Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Әтекәйнең дуслары

Күңелле балачак хатирәләре

Резида Яһудина, Россиянең мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны.
Резида Яһудина, Россиянең мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны.

Башкортстанның Караидел районы Байкыбаш авылында туып-­үскән кыз мин. Әтием Гыйльметдин Гыйләҗетдинов Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул Бөек Ватан сугышыннан туры туган авылы Мостафага кайта. Мәрьям исемле укытучы кызга өйләнә. Заготовитель булып эшләде, пенсиягә чыккач, урманчы булды. Аның дуслары бик күп иде.

Заготовительгә укып кайтканнан соң, аны Караидел районына эшкә җибәрәләр. Ул ат белән авыллар буйлап йөреп, халыктан мал тиресе җыйды. Һәр авылда аның дусты бар иде, шуларда туктала: атын ишегалдына кертеп куя, авыл халкы тире китерә, дусты сыйлый. Ә дуслары Байкыбашка килсә, безгә керми китми. Ачык йөз белән, елмаеп килеп керәләр иде. Хәтеремдә, Әмин авылында аның Гыйлемша исемле башкорт дусты бар иде, ә бер мари авылында Миткә исемле дусты. Алары бик истә калмаган, ә менә өч дусты турында нәрсәдер сөйли алам.

Артакул дусты

Артакул – рус авылы, бездән җидесигез чакрымда. Шунда әтекәйнең бик якын бер дусты яшәде, исемен онытканмын. Ул әтекәйне Гриша дип йөртте. Сакал­-мыегы тәмәке төтене белән саргаеп беткән иде. Карчыгы үлеп киткәч, бабайны кызы карады. Кайвакыт әтекәй безне дә алып бара иде аларга. Яшелчә бакчалары яланмыни, шундый зу­у­ур. Анда нәрсә генә үсми: суган, кәбестә, кыяр, помидор, көнбагыш, бәрәңге дисеңме... Тозлы кыяр, кәбестә, помидорны зур эмаль чиләкләргә тутырып, атлы арбада кызы белән Байкыбаш базарына сатарга килгәннәрен хәтерлим. Шундук алып бетерәләр иде яшелчәләрен. Аннан соң күчтәнәчләр күтәреп безгә кунакка керәләр, ашап-­эчеп, ял итеп кайтып китәләр.

Бервакыт көз бардык аларга. Бабай җылы мичкә терәлеп, ниндидер кул эше белән мәшгуль иде. Боек күренсә дә, бик шатланып каршы алды безне. Соңгы тапкыр күрешүебез булган икән, озак чирләп тә ятмаган, йоклаганда бакыйлыкка күчкән. Әтиебез, бу турыда хәбәр алу белән, Артакулга ашыкты…

Саңгырау бабай

Шибаковка авылын узгач, урманлыкта колхоз умарталыгы урнашкан иде. Шунда умартачы, әтекәйнең дусты, сугышта контужен булган бабай яшәде. Гаиләсе – карчыгы, ике кызы да үз янында. Аларның йорт­-хуҗалыгы әле дә күз алдымда – өй, мунча, зур гына бәрәңге бакчасы. Сарайда сыер, сарык, кош­корт тоттылар. Бабай Байкыбашка җиләк, гөмбә, мунча себеркесе сатарга килә. Безгә иртән иртүк килеп керә: «Менә, саттым, әпәй алдым», – ди. Әтигә дә төрле эшләрендә булыша иде…

Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин Гыйләҗетдинов.
Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльметдин Гыйләҗетдинов.

Әтекәй безне атына утыртып шул умарталыкка алып бара. Килгәч тә безне чәй эчәргә чакыралар: без күчтәнәчкә – пирог, ике­-өч ипи, печенье, ә алар өстәлгә зур савытта яңа аерткан бал куя. Әти бабайга һәрвакыт бер-­ике кап тәмәке алып килә. Бабай рәхмәтләр әйтеп кабул итеп ала, ләззәтләнеп исни... Умарталыктагы ул чәй шундый тәмле иде. Шуннан без әнекәй белән җиләк яки гөмбә җыярга китәбез. Әти белән бабай сөйләшеп утыра. Бабай үзе аңлаешлы сөйләсә дә, начар ишеткәч, кешеләр аның белән бик сөйләшми, ә әтекәй белән алар ничектер бер­берсен аңлап, сөйләшеп йөрде. Бераздан әти яланга печән чабарга чыгып китә, арбага тутырып печән сала. Шулай хуш исле печән өстенә утырып кайтабыз. Кайтып китәр алдыннан әле тагын чәй белән сыйлыйлар, банкада бал биреп җибәрәләр.

Әтекәй белән алар электән үк таныш булган. Әти сельпода эшләгәндә бабай анда каравылчы булган, ишегалдын җыештырган, әтекәйнең складында да булышкан. Бервакыт әтекәйне капыл гына сельпога чакырталар. Акчаларны өстәлдә ничек яткан шулай калдыра да, кереп китә. Бер эшче күреп, акчаларны алырга уйлый. Тик шул тирәдә йөргән бабай ул кешегә кычкырып, себерке сабы белән куып җибәрә. Шулчак әтекәй дә килеп керә. «Мин шаярдым гына бит», – дип, көлеп басып тора икән теге эшче.

Шул бабайны бервакыт Уфа хастаханәсенә белешмә алырга җибәрәләр. Пенсия билгеләү өчен кирәк булган бугай. «Онытылмаслык сәяхәт булды ул», – дип сөйләгән үзе. Вокзалга килеп төшкәч, кая барырга белмичә утыра. Моны бер яшь кенә ханым күреп: «Бабай, адаштыңмы әллә?» – дип хәлен белешә. Бабай, «ишетмим» дигәнне аңлатырга тырышып колагына ишарәли һәм кесәсеннән табиб биргән кәгазьне чыгара. Русча белми, шуңа күрә татарча: «Кая барырга, нәрсә эшләргә?» – дип сорый. Бу татар хатыны икән, бабайны өенә алып китә. Шәһәр фатирын күреп, бабай һушсыз кала: краннан салкын, кирәк икән җылы су агып тора, бәдрәф тә өйдә. «Ул бәдрәфнең чисталыгы... утырырга да курыктым», – дип сөйләде бабай. Ваннага су җыеп, юынырга тәкъдим иткән хуҗабикә. «Рәхәтләнеп, җылы су белән юындым», – ди бабай. Хуҗабикә кунакны ашаткан-­эчергән. «Мин ишек янына ятармын дип уйлап йөргәндә, – ди бабай, – мине бер бүлмәгә кертте дә, ап-­ак җәймәле караватка ятарга кушты. Курка-курка гына яттым инде. Шул арада оеп йоклап та киткәнмен. Шулкадәр тәмле йоклаганым беркайчан да булмады. Иртән уяндым да, төшемме-­өнемме бу дип, аптырап утырам. Ашагач, костюм­-чалбар кидереп, бүлниска алып китте... Шәһәрнең чисталыгы, матурлыгы, кешенең күплеге, бары да каядыр ашыга... Ярый бәхетемә, иптәш булды, мин анда юлны таба алмас идем. Бүлниста чиратсыз гына бер бүлмәдән икенчесенә кереп, тиз арада эшләрне дә бетердек». Хатын аңа кирәкле белешмә кәгазьләрен яздырып алып, кулына күчтәнәчләр, күпмедер акча биреп, өсте брезент белән капланган йөк машинасына утыртып озатып кала. Ул чакларда автобус урынына шундый машиналар йөри, аның бортында эскәмияләр беркетелә, шунда пассажирлар утыра иде.

Бервакыт бабай безгә костюм-чалбардан килеп керде, хәтта танымый тордык. Уфадан киеп кайткан киемнәре икән. «Көзгегә карагач мин дә үземне танымый тордым», – диде.

Берсендә ул безгә киртәләр тотарга булышты. Сумкасын бау белән аркасына асып, умарталыктан безгә кадәр биш чакрым җәяү килә, җәяү китә. Чиста киемнәрен салып куя да, ямаулы сумкасыннан искеләрен алып кия һәм эшкә чыгып китә. Ашыкмый гына, бик җентекләп эшли. Үзалдына нәрсәләрдер сөйләнә, утырып тәмәке көйрәтеп ала. Әни аны тамак ялгарга чакырырга кушса, без барып кулына кагылгач, ул дерт итеп сискәнеп куя, чөнки без атлап килгәнне ишетми бит. Кайчак бездә куна калганда әнекәй мунча яга. Бабай юынып чыккач: «Рәхмәт, килен, чиста булу шундый рәхәт», – дип көлеп куя. Кайвакыт әнекәй аның киемнәрен юып, ямап та бирә иде.

Мәрьям һәм Гыйльметдин Гыйләҗетдиновлар. /Фотолар – Р.Яһудинаның гаилә архивыннан.
Мәрьям һәм Гыйльметдин Гыйләҗетдиновлар. /Фотолар – Р.Яһудинаның гаилә архивыннан.

Шул умарталары янында үлде инде ул бабай. Байкыбашта җирләделәр. Шуннан соң гаиләсе безнең авылда өй алып, күченеп килде. Кызлары фермада сыер савучы булып эшләде.

Мичче бабай

Көзгә таба, август айларында, әтекәй белән әнекәй түр яктагы ипи сала торган зур мичне сүтеп ташлады. Плитәсе генә булган кечерәк мич чыгарырга уйладылар. Әтекәй бер мичче абыйны алып килде. Менә аңа мичне ничек чыгарырга икәнен аңлата башлады. Теге абый тыңлап торды да: «Мин үземчә генә чыгара беләм, төтен юлын туры итеп, сез әйткәнчә эшләгәнем юк, булдырып булмас», – диде дә китеп барды.

Әтекәйнең балачактагы, үзе үскән өйдәге кебек мич эшләтәсе килә. «Мостафага барып алып килимме әллә мичче?» – ди. Көннәр суыта да башлады. Шулай сораштыра торгач, әтекәйнең исенә төшә: Талбаул авылында гомер буе мич салып йөргән бабай бар бит! Бик карт инде, шулай да, бәлки, ризалашыр…

Шул арада әтекәй атын җигеп чыгып та китә һәм бабайны, үгетләп, арбага утыртып алып кайта. Эш-­максатны аңлаткач, бабай: «Аңладым, эшлим, – дигән. – Тик тиз генә башкарып чыга алмам инде, яшь чакта дүрт­биш көндә эшли идем, хәзер картайдым бит».

Бик пөхтә эшли торган бабай булып чыкты ул. Җыйнак кына ак сакаллы, ябык, бәләкәй генә гәүдәле иде үзе. Ләкин бик җитез, кулында кирпечләр уйнап тора. Измә ясаганда тамчысы да төшми идәнгә.

Безнең өй һәм сарай янында печәнгә барырга ат җигеп куелган.
Безнең өй һәм сарай янында печәнгә барырга ат җигеп куелган.

Ике атна бездә яшәп эшләде. Биш вакыт намазын калдырмады. Узган гасырның 60нчы еллары бу, коммунистлар идарә иткән, дин тыелган заман. Иртәнге намазына әни төнлә торып су җылыта. «Килен, рәнҗер булсаң эшләмә, мин үзем җылытырмын, – ди иде бабай. – Югыйсә, минем намазым бозыла». Җомга көннәрендә әнекәй аңардан сүрәләр укытты: ул шундый матур, моңлы итеп укый иде. Әнекәй аны картатаена, инәсенең әтисенә нык охшатты: «Шулкадәр дә охшар икән», – ди иде.

Әнекәй көн дә мунча яга, бабайны мунча керергә җибәрә. Беренче тапкыр чәй эчәргә утыргач: «Мин чәйне шоколадлы кәнфит белән генә эчәм», – диде бабай. Әти чәйдән соң кибеткә йөгерде. Кичкә өстәлдә шоколадлы кәнфит тора иде инде. Бабай, аны күреп, балаларча ихлас елмаеп куйды. Чәй эчкәндә кәнфитне әз­-әзләп кенә каба, тәмен белеп, ләззәт алып ашый иде. Ул кәнфитләр кайвакыт безгә дә эләккәләде әле.

Әнекәй балык ярата иде. Шулай бервакыт балык кыздырып бабайны да сыйлады. Бабайга бик ошады: «Минем мондый тәмле балык ашаганым юк иде», – диде. Искә төшкәндә үзем дә уйлап куям: нинди балык булгандыр ул, чынлап та нык тәмле, үзе майлы, кылчыксыз. Әти сельпода эшләгәндә тартмасы белән алып кайта иде аны.

Ике атна дигәндә мич әзер булды. Сәнгать әсәре диярсең! Матур бизәкләр, шүрлекләр... Өстә шырпы, әтинең тәмәкесе өчен шүрлек, аста безнең бияләйләрне киптерә торган урын. Безгә кергән кеше ул мичкә сокланып карап торыр иде…

Эш беткәч, әтекәй бабайны ат белән Талбаулга алып китте. Әнекәй бабайга күчтәнәчкә шоколадлы кәнфит һәм балыклар биреп җибәрде. «Килеп йөрермен әле мин сезгә», – дип кайтып киткән иде бабай, бүтән килмәде. Шуннан соң ярты ел үттеме икән, үлеме турында әйттеләр. Безгә эшләгән мичен соңгысы, иң матуры булсын дип, үзе турында истәлек калдырыр өчен төзегән кебек булды. Исемен генә хәтерләмим ул бабайның.

Әнекәй мичне акбур белән агарта иде. Акбурны ниндидер ак ташлардан әзерли, аларны әтекәй белән Красный Пахарь авылы янындагы елга ярыннан җәй көне үк алып кайталар. Мунча якканда ташларны кызу күмергә күмә, алар анда янып, йомшара, төяргә җиңел була. Төеп, иләп, кәгазь капчыкларга тутырып, кышка да җитәрлек әзерләп куялар. Шуннан ул акбурны сөттә генә сыеклап, тоз салып агартканы истә.

Яңа мич безгә уйнар өчен дә бик уңай булып чыкты. Чыр-­чу килеп мич тирәли йөгерә-­йөгерә куышлы уйный идек. Күңелле дә булган бит балачак.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи