Татарстан белән чиктәш урнашкан Ульяновск өлкәсенең Чынлы районындагы Кәшә (рәсми исеме – Зирекле Күл (Елховое Озеро)) авылының тарихы да күпкырлы. Ул бигрәк тә биредә туып-үсеп, төрле өлкәләрдә зур казанышларга ирешкән шәхесләре белән аерылып тора. Әлеге авылда туып-үскән дин әһелләреннән иң данлыклысы – Камалетдин Сәйфетдин улы. Кызганыч, авыл халкы, бу яктагы татар җәмәгатьчелеге, дин әһелләре арасында да аның шәхесе хакындагы мәгълүматлар инде онытылган. Югыйсә, ул Шиһабетдин Мәрҗанинең иң сәләтле шәкерте генә түгел, ә озак еллар аның белән бәйләнештә булып, Мисырдан китаплар җибәрүче, хаҗ сәфәрендә аны озатып йөрүчеләрнең берсе дә була. Шуңа күрә укучыларыбызга бу шәхес хакындагы иң мөһим мәгълүматларны тәкъдим итәбез.
Чирүче нәселеннән бик күп дин әһелләре чыккан
Камалетдин Сәйфетдин улы 1832 елда Кәшә авылында туган. Ул – авылның данлыклы Насыйровлар нәселеннән. Сакланып калган риваятьләр буенча, Насыйровлар нәселе башта хәзерге Тәтеш районына кергән Тархан авылында яши. 1552 елның октябрендә, Явыз Иван Казанны алганнан соң, Казан ханының исән калган туганнары һәм аларга кушылган хезмәтчеләре Иделнең уң ягыннан Әстерханга таба качалар. Алар Олы Тархан авылы янында Маныт (Мәнәт варианты да бар) дигән җирдә ял итәргә тукталалар. Шул вакытта сәяхәтчеләрнең берсенең урмандамы, көймәдәме малае туа.
Алдагы юлның кыенлыгыннан куркып булса кирәк, яңа туган баланы, ефәк юрганга төреп, авыл читендәге агач ботагына эленгән бишектә калдыралар. Бала янына хат һәм 200 алтын тәңкә салып куялар. Хатта мондый сүзләр язылган була: «Кем дә кем баланы алып тәрбияли һәм белем бирә, шуңа – 100 алтын тәңкә, калган 100е – малайныкы».
Кече Тарханда яшәүче Аблай исемле кеше, бала белән акча салынган бишекне табып, малайны үз янына алып үстерә һәм тиешле белем бирә. Малайга Чирүче исеме кушалар. Чирүче сугышчы мәгънәсен белдерә, Казан алынып, сугыштан качып киткәннәре өчен аңа шундый исем кушыла. Үсеп җиткәч һәм белем алгач, ул күп еллар Кече Тархан авылында имам булып хезмәт итә. Тумышы белән Чирүче хан нәселеннән яки ханга якын кенәз-морза нәселеннән булырга мөмкин, бу хакта биредәге авылның исеме дә әйтеп тора, чөнки тархан сүзе белән татар ханлыкларында феодал (кенәз, бәк, морза) һәм салымнардан азат ителгән кайбер башка социаль төркемнәр аталган.
Казан ханлыгында тарханнарга бирелгән өстенлекләрнең кайберләрен санап китәбез: ясак, оброк, салыг дип аталган салым түләмәскә; йортына көчләп илчеләркунаклар куймаска; авыл салымы, җир салымы, торбадан салым җыймаска; азык-төлек, фураж таләп итмәскә; аларга һәртөрле көч куллану, бәла-каза, зыян, борчулар китермәскә…
Чирүче нәселеннән бик күп дин әһелләре чыккан: Тархан авылыннан абыз Юныс, аның уллары – Габдерәхим, Мөхәммәт, Морат, Мортаза; Мортазаның улы Насретдин, Насретдинның улы һәм оныгы Сәйфетдин һәм Ногман хаҗи Кәшә (Зирекле Күл – Елховое Озеро) авылында хезмәт иткән. Бу риваятьне Олы Тархан авылы имамы Хәбибулла язып калдыра.
Буа, Казан, Мәккә һәм Мисыр мәдрәсәләрендә белем ала
Камалетдиннең ата-бабалары Сембер төбәгендәге төрле авылларда имамлык вазифасын үтәп килгәннәр. Анасы Буа шәһәре янындагы Карлы авылыннан була. Башта ул үз атасы Сәйфетдиннән белем ала, аннары – Буа шәһәрендә Габделвахид Габдеррәхман улы мәдрәсәсендә, Казан шәһәрендә Байморад Мөхәррәм улында, аннары Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсендә ун ел укый.
Соңрак хаҗга китеп, берничә ел Мәккәдә яши, Мисырда «Җәмигыл-әзһар» мәдрәсәсенә урнашып укыган һәм Коръән-Кәримне ятлаган, Коръән-хафиз булган, остазы – шәех Мөхәммәд әл-Мәтәвәли; хәдис һәм башка гыйлемләрдә остазлары – Сәед Габделкадер әт-Таралби, шәех Рәшид һәм шәех Рәфаги, гарәп матур язуын (хаттат) өйрәткән остазы – Хәсән Бәһаэддин әл-Хәфәнави.
Байтак вакыт «Җәмигыл-әзһар»ның төрки халыклар өчен махсус ачылган шөгъбәсендә имам булып тора, кыйраәт (Коръән Кәримне уку төрләре) белән шөгыльләнә һәм бу өлкәдә иң зур галимнәрнең берсенә әверелә.
Мәрҗани Мисырда яшәүче шәкерте Камалетдин белән хат алышып тора. Ул, остазы Мәрҗани соравы буенча, ике томлы «Табаккате сөннийә» китабын кулдан күчереп һәм тагын башка күп китапларны язып, Казанга җибәрә.
Олуг остаз белән хаҗ сәфәрендә
1880 елда Мәрҗани шәкертенә хаҗ сәфәренә әзерләнүе турында хәбәр итә, һәм Камалетдин остазына юлланган җавап хатында мондый сүзләр яза: «Бу бәрәкәтле елда Хиҗаз өлкәсенә исән-сау килеп җитәргә җыенганыгызны ишетеп бик сөендек, шатландык. Ходай Тәгалә даими сәламәтлек бирсен!»
1880 елның 23 августында иртәнге намаздан соң Шиһабетдин хәзрәт белән бер төркем хаҗилар Казаннан бөек Мәккәгә юлга чыга. Пароходта Түбән Новгородка килеп, аннан тимер юл белән Мәскәү, Курск, Киев шәһәрләрен үтеп, Одессага килеп җитәләр. Пароход белән Истанбул аша 20 сентябрьдә Каһирәгә килеп, Камалетдин бүлмәсендә тукталалар.
Бүлмә шактый биек йортта урнашкан булган, чөнки Мәрҗани 48 баскыч санаганлыгын үз көндәлегендә теркәп калдыра. Биредә ул өч көн яши. Камалетдин карый аңа Мисырның танылган урыннарын күрсәтә. Бер көнне Мәрҗани белән Мисырның иң иске тарихи истәлекләреннән – фиргавеннәрдән калган пирамидаларны карарга баралар. Кайберләренең эчләренә дә кереп карыйлар. Пирамидаларны Мәрҗани, ерактан караганда, арыш кибәненә охшата. Аннан кайтканда гаскәрләрнең махсус зур йортларын һәм бакчаларны карыйлар. Мисырның зур галимнәреннән булган Мәхмүд Фәләкигә кереп кунак булалар. Мәхмүд Фәләки Мәрҗанинең кайбер әсәрләрен укыганлыктан, аны ихлас һәм ихтирам белән кунак итә, хәтта берничә көн үзенең йортында калып яшәвен дә сорый. Мәрҗани исә, рәхмәт белдереп, гафу үтенеп, аерыла. Аннан соң ул Мисырның мәшһүр мәчетләре, кайбер мәдрәсәләре, китапханәләре белән таныша, үзе өчен кирәк китапларны сатып ала.
Мисырда вакытында алар бер көн исламга күп хезмәт иткән мәшһүр галимнәрнең зиратларына баралар. Бу турыда Камалетдин шәкертләренә болай дип сөйли: «Кайбер урыннарны караганда Мисыр галимнәреннән бер-ике кеше бар иде. Мәрҗани аларга Мисырның төрле урыннары вә галимнәре хакында тарихи мәгълүматлар сөйләп йөрде. Берничә кешенең каберләрен күрсәтүләренә бәйләп, Мәрҗани: «Алар янында фәлән вә фәлән галимнәрнең дә кабере булырга, шул тарафта фәлән исемле урын яки кабер ташы булырга кирәк иде. Алар кайда?» – дип сорашып йөрде. Янында йөргән кешеләр соңыннан: «Без Мисырда торып та белмәгән күп нәрсәләрне Мәрҗанидән ишетеп белдек», – дип сөйләделәр1 .
Мәрҗани хаҗ сәяхәтнамәсендә Камалетдин хакында икенче мәртәбә Мәккәдә искә ала. Хаҗ сәфәре тәмамлангач, ул биредә данлыклы дин әһелләре, мәдрәсәләр белән таныша. Алар арасында шәех Рәхмәтулла мәдрәсәсе дә була. Мәрҗани белән бергә бертуганы Садретдин, Тау ягыннан – Камалетдин, Нәҗметдин, Сәлахетдин, Тархан авылыннан Зыятдин баралар. Рәхмәтулла әфәнде кунакларны шатланып һәм бик разый булып кабул итә, аларга чәй әзерләтә. Эндәшкәндә Мәрҗанигә «сәиди» сүзе белән эндәшә. Кунаклар өчен әлеге мәҗлес, сөйләшүләр файдалы була. Аралашу гарәп һәм фарсы телләрендә алып барыла.
Камалетдин татар дөньясында кыйраәт остазы булып таныла
Хаҗ сәфәреннән соң Камалетдин карый, Казан шәһәренә кайтып, Исмәгыйль Хәбибулла улының тол калган хатыны – Шәмсеҗиһан Сабит кызына өйләнеп, аның өендә яши. Ул башта – Мәрҗани мәдрәсәсендә, аннан ун ел «Мөхәммәдия»дә, Печән базары мәчетендә Коръән серләрен – кыйраәт укыта. Берничә ел яз көне Төмән һәм Оренбургка барып, кыйраәт буенча белем бирә. Татарлар арасында дөрес кыйраәт укытуга күп хезмәт итә. Ул дин әһелләре арасында Камал карый дип таныла2 . Камалетдин карый, гарәпчә һәртөрле язуга оста булып, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә берничә ел матур язудан дәрес тә бирә3 .
Ризаэддин Фәхреддин Камалетдин карыйның данлыклы шәкертләре арасында Галимҗан Барудины, Шакир бине Габделҗәббар әл-Буавины, Сафа хаҗи ибне Галикәйне, Насреддин бине Кәлимулла әс-Сабачайины, Нигъмәтулла хаҗи бине Карамшакны, Җәмаледдин бине шәех Хәсәнне, Салихҗан бине Мөхәммәдҗан әл-Барудины, Вәли бине Динмөхәммәдне, Гариф бине Хәсән әл-Курсавины күрсәтеп уза.
Камалетдин карыйның бер язмасы
Камалетдин карыйның 1888 елда язылган кечкенә генә язмасында аның фикер йөртү сәләте, кыска гына сүзләр аша гомер иткәндә кирәкле иң асыл сыйфатларны әйтеп бирә алганлыгы чагыла. Сез дә бу язма белән танышыгыз: «Галим – алтын кебек, укучы – көмеш кебек, башка кешеләр – кургаш кебек. Иң матур зиннәт – гакыл, гыйлем – иң яхшы казаныш, хаклык кебек кылыч юк, дөреслек кебек гаделлек юк, наданлык – һәр начарлыкның мәңге хәйваны, кем аңа атланса – тайпылыр, кем аның белән дус булса – адашыр. Наданнар белән дус булу – наданлыктандыр. Кем галимнәргә иярсә – хөрмәтләнер, кем ахмаклар белән яшәсә – түбәнсетелер, кем кечкенә чагында укымаса – олы чагында алга китмәс.
Моны фәкыйрь Кәмәледдин әл-Кәшәви 1305/1888 елда язды».
***
Камалетдин 74 яшендә 1906 елның 28 мартында Казан шәһәрендә вафат була, һәм Яңа татар мөселман зиратында Мәрҗани янәшәсенә дәфен кылына. Кызганыч, хәзер аның кабере билгеле түгел.
***
Хатыны Шәмсеҗиһан Сабит кызы 83 яшендә 1916 елның 13 ноябрендә Казан шәһәрендә вафат була. Күп еллар кызлар укыта, үзенең бер йортын мәктәп һәм мәдрәсәләр файдасына вакыф итеп тапшыра.
Камалетдин карый мирасы туган ватанына кайтты
Хәзерге вакытта Камалетдин карый мирасының татар имамнарына яңадан кайтарылуы сөендерә. Берничә ел элек, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тәкъдиме белән, Казанның Галиев мәчетендә Коръәннең ун кыйраәте буенча дәресләр башланды. Дәресләргә барлык таләпләргә җавап биргән 12 хафиз сайлап алына, алар – Коръәнне тулысы белән ятлаучылар һәм гарәп телен яхшы үзләштерүчеләр. Алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар. Дәресләрне Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү үзәге мөгаллиме, Трипол шәһәрендәге Әл-Җинән университетында белем алган Раушан хәзрәт Йосыпов алып бара.
1 Мәрҗани: фәнни-популяр җыентык. Казан, 2010. – 150 б.
2 Мәрҗани: фәнни-популяр җыентык. Казан, 2010. – 126 б.
3 Мәрҗани: фәнни-популяр җыентык. Казан, 2010. – 120-121 бб.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала