28 август 2025 яңалыклары
-
Идел-Урал халыкларында игенчелек
Бу язмада күтәреләсе тема җәһәтеннән иң яхшы, тирәнтен өйрәнелгән халыклар булып руслар һәм татарлар санала. Бу, әлбәттә, төрле сәбәпләрдән тыш, аларның сан ягыннан башкаларга караганда күбрәк булуы белән дә аңлатыла. Үзгә халыклар азрак өйрәнелгән, аларның авыл хуҗалыгына кагылышлы махсус әдәбият бөтенләй юк. Язмабызда ике төп фәнни хезмәткә таянырбыз: Е.П.Бусыгинның «Урта Идел буе рус халкы. Тарихи-этнографик тикшеренү (XIX гасыр уртасы-XX гасыр башы)» һәм Н.А.Халиковның «Идел буе һәм Урал татарлары хуҗалыгы (XIX гасыр уртасы-XX гасыр башы): татар халкының тарихи-этнографик атласы» китаплары. -
Мәдрәсәдә – «Бал бәйрәме»
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә ел саен узучы «Бал бәйрәме» булды. Анда шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте. -
Туфан чын йөзен ача
Укучыларыбыз инде ныклап игътибар иткәндер: күренекле әдипләребез Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Фоат Садриев арасында юктан бар булган бәхәс «Мәдәни җомга»ның 13енче битендә әледән-әле кабынып-сүнеп тора. Бу җәһәттән редакциягә бик күп хатлар килә, шылтыратып сораучылар да байтак: «Шул ялгыш җибәрелгән автографлы ике китап өчен ник бәхәсләшәләр, нигә дуэльгә чакырышалар алар?» – дип борчыла гавам. Хәер, бәхәснең нәкъ менә 13енче биттә баруына, бәхәснең эчтәлегенә бик үк игътибар итеп бетермәүчеләрне әле гавам дип әйтеп булмыйдыр. -
Әлфия Миңнуллина-Юнысова: «МИН – ТУФАН КЫЗЫ!»
Әтине мин бөек дип саныйм. Ул танылган язучы, бәхетле драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, үзе исән чакта күп кенә премияләр лауреаты булган, бихисап мактаулы исемнәр алган шәхес кенә түгел. Аның бөеклеге әлеге горурланырлык мактаулы исемнәренә генә нигезләнми. Әтинең тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, карашлары, фикерләре беркемне дә битараф калдырмый иде.
