Дини мирас Уку өчен 4 минут

Юаныч

Гайбәт – берәүнең артында бер эшне, үзе мәкруһ күрерлек рәвештә итеп сөйләүдер.

Татар игенчеләре.
Татар игенчеләре.

Ислам динендә бу бозык вә кабахәт эш булса да, дөньяда бик таралган, моңа ислам дөньясы да дучар булган. Моннан сәламәт калучылар бик аз булып, шуның берлә бик бәхетле, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте төшкән кешеләрдер.

Гайбәт күбрәк вакытта тел берлә булса да, телгә генә хас түгел. Бәлки, язу вә ишарә кылу, бер кеше төсле кылану вә йөрү, тору кебек эшләр берлә дә буладыр.

Гайбәтне сөйләү хәрам булган кебек, сөйләнгән мәҗлестә шул сөйләнүгә риза булып утыру да хәрам. Гайбәтне сөйләү берлә тыңлау (риза булып) икесе бер дәрәҗәдә.

Гайбәтнең бозыклыгы хакында Коръән Кәримдә: «Бер-берегезне гайбәт кылмагыз! Үлгән карендәшегезнең итен ашар идегезме? Әлбәттә, ашамас, җирәнер идегез. Шулай булса, гайбәт адәм итен ашау берлә бер дәрәҗәдә!» – дигән аять килгән.

Гайбәтнең бозык булуы хакында рәсүлуллаһ саләллаһу галәйһи вә сәлламнән ошбу хәдис риваять ителенә: «И телләре берлә иман китереп тә, күңелләренә иман урынлашмаган бәндәләр! Мөселманнарның гайбәтләрен сөйләмәгез, аларның кимчелекләрен казынып, чокчынып тормагыз. Кем дә кем мондый эшләр берлә шөгыльләнсә, Аллаһы Тәгалә аның үз кимчелекләрен дә тикшерер, вә шул кеше үзенең өендә качып ятса да, Аллаһы Тәгалә аны мәсхәрә кылыр».

Татар крестьяннары печән өстендә.
Татар крестьяннары печән өстендә.

Фазыйль адәмнәрдән бере һәрвакыт: «Гайбәт – хатыннарның сагызлары!» – ди иде. Бу заманда инде бу нәрсә ирләрнең әфьюннары вә тәмәкеләре булып китте, моннан башкача хәтта рәхәт тә тапмас булдылар.

***

Бер кешенең чынлыкта бар булган кимчелекләрен сөйләү – гайбәт, әмма булмаган гаепләрен булган итеп сөйләү – бөһтан, ягъни кеше өстенә сөйләнгән ялган сүз буладыр. Һәр икесе дә – бозык вә хәрам эшләр. Үзен тикшерү вә үз-үзен төзек юлга салу берлә шөгыльләнүче кеше башкаларның гаепләрен сөйләүгә вакыт һәм дә форсат тапмас.

Берәүнең гайбәтен килеп сиңа сөйләүче кешенең синең гайбәтеңне башка берүгә барып сөйләрен көтеп тор.

***

Бәгъзе бер шагыйрьләр гайбәт хакында ошбу шигырьләрне сөйләгәннәр:

1. Адәмиләрнең өртелгән пәрдәләрен ертма, Аллаһы Тәгалә үз пәрдәңне дә ертыр. Сүз чыккан вакытта халыкларның яхшы эшләрен сөйлә, үзеңдә булган гаепләр берлә башкаларның гайбәтләрен сөйләп йөрмә!

2. Үзең эшли торган эшләр берлә халыкларны яманлавың – синең өчен зур гарьлек. Үз нәфсеңне ислах кылып, эшеңне башла! Әгәр дә башлап, үзеңне яман эшләрдән тыя алсаң, бу вакытта инде син «хәким» булырсың!

Үзебезнең шагыйрьләребездән Закир әфәнде гайбәт сөйләүчеләргә каршы ошбу шигырьләрне сөйли:

«Кешенең гаебен күреп кешегә фаш итеп йөрмә!

Газизем, тикшер үзеңне, кеше хәлен тикшермә!

Фәлән шундый, фәлән мондый кабахәт кемсәдер дияргә

Килешми һич тә бу чынлап камиллек эзләгән иргә.

Кылычның сабын тот, сак бул, үткен ягын тотма,

Кешенең яхшы сыйфатларын күр, гаебен сачрәтмә, анкытма!»

***

Гайбәт сөйләүдә ошбу маддәләрдә шәригатьнең рөхсәте бар диләр:

1. Иманына золым итүче хакында казыйга, мәхкәмәгә шикаять итү.

2. Мөнкәр – начар, гөнаһ исәпләнгән бер эшне туктату хакында берәүдән ярдәм сорау.

3. Фәтва сорауда әгәр дә сөйләүгә хаҗәт төшсә.

4. Берәр төрле усаллыкка төшүеннән мөселман кешене саклау өчен.

5. Гаеп эш халык арасында мәшһүр булса.

6. Фасикъ – бозыклык булса.

***

Гайбәт сөйләгән яки тыңлаган кешенең вазифасы – үкенү, шул эше өчен кайгыру һәм дә ихлас күңеле берлә Аллаһы Тәгаләгә тәүбә итү, гаебе сөйләнгән кешедән ризалык кылуны үтенүдер. Ләгънәт Ләгънәт – кешене Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән сөрүдер. Бер кеше хакында ләгънәт кылу, аны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән сөрелү берлә дога кылу буладыр.

Мондый эш мөселман кешедән чыкмаска тиешле. Рәсүлуллаһ саләллаһу галәйһи вә сәллам: «Кешеләрне сүгүче, хурлаучы, ләгънәт итүче, фахиш эшләр эшләүче, фахиш сүзләр сөйләүче кеше камил мөэмин түгел», – димәктер.

Сүз йөртү, әләкләү

Бу хакта рәсулуллаһ хәзрәтләреннән: «Сүз йөртүче кеше оҗмахка кермәс». «Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә хозурында иң явыз адәм, бозыклык нияте берлә бер таифә (яки бер кеше) янына барып – бертөрле вә, икенче бер таифә (яки бер кеше) янына барып, икенче төрле күрелеп йөрүчеләрне табарсыз», – кебек хәдисләр күчереләдер.

Гайбәт вә әләк кебек бозык сыйфатлар җыелган сәбәпле сүз йөртү – бигрәк тә яман вә бигрәк тә зарарлы бер эш. Сүз йөртү сәбәбеннән карендәш – карендәштән, дус – дустыннан, ир – хатыныннан вә хатын иреннән аерыла вә бик күп вакытта әләк, сүз йөртү адәм балаларының сөргендә югалуларына, кан коюларына сәбәпче буладыр. Бу холык чамадан тыш дәрәҗәдә бозык эчле вә кара күңелле адәмнәрдә генә булырга мөмкин. Кеше төсле кеше һич вакытта пычрак эшкә керешмәc, ачлыктан җан бирсә дә, ул юлга кермәс.

***

Әләкләү берлә шөгыльләнүче кешеләр халыкларның күзләреннән төшәләр, һәркем алардан саклана вә ышаныч берлә карамый. Бу эш мәгълүм.

Бер кеше, Габделмөлек бине Мәрванга килеп, аулакта күрешүне сораган иде. Габделмөлек моны кабул итте дә: «Мин үземнең кем икәнлегемне беләм, шуның өчен мине мактама, ялганлама, кеше өстеннән сүз сөйләмә, шушы өч нәрсәдән башка булса, йомышыңны сөйлә!» – дигән иде. Теге кеше: «Алай булса, минем йомышым бетте», – диде дә чыгып китте.

***

Эчү, исерү олуг бәлаләрдән вә инсаннарны эштән чыгара торган гамәл икәнлегендә бу замандагы тәҗрибә әһелләренең, гыйлем вә гакыл ияләренең шөбһәләре юк.

Гомер сөрүне тәртипкә куюдан вә кешеләрнең дөньяда бәхетле яшәвенә юл салудан гыйбарәт булган ислам дине исерткеч эчүне вә бозыклык галәмнәрендә йөрүне тыйган, инсаннарны олуг бәладән котылдырган иде.

Ауропа галимнәре дуңгыз ите берлә исерткеч зарарларын тыйб гыйлеменең ярдәме берлә генә бик соң белгәннәре хәлдә, ислам дөньясында бу хәл мең еллардан күп элек беленгән вә мөкаддәс китабыбыз булган Коръән Кәрим тарафыннан игълан ителгән иде. Әлеге эш ислам диненең бер могҗизасы булып саналырга вә дикъкать фикер ителенергә, әһәмият бирелергә тиешле.

Исерткечнең бәласе санап күрсәтерлек дәрәҗәдә өстен вә чиксез. Исерткеч тарафыннан булачак зарарларны башка һичнәрсә бирмәс. Бу хосуста матбугат тарафыннан күп мәкаләләр, хәтта рисалә вә китаплар да нәшер ителде, күп кешеләр тарафыннан әлеге эшләр укылды.

Телне тыймау

Әхлак галимнәренең сүзләренә күрә, адәм балаларында кимчелекләр күп, вә гөнаһларга сәбәп булган нәрсә – телдер. Телнең шушы хәвефеннән котылу сөйләшмәү, дәшми тору берлә генә мөмкин булачактыр.

Шуның өчен тел афәтенә илтә торган нәрсәләрнең зурларыннан саклану кирәк. Боларның зурлары ошбу нәрсәләр:

1. Көфер булган сүзләр.

2. Гайбәт.

3. Сүз йөртү.

4. Ялганлау.

5. Ялган ант итү.

6. Сүздә тора алмауны белгән хәлдә вәгъдә кылу.

7. Ләгънәт кылу.

8. Яла ягу вә кеше өстенә сөйләнгән ялган сүз.

9. Кешенең серен фаш итү.

10. Кешеләрне мәсхәрә итү, мыскыл итү вә көлү.

11. Кешеләрнең гаепләрен сорашу вә тикшерү.

12. Фахиш (оятсыз) сүзләр сөйләү вә хәрам эшләрне хикәят итү.

13. Дәгъвалашу, сүгешү.

14. Кычкырышу.

15. Шәригать рөхсәте булмаган рәвештә җырлау вә көйләү.

16. Икейөзле булып сүз сөйләү.

17. Кешеләр берлә чытык йөз вә ачу берлә сөйләшү.

18. Гөнаһ эшләр кылуга рөхсәт бирү, гөнаһ кылу өчен юл өйрәтү.

19. Гөнаһ эш эшләргә кушу, яхшы эштән тыю.

20. Гөнаһ эш хакында берәү өчен шәфагать итү.

21. Кешенең сүзен кисү.

22. Урынсыз җирдә мөселман кешене куркытып сөйләү.

23. Мөмкин була торып, мөселман карендәшенең гозерен кире кайтару.

24. Ошбу вакытларда сөйләшү: азан, камәт, хөтбә, Коръән уку.

25. Аллаһы Тәгалә исеменнән башка нәрсә берлә ант итү.

26. Чит кешенең (мөселманның) яки үзенең зарарына дога кылу.

27. Мөселман кешегә ләкыб (кушамат) исем бирү.

 

Чын сөйләү вә ялганлау

Дөрес сөйләүчеләр хакында Аллаһы Тәгалә: «Бу – дөрес сөйләүчеләрнең дөрес сөйләүләре вә дөрес эш кылуларының файдасы күреләчәк бер көн», – дип сөенеч бирде вә ялганчылар хакында да: «Ялганлаулары өчен ул кешеләргә каты газап булыр», – дип, көенечле хәбәр сөйләде.

Хәзрәти Гайшә: «Рәсүлуллаһ саләллаһу галәйһи вә сәлламнән мөэмин кешене нинди галәмәт берлә танырга булыр?» – дип сораган идем: «Вәкарьле, сүзе йомшак вә дөрес булуыннан», – дип җавап бирде», – ди.

Гакыллы адәмнәрдән раст сөйләү вә ялганлау хакында ошбу рәвештә сүзләр риваять ителенәдер:

1. Һәрнәрсәнең зиннәте була, сүзнең зиннәте исә – рас сөйләү.

2. Дөрес сөйләү – диннең дә, әдәпнең дә, егетлекнең дә нигезе.

3. Сүзнең хикмәтлесе – дөрес булганы вә ишетеп торучыга файда биргәне.

4. Хөрлек берлә ялганлау бер кешедә җыелмый.

5. Ялган сөйләп сәламәт калуга караганда дөрес сөйләп җан бирү яхшырак.

6. Теле дөрес сөйләгән кешенең уй-фикерләре дә дөрес буладыр.

7. Гөнаһларның анасы – ялганлау, ялганның да иң кабахәте – адәм баласына яла ягу.

8. Ялганчы кеше күп вәгъдә кылуга вә күп гозер күрсәтүгә мәҗбүр буладыр.

9. Адәм баласы өчен иң авыр нәрсә – файдасыз сүзләрдән тукталып торудыр.

10. Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанмыйлар.

11. Ахыры үкенечле булачак сүзгә караганда, сәламәтлек өмет ителгән сүз яхшырак.

12. Дөрес сүзе аз булган кешенең чын дусты аз булуы табигый эш.

13. Дөрес сүзле булу өчен адәм балаларында ошбу сыйфатлар табылу кирәк: а) гакыллы булу; б) динле булу; в) батыр, кыю булу; г) дөрес сүзле дигән исем чыгуга тырышу.

***

Әсмагый: «Бер ялганчыга үз гомереңдә дөрес сөйләгәнең бармы?» – дигән идем: «Әгәр дә дөрес сөйләү була дип курыкмасам иде, сиңа, юк, дип җавап бирер идем», – эчтәлегендә бер сүз сөйли.

***

Бәгъзе бер олуг затлардан: «Аракы эчүче, угырлаучы, фәхеш юлында йөрүчеләрнең тәүбә итеп төзәлеп китүләрен күрдек вә тәҗрибә иттек, әмма ялганчының төзәлгәне, дөрес сүзле булып киткәнен күрмәдек», – дигән сүзне күчерәләр.

Сугыш вакытында ике кеше арасын килештерү, ир берлә хатын арасын төзәтү нияте берлә, кирәк кадәр генә ялган сөйләүгә рөхсәт барлык мәгълүм.

Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева һәм Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи