Тәрбияви мирас Уку өчен 1 минут

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне

Гореф-гадәт, традицияләрдә шундый кагыйдә яшәп килә: балалар өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм алар белән ихтирамлы сөйләшергә тиеш. Кызганыч, хәзерге вакытта гаилә мөнәсәбәтләрендә үзгәреш сизелә, өлкән буынга хөрмәт белән карау югала бара. Бу хәлне тирәнтен анализлау өчен бик күп вакыт сарыф итәргә кирәк, әмма шунысы хак: телевизор экраныннан санап бетергесез пычрак агыла, компьютер уеннарында көчләү-үтерү киң колач алган, азгынлыкка өндәгән матур тышлы китаплар да бихисап... Әти-әни һәм баланың үзара мөнәсәбәте күңелсез уйларга этәрә. Өлкәннәр әдәп-әхлак принципларына таянырга теләми, балаларына сукырларча буйсынып, агым уңаена йөзүен дәвам итә дигән фикер туа... Шуңа берничә мисал китерәм.

Сырхауханәгә килгән кешеләр табиб бүлмәсе янында чиратта тора, шунда кырык яшьләр чамасындагы хатын-кыз килеп баса. Аның белән килгән кызга игътибар төшә, чөнки ул әлеге ханым белән бигрәк тупас, рәнҗетүле сүзләр кушып югары тонда сөйләшә. Әмма теге хатын-кызның мондый мөгамәләгә исе дә китми. Әңгәмәләреннән аңлашылганча, болар – әнисе белән кызы. Димәк, алар гаиләдә дә шулай сөйләшә түгелме? Шәхсән мин андый сүзләрне беркайчан да әниемә әйтә алмас идем.

 

Әти-әни баланың дусты булырга тиеш, диләр. Әйе, бу киңәш искиткеч матур яңгырый. Андыйларга: «Дусларыгызның сезнең белән мыскыл итеп, түбәнсетеп, рәнҗетеп сөйләшүен теләр идегезме?» – дигән сорау бирәсе килә. Шул хакта уйлап карагыз әле. Әгәр андый хәлгә каршы икәнсез, ни өчен балагызга рөхсәт итәсез? Балагыздан мыскыл иттерәсез икән, аңардан ихтирам көтәргә буламыни?

 

Әти-әни, әби-бабайга хөрмәт балалар бакчасында яки мәктәптә генә түгел, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш! Сабый чактан ук баланың әти-әнигә сугарга, әби-бабай белән тупас сөйләшергә ярамаганлыкны белеп үсүе мөһим. Еш кына шундый күренешкә тап буласың: кечкенә бала, көлә-көлә, шап-шап итеп, әнисенең битенә сугып тора. Янәшәдәге кешеләр, шул исәптән әнисе дә, аны туктатмый, ул кечкенә әле, берни аңламый, дип уйлый. Дөрестән дә, бала әлегә үз гамәлләренә бәя бирә алмыйдыр, әмма әнисе аңа нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамаганын аңлатырга тиеш. Алайса бала мондый мөгамәләгә гадәтләнә, ул үсеп буйга җиткәч, тәрбиядәге бу хаталарны төзәтүе инде гаять авыр булачак.

 

Шундый ук хәлләрне сабыйның теле ачылгач күзәтергә мөмкин. Бала урамда, бакчада ишеткән сүзләрне кабатлый башлый, үзенең күп сүзләр белгәне белән мактанасы килә бит аның. Мәсәлән, әнисенә «дура», ди. Аның бу сүзенә өлкәннәр көлсә, димәк, әнигә шулай әйтергә ярый, дигән уйны хәтер сандыгына салып куя. Ләкин үсә төшкәч, инде аңлы рәвештә әнисенә «дура» дип кычкырса, бер дә көлке булмастыр шул. Чит кешеләр, әти-әни белән итагатьле сөйләшергә кирәклеген балага аңлатырга кирәк. Тәрбиянең нәтиҗәсе булсын өчен өлкәннәр үзара матур итеп сөйләшсен иде, дип телисе кала.

 

Кеше белән исәнләшү гадәте дә онытыла башлады кебек. Балалар мәктәптә дә, аннан кайтканда да олылар белән бик сирәк исәнләшә. Кайберләре башлап өлкәннәр исәнләшкәннән соң гына: «Исәнмесез!» – дип теләр-теләмәс, ишетелер-ишетелмәс кенә җавап кайтара. Үткәндә исәнләшеп китүчеләр дә юк түгел, димәк, гаиләдә шулай тәрбияләнгәннәр.

 

Узган гасырда күпчелек балалар тәрбияле үскән, чөнки моңа әти-әнинең шәхси үрнәге сәбәпче булган. Әти кеше иртән эшкә киткәндә, әни кеше һәм балалар аны яхшы теләкләр, изге догалар белән озатып калган. Ә кичен эштән кайткач, шатланып каршы алганнар, өс һәм аяк киемнәрен салырга булышканнар, кыш көне булса, киемнәрен җылы мич янына элгәннәр. Табын янына утыргач та, кайнар ашны әүвәл өлкәннәргә салып биргәннәр, аннары гына калганнарга. Өлкән кеше (гаилә башлыгы) сабыр гына, ашыкмыйча көтеп торган, табын янында утыручыларның барысының да алдында ризыгы барлыгын күргәч кенә бисмилласын әйткән, шуннан соң барысы да ашый башлаган. Өлкәннәрне хөрмәт итмәү, аларга авыр сүз әйтү, рәнҗетү гомумән булмаган. Әти-әниләр балалары алдында әрләшмәгән, шуңа күрә аларга гомер буена үрнәк булган. Бу гореф-гадәтләр шулай буыннан-буынга күчкән. Бала чактан кергән гадәт гомергә калыр, ди халкыбыз.

 

Хәзерге гаиләләрдә күп нәрсә үзгәрде: күркәм йолалар, гореф-гадәтләр үтәлми, әхлакый кыйммәтләр югалып бара, әтиәнинең, өлкәннәрнең кадере бетте. Эштән «кызмача» кайтып кергән әти кешене хатыны (әни кеше) ничек каршы ала соң? Берсеннән-берсе «матур сүзләр» тезелеп китә, әйтерсең автоматтан аттыралар. Гаиләдәге балалар, шуларның барысын да күзәтеп, үзләренә сеңдереп бара. Шундый «дәрес»ләрдән соң әхлакый тәрбия бирүе җиңел түгел... «Аларга әйтергә ярагач, нигә миңа ярамасын?» – дип уйлый бала.

 

Совет чорында «Барлык яхшы нәрсә – балаларга» дигән шигарь бар иде. Аның киләчәктә ниләргә китерәчәген фаразламадылар бугай: нәтиҗәдә яшьләр арасында үз-үзен генә яратучылар, эгоистлар күбәйде. Аларга язылмаган кануннар, гореф-гадәтләр берни түгел, өлкәннәрне санга да сукмыйлар.

 

Алты яшьләр чамасындагы оныгы белән әби һәм бабай автобуста бара. Әби таякка таянып көчкә атлый. Оныгы аерым утыргычта утыра, тәрәзәдән шәһәрне күзәтә. Әби һәм бабай оныгын саклап басып тора, ә шук бәләкәч, алардан ычкынып, автобусның әле бер, әле икенче утыргычына барып утыра. Ниһаять, әби аның янына утырырга тырыша, ә бәләкәч аягы белән тибеп төшерә. Түзәрлеге калмаган бабай оныгын орыша башлый, ә тегенең исендә дә юк, игътибар да итми. Автобустагы пассажирларның канәгатьсезлегенә чама юк, ярдәм итәргә телиләр, әмма әби оныгын яклый, ул әле бәләкәй, ди…

 

Баланы тәрбияләгәндә әти-әнинең сүзе бер булырга тиеш. Бу шарт үтәлмәгән очракта, баланың психикасы бозыла, ул киреләнә, берәүне дә тыңламый башлый. Татар халкының мәкалендә бу хакта төгәл әйтелгән: «Балаң яман булса, әҗәлең өеңдә», - диелгән. Халык традицияләре нигезендә баланы тәрбияләү – аның шәхесен кысу түгел, чөнки ул әле бу дөньяда яши белми, андагы рухи асыл сыйфатларның кыйммәтен аңламый. Үзләренең зирәклеге һәм шәхси үрнәге белән әти-әни балага күркәм тәрбия бирә, ә сабый аларның күп белүен, үзен җил-яңгырдан саклап, яратып үстерүен вакытлар үтү белән аңлаячак. «Бала үстерсәң, буен гына түгел, акылын да үстер», – дигән зирәк халкыбыз.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи