АЙГА КЫРЫН КАРАМА Уку өчен 2 минут

Айга кырын карама

ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ ЧАРАЛАРЫ БЕЛӘН ДӘВАЛАНУГА КЕРЕШКӘНЧЕ, ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШҮ ЗАРУР!

Фото www.magnific.com сайтыннан алынды. 

 

 

Кычытканлы әрекмән

 

Үкчә шпорыннан, шулай ук терсәк һәм тезләр сызлаудан котылу өчен, кычытканны бераз пешекләп, иттарткычтан чыгаралар да, әрекмән яфрагының аскы ягына сылап, авырткан җиргә ябалар, полиэтилен белән җылытып, компрессны төнгелеккә калдыралар.

 

 

Тын бетү җәфаласа

 

5 баш сарымсак һәм кабыгы белән, ләкин төшсез 5 лимонны иттарткычтан чыгарып, ярты кило бал кушалар, әледәнәле болгаткалап, 1 атна тоталар, аннан соң суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ач карынга, 1 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 2 ай. Сулыш кысылу туктамаса, 2 атнадан соң кабат дәваланалар. Көн саен 1 стакан яңа савылган сөт эчү дә файдалы.

 

 

Анар сихәте

 

Анар кабыгын киптереп, ваклыйлар, шуның 2 чәй кашыгын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать пешерәләр, сөзәләр, уртлар канаганда, 10 көн рәттән тәүлегенә 2-3 тапкыр чайкыйлар.

 

 

Горчица сызлауны баса

 

Баш авыртканда, буыннар сызлаганда, ярты уч горчица порошогын 50 градуслы суда эретәләр дә, зәһәр ис чыга башлагач, ваннадагы 38-38,5 градуслы суга кушалар, шунда кереп, 5-10 минут яталар, соңыннан яхшылап душта коеналар.

 

 

Тахикардия

 

Тахикардия – йөрәкнең минутына 100 тапкырдан да артыграк тибүе ул. Йөрәк тибешен җайлау өчен, кипкән дүләнә, миләш, балан җиләкләрен, йөзем һәм күрәгәне тигез микъдарда кушып, шуның 1 стаканын термоска салалар, өстенә 1 литр кайнар су коялар, төнгелеккә калдыралар да, икенче көнне чәй урынына эчеп бетерәләр. Яисә 1 аш кашыгы киптереп төелгән шайтан таягы яфрагын 1 стакан кайнар суда, өстен томалап, 4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 4 атна. Яки 1 чәй кашыгы төелгән һиндыба тамырын 1 стакан суда 5-10 минут кайнаталар, 1 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Бал яки шикәр кушып эчәргә дә мөмкин. Дәва курсы – 3-6 атна.

 

 

Кул тиресе кытыршыланса

 

1әр аш кашыгы бака яфрагы, ромашка, тырнакгөлне 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, 1 аш кашыгы глицерин, 1 чәй кашыгы бал һәм 30 г атланмай кушып болгаталар да, көненә 2-3 тапкыр сөртәләр. Куллар тупасланса, кызарса, 1 чи кишерне уып, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы зәйтүн мае кушалар да, кулга сөртеп, кәгазь капчык һәм җылы бәяләй кияләр, 40 минуттан җылы су белән юалар.

 

 

Аджика

 

200 әр г ачы борыч һәм сарымсак, 2,5 кг помидор, 1әр кг татлы борыч, кишер һәм алма, 1 стакан үсемлек мае, өчтән ике стакан шикәр, 2 аш кашыгы тоз, 15 әр г петрушка һәм укроп кирәк. Кузаклы ачы борычның орлыгын алмыйлар, ә татлы болгар борычының эчен бушаталар. Алманы дүрткә бүлеп, төшләрен алалар, кабыгын әрчиләр. Помидорларны кайнар суга тыгып алып, кабыгын чистарталар. Татлы борыч, помидор, кишер һәм алманы иттарткычтан чыгаралар, чуен казанга салып, өстен капламыйча, 40-60 минут пешерәләр. Шуннан соң петрушка белән укроп яфракларын, борыч кузакларын һәм сарымсакны иттарткычтан чыгарып өстиләр. Май, шикәр һәм тоз кушып, яхшылап болгаталар, кайнатып чыгаралар һәм сүндерәләр. Стерильләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар.

 

«Мәдәни җомга»  газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи