Журнал «Безнең мирас»

Әлфия Миңнуллина-Юнысова: «МИН – ТУФАН КЫЗЫ!»

🏷 Admin

 

Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия, хатыны Нәҗибә ханым, оныгы Диләрә.

 

Әтине мин бөек дип саныйм. Ул танылган язучы, бәхетле драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, үзе исән чакта күп кенә премияләр лауреаты булган, бихисап мактаулы исемнәр алган шәхес кенә түгел. Аның бөеклеге әлеге горурланырлык мактаулы исемнәренә генә нигезләнми. Әтинең тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, карашлары, фикерләре беркемне дә битараф калдырмый иде. Бүген дә, инде үзе арабыздан киткәч тә, һаман бәхәсләр уята, уйландыра. Милләт турында бераз булса да уйланган татар кешесен Туфан Миңнуллинның теге яки бу хәл, вакыйга турында ни әйтәчәге кызыксындыра иде, хәтта хәзер миннән: «Туфан абый бүгенге хәлләргә ни әйтер иде икән?» – дип сораучылар бар.

Әтинең төрле мөнбәрләрдән әйтелгән, газет-журналларда басылып чыккан һәр сүзе халык күңеленә барып җитә иде дип уйлыйм, фикердәшләре дә, каршы чыгучылары да гел табылып торды. Туфан Миңнуллинның бөеклеге – нәкъ менә шушындадыр дип уйлыйм.

 

***

«Язучы кеше язмыйча булдыра алмый», – дип әйткәли иде әти. Ул чыннан да язмыйча тора алмый иде. Студент елларында баштарак шигырьләр, соңыннан кыска хикәяләр яза. Курсташлары аның бүлмәдәге почмагын һәм гел нидер язып утырганын искә төшерә. Иң беренче тыңлаучысы һәм тәнкыйтьчесе – сабакташы Фирдәвес Әхтәмова. Гомер буена алар бер-берсе белән дус булып яшәделәр. Әти Фирдәвес апа вафатын бик авыр кичерде, өч ай да үтмәде, үзе дә китеп барды. Сабыр сабакташы «хуплаган» кайбер хикәяләрен Туфан Миңнуллин татар басмаларына җибәреп тора. Язучылыкның бит шул гадәте бар, язган әйбереңне башкаларга да укытасың килә, язып әсәрен яндыручылар бик сирәк. Редакцияләрдән җавап төрлечә килә. Иң уңае – «Чаян» журналы баш редакторы Альберт Яхиннан килеп төшә.

Бу чын мәгънәсендә зыялы, укымышлы, белемле кеше әтинең якын дусларының берсенә әверелә. Альберт абыйның фикере әти өчен һәрвакыт мөһим, дустының тәэсире аның иҗатында да, тормыш принципларында да нык сизелә иде.

Мәскәү әтинең язмышын билгеләгән тагын бер кеше белән очраштыра. Студент елларда ул үзенең сабакташы, минем әнием Нәҗибә Ихсановага гашыйк була. Мәхәббәтен ул аңа беренче курста ук, 1957 яңа елны каршы алган вакытта аңлата. Моннан соң ни генә булмасын, аларның язмышы мәңгегә бергә бәйләнә.

Щепкин училищесын 1961 елда тәмамлаган татар төркеме тулысынча Г.Камал театры труппасына кабул ителә. Шул исәптән Туфан Миңнуллин да. Тик мәхәббәтенә «тиешле» җавап бирергә теләмәгән Нәҗибәсенә үпкәләп, ул Минзәлә театрына китеп бара. Авыл тормышы белән яшәп яткан Минзәләдә Туфан Миңнуллин тормышына Сабир Өметбаев килеп керә. Тәҗрибәле режиссёр әтинең «Безнең авыл кешеләре» исемле тәүге пьесасын сәхнәләштерә. Тик спектакльне эшли башлаганчы ук шартын да әйтеп куя: «Бу юлы чиле-пешле пьесаңны куям, тик тагын шундыйны алып килсәң, башка синең белән сөйләшеп тә тормыйм», – ди. Яшь драматург сәхнәдән әсәренең бар җитешсезлеген күргәч, Сабир аганың сүзләренә тагын да игътибарлырак була.

Нәҗибәсен кияүгә чыгарга күндергән Туфан Миңнуллин кире Казанга кайта, яңадан Камал театрында эшли башлый һәм яңадан холкын күрсәтә. Ул вакытта театрга Михайлов дигән берәүне баш режиссёр итеп билгелиләр. Җыелышларның берсендә әлеге бәндә труппага аны «татарщина»дан арындырырга вәгъдә итә. Туфан сикереп тора да каршы чыга. Әлбәттә, аны эштән куалар. Тик язмышка шул гына кирәк булган, ахрысы. Башта ул «тәпи йөри» генә башлаган телевидениедә эшли, аннан «Чаян»га күчә. Һәм яза да яза. Бер-бер артлы театрларда пьесалары куела башлый. Йә Г.Камал театрында, йә Күчмәдә (бүген Кәрим Тинчурин исемен йөртә). Шулай итеп Туфан Миңнуллин тормышында, иҗатында ике режиссёры, ике фикердәше барлыкка килә. Яшьтәше, Г.Камал театрының баш режиссёры Марсель Сәлимҗанов. Һәм Равил Тумашев – ул яше белән олырак, күчмә театрның баш режиссёры. Алар әтинең пьесаларын даими куеп торып, аның исемен тамашачыга танытты.

Равил абый, яшь драматургны тыныч кына, дөрләп китә торган холкын истә тотып, басым ясамыйча гына тәрбияләде. Нәкъ менә Равил абый куйган пьесалары өчен әтигә Муса Җәлил исемендәге премия бирелде.

Марсель Хәкимович белән дуслыклары иҗат белән үрелеп барды. Алар бер-берсен котыртып, үртәп эшләделәр. Әлеге иҗади тандем Г.Камал театрында үзенә күрә бер дәвер тудырды. Ул алтмышынчы еллар уртасыннан алып Марсель абыйның 2002 елдагы вафатына кадәр дәвам итте. Тамашачылар да, артистлар да яраткан «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Гөргөри кияүләре» – алар тудырган иң популяр комедияләр. Ә бит әле җитди драмалар никадәр!

Әйтергә кирәк, язмыш әтигә яхшы дусларны гел җибәреп торды. Бер яхшы дус үзе артыннан икенчесен алып килә иде. Алтмышынчы еллар ахырына таба Альберт Яхин үзе дә, аның гаиләсе дә безнең гаилә дуслары булдылар. Аларның Займищедагы бакчаларына еш бара, кунып кала идек. Шул еллардан әтинең Шәүкәт Галиев, Аяз Гыйләҗев, бигрәк тә Илдар Юзеев белән дуслыгы ныгыды. Илдар абый белән дуслыгы гомерлек булды. Алар аралашып яшәделәр, бер-берсенең иҗатларын югары бәяләп, гел кызыксынып тордылар.

Тагын шуны да искә алыйм. Илдар абыйның холкы басынкы, әти исә фикерен кычкырып әйтә. Әти бар кеше ишетерлек итеп сөйли башлаганда, Илдар абый ничектер башын җилкәсенә батырып бетерә иде шикелле. Һәм киресенчә, әти Илдар абыйның кайбер очракларда дәшми калуына аптырады. Ләкин шушындый төрлелек бу ике дусны тагын да якынайта иде. Соңгы елларда алар дусты һәм фикердәше Разил Вәлиев белән искитмәле тандем булдырдылар. Икесе ике төрле, алар бер-берсен тулыландыралар иде кебек. Миңа калса, Марсель Сәлимҗанов һәм Илдар Юзеев бакыйлыкка күчкәч, нәкъ менә Разил абый һәм зур галимебез Миркасыйм ага Госманов әтигә якын рухи мохиттә яшәделәр.

Соңгы елларда әтинең драматургиясе фәлсәфә ягына авышты, уйлану, уйландыру – төп максатка әйләнде кебек. Аның каравы, элегрәк тә Туфан Миңнуллин әсәрләре, хәтта комедия жанрында язылганнары да тамашачы фикерен уятуга юнәлдерелгән. Алтмышынчы еллар уртасында язылган тәүге пьесаларның берсе – «Нигез ташлары» – әле дә көн кадагында булган мәсьәләләрне күтәрә. Әти аны бүгенге көнгә туры китеребрәк төзәтеп, Г.Кариев исемендәге театрга бирде.

Туфан Миңнуллин пьесаларында бар нәрсә гади кебек, таныш ситуацияләр, персонажлар гади тел белән сөйли. Тик юкка гына, гадилек – осталык билгесе, дип әйтмиләрдер. Бу гадилек артында – талант һәм һөнәреңнең барлык нечкәлекләрен белү. Оста барысын тиз һәм җиңел генә эшли кебек, ә аңа ияреп кабатлап карасаң гына никадәр хезмәт торганын чамалыйсың.

Һәркемгә таныш хәлләр турында сөйләгәндә, Туфан Миңнуллин үзенең әсәрләрендә шундый югарылыктагы проблемаларны күтәрә ки, тамашачылар залында битарафлар калмый. Туфан Миңнуллин үзе уйлана һәм уйланырга өнди. Алдагы буыннарны да уйландырачак ул.

 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру