Журнал «Безнең мирас»

Җыр кайчан туган?

Беркөнне радиодан, «борынгы татар фольклоры үрнәге», диебрәк, менә шундый җыр тапшырдылар:

 

«Алмагачлар чәчәк ата

Майның унбишләрендә.

Былбыл булып, гөлгә кунып

Керәсең төшләремә».

 

Көенә сүзем юк. Һәркемнең җанына тансык, таныш булган моңлы көй. Әмма сүзләренең бер өлеше, мәсәлән, «майның унбишләрендә» дигәне, ничектер, кем әйтмешли, «эләктереп» алды бит үземне. Дөрестән дә, халкыбыз тарафыннан кайчан җырлана башлады икән бу җыр дип ныклап уйланырга мәҗбүр итте хәтта. Һәрхәлдә, тапшыруны алып баручы әйткәнчә, борынгы заманнарда түгел дә түгел инде... Бу очракта ел календареның кайсын – яңасынмы (григориан), әллә искесенме (юлиан) файдалануда хикмәт. Безнең якларда алмагачлар, гадәттә, шул җырдагыча, нәкъ менә календарьның яңа стиле белән (1918 елдан башлап) майның 15-19ларында шау чәчәккә күмелә. Иске стиль нормасына яраклаштырып календарьны 13 көнгә артка чигерсәк, бу 2-4 нче майларга туры килер иде дә, ул чагында текстны, мәсәлән, болайрак үзгәртеп җырларга кирәк булыр иде (янәсе, гашыйк кыз авызыннан):

 

«Алмагачлар чәчәк ата

Майның икеләрендә.

Алам, диеп, бер генә әйт,

Барам икеләнми дә!»

 

Димәк, бу җыр соңгы соңгы йөз ел эчендә иҗат ителгән. Җырның ертыгы юк, диләр... Шулай да...

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру