Әдәби мирас Уку өчен 5 минут

«Атам – Мәхмүд, догачы – Мөхәммәдьяр»

(«Нуры содур»ның Югары Курса нөсхәсе табылу уңаеннан)

 

«Казан ханлыгы шагыйре Мөхәммәдьяр». Канәфи Нәфыйков рәсеме. 1978 ел

 

 

Казан ханлыгы чорында яшәп иҗат иткән мәшһүр татар шагыйре Мөхәммәдьярның зур күләмле ике әсәре – «Төхфәи мәрдан» һәм «Нуры содур» поэмалары мәгълүм. Шагыйрьнең үзе һәм иҗаты турында галимнәр тарафыннан күп язылды, китаплар нәшер ителде, поэмалары мәктәп һәм югары уку йортлары дәреслекләрендә урын алды. 1541 елда иҗат ителгән «Нуры содур» поэмасы – татар әдәбиятының иң кыйммәтле җәүһәрләреннән.

 

 

«Нуры содур» исеменең мәгънәсе

 

Тирән мәгънәгә ия булган «Нуры содур», ягъни «Күңелләр нуры» дигән исеме әсәр текстының өч урынында (54, 628, 794 нче бәйтләрендә (икеюллыкларында)) белдерелгән. Суфичылык әдәбиятында: «Күңел кешенең рухи, мәгънәви дөньясын чагылдыра, ул – инанулар һәм хис-тойгылар чыганагы. Суфи – күңел әһеле, акыл әһеле түгел. Кеше үзенең күңел сафлыгы турында кайгыртырга тиеш. Күңел – Аллаһының тәхете...» – дип аңлатыла1. Суфичылык рухы хөкем сөргән чорда яшәгән автор әсәрен «Күңелләр нуры» дип атап, ислам диненең төп нигезе булган Коръән һәм хәдисләрне, дин өйрәткән әхлакый һәм тирән мәгънәле сыйфатларга ия булуны күздә тоткан. «Нуры содур» текстының бөтен өлешләрендә хак мөселман өчен иң газиз Коръән сүзләре һәм хәдисләр дәлил-нигез буларак үзәккә куелган. Мөхәммәдьярның китапларда язылып килгән гуманизмы аның шәхси сыйфаты гына булмыйча, беренче нәүбәттә, ислам диненең кешелеклелеге һәм гаделлеге тәгълиматыннан килгән. Шагыйрь аларны сәнгатьчә нәфис һәм үз телебездә үтемле итеп, оста тасвирлаган. Ислам диненең асыл сыйфатлары белән бергә, Мөхәммәдьяр туган телгә дә мәдхия җырлаган.

 

 

Мөхәммәдьяр һәм Сахибгәрәй хан

 

«Нуры содур» поэмасы авторының исеме текстта шулай ук өч урында аталган. Башта һәм ахырда (36 һәм 775 нче бәйтләрдә) ул үзен Мөхәммәдьяр дип белдергән, ә 61 нче бәйттә: «Атам – Мәхмүд, догачы – Мөхәммәдьяр» дип, әтисенең исемен дә күрсәткән.

 

Бу әсәр багышланган кеше – Сахибгәрәй ханның исеме – бер урында (19 нчы бәйттә) аталган. Тарихтан билгеле булганча, Сахибгәрәй Миңлегәрәй улы (1501- 1551) Казан ханлыгы белән 1521-1524 нче елларда һәм Кырым ханлыгында 1532- 1551 нче елларда идарә иткән.

 

Мөхәммәдьяр әсәрнең 70-71 нче бәйтләрендә «Нуры содур»ның «Болгар шәһре Казан дәрвазәсендә», «Мөхәммәдәмин хан каберендә мөҗавир» хәлендә язылганын белдергән. Казан кирмәненең Сөембикә манарасы янәшәсендәге борынгы төрбә урыннары археологлар тарафыннан тикшерелеп, аларның берсе Мөхәммәтәмин ханныкы дип фаразланганын да искәртик. Һәрхәлдә, Мөхәммәдьяр «Нуры содур»ны, «Төхфәи мәрдан» әсәрен дә Казан каласында иҗат иткән. Соңгысында ул «Газан шәһрендә» дип ачык белдергән.

 

«Нуры содур» әсәре язылган вакытында Казан ханы Сафагәрәйгә багышланган булып, күчерүчеләр тарафыннан ялгыш Сахибгәрәй исеме язылмаганмы икән дигән сорау да туарга мөмкин. Ләкин «Нуры содур»ның ул бәйтләре сакланган биш кулъязмада (Югары Курса, Олы Мәңгәр, СПб-1, СПб-2 һәм Барда2) Сахибгәрәй хан исеме теркәлгән булуы күчерүчеләр ялгышкан дигән шиккә урын калдырмый. Шулай ук, әсәр текстындагы:

 

«Кем мөбарәк Урдуга барсам үзем,

Ханның котлуг йөзене күрсә күзем»,

 

– дигән, 733 нче икеюллыктан аңлашылганча, «Урду»га (Урдага) барып ханны күрү дигәндә Кырым ханлыгы күздә тотылган дип аңлашыла, чөнки Кырым ханнары XVI гасырдан башлап үзләрен «Олы Урда олы ханы» дип атаганнар. Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасыннан бер ел ярым чамасы әүвәлрәк кенә – 1540 елда иҗат ителгән «Төхфәи мәрдан» әсәрендә Сафагәрәй хан исеме теркәлгән. Күрәсең, «Төхфәи мәрдан»ны укып, яисә тыңлап хушланган Сахибгәрәй хозурыннан шагыйрьгә яңа бер әсәр язарга тәкъдим ителгәндер дип фаразларга мөмкин.

 

---------------------------------------------

1 Сибгатуллина Ә. Суфичылык серләре: төрки-татар шигъриятендә дини-суфичыл символлар, образлар, атамалар. – Казан: «Заман» нәшр., 1998. – Б. 211.

2 «Нуры содур» күчермәләренең мондый рәвештәге – табылган яисә саклану урыннарына нисбәт ителгән шартлы исемнәре турындагы тулырак мәгълүмат киләсе мәкаләләребездә биреләчәк.

 

Шагыйрь кайчан туган?

 

1997 елда Мөхәммәдьярның 500 еллыгы билгеләп үтелгән иде. Ул мәсьәләдә Шакир Абилов: «Киң күләмдә татар мәдәнияте һәм әдәбияты тарихына Мөхәммәдьяр исеме белән аталачак ул дата – 1996 ел. Мәхмүд Хаҗи улы Мөхәммәдьяр 1496 елда туган дип исәпләнә», – дип язды. Аннан соң: «Республика Министрлар Кабинеты бөек шагыйрь Мөхәммәдьярның тууына 500 ел тулу уңаеннан 1997 елны «Мөхәммәдьяр елы» дип игълан итте», – дигән хәбәр булды. Әлеге дата турында галим Х.Миңнегулов болай ди: «Шагыйрьнең туган елы һәм урыны хакында хәзергә мәгълүматлар юк. «1497 ел» – фәнни-мәдәни җәмәгатьчелек белән килештерелеп алынган шартлы дата гына. Әмма ул тарихи хакыйкатькә шактый якын булырга тиеш». Мөхәммәдьярның туу һәм вафат булу даталары – «1496 (яки 1497-1549» рәвешендә энциклопедияләрдә дә урын алып, рәсмиләште дияргә мөмкин.

 

«Нуры содур»ның язылган елы

 

«Нуры содур» әсәренең иҗат ителгән вакыты текстның 69 нчы бәйтендә төгәл итеп:

 

«Тарих тукуз йөз кырык сәкезендә,

Мөбарәк мөхәррәм уникесендә»,

 

– диелгән һәм 777 нче бәйтендә елы тагын бер мәртәбә кабатлап әйтелгән.

 

Һиҗри 948 елның 12 мөхәррәм көне хәзергечә (милади ел исәбе буенча) – 1541 елның 8 май көненә туры килә. «Нуры содур» тексты теркәлгән кулъязмаларның берничәсендә (Югары Курса, СПб-1) әсәрнең 948 елда мөхәррәмнең уникесендә, ә башкаларында (Олы Мәңгәр, Исәнбәт, СПб-2, Барда, Сарман) мөхәррәмнең унсигезендә дип күрсәтелгән. Болардан 948 һиҗри елның 18 мөхәррәм көне 1541 елның 14 маена туры килә.

 

Мөхәммәдьярның мөҗавирлеге мәсьәләсе

 

«Нуры содур» әсәрендә (71 нче бәйттә) мондый юллар бар:

 

«Мөхәммәд Әмин хан кабрендә, әй, йар,

Мөҗаувир ирүрмән бәсе булуб зар».

 

Мөхәммәдьяр әйткән «мөҗавир» сүзе фәнни әдәбиятта, нигездә, кабер сакчысы мәгънәсендә аңлатылды. Гүяки, Казан каласының үзәгендәге кирмән эчендә, ханнар сарае янындагы, таш белән төрелгән хан каберен саклау ихтыяҗы булган.

 

«Могҗизнамә» дип аталган, 1515 елда иҗат ителгән күләмле шигъри әсәрнең үзендә күрсәтелгән авторы Максуди Казан ханы Мөхәммәтәмин булган дип әдәбият галиме Мәсгуд Гайнетдин раслаган иде. Әлеге әсәр 2004 елда китап итеп нәшер ителде3 . М.Гайнетдин язуынча, «Алтын Урда яки Казан ханнарының кабере янында мөҗавир барлыгы турында хәбәр сакланмаган»4.

 

Мәсгуд Гайнетдин, аерым алганда, Мөхәммәдьяр Мөхәммәтәминнең иҗатына ияргәнен һәм ике автор әсәрләре арасында тыгыз бәйләнеш барлыгын раслады. М.Гайнетдиннең дәлилләрен куәтләп, бигрәк тә Мөхәммәдьяр иҗаты белән «Могҗизнамә» әсәре арасындагы уртаклыкларны аерым мисаллар белән күрсәтеп, без дә язган идек5  .  Шунда ук Мөхәммәдьярның «мөҗавир»леге «кабер сакчысы» мәгънәсендә түгеллегенә дә тукталдык.

 

Гарәп телендә «мөҗавир» сүзенең мәгънәләре күп, арада «остазның рухи шәкерте, дәрвиш» дигәннәре дә бар бит. Шагыйрьләрнең образлы тасвирга һәвәс булганлыгына, бигрәк тә суфичылык әдипләрендә «мөҗавир» сүзенең күчерелмә мәгънәдә кулланылганлыгына әһәмият бирелмәде. Бу – әлбәттә, суфичылык тәгълиматындагы мәгънәләр серен белеп бетермәү һәм санга сукмаудан туган зур хата. Мөхәммәдьярны «кабер сакчысы» яки «күзәтүчесе» дигән фикер әдәбият тарихына караган хезмәтләрнең берсеннән икенчесенә күчеп, хәзергәчә дәвам итә. Мондый карашның хаксызлыгын әйтеп язган галим Фәрит Яхинның китабы6 нәшер ителгәнгә дә ике дистә елдан артык вакыт узды инде. Тик, шуңа карамастан, гыйльми һәм хәтта иң җитди фәнни хезмәтләрдә дә хата фикер язылып килә.

 

 

Мөхәммәт Әмин – Мөхәммәдьярның остазы

 

«Мөхәммәдьяр ханны түгел, нәкъ менә Мөхәммәт Әмин шагыйрьне үзенең рухи остазы итеп таный. Әсәрләрен төзүдә, сюжетлар әзерләүдә ул «Могҗизнамә»гә таяна», дип, Мәсгуд Гайнетдин шул әсәрдән Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан» поэмасына кертелгән хикәятне мисал итеп китерә. Сүзен дәвам итеп, ул: «Ике әсәр арасында турыдан-туры бәйләнеш барлыгы бәхәссез. Әмма ике шагыйрь әсәрләре арасында болай күзгә бәрелеп тормаган аваздашлыклар, Мөхәммәт Әмин хан әсәрендәге мотивларны үзгәртеп «яңартулар» тагын да күбрәк», – дип яза7 . Ул Мөхәммәтәмин әсәренең сюжетларын Мөхәммәдьяр сукырларча кабатлаган булуын да искәртеп, «Төхфәи мәрдан»да китапның бетем өлеше язылганнан соң тагын хикәят язылу мисалын әйткән8 . Шундый ук алымны – авторның бетем өлешеннән соң да «хикәят»ләр өстәгәнен «Нуры содур»да да күрәбез.

 

Хәзерге вакытка тексты тулы сакланмаган, бердәнбер күчермәдәге башка бер шигъри әсәрнең дә авторы шул ук – «Могҗизнамә»не иҗат иткән Мөхәммәтәмин дип, шактый раслап язган идек. Ул әсәрне шартлы рәвештә «Гыйлем Хакка илтер» дип атадык. Дәлилләребезнең кайберләрен монда искә алыйк. «Могҗизнамә» әсәренә хас үзенчәлекләрнең Мөхәммәдьяр әсәрләрендә дә барлыгын, ләкин анда азрак микъдарда икәнлеген белдердек. Ике автордагы «кеше – эше, күз – сүз, белең – кылың, беләлем – кылалым, нигъмәт – дәүләт, эш – тәшвиш, гата – хата, кәрәк – кәрәк, могтәбәр – хәбәр, тәмам – хасс-у-гам» кебек уртак рифмалар, фикер һәм җөмлә төзелешләре бу әдипләр арасында тыгыз бәйләнеш булганлыгын күрсәтә.

 


3 Мөхәммәт Әмин. Могҗизнамә. – Казан: Татар. китап нәшр., 2004. – 295 б.

4 Шунда ук, 2004. – Б. 11.

5 [Мөхәммәтәмин]. Гыйлем Хакка илтер / төз. Р.Мәрданов. – Казан: «Милли китап» нәшр., 2016. – Б. 42, 49-53.

6 Яхин Ф. Урта гасырлар татар әдәбияты: татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология. – Казан: «Раннур» нәшр., 2003. – Б. 317-318.

7 Мөхәммәт Әмин. Могҗизнамә..., 2004. – Б. 12. 8 Гайнетдин М. Мөхәммәдьяр Мәхмүд улы // Әд-дин вәл-әдәп., 2009. – Май. – Б. 13.

 

«Гыйлем Хакка илтер» әсәрендәге 52 нче бәйтнең:

 

«Гыйлем илә дөнйа-у гокба алынур,

Икесендә гыйзз-ү дәүләт булынур»,

 

– юлларындагы «дөнья-гокба» (ягъни ахирәт) турында «Могҗизнамә»дә дә язылган (55, 133 нче битләр). Мөхәммәдьярның «Төхфәи мәрдан» поэмасында да күп охшашлыклар бар. Мәсәлән, шул поэманың 203, 530 һәм 691 нче бәйтләрендә дөньягокба мәсьәләсе урын алган. «Нуры Содур» поэмасындагы (441 нче бәйт):

 

«Бәс, вафа берлә сафа хасил булур,

Ул сафа берлә сәгадәт табылур»,

 

– юллары да «Гыйлем Хакка илтер» әсәренең әйтелгән 52 нче бәйтенә аваздаш. Андагы борынгырак формадагы «булынур» («табылыр» мәгънәсендәге) сүзе Мөхәммәдьярда «табылур» диелгән.

 

«Гыйлем Хакка илтер» әсәренең 62 нче бәйтендәге:

 

«Җан-күңел бу гыйльм илә рәушан улыр,

Бакдыгы йир күзенә гөлшан улыр»,

 

– икеюллыгына Мөхәммәдьярның «Нуры содур» поэмасындагы (418 нче бәйт):

 

«Кичә-көндүз даимән рәушан ирер,

Йаз-у-кыш галәм камуг гөлшан ирер»,

 

– юллары аваздаш.

 

Мөхәммәдьярның шул ук әсәрендәге 139 һәм 652 нче бәйтләрендәге «йаз вә кыш» сүзләре «Гыйлем Хакка илтер» текстындагы 64 нче бәйттә дә бар.

 

Әсәрләрдәге бәйләнеш һәм охшашлыкка тагын берничә мисал китерик. «Гыйлем Хакка илтер» әсәренең 68 нче бәйтендәге «Бабе әүвәл уш Колак кем – ишедүр», – дигәнгә Мөхәммәдьярның «Нуры содур» әсәрендәге 74 нче бәйтнең: «Бабы әүвәл – гадел сүзләре ирүр», – дигән юлы охшаш. Шулай ук «Гыйлем Хакка илтер» текстының 91 бәйтендәге (72 нче биттә) «Бу Борундыр бонда ул өчүнче баб» шигъри юлына «Нуры содур»ның «Сыйддикъ бабы ирүр сәкезенче баб» (81 нче бәйт) дигәне аваздаш.

 

Ике әдипнең әсәрләрендәге уртак тасвирларны һәм охшашлыкларны җентекләп өйрәнгәч, Мөхәммәдьяр поэмалары чирек гасыр соңрак язылганга нигезләнеп, Мөхәммәтәмин аның остазы булган дияргә ныклы нигез бар. Әсәрләрендә үзенең Казан шагыйре булганын язган Мөхәммәдьярга бәйле рәвештә, Мөхәммәтәминнең дә шушы ук җирлек әдибе икәнлеге раслана.

 

Мөхәммәдьяр әсәрләрендәге тематик һәм тасвири чаралар аларга Мөхәммәтәмин әсәрләренең иҗади тәэсирен белдереп тора. Мөхәммәтәминнең шигъри әсәрләре мәгънәви яктан куәтле һәм шигъри осталык җәһәтеннән шактый сыйфатлы булганга, аның башка әдипләргә йогынты ясаганлыгы табигый күренеш.

 

Шагыйрь Мөхәммәдьярның «мөҗавирлеге» бары тик «остазның шәкерте, дәвамчысы» дигән мәгънәдә генә аңланырга тиеш дип уйлыйбыз.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи