Әдәби мирас Уку өчен 2 минут

Рөстәм Кутуйның тууына – 90 ел

Шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, Г.Державин исемендәге әдәби бүләк иясе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Гаделша улы Кутуев 1936 елның 11 ноябрендә Казанда күренекле язучы Гадел Кутуй гаиләсендә туа. Казан университетын тәмамлый. 1960-­1961 елларда Татарстан китап нәшриятында эшли, 1961­-1963 елларда – Казан телестудиясенең әдәби тапшырулар мөхәррире. Күпчелек шигырьләре («Костры надежды», 1965; «Новолуние», 1971; «Лист земли», 1980; «Песня вечерняя», 1993) оптимизм белән сугарылган. Рөстәм Кутуй – балалар өчен язылган шигъри җыентыклар авторы: «Золотой олень» (1979), «Чудеса в решете» (1989) һ.б. Ул Гадел Кутуй, Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Салих Баттал, Әнвәр Давыдов, Равил Фәйзуллин һәм башка әдипләрнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Аның балалаларга багышланган шактый шигырен Ләбиб Лерон татарчага тәрҗемә итә. Рөстәм Кутуй 2010 елның 7 гыйнварында Казанда вафат була һәм Арча кыры зиратында дәфен кылына.

Рөстәм Кутуй.
Рөстәм Кутуй.

Мыштым бабай

Дәшмәс-­сөйләшмәс Мыштым бабакай

Бүген әз генә сөйләшә әле:

– Менә тын гына утырам, – ди ул, –

Бер сүз дәшәсем килмәгән мәлем.

 

Кашын җыерган, карашы уйчан…

– Бабай, бабакай, дәшмисең нигә? –

Тынлыкны тыңлап утырам менә,

Яшәгән саен яшисе килә.

 

Тишек

Керт-­керт кимереп йончытты Тишек,

Хәлдән тайдырды иске койманы.

Кемнәрдер әллә алып киттеләр –

Шул койма беркөн күздән югалды.

 

Түзәргә инде хәзер ничекләр –

Өр-­яңа койма кирәк Тишеккә!

 

Кое

Су иясе ул – яши коеда,

Әкәмәт озын сакаллы үзе!

Кое төбендә дер-­дер калтырый,

Калтыраса да салкынга түзә.

 

Ишетми инде берни дә үзе,

Ишетмәгәнен белми дә үзе.

Авырлык белән сулый мескенкәй,

Авырлык белән чак күрә күзе…

 

Җылы бияләй бәйләгән чакта

Әби сөйләде миңа бу хакта…

...Шикәр алыйм да илтим әле мин

Сакаллы картка.

 

Ут-ялкын

Сак кына

Киләм янына –

Сулый, ысылдый, уйный:

Нәкъ йомшак йонлы җәнлек күк!

...Тик назлап кына булмый.

 

Сер итеп кенә

Тыңла, Сара, сиңа гына

Сер итеп әйтәм бары:

Ул тәртипсез малай белән

Дус булмыйм моннан ары…

Ул – мактанчык һәм алдакчы.

Җитмәсә, чәче җирән.

Җитмәсә урам этләре

Тик аңа гына өрә.

 

Мактанчыклар

– Минем абый Азамат –

Акробат.

– Ә минем абый Нури –

Көз дими, кыш дими,

Гел яланбаш йөри.

– Ә минеке – уйный ала

Мандолинада.

– Ә минем абый Хәбир –

Булачак хәрби.

Ә минем энем Марат –

Гап-­гади малай…

...Болар сүзен тыңлый читтә

Бер малай авыр сулап;

Аның энекәше дә юк,

Юк абыйсы да.

Ләбиб Лерон тәрҗемәләре.

 

Аккош күлендә

Өлкәнлеге дә, җыры да тик үзенеке,

Ап-­ак күбекле чәчләре, чал болыт төсле.

Өендә – песнәк баласы, уенда – торна…

Дөньяда җылы җилләр дә искәләп тора.

 

Шифалы җир үләннәре, исле үрмәгөл

Айга юл алган шикелле күккә менәдер.

Ап­-ак болдырда утыра ак кәгазь кебек,

Ак кәгазьгә сыерчыклар җыр яза кебек.

 

Алар җырга җим ташыйдыр туган җиреннән,

Шуңа да Туфан мәркәзе җырга күмелгән…

Аккош күлендә аккош юк. Тик казлар гына.

Алып килә кылдан нечкә авазлар гына.

 

Кылдай нечкә бу авазлар кылычтай үткен

Көндәлек борчылуларны өзәләр бер көн.

Кисәләр дә чүп үләнен – калкына гөлләр,

Җәй уртасы, җиләкле дә, эссе дә көннәр.

 

Күпме баскычлар менелгән, йә санап кара!

Кайда калды сабанга да абынган бала?

Кайда калды Такташлы чор, ялкынлы вакыт?

Беркөн шушы юксынуны, бушлыкны ватып,

Килеп керер үзе кебек Такташлы яшьләр,

Шулар аша гомереңнең дәвамы яшәр.

Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи