ТАТАР ШТИРЛИЦЫ
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында дошман тылында эшләгән легендар совет разведчигы Ибраһим Аганин (1923-1987).
Ибраһим Аганин – Бөек Ватан сугышы чорында дошман тылындагы совет разведчиклары арасыннан яшерен хәрби полициянең агентура аппаратына үтеп кергән һәм анда хәрби хезмәткәр булып эшләп китә алган беренче агент. Бу каһарман ватанпәрвәр хакындагы язмалар бик аз, аның язмышы турында, әлбәттә, мөмкин кадәр күбрәк сөйләү мөһим.
Ибраһим Аганин – Бөек Ватан сугышы чорында дошман тылындагы совет разведчиклары арасыннан яшерен хәрби полициянең агентура аппаратына үтеп кергән һәм анда хәрби хезмәткәр булып эшләп китә алган беренче агент. Бу каһарман ватанпәрвәр хакындагы язмалар бик аз, аның язмышы турында, әлбәттә, мөмкин кадәр күбрәк сөйләү мөһим.
БАЛАЧАКТАН НЕМЕЦЧА СӨЙЛӘШКӘН
Ибраһим Хатәм улы Аганин 1923 елда Пенза губернасы Мордовия округының Спас өязе (хәзерге Мордовия Республикасының Тәрби районы) Сыркыды авылында дүрт балалы татар гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы әнисенең абыйсы гаиләсендә – Энгельс шәһәрендә үтә. Бу – Идел буе немецлары яшәгән җирлек, шуңа күрә малайның биредә немец телен үзләштерүе гаҗәп түгел. 1940 елда ул Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесына (хәзерге Мәскәү дәүләт техник университеты) укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 23 июнендә үк егет үз теләге белән хәрби комиссариатка бара.
Рәхимсез яуга Украина җирлегендә кергән Ибраһим куркусыз була, кыю сугыша. Немецча яхшы сөйләшкәч, сорау алуларда да катнаша. 1942 елның көзендә егет утырган машинага бомба төшә, ул каты яралана. Госпитальдән соң Куйбышевтагы тәрҗемәчеләр курсына юллана. Анда талантлы егетләргә фашист армиясе структурасы, уставы, хәрби дәрәҗәләре, хәрби бүләкләре, аларның психологиясен үтемле итеп төшендерәләр. Курсантлар фашист документларын, солдат хатларын да тәрҗемә итә. Ибраһим, укуы тәмамлангач, Сталинград фронтының 258 нче укчылар дивизиясенә тәрҗемәче сыйфатында җибәрелә. Бераздан инде разведка взводын җитәкли. Сталинград янәшәсендәге чолганыштан чыгар өчен, Ибраһим өстенә үтерелгән фашист формасын кия, аның документларын ала һәм, совет әсирләрен озатып баргандай кыланып, барлык сугышчыларын коткара, алар чолганыштан имин чыгалар.
1946 елда төшкән фото.
Шул вакыйгадан соң Үзәктә Аганин буенча мәгълүмат туплана башлый: әнисенең абыйсы Алексей Агишевның малайны Энгельска алып китүе, немец мәктәбен тәмамлатуы ачыклана. Ибраһим этник немецлар гомер иткән шул мохиттә немецча бик камил сөйләшергә өйрәнә. Бераздан Ибраһим Аганинны Көньяк-Көнбатыш фронт штабына чакыралар һәм дошман тылында разведчик булырга тәкъдим итәләр. Бераз уйланганнан соң, курку белмәс егет ризалаша. «Үтәләчәк бурыч турында белгәч, мин тетрәнеп киттем. Миңа нибары 20 яшь иде. Әлбәттә, балачакта сәгатьләр буе Гёте шигырьләрен укыдым. Шиллер пьесаларындагы монологларны ошаттым, аларны үзешчән сәнгать концертларында сәхнәдән сөйләдем. Кызыксынучан булгач, Германия хакында күп белә идем, ләкин язмышымда мондый борылыш буласын күзалламаган да идем», – дип искә алган ул соңыннан.
АГАНИН – ОТТО ВЕБЕР
Югары җитәкчелек Аганинга легенда уйлап табар өчен 1941 елдан алып сугышкан, рус телен белүче, Сталинград янәшәсендә әсирлеккә эләккән Отто Вебер кандидатурасына тукталган. Ул Ибраһим белән бер яшьтә һәм йөз-кыяфәте буенча аңа охшаш булган. Ибраһимны да әсирләр лагерендагы шул Отто Вебер янына кертеп ябалар. Шунда ул Оттоның биографиясенә тулысынча төшенә, аның һәр сүзен истә калдырырга тырыша. Үзәктәгеләргә бик ашыгырга туры килә – аларның нибары ике атна вакыты була. Сталинград, Дон, Көньяк фронтларының НКВД буенча Аерым бүлеге башлыгы, дәүләт куркынычсызлыгы өлкән майоры Н.Селивановский тарафыннан тотрыклы легенда корылып, 1943 елның 22 февраль төнендә Аганинны «коридор» аша фашистлар тылына озаткач, махсус операция башланып китә. Ибраһим, контрразведка булышлыгы белән фронт сызыгын узып, дошман ягына чыга. Барысы да шома гына үтә.
Ул, дошман оккупациясендәге җирлектә эшли башлагач, Сталинода (1961 елдан – Донецк) калган әтисенең бертуган сеңлесе Фатыйма апасы янына барып, аңа яшерен оешма белән хәбәрләшүне башлап җибәрү өчен шифрланган текст калдырырга тиеш булган. Амвросиевка шәһәренә барып җиткән. Ул вакытта төрле частьлардагы исән калган дошман хәрбиләреннән «Сталинград өчен реванш армиясе» төзелгән, аларның күбесе Сталинода туплана барган. Аганинның кайсы частька эләгәсен безнең разведка алдан күзаллый алмаган. Гарнизон комендантына исем-фамилиясен әйтеп, госпитальдән кайтышлый үз частен тапмавыннан зарланып документларын сузгач, Отто-Ибраһим: «Сталинград янәшәсендә әниемнең абыйсы сугыша, аңа туганнарыннан сәлам тапшырырга теләр идем. Ул мине биредәге берәр частька беркетер иде», – дип үк өстәгән. Шулчак һич көтелмәгән хәл килеп чыккан. Бу комендант аның «агасы», полк командиры Р.Веберны да, аның гаиләсен дә бик яхшы белә икән. Белә генә дә түгел, аның моннан күп еллар элек кечкенә Оттоның үзен дә күргәне булган. «Мин бит нәкъ аның җитәкчелегендә сугыштым. Агаң минем гомеремне саклап калды», – дип тә өстәгән комендант. Контрразведкага Оттоның агасы Р.Веберның һәлак булуы мәгълүм булса да, нәкъ мондый хәл килеп чыгар дип беркемнең дә башына килмәгән... Әгәр комендант аңа тагы сорау бирсә?! Оттоның ерак туганнарының хәлен сорашса?! Ләкин Аллаһы Тәгалә егетне ярдәменнән ташламаган – Ибраһимны авырудан бизгәк тотуын күреп алгач, комендант аны шундук госпитальгә юллаган. Пневмониядән дәваланганда егет: «Мин контузиядән соң», – дип аз сөйләшкән, күп күзәткән. Алда аны бер елдан артып китәчәк һәм яшь егеткә җәһәннәм булып күренәчәк хезмәт көткән.
Амвросиевкада янә шул ук комендант каршы алып, агасы Р.Веберның шушы арада һәлак булуын хәбәр иткән. Аннары таныш полиция командиры аша Отто-Ибраһимны Сталинода немец контрразведка органнарының оператив эшчәнлеге нәтиҗәләрен тормышка ашырып, кулга алу, тикшерү, гаеплеләрне атып үтерү белән шөгыльләнә торган 721 нче GFP – яшерен хәрби кыр полициясенә тәрҗемәче итеп билгеләттергән. Зондерфюрер булып алган Аганинның өстәленә яшерен мәгълүматлар белән тулы папкалар өелә башлаган.
Яшерен документлар белән танышачак Отто-Ибраһимны кат-кат тикшергәннәр, аның өстәлендә тиздән кулга алыначак партизаннар исемлеген дә, планнарын да «ялгыш кына онытып» калдыргалаганнар, бер партизанны бер үзеннән генә дә озаттырганнар. Ибраһим мәкерләрне яхшы аңлаган. Биредә беркем дә беркемгә дә ышанмаган. Өстәвенә, тәрҗемәче буларак сорау алганда ул коточкыч җәзалауларны күрергә, һәр көн диярлек камап алуларда катнашырга, кайчак партизаннарны атып үтергәннәрен карап торырга тиеш булган. Егет, болай дәвам итсә, ахырга кадәр түзә алырмынмы икән, дип уйлана башлаган. Шулчак аның каллиграфик язу рәвешенә, яхшы анализ ясый алуына игътибар иткәннәр һәм югарырак хезмәт урынына – канцелярия һәм эшләр башкару бүлеге җитәкчесе итеп билгеләгәннәр.
721 нче GFP эшчәнлеге Таганрогка кадәр җәелдерелгәнгә күрә, Ибраһим совет ягына бихисап күләмдәге шифровкалар тапшырган. Ул аларны фашистларның киемнәрен юуучы Лида аша юллаган. Ә менә Лидага чыкканчы партизаннар белән элемтә урнаштырган: беркөнне барысы да җыелып кино карарга барган, егет кинозалдан «башым авырта» дип чыгып китә алган һәм Фатыйма апасы яшәгән йортны эзләп тапкан. Фатыйма Аганина сугыш алдыннан гына Сыркыдыдан кызы янына Сталинога күченгән, әмма дошман бик тиз якынайгач, алар оккупациядә калганнар. Эшнең нидә икәнен аңлагач, апасы аның гозерен үтәргә җыенмавы хакында әйткән, фашист формасы кигән Ибраһимга нәфрәт белән караган. Шулай да, Фатыйма ханым: «Безне асып куячаклар!» – дип еласа да, пароль шифрланган язманы яшерен оешма вәкиленә тапшырган. Аганин апасы аша элемтәче җавабын алган. Һәм башка беркайчан да бу йортка аяк басмаган.
Башкалар партизаннарга каршы операциягә киткәндә, ул эш өстәле янында утырып калган – аның кәгазь эшләре күп бит. Әйе, ул гел документлар укуда, хисап язуда һәм... шул ук вакытта күп яшерен мәгълүматны, аэродромнар, складлар координатларын Үзәккә тапшыруда булган. Алты ай эчендә генә дә Аганин совет җитәкчелегенә дошман гаскәрләре күчеше хакында гадәттән тыш яшерен 14 мөһим донесение юллаган. Әмма көннәрдән бер көнне үзе югында кемдер аның шкафын актарганын аңлап алган. Бик борчуга калган. Биредә барысын да даими тикшерәләр. Әмма Отто-Ибраһим буенча берни дә таба алмаганнар. Чөнки бөтен мөһим информацияне ул башында саклаган.
Беркөнне исә Берлиннан Отто Веберга кагылышлы запрос килгән. Димәк, тиздән Оттоның башка туганнары буенча запрослар башланып китәчәк, фашистларның эш тәртибе шундый... Әмер буенча, мондый авыр хәл килеп чыкса, ашыгыч рәвештә алгы сызыкка җитеп, кире үзебезнекеләр ягына чыгу каралган. Шөкер, Аллаһы Тәгалә бу юлы да Ибраһим Хатәм улына булышкан. Полиция җитәкчесе аны тиз арада Киевка командировкага юллап, мөһим документ алып кайтырга боергач, Ибраһим юлга кузгалган. Үзәк исә Аганинга мондый әмер тапшырган: Ибраһим, үзенә зур куркыныч янаса да... ничек тә дошман оккупациясендәге территориядә калырга тиеш!
АГАНИН – РУДОЛЬФ КЛЮГЕР
Ниһаять, 1943 елның 5 июлендә Киевта аңа документлар папкасы тапшырылгач, кайтыр юлга кузгалган Аганинның язмышын тагы бер кат үзгәртерлек вакыйга килеп чыккан. Киевта поездга билет алганда ул 22 яшьлек хәрби Рудольф Клюгер белән танышкан. Алар бер купега туры килгән, Ибраһим аны яхшылап сыйлаган, ә Клюгер үзе хакында бик күп сөйләгән. Купеда эссе булып киткән, хәрбиләр өс киемнәрен салган. Аннары Ибраһим аны саф һава суларга дип тамбурга алып чыккан һәм... чәнчеп үтергән. Станцияләр арасында мәетне поезд астына ыргыткан һәм, аның купеда калган хәрби киемен киеп, шул мизгелдә яңа «фашист»ка әверелгән. Хәзер инде ул – СС унтерштурмфюреры Рудольф Клюгер. Поезд Синельниково станциясендә туктагач, базарга барып, алма сатып алган һәм, вагондашлары күрерлек итеп, кузгалган поезд артыннан чапкан. Янәсе, Клюгер поездга утырырга соңга калган. Гаспра бистәсенә кадәр яңа билет алган. Ә купедагы Отто Веберның мундиры, ул алып кайтырга тиешле пакет, шәхси документлар ары киткән. 721 нче GFPга «Һәлак булган О.Веберның йөзен дә танырлык түгел» дигән раслама юлланган.
Яп-яшь разведчикның Үзәк белән берничек тә килешеп тормыйча, яңа операцияне расламыйча икенче «фашист»ка әверелүе ул еллардагы разведка тарихы өчен үтә дә уникаль вакыйгаларның берсе булып теркәләчәк әле. Бернинди алдан корылган легендасыз, ярдәмсез башкарылган әлеге кыю гамәл турында Үзәк белми дә калган. 20 яшьлек татар егете бу карарны үзе кабул иткән һәм башкарып чыккан. Ул Гаспрадагы фашистлар госпиталендә дәвалану курсы уза башлаган. Әмма дәвалану ике атнадан тәмамланачак... Ибраһим госпитальдә Керчьтәге артиллерия полкы белән командалык итүче полковник Курт Брюннер белән дуслашып алган һәм аның бар төр үтенечләрен җиренә җиткереп башкарган. Ул чакта хәрбине читтән генә приказ биреп башка урынга күчерү гомумән дә мөмкин хәл булмаса да, әлеге фашист хәрбие Рудольф-Ибраһимны үз артиллерия полкына күчерткән. Аннары полковник гестапочы дусты аша Аганинны Иске Кырым шәһәрендәге 312 нче GFP – яшерен кыр полициясенә хезмәткәр итеп урнаштырган. Ибраһим фельдполицай-комиссар Каушның адъютанты булып ук киткән, ул исә документлар тулы портфелен һәрчак диярлек... совет разведчигы Аганин кулына тоттырган!
Ибраһим партизаннар белән элемтә урнаштыра алмавына гына борчылган. Кем аркылы хәбәр итәргә уйласа да, ул үзен куркыныч астына куячак... Шулай да тәвәккәлләгән: румын капитанын эзләп табып, аңа: «Өстеңнән донослар бар. Әгәр бер тоткыннан алынган хәбәрне, чик аша чыгып, совет хәрбиләренә тапшырсаң, ярдәм иткән булачаксың һәм без, немецлар, сине исән калдырырбыз», – дигән. Аганин румынның хәрби киеменә яшерен язма тектерткән. Язмада шифр кулланып үзенең кайдалыгын хәбәр иткән, парольне дә өстәгән. Румын чик аша совет ягына чыккан һәм Аганин әйткән парольне кабатлаган. Шулай итеп, румын биргән шифрлы язма укылган. Үзәк курку белмәс татарның Сталинодан шактый еракта, Кырым ярымутравындагы Феодосиядә икәнен аңлаган. Барысы да бик гаҗәпләнгән.
Якынча бер ай үткәч, Ибраһим урамда 20 яшьлек тәҗрибәле разведчик Алимә Әбденанованы очраткан. Үзәккә янә шифрлы донесениелар, схемалар, фашистлар исемлекләре юллана башлаган. Кауш аның белән Кубаньга, Ставропольега кемнәрне агент итеп иңдерергә икән дип тә киңәшләшкән, аннары бу агентлар хакында Ибраһим Үзәккә хәбәр салган, рус десантчыларын да дошман камавыннан саклап кала алган... Ибраһим Алимәгә бер күрүдә гашыйк булган, алар очрашканнар да. Ә аннары... фашистлар, пеленгатор булышлыгына таянып, шундагы авылларның берсендә совет рациясе эшләвен ачыклаган. Гомумән, 1944 елда Кырым ярымутравында агентлар, партизаннар бик активлашкан. Ләкин февральдә армия штабы разведкасы бүлеге резидентлары кулга төшерелгән, арадан радист Гуляченко барысын да, шул исәптән Алимә Әбденанованы да саткан. Ибраһимга сөйгәнен инде төрмәдә күрергә туры килгән. Тәрҗемәче итеп чакырылгач, Ибраһим Алимәне ничек җәзалауларын карап торырга мәҗбүр булган. Бу – 20 яшьлек егет өчен гомерендәге иң авыр көн буларак истә калган. Аннары Ибраһим Алимәне төрмәгә кадәр озата барырга рөхсәт сораган. Һәм юлда аңа бергәләп качарга тәкъдим иткән. Ләкин Алимә: «Безнең качар җир юк. Дәвам ит. Син болар арасында эшләгәндә партизаннарга бик күп тапкыр ярдәм итәчәксең. Кал. Сайлап алу мөмкинлегебез юк. Үзем турында мин үзем кайгыртырмын», – дигән.
...Совет гаскәрләре һөҗүме нык активлашкач, 1944 елның мартында илбасарлар, Кырымнан ашыгып чигенеп, Молдавия аша Румыниягә таба юнәлгән. Шулчак күктә совет самолётлары пәйда булып, бомба яудыра башлаган, барысы да урман эченә чапкан. Ибраһим да шунда таба йөгергән. Ул совет гаскәрләренең алгы сызыгы кайда икәнлеген яхшы белгән. 1944 елның 26 мартында таң белән алгы сызыктагы хәрбиләребез каршына чыккан. «Смерш» хәрби контрразведка оешмалары тарафыннан совет ягына чыгарга тиешлеләр исемлегенә фамилиясе теркәлмәгәнлектән, аның безнең разведчик икәненә беркем дә ышанмаган. Димәк, хәрби вакыт кануны буенча аны атып та үтерә алганнар. Әмма берничә көннән элемтә ялганган, Аганинны алырга офицер килеп җиткән. Бу көнне татар егете болай дип искә алган: «Мин беренче тапкыр үзебезнекеләр арасында идем. Күрәлмас немец мундирын салып ташладым. Мине ял итәргә бер йортка урнаштырдылар. Ләкин шулчак гестапода күргән вәхшиләрчә җәзалау картиналары бер-бер артлы күз алдымнан үтә башлады. Мин йоклый алмадым. Бу төнне дә, башка төннәрне дә. Мине госпитальгә салдылар...» Егет сәгатьләр буе душ астыннан чыкмаган, әйтерсең лә, күптән түгел генә киеп йөргән фашист хәрби киеме аңа берегеп калып тәнен кычыттырган…
ЛЕГЕНДАР РАЗВЕДЧИК
Әти-әнисе улларының кайда икәнен белмәгән дә. Разведчик хакындагы мәгълүматлар дәүләт тарафыннан 70 елдан артык сер булып сакланган.
Янә 1944 елга әйләнеп кайтыйк... Коточкыч нерв киеренкелегендәге 21 яшьлек егет, йокысызлыктан җәфа чигеп, госпитальләрдә дәваланган. Өстәвенә, аңа, шаһит буларак, 1945-1946 елларда барган Нюренберг процессындагы Халыкара хәрби трибунал эшендә дә катнашырга туры килгән. Табиблар аны авыр халәтеннән чыгарырга тырышкан. Ул ике ел узгач кына савыга алган. 1946 елда II дәрәҗә Ватан ордены белән бүләкләнгән. I дәрәҗә Ватан ордены аңа 1985 елда тапшырылган.
Данлыклы милләттәшебезнең Данилов зиратындагы каберен Мәскәү татарлары кадерләп карап тора. /Фото – tat msk. tatarstan.ru
Аганин сугышка кадәр үзе укый башлаган училищены, аннары аспирантураны тәмамлап, техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Автоматика һәм телемеханика өлкәсе белгече буларак, тәҗрибә-конструкторлык бюросында эшләгән. Гаилә корган. Бөтенсоюз текстиль һәм сәнәгать институты доценты буларак укыткан. Студентлар белән бергәләп Донецк өлкәсе калаларына, Кырым якларына барып, сугышта һәлак булган подпольщикларның игелекле исемнәрен аклауда катнашкан. Сатлыкҗаннар кулга алынса, шаһит буларак, судларда чыгыш ясаган. Сатлыкҗаннар Аганинны таныган, полициядә, иң явыз фашистлар өере арасында нибары 20 яшен генә тутырган совет разведчигы эшләгәнлеген аңлагач... алар телсез калган. Мондый судлар 1970 еллар урталарына кадәр дә, аннан соң да дәвам иткән. Ибраһим Хатәм улы, чираттагы судтан кайткач, 1987 елның 18 ноябрендә йөрәк өянәгеннән вафат булган, Мәскәүдә җирләнгән.
Ватанның ун легендар разведчигының берсе булган татар каһарманы Ибраһим Аганинның якты истәлеге халык күңеленә мәңгелеккә уелсын иде! Геройларыбыз онытылмасын!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА