Финляндия татарлары

Финляндиядә, финнәр үзләре атаганча әйтсәк, Суомида гомер итүче татарларның иҗтимагый-социаль яктан, шулай ук дини-милли һәм рухи-мәдәни эчтәлеге буенча шактый бай, шул ук вакытта гыйбрәтле генә тарихлары бар.

Хельсинкидагы татарлар. 1920 ел

Хельсинкидагы татарлар. 1920 ел

Ул гомумтатар тарихының тирән игътибарга лаек бер өлешен тәшкил итә. Бу тарихны тулы хәлендә тасвирлаган китаплар әлегә булмаса да, аның аерым сәхифәләренә багышланган мәкаләләр, хәбәрләр байтак кына. Алар Финляндиядә һәм Швециядә, Германиядә һәм Төркиядә, Япониядә һәм Кытайда төрле вакытта, төрле телләрдә һәм төрле мәҗмуга, газета битләрендә дөнья күргән.

Соңгы егерме ел дәвамында Татарстан матбугатында да Суомида яшәүче милләттәшләребез турында аерым мәкаләләр күренә башлады. Нәтиҗәдә, язылачак тарих өчен таяныч булырдай шактый материал тупланган дияргә була. Бу мәкаләне дә шул тарихны күзаллау юлындагы бер тәҗрибә дип санау дөрес булыр.

Финляндия татарларының тарихын киңрәк һәм әтрафлырак итеп күз алдына китерер өчен аны аерым өлешләргә бүлеп карау кулай күренә. Шуңа күрә мин сүзне аларның ул мәмләкәткә күченү тарихын яктырткан кайбер мәгълүматлардан башлап, соңра андагы милли, дини, мәдәни оешмалар турында сөйләүне, шулай ук әдәбият, сәнгать һәм спорт мәсьәләләренең торышы белән таныштыруны максат иттем.

Мөһаҗирлек тарихыннан сәхифәләр

Мөһаҗир – безнең телгә гарәп теленнән кергән сүз булып, «башка җиргә, чит илгә күчүче», русча әйткәндә, «переселенец, эмигрант» дигән мәгънәне аңлата («Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге», 435 бит). Халык телендә дә, әдәби телдә дә бу сүз хәзер бик сирәк очрый. Гадәттә, без «эмигрант» сүзен кулланырга күнеккәнбез.

Финляндия татарлары – ул илгә мәҗбүри рәвештә түгел, ә ирекле рәвештә күчеп киткән мөһаҗирләр. Аларның анда күченүләре һәм тотрыклы тупланып яши башлаулары Финляндиянең әле рус дәүләте составында чагына туры килә.

Мәгълүм булганча, Финляндия 1809 елгы солых нигезендә Швеция составыннан Россиягә күчерелә һәм «бөек князьлек» дигән исем астында автоном, ягъни мохтари бер ил булып яши башлый. Озакламый бу князьлек җирләрендә рус армиясенең берничә гарнизоны барлыкка килә. Аларда татар гаскәриләре дә хезмәт итәләр.

«Свеаборг» дигән крепостьта хезмәт итүче татарлар турындагы мәгълүматларны андагы хәрби имам аерым дәфтәргә теркәп барган. Хельсинки архивында 1836, 1850, 1871 елларга караган дәфтәрләр сакланган. Аларда Свеаборгтагы татарларның бер өлеше Нижний Новгород губернасының Сергач өязенә кергән авыллардан булуы хәбәр ителә.

Фин галиме Гарри Гален әйтүенчә, узган гасыр урталарында Финляндиягә килгән татар мөһаҗирләренең беренчеләрен шул гаскәриләрнең нәселдәшләре тәшкил итеп, тора-бара аларга Петербургта, Мәскәүдә вак сәүдә эшләре белән шөгыльләнүче якташлары – асламчылар, кырыктартмачылар кушылган.

1870-1871 елларда Хельсинкидә торучылар турындагы белешмәдә мулла Гыйззәтулла Тимергалиев исеме телгә алына. Җәмгысе бу елларда Хельсинкидә яшәгән татарлар саны кырык алтыга җитә. (Гарри Гален. Финляндиядәге төрки азчылыкның матбугат эшчәнлеге турында библиографик белешмә. Хельсинки, 1979, 4-бит. (Хезмәт инглиз телендә басылган)).

Алай да Финляндиягә юнәлүче мөһаҗирләрнең төп өлеше ХХ гасыр башына туры килә. Бу чордагы күченү барышын тарихи җирлегендә фараз кылыр өчен берничә мисал китерик.

 

1917 елда Хельсинкида мәчет төзергә ниятләгән татарлар.

 

1917 елда Хельсинкида мәчет төзергә ниятләгән татарлар. Сулдан уңга беренче рәттә: Фатих Кәрими, Һади Максуди, Вәлиәхмәт Хәким, Муса Бигиев, Габделфәттах Хаҗиев; арткы рәттә: Рушан Али, Фәтхулла Кари, Гомәр Абдрахим, Рәхим Батыраков, Имад Җамалетдин

*

 

Финляндиядә озын гомер юлы узган Хәсән ага Хәмидулланың (1895-1988) кулъязма истәлегендә шундый юллар бар: «Бабам Хәмидулла Петербургта сәүдәгәр булып йөри торгач, 1868 елда Финляндиягә барып чыга һәм андагы Виипури шәһәрендә урнашып кала. Шунда яшәү дәверендә ул фин халкының самимиятле, мәдәниятле булуын, монда җир-су күплеген күрә, тырышкан кешегә мал табарга уңайлыклар җитәрлек икәненә төшенә.

Шуннан соң ул Сергач өязендәге Актүк авылында торучы уллары Хәйретдин, Хисаметдин һәм Низаметдингә (бусы минем булачак әтием) хат яза. Җай чыгу белән монда килегез, эш тә, аш та булыр, ди. Көннәрнең берендә Хәмидулланың өч улы кинәт кенә юкка чыккач, авыл халкы аптырап кала. Ахырдан, сер ачылгач, хәбәр тарала. Имеш, Хәмидулла Финляндиядә байлык тапкан, улларын шуңа чакырган.

Дөрестән дә бабамның өч улы монда яшәр өчен иркенлек, хәлләнер өчен мөмкинлек табалар. Өчесе дә асламчы булып эшли башлыйлар. Актүкка кайтып йөриләр. Өйләнмәгәне өйләнә. Тора-бара гаиләләрен дә алдыралар, акча туплагач, кибет ачалар. Мин үзем әтием чакыруы буенча Финляндиягә 1915 елда килдем. Шуннан бирле менә шушы илдә гомер кичерәм» (Истәлек Хәсән аганың улы Гомәр Хәмидуллада саклана).

Хельсинки университетында укытучы татар профессоры Гомәр Таһирның бер интервьюсыннаң: «Минем әтием Зариф Финляндиягә узган гасыр ахырында килгән, сәүдә белән шөгыльләнгән. Сергач ягындагы туган авылы Куйсуга ул еш кайтып йөри торган була. Ил өчен авыр 1921 елда мине, ике туганымны бөтенләйгә дип Хельсинкигә алып килә. Бу вакытта мин әле унбер яшьтә генә идем». («Казан Утлары», 1986, 4-сан, 116 бит.)

Финляндиядә яшәп вафат булган сәүдәгәр һәм җәмәгать эшлеклесе Ибраһим Арифуллага (1901-1955) багышланган озын некрологтан бер өлеш китерик: «Ибраһимның туган авылы Яңапар авылы булып, ул анда балачагын уздырды. 1914 елда Финляндиягә килеп, әтисе Абдулфәттах янында эшкә керде. Шул ук вакыт ул хосуси сурәттә һәм курсаларга йөреп укуын дәвам итте. 1925 елда Имад Жамалетдиннең Хельсинкидәге фирмасына эш башкаручы булып керде...» («Мәхәллә хәбәрләре». Финляндия җәмгыяте исламиянең фикерләрен вә эшләрен белдерүче җыентык. Хельсинки, 1955, 12-13 сан, 12 бит.)

Шул ук җыентыкның 1962 елга караган санындагы бер хәбәргә күз салыйк. Ул «Финляндия җәмгыяте исламия»нең фәхри әгъзасы Гомәр Абдрахимның 80 яше тулу уңае белән язылган. «Умәр. Абдрахим әфәнде 24.03.1882 тарихында Русия мәмләкәтенең Нижний вилаятендә Актүк исемле авылда дөньяга килмештер...

1898дә Хельсинкидә сату белән яши торган абзасы Хәлил Насибулла янына килә. Дүрт-биш ел абзасы хисабына сату иткәч, 1903 ел язын Актүккә төшеп Алимә Садыйк кызы Сафия белән өйләнә. Көзен тагын Хельсинкигә кайтып абзасы кибетендә сатуын дәвам иттерә.

1905 елдан башлап үз хисабына ялгыз сату итә башлый. 1912 елда кибет ачкан йорттан фатиры да булгач, авылда калган өч баласы белән хатынын алдырып, тулы гаилә хәйәте белән яши башлый. Моннан соң Алланың ярдәме, үзенең тырышлыгы аркасында сатуы зурайганнан-зурая барып, Хельсинкинең игътибарга лаек сәүдәгәрләреннән берсе булып китә» («Мәхәллә хәбәрләре», 1962, 27-сан, 13 бит)

Соңгы мисал. Хельсинкидә тукымалар кибете тотучы Нури Сәмәрхан турында минем бер мәкаләм басылган иде. («Яңа аваз», 1991, апрель, 7-сан.) Анда аның үз авызыннан язып алынган тәржемәи хәле дә тасвирлана. Нуриның әтисе Финляндиягә 1915 елда барып чыга, якташлары белән бергә сәүдә эшендә йөри.

Егерменче еллар башында ул Куопио дигән кечкенә бер шәһәрдә кибет ача, хәлләнеп алгач акча җибәреп гаиләсен үз янына чакырта. 1924 ел башында биш яшьлек Нури әнисе, абыйсы, бер тутасы һәм әбисе белән Финляндиягә килә.

Тора-бара Нури фин мәктәбендә укый, татар теле буенча курсларга йөри, дини дәресләрдә «Иман шарты» өйрәнә. Сәүдәгәр буларак берничә шәһәрдә яшәгәннән соң, 1975 елда Хельсинкидә төпләнә. Аның дүрт баласы, алты оныгы бар.

Шунысын да өстәп әйтик: Нури Сәмәрхан хатыны Сафия ханым белән Казанда ике тапкыр булып, соңгы килүләрендә (1990 ел) туган авыллары Актүккә кайту бәхетенә дә ирештеләр.

 

**

 

Китереп үткән мисалларда Финляндиягә күченеп киткән татарлар тарихына хас типик, уртак сыйфатлар шактый ачык гәүдәләнә. Сергач ягыннан Хельсинкигә юл тоткан соңгы мөһаҗир Хәйдәр Али була. Ул анда 1928 елда бара. Тик сәфәре җиңел булмый. Аны чик аша үткәрми җәфалыйлар. Аңа хәзер 84 яшь. Ул соңгы вакытка кадәр Хельсинки мәхәлләсенең мөәзине булып эшләде.

Егерменче еллар ахырында Финляндия белән Советлар иле арасындагы чикләр тәмам ябыла. Сталин хакимиятенә хас «тимер пәрдәләр» барлыкка килеп, ике илдә гомер итүче кан-кардәшләр, туган-тумачалар бер-берләре белән күрешү-йөрешү ирегеннән бөтенләйгә мәхрүм ителәләр. Бу хәл, мәгълүм булганча, соңгы елларгача дәвам итте.

Финляндия татарларының асыл туган җирләре Нижний Новгород губернасының Сергач өязенә кергән һәм бер төбәккә урнашкан берничә авыл булып, мөһаҗирләрнең иң күбесе Актүк (борынгырак исеме Янапар) авылына туры килә.

Моннан кала Куйсу, Уразавыл, Суксу, Чөмбәли, Өчкүл авылларын атап үтик. Менә шушы авыллар һәм шул әйләнәдәге башка авыллар Финляндиядә гомер кичерүче татарларның тарихи хәтерендә «Туган як», «Туган җир», «Ватан» кебек кадерле төшенчәләрне бергә жыйган газиз бер төбәк, изге бер урын булып күзаллана.

Моңа мисал рәвешендә Финляндия жирлегендә иҗат ителгән үзенчәлекле бер жырны телгә аласы килә. «Авыллар» дип аталган бу җырда Сергач тирәсендәге унике татар-мишәр авылының исемнәре санап үтелә. Бу, әлбәттә, коры санау гына түгел, җырның һәр тезмәсе туган илне сагыну тойгысы белән сугарылган:

Уразавыз, Кадымавыл, Атаравыл, Кызмавыл,

Туган-үскән илләремнән аерылып тору авыр.

Куйсуында, Ырбичада су буенда таллар юк,

Өчкүлдәге матурларны сагынмыйча хәлләр юк.

(«Жыр дәфтәре», Финляндия терекләре берлеге. Хельсинки, 1974, 13 бит.)

 

Гомәр Абдрахимовның тукымалар кибете. 1920 ел

Гомәр Абдрахимовның тукымалар кибете. 1920 ел

***

 

Санап үткән авыллардан күчеп китүчеләр Финляндиянең, кайсы шәһәрләренә урнашканнар соң? Кызганычка каршы, бу дәвамлы тарихны бөтен төгәллеге белән күз алдына бастырырдай демографик белешмә юк.

Алай да кайбер саннар сакланган. Алда телгә алган «Мәхәллә хәбәрләре» дигән мәҗмугада «Финляндия җәмгыяте исламия» рәисе Зуһур Таһирның 1955 елда Хельсинкидә үткәрелгән бер милли кичәдә ясаган чыгышы басылган.

Ул анда «Финляндиядәге 900гә якын ислам төрекләре (сүз татарлар турында бара. – И. Н.) 18 зур вә кечкенә шәһәрләргә бүленеп яшәмәктәләр» дигән мәгълүмат китерә дә, аларның яшәеш-хәятләренә кагылып шулай ди:

«Хельсинкидә һәрвакыт җыелышлар, мәҗлесләр, төрекләр берлегенең чәй кичәләре булып тора. Һәр атна мәчеткә 40-50 кеше җыелып жомга намазы укыла, никадәр булса да мондагы халкыбыз үзара аралаша, яшьләребез бер-берләре белән танышып, күрешеп торалар. Ләкин дә ягада, бигрәк тә кечкенә шәһәрләрдә яшәгән әгъзаларыбызның, яшьләребезнең хәле башкадыр. Алар аеруча ят мохит эчендә яшиләр дип әйтеп була. Аларны онытмау, үз арабызга алырга тырышу безнең бер вазифабыздыр» («Мәхәллә хәбәрләре, Хельсинки, 1955, 10-11 сан, 19 бит).

Бу мәҗмуганың 1958 елда чыккан 18-19 санында мәхәллә салымын түләгән әгъзалар исемлеге китерелгән. Шул уңай белән анда әле генә телгә алынган 18 шәһәрнең уналтысы санап үтелгән. Моннан ике ел әүвәл миңа мәхәллә ярдәме белән ул 16 шәһәрдә торучылар санын ачыкларга мөмкин булды.

Тик монда шундый бер искәрмә ясап үтү сорала, кайбер шәһәрләрдә яшәүчеләр санын төп-төгәл исәп белән түгел, якынчарак саннарда атадылар. Нәтиҗәдә түбәндәге күренеш хасил булды: Хельсинкинең үзендә 500дән артык татар яшәсә, Тампередә гомер итүче милләттәшләр саны 160, Туркуда 105, Ярвинпәдә 70, Коткада 30, Раума, Васса шәһәрләрендә егермешәр, Хувинкәдә уннан артык, Коккола, Куопио, Оулу һәм Пори шәһәрләрендә биш-алтышар, Лахти, Варкаус, Каркку, Форсса шәһәрләрендә икешәр-өчәр кеше яши дип санала. Шулай итеп, хәзерге көндә Финляндия жирендә барлыгы 950 гә якын татар гомер итә дип әйтергә нигез бар.

Финляндия шәһәрләренә таралышкан татарларның фамилияләрен күздән кичергәндә бер күренешкә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Анда бер төрле фамилияләр бик күп. «Мәхәллә хәбәрләре»ндә ел саен басылып барган исемлек нигезендә, я булмаса «Финляндия мөселманнарының телефоннар каталогы»на таянып, шундый берничә фамилияне санап китик.

Әгәр Шакир, Гайнетдин, Хәйретдин, Хәмидулла фамилияле гаилә башлыклары утыздан алып кырыкка хәтле кабатланса, Сәгъдетдин, Жамалетдин, Али, Бәдретдин фамилияләре илледән алып җитмешкә кадәр кабатлана.

Бер үк фамилиядәге гаиләләрнең күплеген миңа Финляндиядәге татарлар арасында ыру-нәсел, туганлык бердәмлегенең көчле булуы белән аңлаттылар.

Туганлык, кардәшлек хисе татар дөньясында изге хисләрдән санала. Финляндия татарлары өчен бу хиснең аларны бер тирәгә җыеп, таркалудан, югалудан саклап кала торган, аеруча бәрәкәтле, олы хис икәнлеген аңлавы кыен түгел.

ХХ гасыр башында Финляндия татарларын рәсми яктан берләштергән оешмалар булмаса да, Хельсинкида корылган мәчет эшләрен башкара торган бер идарә эшләп килә. Ул төрле шәһәрләрдә урнашкан милләттәшләр белән элемтә булдырып, аларның дини һәм милли мәнфәгатьләренә хезмәт итүне төп бурычы дип саный, аерым кануннарга нигез сала.

Мәсәлән, 1897 елда ук мәхәллә әгъзалары өчен еллык салым шартлары турында низамнамә (устав) кабул ителгән була. «Жәмгыяте исламия»нең 1958 елда үткәрелгән гомуми җыелышында бу низамның 17 маддәсен (бүлекчәсен) үзгәртү турында карар чыгарыла. Бу хакта «Мәхәлле хәбәрләренең 1958 елгы 18-19 санында махсус хәбәр бирелгән (58-59 битләр).

Финляндия татарлары тарихының ХХ гасыр башына караган чорын аларның ул илдә «урнашу-утраклашу чоры» дип атау дөрес булыр.

Ярвәнпә мәчете

Ярвәнпә мәчете

Илбарис Надиров

Илбарис Надиров

«Мирас». – 1992. – №2. – Б.73-75.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи