Астана шәһәренең үзәгендә урнашкан Казакъстан Республикасының Дәүләт музее – Урта Азиядәге иң зур ядкярханә. Шул ук вакытта бу музей әллә ни олы да түгел, ул әле нибары 11 ел гына эшләп килә. 2014 елның 2 июлендә ачылган әлеге бинаның гомуми мәйданы 74 мең квадрат метр тәшкил итә. 8 катлы гыймарәттә 7 тематик зал урнашкан. Борынгы чор һәм Урта гасырлар, Тарих, Алтын, Этнография, Мөстәкыйль Казакъстан, Астана һәм Заманча сәнгать заллары дөньяның төрле илләреннән килгән кунакларны Казакъстанның тарихы вә мәдәнияте белән таныштыра.

Казакъстан Республикасының Дәүләт музее
Бинаның каршында «Saq ko՛semderi» («Сак башлыклары») исемле матур фонтан эшләп тора. Казакълар тарихының әһәмиятле чоры – сак кабиләләре яшәгән вакыт, иң кыйммәтле археологик табышлары – «Алтын адәм» – дә шул чорга карый торган ядкяр.
Музейга кергәч, зур холл каршына килеп чыктым. 1400 теңге түләп билет алганнан соң (215 сум), артыма борылып карадым. Диварның бер ягына Казакъстан Республикасының географик сурәте беркетелгән, өстендә: «Казакъстан – мәңгелек ил, байтак җир, тотрыклы дәүләт», – дип язылган. Түшәмгә Республиканың әләмендә сурәтләнгән ике символ – Кояш белән Бөркет эленгән. Диварның икенче ягы милли бизәкләр белән зиннәтләнгән.
Бинаның аскы катында музей фондлары, «Қолөнәршiлер орталығы» («Кулһөнәрчеләр үзәге») һәм дәмханалар (кафелар) белән мәйрамханалар (рестораннар) урнашкан. Һөнәрчеләр үзәгендә төрле сувенирлар, милли киемнәр сатыла.

«Saq ko՛semderi» фонтаны
Төп холлны йөреп чыккач, бронза һәм граниттан ясалган Сөембикә сынына юлыктым, аны Камил Муллашев иҗат иткән. Кечкенә генә күргәзмәдә рәссамның бакырдан ясалган «Дала көе» сыны да тәкъдим ителгән. Монда шулай ук Казыбәк Кажыкеновның «Коркыт», Нурлан Далбайның «Жамбыл Жабаев», Сембигали Смагуловның «Квадрига» һәм Казакъстанның башка сәнгатькярләренең әсәрләре тезелеп тора.

«Сөембикә». Камил Муллашев
Борынгы чор һәм Урта гасырлар тарихы залы
Сәяхәтем шул залдан башланып китте. Керүгә үк уң якта мәгарә макеты күзгә чалынды. Экскурсовод белән йөрсәң, аның эченә дә кереп була. Ясалма учак, борынгы кешеләр макеты ышандырырлык итеп ясалган.
Витриналар артында таш гасыры кешеләренең хезмәт кораллары тәкъдим ителгән. Неолит гасыры иратының бюсты, безнең эрага кадәр 4-3 мең ел элек яшәгән атның баш сөяге дә бар. Махсус макетка күз салып, шул чорда яшәгән кешеләрнең йорты белән танышып була. Өйләре яртылаш җир астында, түбә нечкә бүрәнәләрдән корылган, өстенә җир түшәлгән. Йорт түгәрәк шәкелендә.

Безнең эрага кадәр 4-3 мең ел элек яшәгән кешеләрнең йорт макеты
Әлеге чорның мөһим сәнгать ядкяре «Тубыл фикер иясе» («Тобольский мыслитель») дип атала. Ул 1976 елда Костанай шәһәре тирәсендә табылган. «Тубыл фикер иясе» безнең эрага кадәр III-II меңьеллыкта иҗат ителгән дип фаразлана. Ул миңа Пасха утравындагы моаи ташларын хәтерләтте.
Бронза (Казакълар «кола» ди) гасырындагы металлар эретү миче макеты шулай ук күз явын алырлык. Биредә шул гасырда кулланылган эш кораллары һәм бизәнү әйберләре тәкъдим ителгән.
Борынгы төрки цивилизация залы
«Төркиләрнең тарихы VI гасырда Төрки каһанлык барлыкка килү белән башланып китә», – дигән сүзләрне укып, залга кердем. Залның беренче өлеше – борынгы төркиләрнең язу тарихына, икенчесе таштан ясалган сыннарга багышланган, өченчесендә Урта гасырлар чорындагы кораллар һәм сәнгать әсәрләре тәкъдим ителгән.

«Тубыл фикер иясе»
Билге каһан, Күлтәгин, Төньюкүк стеллалары, VIII гасырның беренче чирегендә ясалган Күлтәгин каһан башы сурәтенең күчермәсе залның беренче өлешендә тора.
VI-XIV гасырларда таштан ясалган сыннар Монголия, Казакъстан, Кыргызстан, Алтай, Хакасия, Тува, Шәркый Төркестан җирләреннән табылган. Җәмгысы 3 мең сын барлыгы билгеле.

Көньяк Казакъстанда табылган таш балбал
Төрле язмаларда борынгы төрки илләр турында мәгълүмат бирелгән.
Борынгы төркиләр Евразиядә хәрби сәнгатьне һәм матди мәдәниятне үстереп җибәрәләр. Алар Бөек дала киңлекләрендә алга киткән хәрби сәнгать ярдәмендә хакимлек итәләр. Моны Каракаба каберлегендә табылган археологик табылдыклар дәлилли. Экспонатларның зур өлешен кораллар – кылычлар һәм ук белән җәяләр тәшкил итә.

Тираннозавр
Табылган ядкярләр арасында музыка коралы аеруча кыйммәтле. Галимнәр аны кобыз дип саный. Ул VIII-X гасырларда ясалган дип фаразлана.

Алтын эшкәртү барышы
Залдан чыккач, «Төрки галәм» дип исемләнгән картаны күрдем. Биредә бөтен төрки халыклар һәм аларның яшәү урыннары күрсәтелгән. Барлыгы – 49 халык.

Мамонт
Палеонтология залы
Биредә төрле динозаврларның, мамонтларның скелетлары тәкъдим ителгән. Алар арасында биш миллион ел элек тереклек иткән мамонт сөякләре бар. Ул 1830 елда Себердә табылган.

Легендар «Алтын адәм»
Төньяк Америкада яшәгән тираннозавр скелеты да шактый зур тоела. Җир йөзендә шундый җәнлек-җанварлар булганлыгына гаҗәпләнеп, әлеге залдан чыгып киттем.

Нурсолтан Назарбаев сыны
Алтын залы
Зур макет-диорамада алтын эретү процессы сурәтләнгән. Алгарак узгач, казакъларның иң кыйммәтле археологик табышларына юлыктым. Ул – 1969-1970 нче елларда Алматы шәһәре янындагы Иссык курганын казу вакытында табылган «Алтын сугышчы». Аңа галим Кемал Акишев юлыккан. «Алтын сугышчы» скиф-сак ювелир сәнгатенең шаһәсәре булып тора. Алтын бизәнү әйберләре безнең эрага кадәр IV-III гасырларга карый. «Алтын адәм» реконструкциясе 1980 нче елларда башкарылган. Аның киемендә дүрт меңнән артык алтын пластина исәпләнә, алар металл эшкәртүнең төрле техникасын кулланып эшләнгән. Сак сугышчысының бизәнү әйберләре бердәм композиция тәшкил итә.

Казакъларның традицион сәнгате залындагы бер стенд
Алтын залының икенче өлешендә шул чордагы башка һөнәр ияләренең киемнәре дә күрсәтелгән. Хәтта атларны да бизәү гадәте булган икән: аларга зур мөгезләр кидергәннәр.

Казакъ ханнарының тәхете
Казакъларның традицион сәнгате залы
Биредә киемнәр, өй бизәкләре, музыка уен кораллары тәкъдим ителгән. Бер домбрада хәтта уйнап алырга да рөхсәт ителә, шуннан файдаланып, аның кылына чиртеп алдым. Югарырак катларда заманча сәнгать заллары бар. Аларда картиналар, гравюралар тәкъдим ителгән.
13-20 нче йөз Казакъстан тарихы залы
Мондагы иң кызыклы экспонатларның берсе – Казакъ ханнары тәхете.
Залда Казакъ ханнары хакында байтак мәгълүмат бирелгән, хәтта сурәтләре дә бар. Казакъ ханнары шәҗәрәсе тәкъдим ителгән.
19 нчы йөздә яшәгән мәгълүм казакъ шәхесләре турында да мәгълүмат бирелә: Шокан Вәлихановның, Абай Кунанбаевның, Алаш-Урда фиркасы җитәкчеләренең иҗатлары һәм эшчәнлекләре яктыртыла. Шунысы кызыклы: мин залдан чыгып киткәндә бер сабый малай анасы белән видео яздыра иде. Абай сурәте каршына басып, ул шигырь сөйләде. Өстендә – бизәкле милли кием. Димәк, казакъ тарихының киләчәге, һичшиксез, өметле, ныклы дип, киләсе залга күчтем.
Бәйсез Казакъстан залы
Биредә, нигездә, Нурсолтан Назарбаев сыннары һәм портретлары иде. Шулай ук Совет чоры дәүләт эшлеклеләренең костюмнары да эленеп тора. Спортчыларның киемнәре дә бар. Астагы катта – «Астана» залы. Биредә шәһәр макеты һәм башкаланы үстерү буенча проектлар тәкъдим ителгән.
Әлеге музейны йөреп чыгар өчен, 4 сәгать вакыт кирәк булды. Мондагы тупланма чагыштырмача бай, заллар заманча җиһазландырылган. Казакълар үзләрнең тарихларын хөрмәт итәләр, өйрәнәләр, саклыйлар һәм бу аларның төп музейларында ачык чагыла. Кардәшләребезгә уңышлар теләп, язмамны төгәллим.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала