Журнал «Безнең мирас»

Равил Заһидуллин: «Тарихи реконструкция җитенкерәми»

 

М.Захаров фотосы

 

Быел Казаныбызның 1020 еллык юбилее. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия иясе Равил Заһидуллин да озакламый 65 яшен билгеләп үтәчәк. Равил Габделбәшир улы – 1990 елларда беренчеләрдән булып тарихыбызны сурәтли башлаган рәссам. Шул вакытларны искә төшерү һәм бүген иҗатының торышын белү өчен кылкаләм остасы белән очрашып сөйләштек.

 

ИҖАТ ӨСЛҮБЕ

 

Рәссам Равил Заһидуллин тарихыбызның Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына мөрәҗәгать итә. Бер караганда аның иҗат өслүбенә реализм хас кебек. Кешеләрне, шәһәр күренешләрен томыштагыча сурәтли ул. Әмма бер үк вакытта картиналарында гамәли бизәү сәнгате, шәрык миниатюралары төсмерләре дә бар. Галимнәр авызыннан Равил Заһидуллин иҗаты турында сөйләгәндә «пуантилизм» төшенчәсен дә ишеткән бар. Бу сурәтләү ысулы француз рәссамнарында барлыкка килгән һәм төсләрне катыштырмыйча диярлек, буяуны киндер өслеккә бөртекләп салудан гыйбарәт. Әнә шул сурәтләү ысулы да бу кылкаләм остасының иҗатын гамәли бизәү сәнгатенә якынайта, күрәсең.

 

ТАРИХИ РЕКОНСТРУКЦИЯ ҖИТЕНКЕРӘМИ

 

1990 елларда тарих темасына килгән сурәт осталарын каһарманнар дияр идем. Ник дигәндә, ул вакытта мәгълүмат аз, шуңа күрә бик нык эзләнергә туры килә. Нигез итеп алман сәяхәтчесе Адам Олеарийның Казан сурәте төшерелгән гравюрасын ала ул. Галимнәрнең әйтүенә караганда, билгесез рәссам тарафыннан ясалган, Германиядә Пруссия хәрби архивында сакланучы әлеге рәсем якынча 1550 елларга карый, Казан сурәте төшерелгән һәм бүгенгәчә сакланган тәүге рәсемнәрнең берсе буларак билгеле. Рәссамнар тагын Голландия сәяхәтчесе, дәүләт эшлеклесе Николаас Витсен рәсемнәрен дә куллана. «Апофеоз взятия Казани» картинасы бар тагын. Аны икона рәвешендә ясасалар да, архитектураны бераз чамаларга була. Шул рәсемгә карап атаклы галимебез Михаил Худяков борынгы Казан архитектурасын шәрехләп тә язган. Картинадагы архитектурага караганда Болгар, Касыйм, Бахчасарай һәм татарларның хәзерге заман агач архитектурасы белән охшашлык барлыгы күренә, дип язып та чыккан. Казан татарларының корылмалары болгар чоры төзелешләре белән тыгыз бәйләнгән булуы, төгәлрәк әйткәндә, Казан архитектурасы Болгарныкыннан үсеп чыгуы «Очерки по истории Казанского ханства» китабында да ап-ачык язылган.

 

 

Казанның барлыкка килүе турында риваять. /М.Галиуллина фотолары.

 

Әмма сурәтләп язу бер нәрсә, язганнарга нигезләнеп тарихи реконструкция ясау исә бөтенләй рәсем сәнгатебезне бер баш югары күтәрер иде. Галимнәр тарафыннан эшләнгән тарихи реконструкцияләр җитенкерәми, дип әйтә Равил Заһидуллин да. Шәһәр күренешләрен ясау авыр, әмма аннан кала да күпме сораулар туа рәссамнарда. Костюм мәсьәләсе дә бик четерекле. Бүген белгечләребез элгәреләр киеп йөргән тарихи костюмнарны туплап затлы китаплар чыгара башлады да, китап бәяләре «тешли», авырлык белән көн күрүче рәссам халкына кая ул бөтенесен үзләрендә булдыру! Булсын иде ул «Цейхгауз» кебек журналлар, мәсәлән. Фәнни мәгълүмат тупланган Мәскәү журналында хәрби киемнәр, сугыш әләмнәре, орден-медальләр, герб, эмблемалар һ.б. мөһим нәрсәләр туплап бирелә. Тарихны сурәтләүче, сугышлар турында композицияләр коручы рәссам халкына бик кирәк бит болар. Их, бездә дә әнә шундый басмалар булсын иде, дип хыялланырга гына кала.

 

 

Борынгы Казан.

 

МИЛЛӘТКӘ МӨНӘСӘБӘТ ИҖАТКА ЭТӘРДЕ

 

Равил Заһидуллин Казанда туып-үскән, рус мәктәбендә белем алган. Сәнгать училищесын тәмамлаган. Ничек татар тарихы белән кызыксынып киткән соң ул, дип сорарсыз. Күп кенә шәһәр рәссамнарыннан аермалы буларак иркен итеп туган телебездә сөйләшә. Бу да хәзерге вәзгыятьтә сирәк күренеш. Бәхетенә, җәйге каникулларны әтисенең туган авылы Арча районы Шекәдә уздыра ул. Аннары, милләтебезнең хәле белән риза булмавы да тарихи картиналар язарга этәргеч була. Мәктәпләрдә милли тарих укытылмаган чаклар. Хәер, ТАССР тарихы буенча бер дәрес бик нык хәтеренә уелып калган аның. Болгарларның күп сандагы яулап алу походлары турында авыз суларын корыта-корыта сөйли дә сөйли укытучы. Һәм шуның белән вәссаләм! Мәдәниятләре нинди булган? Бу хакта бөтенләй сүз әйтү юк. Татармы, болгармы син, кыргый яулап алучы мөһере чәпиләр дә, шуның белән эшне тәмамлыйлар. ТАССР тарихы шул бер дәрескә сыеп бетә... «Дружба» кинотеатрында дивар рәсеме бар иде. Шунда СССР халык вәкилләре ясалган. Үзбәк тә бар, украин да бар. Татар гына юк. 1939 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча татарлар СССРда сан ягыннан бишенче урында торган дигәнне ишеткән бар иде. Эстоннар, мәсәлән, нибары миллион ярым. Әмма алар рәсемнәрдә бар, татар исә юк. Кайда соң татар, ник башкалар белән бертигез сурәтләмиләр безне, дигән сораулар мине борынгы тарихыбызга игътибар бирергә этәргәндер дә», – дип сөйләде рәссам. «Кинофильмнарда берәр татар кешесен матур итеп күрсәткәннәрен хәтерлисезме? – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. – «Аты-баты, шли солдаты...» фильмында, мәсәлән, грузин, украиннарны күрәбез. Ник бер татар булсын. Күренсә дә, каядыр арткы планда күренеп китәргә, йә булмаса фамилиясе генә яңгырарга мөмкин. «На войне как на войне», «Хроника пикирующего бомбардировщика», «А зори здесь тихие» фильмнарында да шул ук хәл. Гомумән, совет кинематографында татар образы темасына культурология тикшеренүе үткәрсәң, кызык нәтиҗәгә килергә мөмкин. Экранда татар кешесе булса да, еш кына йә иске-москы белән сату итүче, йә урам себерүче, йә зимагур, йә торыр урыны, ашар ризыгы булмаган, йортсыз-җирсез бер бичара ул. Хәтта чегәннәр турында фильмнар төшергәннәр. «Цыган» фильмын, әнә, ничә буын хатынкыз елый-елый карый. Чегәннәрне дә романтикага төреп күрсәтәләр. Чегәннәр экранга чыгарга лаек, татар исә лаек түгелме? Бу бит милләткә мөнәсәбәтне күрсәтә. Тагын сугыш темасына әйләнеп кайтсак, күпме татар кешесе Ватаныбызны яклап кан койган! Бөек Ватан сугышында гына да никадәр ир затларыбызны югалтканбыз! Минем үз бабам 1940 елда ук вафат булган. Әмма Мәгъсүм бабай миңа һәм абыема үзебезнеке кебек якын иде. 1941 елда әсирлеккә төшеп, «Идел-Урал» легионына эләккән ул. 1943 елда башка легионерлар белән бергә белорус партизаннары ягына чыккан. Сугыш тәмамланганчы батырларча сугышкан. Бәхетенә, исән калган. Әмма туган илебезгә әйләнеп кайткач, 1957 елда аклау карары чыкканчыга кадәр күзен ачырмадылар. Бабам оныкларын сөю бәхетенә иреште. Ә аның кебек язмышка дучар яшьли әрәм булганнар күпме?! Фаҗига бит бу! Бар идеме совет заманында бу фаҗигане ачып салган кинофильмнар?!»

 

 

Азан тавышы яңгырый.

 

ИРЕКЛЕ РӘССАМ ТОРМЫШЫ АВЫР

 

Бер караганда Равил Заһидуллин үз темасын, үз йөзен тапкан бәхетле рәссам. Әмма сурәт осталары бәхетлеме бездә? 1990 елларда мәктәптә балалар укыту эшен ташлап, гел ирекле тормышка чыга ул. Шуннан башлана да инде... Дөрес, әле балалар укыткан чагында ул музыкага гашыйк бер кыз белән танышып матур гаилә кора. Хатыны Дилбәр Ринат кызы бүген Казан дәүләт консерваториясе доценты, музыка теориясен укыта, музыка белгече, мөхтәрәм галимә. Кыенлыкларны бергәләп җиңәләр. Нинди кыенлыклармы? Картинаңны музейга сатып алсалар да, кайбер вакытта сигезәр ай акча түләгәннәрен көтү. Аннары да билгеләнгән бәяне түгел, кырык процент киметеп түләүләре. Туксанынчы елларга кадәр һәр күргәзмәдән соң картиналарны сатып, бер картина бәясенә бер ел яшәргә мөмкинлек булса, үзгәртеп кору башлангач, бер иҗат эше өчен бер ай җан асрарлык хак түләү. Бүген исә тарих темасына гына түгел, сынлы сәнгать әсәрләренә дәүләт эшлеклеләрендә дә, халыкта да кызыксыну кимү. Картина алырга хәлләреннән килгән байларыбызның милли тормыш һәм тарихыбыз белән кызыксынмавы. Халыкта милли аң дәрәҗәсенең бик түбән булуы... Боларны бик озак дәвам итәргә булыр иде әле. «Рәссам эше дә, фотообой да – икесе дә картина. Фотообой матуррак та күренергә мөмкин әле. Ни кызганыч, күпчелек халык шуны аерырлык хәлдә түгел хәзер. Бездә, татарда рәссам сүзе дә соңрак чорларда гына кулланыла башлаган, безнең кебекләрне «худужник» дигәннәр. Рәсем сәнгате электән хөрмәтле, дәрәҗәле эш саналмаган ягъни. Бүген дә радио, телевидение тапшыруларында кем турында күбрәк сөйлиләр? Артистлар, җырчылар, язучылар, шагыйрьләр турында. Рәссамнар турында ник бер әйбәт тапшыру булсын!» – дип бүгенге вәзгыятьне шәрехләп китте Равил Заһидуллин.

 

Август аенда Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында юбилей күргәзмәсе оештырылды аның. Гаҗәп саллы булып чыкты ул. Булмыйча! Чын рәссам Равил Заһидуллинныкы ич ул. Натюрморт, табигать күренешләре генә түгел, тарихыбыз сурәтләнгән картиналарында. Әмма ай күрде, кояш алды, дигәндәй, барлы-юклы бер ай эшләде дә, ябылды экспозиция. Аңа кадәр исә моннан нәкъ 5 ел элек оештырылган иде шундый күргәзмә. Тарихчы рәссам өчен бер ай халыкка чыгу җитәрлек вакытмы? Юк, әлбәттә!

 

 

Казан урамнарында.

 

Берара тарихчы рәссамнарыбыз җыелышып (ә алар бездә дүртәү-бишәү генә) Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре белән бергә тарихи картина остаханәсе оештыру турында хыялланып йөргән иде. Мәскәүдәге Греков исемендәге остаханә кебек. Бу эш тә барып чыкмады. Болгарда тарихи картина галереясе булдыру идеясе белән янып алдылар. Бераз эшләре дә сатып алынды ул вакытта. Күргәзмә дә оештырдылар. Әмма ул эшләр дә бүген әллә кая олактырылды. Караңгы берәр почмакта яталар бугай. Тарихи картина остаханәсе идеясе барып чыкса, мәсәлән, махсус остаханәләрдә тарихи яктан дөрес итеп матур картиналар иҗат итеп булыр иде... Равил Заһидуллин остаханәсе 24 квадрат метр. Шунда картиналар да өелгән. Шәмаилләре дә шунда, шәмаил өслүбендә пыялада иҗат ителгән бизәкле сурәтләре дә. Шушы 24 квадрат метрда гасырларны колачлап буламы?! Меценатлар? Меценат сүзе үткәндә калып бара бугай. Әнә, якташыбыз дөньякүләм танылган рәссам Фешинны гына мисалга китерик. Укучыларының берсе Надежда Сапожникова остазына күп игелек күрсәтә. Мануфактура тоткан абыйсы аңа остаханә төзетә. Фешин еш кына шунда утырып эшли. Надежда Михайловна рәссамга гел картиналар заказ биреп эшләтә. Алар арасында Казанда һәр урам эте белгән, зур танылу алган «Вера Адоратская портреты» да бар. Шундый меценатлар очрамаса Фешин ул дәрәҗәләргә ирешә алмас иде, бәлки... Меценатлар элек рәссамнарга ике-өч мәртәбә арттырып түләгән. Бүген кылкаләм осталары оялып кына әйткән бәядән ике мәртәбә киметеп түләгән ише түгел. Элек меценатларда ватанпәрвәрлек хисе булган, күрәсең. Европа белән ярышканнар. Ә бүген? Язучылар, композиторлар, рәссамнар һәркайсы үзенә аерым яши бирә, бер-берсен күрмиләр дә. Рәссамнар үзләре генә дә әллә ничәгә бүленгән. Күбесендә тамак кайгысы гына... Шөкер, бик авыр вакытлары артта калган рәссамның. Бүген картиналарны сатып алмасалар да, юбилей күргәзмәсендә сәнгать белгечләренең җылы сүз әйтүләре дә күңелне күтәрә. Биш елга бер. Иң мөһиме, уллары белем алып аякка баскан. Фәрһәде – Иннополиста график дизайнер. Илдары француз, кытай телләрен су урынына эчә, Парижда эшли. Әтиләре исә шанлы тарихыбызны сурәтләүдән туктамаячак. Үз заманында Вена, Парижлардан күп алда торган бөек мәдәниятебез эзсез югалырга тиеш түгел!

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру