Яшьлектә сәламәтлек турында уйлап та карамыйбыз. Әмма яшь барган саен, ул үзенең кирәклеген искә төшерә башлый икән. Әле бер җир чәнчеп ала, хәл китә, баш әйләнә, буыннар сызлый...
Бер тапкыр да табибка күренмичә 90, 100 яшькә җиткән кешеләрне телевизордан күреп, тел шартлаткан бар, әлбәттә. Минем әтинең апасы Зәйтүнә әбинең дә, тугыз дистәне ваклаганда авырып китеп, ашыгыч ярдәм чакырткач кына, үз гомерендә бер тапкыр сырхауханәдә булмаганы, медицина карточкасының бөтенләй юклыгы ачыкланган иде.
Шөкер, арабызда йөзьяшәрләр юк түгел. Әнә, Азнакай районындагы авылым Әсәйдә гомер итүче Мөхәссәнә Рахмановага күптән түгел 101 яшь тулды. Ул гомере буе колхозда төрле эштә көч түкте. Бүген дә зиһенле, газета-журналларны укып бара икән.
Телевизордан карап беләбез: илдә иң өлкән кеше буларак Нана Шаова 127 яшендә Россиянең рекордлар китабына кертелгән иде. Ул Кабарда-Балкариянең таулы Бансан районында яшәп, 2019 елда 129 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Аңа кадәр Россиянең иң өлкән кешесе статусын Әстерхан өлкәсендә 123 яшенә кадәр гомер иткән казах әбисе Тәнзилә Бисәмбаева йөрткән иде.
Ә ил тарихында иң озын гомер кичергән кеше Ширали Мөслимов (1805-1973) санала. Ул 168 яшьтә бакыйлыкка күчкән. 136 яшендә өченче тапкыр 57 яшьлек Ханум исемле хатынга өйләнгән. Аларның кызлары туган. 150 ел чабан булып эшләгән бу абзый сарык көткән. Көтү артыннан көненә 20шәр чакрым юл үткән. Тормышы да салмак, тыныч кына узгандыр. Тукланган ризыгы да экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимеш, сыр, бал булгандыр, тау һавасын сулап, саф чишмә суларын эчкәндер…
Озак яшәүчеләр исемлеген тагын да санап булыр иде. Хикмәт шунда: аларның барысы да диярлек Кавказ ягында, таулы районнарда гомер иткән кешеләр. Боларның берсе дә бүген модадагы «фастфуд» ризык, баллы-газлы суларны авызына кабып та карамаган. Димәк, озак яшәүнең беренче алшарты – экологиянең чисталыгы һәм дөрес туклану. Геронтологларның әйтүенә караганда, геннарны да читкә куярга ярамый инде…
Игътибарлырак булырга тырышыйк
Бүген исә азык-төлек җитештерү тармагында консервант, буяу, стабилизатор, антиоксидант, куерткыч кебек бик күп матдәләр файдаланыла, бер сүз белән әйткәндә, химия казанышлары тантана итә. Экологиянең пычрануын әйтәсе дә юк: әнә, кайбер районда суны кайнатмыйча эчеп кара әле... Юллар машина агымы белән тулган, сәнәгать предприятиеләре эшләп торган торак пунктлардагы һаваны сулап кара... Өстәвенә адым саен сагалаган стресс, нерв киеренкелегенә китергән тормыш шартлары, үзәккә үткән салымнар, ипотека кебек нәрсәләр кешенең гомерен кыскартучы җитди фактор димичә ни дисең.
Әйе, яшь барган саен туклануга, кибеттәге азык-төлекнең составына игътибарлырак булырга тырышабыз. Бүген кибет киштәләрендә нәрсә генә юк, ләкин сайлый башласаң…
Әйтик, колбаса кебек ризыкларны, күңелгә ятып бетмәсә дә, бәйрәмнәрдә, кунак килгәндә алырга туры килә инде. Беренче чиратта колбаса ярлыгындагы язуга, составка күз салам. Гадәттә, анда механик юл белән туралган (механическая обвалка) тавык ите дип язылган була. Димәк, тутырма өчен әзерләнгән катнашма машина ярдәмендә сөяк, канат-каурыйлар белән беррәттән «ит»кә әйләндерелгән дигән уй килә. Скандинавия илләрендә, каз-үрдәк, кош-корт канат-каурыйларында аксым күп икәнен искә алып, киләчәктә аларны әрәм-шәрәм итмичә азык-төлек өчен куллана башлау турында бәхәсләр булып алган иде. Ни булып беткәндер... Әмма мондый ризыкны сатып алганда кул белән төелгән (ручной обвалки) дип язылганына өстенлек бирергә тырышырга кирәк икәнен күңелгә салып куйсаң – ялгышмассың. Кул белән әзерләнгән ит ризыгында сөяк, кимерчәк, сеңер булмый диярлек.
Халыкның тамагын туйдыручылар
Хәзер мин азык-төлек сәнәгатендә кулланыла торган кушылмаларга – «Е»ларга бик нык игътибар бирә башладым. Мәсәлән, Е-535 – антислеживающий агент (нитрат тозы) – бу кушылма бүгенге көндә тулысы белән тикшерү үтеп бетмәгән, шуңа күрә Россиядә аны ризыкка кушу тыелган. Е-250 – консервант, аны ризыкның куллану вакытын озайту өчен салалар. Мондый кушылма салынган продукт «диетик ризык», «табигый ризык» дип аталырга яки аңа «балаларга ашарга ярый» дип язарга ярамый. СанПиНның 2.3.2.002-03 номерлы «Азык ризыкларына кушылмалар куллану буенча таләпләре»ндә әлеге кушылма тыелганнар исемлегендә. Е-450 кушылмасы шулай ук куркынычлардан санала һәм ул еш кулланганда ашказаны, эчәклекләр эшчәнлеге бозылуга китерә. Әлеге кушылманы кибеттән алынган кайнатма, джем, куертылган сөттә очратырга мөмкин. Е-412, Е-415 – болар стабилизаторларның исемнәре: гуар, гуммиарабиклар. Аларны ашамлыкның формасын тоту һәм озак саклау өчен кушалар икән. Зыяны кеше организмына билгеле түгел. Ә менә Е-621 – тәмләткеч, аны аппетитны ачу өчен кулланалар. Күп илдә әлеге кушылма тыелган. Е-330 кушылмасы авыз куышлыгы, ашказаны, эчәкләрдә әчелекне көйли икән. Икенче төрле аны лимон кислотасы тозлары дип атыйлар. Әлеге кушылмаларның яман чир китереп чыгаруга этәргеч булуы ачыкланган.
Азык-төлек җитештерү сәнәгатендә кулланыла торган барлык кушылмаларны да санап чыгуны кирәк тапмыйм. Тик тагын берсенә тукталмыйча ярамас. Бу – «ТАРИ Комби KF 87» комплекслы ризык кушылмасы. Россиянең «Азык ризыкларына кушылмалар куллану буенча таләпләре» сертификатына ия булуга карамастан, аның составы сагаерга мәҗбүр итә. Әлеге кушылмада күпмедер күләмдә кургаш, мышьяк, кадмий, фосфатлар һәм Е450, Е412, Е621, Е415, Е330 һ.б. бар. Бу болай да төрле кушылмадан торган составка өстәмә була түгелме? Халык исә гадәттә ризыкларның составына карап тормый, тәмле дип ашый. Тик юкка. Безнең сәламәтлегебез үзебезнең кулда. Күп кенә ризыкның составында Е-951 (аспартам) санын күрергә була. Ул аерым дару булып та даруханәдә сатыла. Аны сагыз, йогурт, кондитер әйберләренә, тәмләткеч, желеларга кушалар. Әлеге матдә организмда күп итеп тупланганда баш мие эшчәнлеге, тән тиресе бозылуга китерә икән дип укыдым.
Барлык консерваларга Е-240 (формальдегид) кушыла. Әлеге матдә онкологик авырулар китереп чыгаруга сәләтле икән. Е-211 (бензонат натрия) киң кулланыла торган маргарин, майонез, алкогольсез эчемлекләр, чипсы, кетчупларга салынганын күреп-укып торам. Шуңа мондый ризыкларны ашамаска тырышам. Әлеге тәмләткеч шулай ук яман чир китереп чыгаруга сәбәпче. Ә югарыда әйтеп узган Е-621 (глутамат натрия) ишетмәгән кеше юктыр. Әлеге кушылмалар кешедә күрү сәләтенә зыян китерә. Е-103, Е-105, Е-123, 125, 130 (индигокармин, тартразин, глицин а-аминокислоталар, тиосульфо кислотасы һ.б.) – Россиядә тыелган! Әмма алар еш кына туңдырма, татлы газлы сулар, конфетларга кушыла. Болар шулай ук төрле куркыныч шешләр, балаларда аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Россиядә Е-344, Е-370, Е-388, 389, 390, 399 (цитрат, аскарбилпальмитат, стеаргептаюлат, адипат калий) кушылмалары рөхсәт исемлегенә кермәсә дә, намуссыз эшмәкәрләр аларны бик теләп файдалана. «Халыкның тамагын туйдыру теләге белән янган» җитештерүче беренче чиратта керемен кайгырта.
Әле без өйдә ашарга әзерли торган савыт-саба турында да әйтеп китим. Бүген аларны да бик үк зыянсыз дип әйтеп булмый. Мәсәлән, рекламада макталган керамика белән капланган табаларны гына алыйк. Алар температураның кинәт алышуын күтәрә алмый ярылырга мөмкин. Ә аннары вак ярыкларда үрчегән зарарлы микроблар безнең организмга үтеп керәчәк. Без, авыл баласы, кечкенәдән алюминий кәстрүл һәм савытлардан ашап үстек. Җиләк-җимешне, кислотасы булган ризыкларны бозып, безне агулаган савыт икән алар. Аңарда кайнатмалар кайнатырга һәм азыктөлек сакларга бөтенләй ярамый икән. Безнең әниләр моны каян белсен? Тутыкмый торган корычтан эшләнгән, ялтырап торган савытларның шулай ук сәламәтлек өчен зыянлы булуы ачыкланган. Аңарда тырналган эз барлыкка килгән очракта составындагы хром һәм никельгә кеше организмына юл ачыла. Тефлон кебек синтетик полимер белән капланган савыт-саба тагын да куркынычрак дип язалар. Озаграк кулланганда аңардан агулы матдә бүленеп чыгып, кеше организмына зыян сала башлый икән... Хәзерге заманда иң очсыз да, матур да, җиңел дә, чыдам да саналган меламиннан эшләнгән савыт-саба исә барысына караганда куркынычрак дип табылган. Ул кайнар әйбер салганда мутаген һәм канцерогеннарны эченә җыйган формальдегид бүлеп чыгарырга сәләтле ди.
Шушы кыска гына язмада безнең хәләл акчага сатып алынган ризык һәм савыт-сабалар сәламәтлегебез, яшәү сыйфаты һәм гомер озынлыгына ни дәрәҗәдә тәэсир итүен ачыкларга тырыштым. Төшендерә алганмындырмы, белмим. Хәзер үзем азык-төлек сатып алганда, өйдә ашарга пешергәндә сыйфат мәсьәләсенә игътибарны арттырдым. Бу заманда матди байлыкка караганда сәламәтлек кадерлерәк, кирәгрәк тә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала