәнлеген белмәдек. Дингә мөмкинлек ачылгач, 2000-2020 елларда ул авылыбыз абыстае вазифасын үтәде. Менә аның артыннан шәкертләре үсеп җитте, – дип, Рауил Рәхмәтуллин үз чиратында мәчетнең авыл яшәешендә оештырып торучы үзәккә әйләнүен җиткерде. – Бүген мәчетебез гыйбадәтханә генә түгел, су бетсә, көтү чыгару вакыты җитсә дә, җыелган мәсьәләләр шушында хәл ителә. Илфат хәзрәт үзе дә тырыш. Янында яхшы ярдәмчеләре дә бар. Менә янәшәмдә бертуган Галиәхмәтовлар – Заһир, Таһир, Басыйр утыра. Имам ярдәмчесе Назирны әйткән дә юк. Аларның җәмәгатьләре дә монда. Халык шулкадәр актив бездә. Бу активлыкны сүндермәскә иде. Яхшылык эшләсәң дә, начарлык кылсаң да, үзеңә әйләнеп кайта: шуны онытмыйк! Дөрес, изге юлда иҗтиһат кылырга ашыгыйк! Тату тормыш дәвам итсен! Бердәмлек, татулык булсын!

– Бер елны телевидениедә Рауил әфәнденең ишегалдын күрсәттеләр. Ишегалды тулы чәчәк! Мин үзем дә әзрәк чәчәк үстерү белән мавыгам. Мәйтәм, шушы кешене күрәсе иде. Бу вакытта ул сөт заводы директоры булып эшли иде. Бераздан аны район башлыгы итеп куйдылар. Шул чакта аңа, Кукмара мәдрәсәсе өчен урын таба алмый йөрибез, берничә урын тәкъдим итсәләр дә, эш шуннан узмый, булышыгыз әле, дип мөрәҗәгать иттем. Яңа вазифада эшли башлавына, бер ел эчендә Рауил әфәнде туган авылында мәчет салдырды. Икенче елны Кукмарада мәдрәсә нигезен салдык. Ул бүгенге көндә гөрләп эшләп тора, – дип, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев яңа район башлыгының тора-бара Яңа Сәрдек авылы яшәешенә караган башка мәсьәләләрне дә тиз арада хәл итүенә соклануын җиткерде, авыл имамы Илфат хәзрәтнең тырышлыгын, ихласлыгын башка имамнарга өлге итеп куйды. – Илфат хәзрәт үз эшчәнлеген зирәклек белән, матур итеп алып бара. Мин бөтен җирдә аны үрнәк итеп куям. Кырык кеше җомга намазы укыган авыллар бар. Әмма 70 йортлы авылда түгел. Алар кырыктан кимемиләр, бөтен чараларны матур итеп оештыралар. Имам күпме генә тырышса да, авыл халкы хуплап, булышып тормаса, ниятләрең барып чыкмый. Шуңа күрә, мәчетне бөтен тирә-якка үрнәк итеп тотканыгыз өчен, Яңа Сәрдек халкы, сезгә зур рәхмәт!

Тантана барышында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов юбилей уңаеннан Рауил Рәхмәтуллинга, мәчет имам-хатыйбы Илфат хәзрәт Гариповка «Татарстан Диния нәзарәтенең 30 еллыгы» медален тапшырды, мәчет мөәзине Назир хәзрәт Галиәхмәтов Татарстан мөфтиенең Рәхмәт хатына лаек булды. Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев тә дин юлында, мәчет эшчәнлегендә тырышлык куйган өммәттәшләребезгә үз бүләкләрен тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында оештырылган Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф хаҗи Хәсәнов белән Татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге рәисе Фәрит хаҗи Мифтахов та мәчеткә һәм милләтпәрвәр яңасәрдекләргә үз бүләкләрен бирде.

Башкалабыздагы «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Мәүлид ае уңаеннан, Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтте, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды. Тантанага җыелган бүтән мөсафирлар да бәйрәмне оештыручыларга, Яңа Сәрдек халкына ихлас теләкләрен ирештерде, соклану-рәхмәт хисләрен белдерде.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи