Журнал «Безнең мирас»

Театр иясе Рөстәм Галиев

 

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, республика парламенты депутаты Ркаил Зәйдулла юбиляр Рөстәм Галиевнең иҗатына югары бәя бирде. /Рифхат Якупов фотосы

 

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының әйдаманы – Татарстанның халык артисты, республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты, Түбән Кама театрына нигез салучы, драматург, актер, режиссер Рөстәм Вәлиәхмәт улы Галиевкә 65 яшь тулды. Шул уңайдан Түбән Кама театрында бик күркәм юбилей кичәсе үткәрелде.

 

Шулай да сүзне Мөслимнән башлыйк әле. Без, бер төркем каләм әһелләре, Мөслимдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәреннән кайтып барышлый, Түбән Камага кердек. Дөресрәге, бер туйдан икенче туйга эләктек. Мөслимдә катнашучы сыйфатында чыгыш ясасак, Түбән Камада күренекле шәхесебез – Рөстәм Галиевне зурлау тамашасының шаһиты булдык.

 

Театрда тамаша башланырга 3-4 сәгать алданрак киләсебезне белгәнгә, юбиляр, мосафирлар боегып утырмасын, шәһәрнең иң күренекле урыннарыннан берсен – Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов (1939-2012) музеен күрсен, дип ниятләп куйган икән.

 

Музей урыны бик дөрес сайланган: Чулман буенда, елга аръягы яхшы күренеп торган төштә ул. Әхсән ага агачка уйган, кылкаләм белән сынландырган су ияләре, әлбәттә, сусыз яши алмый. Йорт, бүкән, абзар һәм кыр ияләренә, музей бинасы шәһәр уртасында булса, кыенга туры килер иде кебек. Монда, су аша гына чыгасың да, таш диварлар, күктерәрләр кочагыннан котыласың.

 

Нигә театр әһеле турында сөйләүгә алынып, рәссам-сынчы – ияләр иясе Әхсән Фәтхетдинов хакында сүз куерта дисезме? Сәхнә уртасында юбиляр – Рөстәм Галиев чыгып баскан мәлдә Әхсән Фәтхетдиновның киндергә майлы буяулар белән ясаган «Үзем» автопортреты күз алдыннан китмәде. Шул сәбәпле күңелдә, Әхсән белән Рөстәм – бер җанның ике чагылышы, ике төрле гәүдәләнеше генә түгелме икән; дистәләрчә рольләр уйнаган артистлар үзләре дә ияләр иясенә әйләнә, ахры; Рөстәм, театрга нигез салучы, реҗиссер, артист буларак, театр иясе булып чыга лабаса, дигән уйлар бөтерелде. Юбиляр безне музейга озатканда, әүвәл рухташым Әхсәннең күңел түре белән танышсыннар, аннан мине сәхнәдә күрерләр, дип уйлагандыр. Билгеле, юбилей кичәсенең сәхнәләштермә-сценарий авторы, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин тамашаны тиктомалдан гына «Күңел түре» дип атамаган.

 

Рүзәл бик дөрес тотып алган: иҗат кешесенең күңел түрендә әледән-әле дүрт хис – Ачу, Сагыш, Шатлык, Курку баш калкыта (хакимлек итә, ду килә, сөрән сала). Мөгаен, бу очракта, сәхнә тота, дип әйтү дөресрәктер. Курку дигәч тә курку да түгел инде ул, профилактик абайлылык, икеләнү. Икеләнү генәме икән, иҗат кешесе өчләнә, дүртләнә, бишләнә... Их, күңел күзе күпне күрә. Сәхнә кешесе ничек тә камиллеккә ирешмәкче, мөкәммәл образ тудырмакчы; сәхнә чишелеше, каршылыклар бәрелеше тамашачыны елатсын, көлдерсен, иң мөһиме: битараф калдырмасын. Сагыш – сары төстә, Ачу – кызыл төстә икән... Менә шулай дүрт хисне бәрелештереп, килештереп актерлар тамашачыны Рөстәм Галиевнең күңел түренә – табышлар, югалтулар дөньясына алып керде. Әлеге дүрт хисне йөгәнләгән юбиляр кичә ахырында: «Мин инде хәзер уңайсызланмыйм. Кызармыйм да. Беләсезме: җанымда вакыт-вакыт ачу кабынмаса, мин көрәшмәс идем. Күңелдә курку утырмаса, тәвәккәл була алмас идем. Сагыш-моң булмаса, рәхәт вакытның, бәхет-шатлыкның кадерен белмәс идем», – дип әйтәчәк. Әле мондый нәтиҗәгә килгәнче олы бер гомер, 45 еллык иҗат юлы узасы – Әлмәт, Минзәлә сәхнәләрендә чарланасы, Түбән Камага килеп буп-буш урында һөнәри театрга нигез саласы һәм актер, режиссер, директор вазифаларына алынып, драматург һөнәренә дә керешеп, Кама буендагы нефть химиячеләре шәһәрен татар мәдәнияте, сәнгатенең бер мәркәзенә әверелдерәсе бар.

 

Әйдәгез, иҗатташларының бәяләмә-фикерләренә колак салыйк. Алар Рөстәм Галиевне яхшы белә.

 

– Түбән Кама театрына нигез салып йөргән көннәрендә, мин аның фидакярлегенә хәйран калган идем; без, татарда, үз эше өчен янып йөрүче шушындый фидаи җаннар күбрәк булса, эшләребез күпкә яхшырак барыр иде. 65 яшь әллә ни зур юбилей түгел. Ул, әлбәттә, театр белән саубуллашмый. Рөстәм – театр кешесе, теләсә кайсы урында үз эшен җиренә җиткереп башкара торган шәхес. Шуңа күрә әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк кешеләрнең хөрмәтен казанган, – дип юбилей кичәсен башлап җибәргән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла юбиляр иҗатына югары бәя бирде. – Ул мәдәният, әдәбият кешесе дә. Аның үзе язган берничә пьесасы, кечкенә хикәяләрен туплаган китабы бар. Ана сөте белән татар теленең гүзәллеген үзенә сеңдермәгән кеше андый әсәрләр иҗат итә алмый. Рөстәм – без – татарның, күренекле кешесе, газиз улы.

 

Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова исә хистәшен, теләктәшен сәхнәләрдә сирәк яңгырый торган «Кызыл төлке» дигән борынгы татар халык җыры белән сәламләде. Рөстәм Галиевне күркәм юбилее белән сәхнәдәшләре – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры вәкилләре котлады.

 

Аерым алганда, камаллылар – «Синең татар сәнгатенә керткән өлешеңне бәяләү өчен бу юбилей кичәсе – яхшы форсат, шушы театрга нигез салу – чын-чынлап горурланырлык, зур эш; Түбән Кама театры татар театр дөньясы галәмендә үзенә генә хас йөзен тапты, башка шәһәрләрдә дә тамашачы мәхәббәтен яулады; син остазыбыз Марсель Сәлимҗанов кебек театр, сәхнә осталыгының иң югары үлчәмнәрен саклыйсың; халык сине режиссер буларак та ярата һәм син, матур образларыңны башкарып, тамашачы күңелендә артист буларак танылып калган кеше, син – бөек артистыбыз Шәүкәт Биктимеров белән чагыштырып карауларыннан курыкмыйча, сәхнәдә легендар Әлмәндәр карт образын башкарган артист»; тинчуринлылар – «Рөстәм безнең театрда берничә спектакль куйды, аның “Җилкәнсезләр”е генә дә ни тора, артистлар арасында синең кебек театрны, сәнгатьне ярата торган ир затын әле күргәнем юк; син артист, режиссер, директор, драматург та булдың, хәзер язучы да булып барасың бугай; гафурилылар вәкиле – «Сез һәрвакыт миңа хәерхаһлы булдыгыз, Сез кешене тыңлый, аңлый беләсез; бервакыт ачуым килеп Сезгә кычкырдым да, оялуымнан нишләргә белмичә, яныгызга гафу үтенергә кергәч: “Бу кабинетта мин директор, сәхнәдә – артист”, – дип әйттегез, олы йөрәкле кеше генә шулай дип әйтә ала, Сез миңа атай кебек»; әлмәтлеләр – «син бүген иң матур кешеләрне бирегә җыйнадың, килеп керүгә шундый рух: монда озаклап утырасы, күңел түрендәге хисләрене уртаклашасы килә; Зәкия Туишева куйган спектакльдәге син уйнаган Зөлкарнәй образы һәрвакыт күз алдында, син Әлмәт театрын һәрвакыт якын итәсең, бездә Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектаклен куйдың, без аның белән ярты дөньяны йөреп чыктык, ул бөтен җирдә аншлаг белән барды, безне “Әфарин!” дип озатып калдылар; Туфан Миңнуллинның нефтьчеләргә багышланган “Монда тудык, монда үстек” спектакле дә бик матур килеп чыкты: сине артистларыбыз бик ярата», – дип Рөстәм Галиевкә ихтирам белдерделәр.

 

Җавап сүзендә ул: «Театрда артист кына булып калган, дигән сүзләр ишеттерәләр; юлда очраган кайбер киртәләр, вазифалар – тормышымның ниндидер сәхифәләре генә; мин дөньяга артист булып килдем һәм сезнең каршыгызда артист булып басып торам; «артист кына» дип әйтү дөрес түгел, артист булу – ул зур мәртәбә, яулый алсаң – зур биеклек», – дип тамашачыга күңел түрендәгесен җиткерде.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру