10 октябрь 2025 яңалыклары
-
А.М.Галимовның «История родного края и коренного села Сюльте» китабына нисбәтле түгәрәк өстәлдән фоторепортаж
Бүген «Мәдәни җомга» һәм «Безнең мирас» редакцияләре Бөтендөнья татар конгрессы бинасында төбәкче-тарихчы, А.Дельвиг исемендәге премия лауреаты Артур Марат улы Галимовның «История родного края и коренного села Сюльте» китабына нисбәтле түгәрәк өстәл утырышы уздырды. -
Шундый «...Чаклар»...
Тәмам. Ниһаять, укып чыктым. Берничә ел элек артист, режиссер, Түбән Кама театрының оештыручысы һәм директоры Рөстәм Галиев «...Чаклар» дип исемләнгән китап нәшер иткән иде. Сүзем шул хакта. -
Театр иясе Рөстәм Галиев
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының әйдаманы – Татарстанның халык артисты, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты, Түбән Кама театрына нигез салучы, драматург, актер, режиссер Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевкә 65 яшь тулды. Шул уңайдан Түбән Кама театрында бик күркәм юбилей кичәсе үткәрелде. -
ТАТАР ШТИРЛИЦЫ
Ибраһим Аганин – Бөек Ватан сугышы чорында дошман тылындагы совет разведчиклары арасыннан яшерен хәрби полициянең агентура аппаратына үтеп кергән һәм анда хәрби хезмәткәр булып эшләп китә алган беренче агент. Бу каһарман ватанпәрвәр хакындагы язмалар бик аз, аның язмышы турында, әлбәттә, мөмкин кадәр күбрәк сөйләү мөһим. -
Равил Заһидуллин: «Тарихи реконструкция җитенкерәми»
Быел Казаныбызның 1020 еллык юбилее. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия иясе Равил Заһидуллин да озакламый 65 яшен билгеләп үтәчәк. Равил Габделбәшир улы – 1990 елларда беренчеләрдән булып тарихыбызны сурәтли башлаган рәссам. Шул вакытларны искә төшерү һәм бүген иҗатының торышын белү өчен кылкаләм остасы белән очрашып сөйләштек.
