Илдус Диндаров автор яңалыклары
-
Татарстанның көньяк капкасы
Республикабызның кояшлы ягында, Самара һәм Ульяновск өлкәләре күршесендә урнашкан Нурлат шәһәрен шулай дип тә зурлыйлар. Дөрестән дә, биредәге шактый зур тимер юл станциясе һәркемгә мәгълүм: татар иленә ул тарафтан килүче кунаклар да сәфәрне иң әүвәл нәкъ менә Нурлат җиреннән башлыйлар ич. Тарихы да әлеге тимер юлга турыдан-туры бәйләнешле аның. Гомумән, каланың үсеш юлы баскычлары болай: станция, поселок, эшчеләр бистәсе, район буйсынуындагы шәһәр. -
«35» нче гамәлдә
Зур Чирмешән елгасы буйлап көймәдә түбән таба төшкәндә, истәлекле тарихи мираска бай тагын бер торак пунктына барып төртеләсең. Шул агымның борылып-сарылып аккан төшендә тамыр җәйгән ул авыл Единение (Бердәмлек) дип атала. Инде бирегә коры юлдан килим дисәң, Нурлат-Казан юлының егерменче чакрымында сулга борылып кергәч, шактый калын урман башлана. Урман дигәч тә, чокыр-чакырлы арба юлы түгел, ә вак таш түшәлгән киң, һәйбәт юл. Тирә-яктагы матурлык белән хозурланып бара торгач, кинәттән ул авылга килеп чыкканыңны да сизми каласың, хикмәт. -
Җыр кайчан туган?
Көенә сүзем юк. Һәркемнең җанына тансык, таныш булган моңлы көй. Әмма сүзләренең бер өлеше, мәсәлән, «майның унбишләрендә» дигәне, ничектер, кем әйтмешли, «эләктереп» алды бит үземне. Дөрестән дә, халкыбыз тарафыннан кайчан җырлана башлады икән бу җыр дип ныклап уйланырга мәҗбүр итте хәтта. Һәрхәлдә, тапшыруны алып баручы әйткәнчә, борынгы заманнарда түгел дә түгел инде...