Сәнгати мирас Уку өчен 3 минут

Сакаллы сабый, яки Гадилектә галилек

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында 80 яшьлеге уңаеннан Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Михаил Кузнецов-Казанский картиналарыннан күргәзмә ачылды. Бу кылкаләм остасы Идел буе халыклары – татар, рус, башкорт, мариларның тормышын тасвирлый. Шуңа күрә Халыклар бердәмлеге елында аның күргәзмәсен ачу аеруча әһәмиятле.

Рәссам М.Кузнецов-Казанский. /М.Захаров фотосы.

 

 

М.Кузнецов Биектау районының Яңа Корманай авылында туып үскән. Аннары гаиләләре Дәрвишләр бистәсенә күчеп урнашкач, биредәге мәдәният йортында күренекле зәркән осталары Серафима һәм Виталий Ковалевскийлардан рәсем серләренә өйрәнгән һәм Казан сәнгать училищесына сәхнә декорациясе бүлегенә укырга кергән. Аны тәмамлагач исә, Башкортстанга юллама алып, байтак елларын шунда уздырган. Аерым алганда, Ишембай шәһәрендә Нефтьчеләр сарае каршындагы Башкорт халык драма театрында бизәүче рәссам һәм сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшләгән, Стәрлетамак драма театрында баш рәссам вазифасын башкарган һәм шулай ук рәсем мәктәбендә балаларга белем-күнекмәләр биргән. Күргәнебезчә, рәссамга башкорт халкы тормышын өйрәнергә мөмкинлек шактый булган.

 

«Хатыныма - чәчәк бәйләме». /М.Галиуллина фотолары.

 

Гаиләсе белән Марий Элның Красногорский бистәсенә күченгәч, рәссам, кызыксынып, мари халкы тормышын өйрәнә башлый. «Мари Чодра» милли паркы җирләрендә урнашкан бистәнең матурлыгы аны әсир итә: андагы куе урманнар, зәпзәңгәр күлләр, йөгерек елгалар күңеленә гүя нәфис бизәк булып уела. Казаныбызга күченеп килгәч, М.Кузнецовның иҗаты ургып үсә генә түгел, көтелмәгән борылыш ала. Иҗатындагы бу яңалыкны рәссам үзе болай тасвирлый: «Соңгы егерме елда мин предметларны ничек бар шулай сурәтләүдән туктадым, фәлсәфи яссылыкта гомумиләштерүләр аша иҗат итә башладым, - ди ул. – Балалар дөньяны ничек күз алдына китерсә, минем рәсемнәрем дә нәкъ шулай килеп чыга сыман тоела миңа кайчак. Рәссам нәрсә эшли белергә тиеш, дигән сорауга мин: “Аксакаллар акылына ия булып та, дөньяга бала күзе белән карый белсен”, - дип җавап бирер идем».

 

«Нурия белән Госман».

М.Кузнецов иҗатында аеруча «Ак киндерләр» дип исемләнгән рәсемнәр шәлкеме игътибарны җәлеп итә. Красногорский бистәсендә марилар тормышы белән танышудан башлана ул. Рәссам, үзенең беренче тәэсирләрен исенә төшереп, болай ди: «Мари авылы аеруча кыш көне матур. Ак кар, кызыл миләш, балан җиләкләре, аларны карабүрекләр чүпли, куе урман, һәр агач гүя ап-ак кардан биек башлык кигән, зәп-зәңгәр күк йөзе. Җәйләре үзенчә тәэсирле: карабодай кыры шаулый, ә өстендә тургайлар җыр суза. Мари халык сәнгате җете төсләр белән күңелгә кереп калды. Әмма барысыннан да бигрәк карның аклыгы әсир итте: әйтерсең лә, әкияткә эләктем, шулвакыт моңа кадәр тормышымда җыелып килгән бөтен осталыгым, уйларым, хисләрем ургып чыга башлады. «Ак киндерләр» шәлкеме шуннан башланды дияргә мөмкин. Хәер, мин аңа егерме ел алдан әзерләнә башлаган идем...»

 

«Сабан туе» шәлкеменнән «Капчык киеп йөгерү».

 

Аннары рәссам «Ак киндерләр»ен татар тормышыннан алынган сюжетлар белән дәвам итә. Кечкенәдән күреп үскән татар халкы тормышы әйтерсең лә үзеннән-үзе киндергә төшә башлый. «Татар йортына килеп керәсең, андагы чисталык-пөхтәлек, матурлык, тактасы сап-сары булганчы кырып юылган идән, сафлык әсир итә, дип балачак тәэсирләре белән уртаклаша кылкаләм остасы. Челтәрләнгән тәрәзә пәрдәләре, чигелгән кашагалар искитмәле гүзәл. Татар хатын-кызлары чигелгән алъяпкычлар, сарык йоныннан бәйләнгән ап-ак оекбаш өстеннән кызыл эчле галош кия. Бу төсләр балкышын күреп, кылкаләмгә үрелмичә түзеп кара!..»

 

«Гаилә».

 

Шуннан соң киндерләрендә рус халкы тормышы гәүдәләнә башлый. Нәтиҗәдә, 2018 елда М.Кузнецов егерме еллап иҗат иткән һәм берничә бүлектән гыйбарәт «Ак киндерләр. Идел буе халыклары» рәсемнәр шәлкеме өчен республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия була. Бу рәсемнәр шәлкеме татар, рус, башкорт, мари халыкларының чигүләренә нигезләнгән.

 

«Туй».

М.Кузнецов-Казанский иҗатындагы тагын бер мөһим темалардан берсе – олуг шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты. Тормышка сабый күзләре белән карау сәләтен югалтмаган рәссам, әдипнең «Исемдә калганнар» автобиографик әсәрен нигез итеп алып, балачак тәэсирләренең иҗатка ничек йогынты ясавын күрсәтүгә ирешә.

 

«Яшьләр».

 

Сәнгать белгечләребез рәссамның Казан чоры иҗатына югары бәя бирә. Сәнгать фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Улемнова, мәсәлән, аның әһәмиятен болай дип билгели: «Михаил Кузнецовның 1990 елларда калыплашкан иҗат өслүбен примитивизм төшенчәсе белән тасвирларга мөмкин: халык сәнгатеннән илһамланып ясалган картиналары балалар рәсемнәрен хәтерләтә. Шул ук вакытта аларда һәм нәгышь остасы, һәм график өчен кирәк булган бөтен сурәтләү ысулларын, перспективаны, анатомияне һәм композиция төзү закончалыкларын, сәнгать чараларының сыйфатларын яхшы белүче, ләкин тормышта күргәннәрен фәлсәфи югарылыкка, шартлылыкка җиткерә алучы зур останың кулы шәйләнә», - ди ул. «Михаил Кузнецовның иҗаты авангард сәнгать төшенчәсенә туры килә. “Мин Рафаэль кебек сурәт яза алам, әмма миңа бала кебек ясарга өйрәнер өчен бер гомер кирәк”, - дигән Пикассо. М.Кузнецов исә бу осталыкка бик җиңел ирешә. Аның бер караганда «балаларча» ясалган рәсемнәрендә әйләнә-тирә дөньяны аңлау тирәнлеге яшеренгән», - дип тә өсти галимә.

«Фәрештә».

 

М.Кузнецовның театр декорациясе бүлегендә белем-күнекмәләр алып, егерме еллап төрле театрларда иҗат итүе рәсемнәрендә дә чагыла. Һәр картинасын ул сәхнә корган кебек төзи. Галимә Ольга Улемнова сүзләре белән әйтсәк, «картинасында сурәтләнгән һәр кешегә костюм, грим, хәрәкәтләр аша билгеле бер типажны, характерны, хис-кичерешне чагылдыру вазифасы йөкләнә, шуңа күрә жанрга карамыйча, һәр рәсеме алгы һәм арткы пәрдәләре, драматургиясе, мизансценалары булган сәхнәне хәтерләтә. Бу «сәхнәдә» бернәрсә дә очраклы гына сурәтләнмәгән, ә бәлки пьесаның эчке мантыйгына буйсындырылган. «Декорацияләрнең» һәм «геройларның» зурлыгы перспектива закончалыклары белән түгел, пьесада тоткан урыннары белән билгеләнә», - ди галимә.

 

«Биш ул».

 

Ахырдан рәссамның үзенең сүзләрен китерәсе килә, бәлки алар башка иҗатчыларны да уйланырга этәрер. «Предмет яки күренеш гадирәк булган саен, аның гадәти булмавын күрсәтер өчен шагыйрь шулкадәр остарак булырга тиеш. Шул ук вакытта кешене алдамасын, чын дөресен әйтсен ул», - дигән Гоголь. Бу сүзләр минем остаханәмдә эленгән, аларны көн саен укыйм һәм картиналарымны шуларга карап дөреслим. Моннан тыш, иҗатымны тагын өч нәрсә – милли мәдәният, туган як тарихы һәм халык иҗаты тотып тора...»

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи