Журнал «Безнең мирас»

Шундый «...Чаклар»...

 

Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы Рөстәм Галиев.

 

Тәмам. Ниһаять, укып чыктым. Берничә ел элек артист, режиссер, Түбән Кама театрының оештыручысы һәм директоры Рөстәм Галиев «...Чаклар» дип исемләнгән китап нәшер иткән иде. Сүзем шул хакта.

 

Басма амбар кенәгәсе зурлыгында. Калынлыгы ике амбар кенәгәсе булыр. Каты тышлы. Яхшы кәгазьдә басылганга күрә, шактый авыр. Яткан килеш рәхәтләнеп уку мөмкин түгел – борыныңны җимерүең бар. Утырып кына укырга ярый. Матур, сыйфатлы фотографияләр, рәсемнәр белән бай итеп бизәлгән. Монда театрның кайчан нинди спектакльләр куюы, гастрольләр графигы, артистларның мактаулы исемнәре, КуАр-кодлар, берсеннән-берсе мәртәбәле затларның театр һәм, аерым алганда, Рөстәм Галиев турында фикерләре, тагын әллә нәрсәләр бар. Укыган чакта кинәт урысча фрагментларга төртеләсең. Латин хәрефләренә җиткәч, Аллаһыга шөкер, яңадан татар теленә әйләнеп кайттык, дип куанасың. Әмма анысы бөтенләй инглизчә язу булып чыга.

 

Бу – китапның кимчелекле якларын санап узу иде.

 

Чөнки автор тексты, шушы ыбыр-чыбырын кагып төшергән очракта, кызыклы, тәэсирле, чын әдәби әсәргә торырлык. Аның әлеге шаян да, моңсу да хикәя-хатирәләр циклына бераз җыйнакланып, саргылт кәгазьдә, артык рәсемнәрсез-нисез дөнья күрәсе иде, югыйсә! Әмма иҗат төркеме, аңлавымча, басманы бөтенләй үзгә максатлардан чыгып нәшер иткән. Кызганыч.

 

Рөстәм Галиев – әкәмәт кеше. Тиктомалга авыз эченнән шигырь сөйләп йөри. Сукыр кычытканның чәчәк атуында да фәлсәфә күрә. Кытыршы, җайсыз. Уйлаганын (кайвакыт уйлап та бетермичә, ахры) турыдан бәрә. Без андыйларны өнәмәүчән.

 

Үз вакытында бер җитди түрә, җаен табып, аңардан:

 

– Ни өчен сез министр белән тынышып эшләмисез? – дип сораган, имеш.

 

Абзый:

 

– Ул татарча белми. Мин – урысча. Һичничек уртак тел таба алмыйбыз, – дип җавап кайтарган.

 

Халык иҗатыдыр инде бу, әйеме? Тәгаен, арттырудыр. Шулайдыр.

 

Беренче битен ачканчы ук китапның исеме игътибарны җәлеп итә. Нигә «...Чаклар» соң ул? Баксаң, сере гадидән-гади икән. Чөнки:

 

– Төрле чаклар бар: яшь чаклар, артист чаклар, сәхнәдә чаклар, иҗатта чаклар... Тукталган чаклар, уйланган чаклар, сагынган-юксынган чаклар, елаган, җырлаган, шатланган чаклар…

 

Нәкъ шул: әлеге җыентык – автор холкының, хатирәләренең, уйларының Галиҗәнап Сүз аркылы матдиләшкән варианты. Рөстәм Галиев, яшәү фәлсәфәсе, ипле теле белән юмалап, укучыны үзенең бай, зур дөньясына чакырып ала. Озын сәфәрне, табигый, туган яктан – Чирмешән елгасына койган исемсез чишмәдән башлый, аннары иге-чиге чамаланмаган дәрьялар, океаннар ярына китереп чыгара. Шунда учак тергезә. Үзе каршыга урнаша. Һәм сөйли, сөйли…

 

 

2022 елда Казанның «Логос-Пресс» типографиясендә Рөстәм Галиевнең иҗат һәм тормыш юлына багышланган 304 битлек «...Времена = ...Чаклар = ...Times» дип исемләнгән китабы (16+) дөнья күрде.

 

– Без ун бала үстек. Әниебез – герой-ана, «Ана даны» медале бар. Әти белән сүзгә килсәләр, әни: «Геройга каршы сүз әйтәсеңме әле?» – дигән була. Әти дә җавапсыз калмый: «Сине мин герой ясадым», – ди…

 

Әнием көчле шәхес иде. Гаҗәп зирәк акыллы, җор сүзле булды…

 

Иҗатымда, куйган спектакльләрдә Ана образы тудырганда күз алдымда әнием «җанлана»... Образның уңышы өчен үз әниемә хас көчле энергетика, тормышка булган мәхәббәтнең җитмәвен тоемлыйм да, җиң сызганып, гаҗәеп олы эшкә – нәкъ менә шул сыйфатларны «сурәтләргә» алынам…

 

«Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим), «Яра» (Аяз Гыйләҗев), «Анам кыры» (Чыңгыз Айтматов), «Нәгыймә» (Ркаил Зәйдулла) спектакльләре сәхнәгә чыкты. Рәхмәт, әнием!..

 

Бу урында юлдашымның күз төпләре дымлана. Бераз дәшми торгач, янә сүзен сүзгә ялгап җибәрә. Мин аны бүлдерергә базмыйм.

 

– Безнең күршедә гармунчы Илгиз абый бар иде... Җәйге матур төннәрдә, гармунын алып чыгып, моңлы итеп сыздырып җибәрә иде. Авылдагы бар ябык тәрәзәләрне ача иде ул моң…

 

Берзаман сүз чыкты: Илгиз белән Зария йөриләр икән! Без, түбән оч малайлары, бөтен нәрсәне белеп, күзәтеп, тикшереп торабыз. Кич белән Илгиз Зарияне алып чыгып китә, түбән оч кырларында йөриләр...

 

Аннары Зария югалды. Эзләделәр. Илгизне гаепләделәр, пычрак сүзләр дә булды. Кызны күлдән таптылар. Ташлар бәйләп суга салган булганнар. Җанын кыючы кем булгандыр, билгесез…

 

Илгиз өйләнмәде, гомерен ялгыз кичте…

 

Бервакыт Илгиз абый... хәле бетеп егылган. Мин аны машинага салдым да больницага илттем... Шул көнне китеп барды. «Зариякәй» дигән җыры гына калды…

 

Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» спектаклендә җырчы, гармунчы Мәрәһим образы бар. Илгиз абый шунда яши хәзер…

 

Рөстәм Галиевне тыңлаган вакытта Җир йөзендә бернинең дә юктан бар булмавына һәм эзсез юкка чыкмавына инанасың.

 

Йөргән сукмакларың, күрешкән затларың, кичергән хисләрең, сизелер-сизелмәс йә, киресенчә, җете төсләр, тәмнәр, исләр – болар барысы да, бәлки, язылмаган шигыреңдер, Кеше? Йә киндергә төшерелмәгән рәсемеңдер? Җырга салынмаган моңыңдыр?

 

Туу – бәхет! Яшәү – бәхет! Шул бәхетнең кадерен белмичә, күзле бүкән килеш дөньядан узу – актык дәрәҗәдә мокытлык түгелмени?..

 

Мин, уйга бирелеп, сөйләүчене бөтенләй тыңламый башлаганмын. Колакларны яңадан шомрайтам.

 

– Аны исерек Гата дип йөртәләр иде... Эчсә, гаиләсенә бәйләнүе, хатынын өйдән куып чыгаруы хәтердә калган. Аннары, икенче көнне айныгач, әти янына килеп утыра да: «Кичә бик каты фестиваль куелган әле», – дип сөйләшә торган иде…

 

Бүген без әллә нинди фестивальләрдә йөрибез, тик ул һаман колагымда Гата абыйның сүгенү сүзе сыман яңгырап тора…

 

Син, тырышып-тырышып, милли әсәр сайлыйсың, татар рухын, халкыңның иң нечкә милли хисләрен, аңын, аһәңен бирергә тырышасың. Ә жюрида дөньяның башка бер почмагында туып-үскән, бөтенләй башка тәрбия алган кешеләр утыра. Алар, хәтта бик теләсә дә, безне аңлый алмый.

 

Бүген татар театры, «Фестиваль!» ди-ди, Зимбабве аборигеннарына кушылып, учак тирәли әйләнергә риза булган, хәтта атлыгып торган заманда, килешегез, гаять сәер яңгыраган фикер бу.

 

Рөстәм Галиев – җелегенә кадәр милли иҗатчы. Шунлыктан ул татар театры миссиясен дә башкачарак күрә. Аныңча, безнең театр... безнең халыкка хезмәт итәргә тиеш.

 

Юлдашымның сөйләр сүзе күп, игътибарны яуларлык фикерләре байтак. Һәр әйткәнен төртеп барсаң, китапны яңабаштан күчереп язарга кирәк. Туктыйм.

 

Басма шәхесләргә бай. Аларның кайберсе киңрәк даирәгә мәгълүм. Кайберсен таррак даирә дә онытып бара инде. Берничәсенә үзләре исән чакта ук «бөек» мөһере сугылган. Берничәсе әле дә исән. Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Мөдәррис Әгъләм, Сара Садыйкова, Гаяз Сәхәпов, Зәкәрия Гыйлемов, Ләлә Садыйкова, иҗатчылар, театрның кичәге һәм бүгенге артистлары, гайреләр... Күп, бик күп алар. Күреп белгәннәре капыл искә төшә, сагышлы елмаеп куясың. Күреп белмәгәннәренең тавышын, йөз чалымнарын чамаларга, хәрәкәтләрен күз алдына китерергә тырышасың. Автор, җете эпитетларын кызганмыйча, һәрберсен яратып, сагынып яза. Һәм алар – валлаһи! – терелә.

 

Китап – терек су. Шундый «...Чаклар»…

 

Шагыйрь һәм драматург Педро Кальдеронның иң атаклы әсәре «Тормыш ул – төш» дип атала.

 

Китап укыганда бу гыйбарә күңелдән китми. Әйтик, фәләненче биттә күренекле рәссам Әхсән Фәтхетдинов Рөстәм Галиевкә ат картинасы бүләк итә. Икенче биттә – үзгә сурәт: Рөстәм Галиев Әхсән Фәтхетдиновның кабер ташы хозурында…

 

Китапта төшләр күп. Әйтик, сабыйлыкта автор үзенең су өстеннән куе әрәмәлеккә таба күпер салуын күрә. Әнисе Фатыйма абыстай: «Кеше йөрми торган җиргә күпер салгансың, балам. Олы юл анда түгел бит. Шул әрәмәдә көтүче булып калырсың микән?..» – дип хафалана.

 

Бүген әлеге төш бездә сораулар тудырмый. Шактый зиратларны тыгызлаган Кытай зәхмәтен дә Рөстәм Галиев «саташып уздыра». Ат арбасында теркелдәве, имеш. Малкайны әтисе җигеп биргән. Дилбегә әнисе кулында. Баралар. Әмма ике дөньяның кайсына таба – аңлашылмый. Хәер, чамалана кебек:

 

– Әхсән Фәтхетдинов та биредә, баш күтәрми, нидер эшли... Әмирхан Еники: «Кем җырлады, кем җырлады?» – диди, мөнәҗәтчене эзләп йөри. Мин, хәйран гына каушап: «Минем әнкәй җырлады!» – дип җавап бирәм…

 

Гөлшат Зәйнашеваның ягымлы йөзе чагылып үтте. Марс Макаров баянын кочаклап басып калды. Тиз-тиз үтеп барганда Аяз Гыйләҗевнең: «Ягез, бер дога!» – дип пышылдаганы ачык ишетелде…

 

Бәхеткә, төштәге шом акланмый:

 

– Табиб мактады. «Бик авыр чирне үткәрә алдың, исән калдың, куркыныч чор үтте», – диде... Әнкәйнең арбасында бара-бара үттем мин аны…

 

Туктыйм. Бу юлы – тәгаен туктыйм.

 

Баш, Рөстәм Галиев умартасы кебек (әйе, абзый умартачы да), гөжләп тора. Бәлки, төшләнү – асылда, яшәүдер ул? Бәлки, тормыш – театр түгел, киресенчә, театр – тормыштыр? Бәлки, зур мәгънәләр аяк астындадыр?..

 

Меңнәрдән аермалы буларак, Рөстәм Галиев туган җирен ташлап китмәгән. Ул аны, Галиҗәнап Татар авылын, үзе белән бергә Түбән Камага, театрга күчергән. Монда аның әти-әнисе, күрше-күләне, балачактан таныш уеннары, гореф-гадәтләре, Сабан туйлары, такмаклары, атлары, казлары... Кем белә, кендек каны тамган җирдән китешли һәркем биштәренә, тутырылган тавык белән бәлеш төбеннән тыш, шулай ук милли йолаларны, телне, халык җырларын, тәрбияне салып юлга чыкса, аларны, һичьюгы, гаиләсенә илтеп җиткерсә, без, бәлки, бүгенге хәлгә төшмәс тә идек?..

 

Минем шундый уйларда йөзгән чагым әле.

 

Синең нинди чагың, милләтем?

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру