Дини мирас Уку өчен 1 минут

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре*

Укып, исеңдә калдыр!

Фото www.magnific.com сайтыннан алынды.
Фото www.magnific.com сайтыннан алынды. 

Җәбир (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Төнлә шундый бер сәгать бардыр ки, әгәр мөселман шул вакытта дөньясы һәм ахирәте өчен нәрсә дә булса сораса, Аллаһ, һичшиксез, шуны бирәчәк. Бу вакыт һәр төндә бар».

Әбү Сәгыйд (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Аллаһ хозурында кыямәт көнендә әдәмиләрнең зиядәрәк (күбрәк) шәр (начар) булганы шул: ир хатыныннан файдаланыр, хатыны бу ирдән файдаланыр да, ир хатынының серен фаш итәр».

Әбү Мәсгуд Гукбә бин Гомәр әл-Әнсари (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Нәбүвәтнең (пәйгамбәрлекнең) әүвәлге кәляменнән (сүзләреннән) әдәмиләргә ирешкәне: хияң (оятың) булмаса, теләгәнеңне кыл».

Зәед бин Сабит (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Бу өммәт каберләрендә газап кылыналар. Әгәр сез дәфен (җирләү, мәет күмү) кылмаган булсагыз, үзем ишетә торган кабер газабын сезгә ишеттерүне Аллаһтан сорар идем».

Әнәс (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Мин намазга озын укымакчы булып керешәм. Елаган сабый тавышын ишеткәч, анасының кайгысы куәтле булганын белүемнән намазымны җиңел кыламын».

Сөләйман бин Сорад (р.г-һү) риваять итә. Рәсүлуллаһ (с.г.в.) әйткән: «Шиксез, бер кәлимәне беләмен. Әгәр ачуланган адәм ул кәлимәне («Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗиим) әйтсә, ул кешедән ачуы китәр».


* Хәдисләр Габделхатыйб әт-Тәбризинең (1340 елда вафат) «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.

 

Журналга Айсылу Вәлиева әзерләде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи