Журнал «Безнең мирас»

Ләбиб Леронның Әлфия Авзалова белән танышуы

Миңа моны әнием Шәргыя сөйләгән иде.


Алтмышынчы елларның уртасы булса кирәк. Көннәр жәйгә таба авышкан чак. Халыкта тиз популярлашып киткән җырчы Әлфия Авзалованың концерт бригадасы безнең авылга Актаныш районындагы Олы Имән авылына килеп төшә. Клубка якынрак булганга күрәдерме, артистларның берничәсен — иң күренеклеләрен - Әлфия апаны, баянчы-композитор Зиннур Гыйбадуллинны һәм нәфис сүз остасы, шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваны безнең өйгә урнаштыралар. Ул дүртпочмаклы өйгә ничек сыйдылар икән дип уйлап куям хәзер. Әйтергә онытып торам: бу өчәү янында Әлфия апаның кайсыдыр кызы да булган әле. Алар чәйләп, әниләр белән гәпләшеп утырган вакытта мин, дүрт-биш яшьлек малай, безгә туган тиешле Илгиз белән шул тирәдә әвәрә килеп йөргәнмен, имеш. Әлфия апа, безгә ишарәләп, кызына: «Кызым, әнә сиңа кияүләр!» - дип әйтеп куйган икән дә, кызы (бәлки, Гүзәл булгандыр) шундук, кистереп, болай дигән: «Мин авыл малайларына кияүгә чыкмыйм!»


Шул сүзләрне ишеткәч, табын янындагылар барысы да дәррәү көлеп җибәргән, имеш...


Әлфия апаны беренче күрүем шулай булган, әмма, ни кызганыч, мин бу турыда берни дә хәтерләмим. Әлеге вакыйгадан соң шактый еллар узгач, әлбәттә, Әлфия апа белән якыннан таныштым. Сәхнәдә күп мәртәбә бергә чыгыш ясарга туры килде безгә. Аның белән төшкән фотоларыбыз да бар. Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров кебек мәшһүрләребез белән бер заманда яшәү, алар белән аралашу, алар җырлаганны, сөйләгәнне тыңлау - үзе бер бәхет түгелмени?!.


Кем ул Әлфия Авзалова? Бу сорауга мин, гадәттә, болай дип җавап бирәм:


Бүтән бер сүз өсти алмыйм
Мин шушы язганыма:
Татар Моңы Алиһәсе —
Әлфия Авзалова!


Безнең Мирас. - 2018. - №1


Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру