Тел дигән дәрья бар Уку өчен 5 минут

Венера Салихова: «Иң беренче урында – тәрбия»

«Бу урын – Саратов шәһәренең тарихи ядкярләреннән берсе. Мондый мәктәпләр белән халыкара дәрәҗәдә горурланырга мөмкин», – дигән Татарстан Республикасы Премьер-министры Фәрит Мөхәммәтшин. Ул кайсы уку йортын шулай данлаган, башкаларга үрнәк итеп куйган икән? Әлбәттә, бу – сер түгел. Сүз Саратов шәһәрендә урнашкан Советлар Союзы герое Г.Г.Рамаев исемендәге милли татар гимназиясе турында бара. Аның нигезендә нәрсә ята? Уку-укыту процессларында нинди заманча алымнар кулланыла? Боларның барысы турында да 2017 елдан бирле гимназияне җитәкләгән Венера Рәшит кызы Салиховадан сораштык.

 

«Гимназияне тәмамлаган егет-кызларның күбесе зур үрләр яулаган шәхесләр булып җитлекте»

 

 

– Венера ханым, сөйләшүне татар милли гимназиясенең ачылу тарихыннан башлап җибәрсәк, дөрес булыр. Саратов татарлары җәмгыятенең әлеге гимназияне булдыруда катнашы ни дәрәҗәдә?

 

– 1990 нчы елларда Саратов шәһәренең үзәк белем йортында һәр якшәмбе татар мәктәбе эшли. Аның белән илһамланып, милләте өчен җан аткан активистлар татар гимназиясен оештыру теләге белән яна башлый. Татар җәмгыяте катнашучылары бу фикер белән түрәләргә керә һәм алардан ярдәм сорый. Шулай итеп, бер ишек ябылса, икенчесе ачыла. Ахыр чиктә алар үз теләкләренә ирешә: 1992 елның 1 сентябрендә гимназиябез беренче укучыларын кабул итә. Әлеге теләк чынга ашсын өчен, Митәсим Шиһабетдин улы Сөләйманов, эшмәкәр Камил Әлим улы Әбләзов, Мөкаддәс Габбас улы Бибарсов, Зөфәр Шәммәгали улы Хәкимов, Мәвия Фатыйх улы Зәйнетдинов, Ренат Вилдан улы Әмиров тырышлык куйган. Өлкә мәгариф министрлыгының да ярдәме зур булган. Мәвия Зәйнетдинов гимназиянең беренче татар укытучысы буларак тарихыбызга кергән. Гимназия инде 33 ел фидакяр хезмәт куя: татар халкының тарихын, мәдәниятен киләчәк буыннарга тапшыра, балаларга ныклы тәрбия бирә.

 

 

«Без балаларда башкаларга карата хөрмәт, җаваплылык һәм толерантлык сыйфатларын булдырырга тырышабыз»

 

 

– Белем йорты бинасының тарихы да гади түгел, шулай бит?

 

– 1879 елда салынган бина Санкт-Петербургның танылган Эрмитаж музеен хәтерләтә. Төзелеше ягыннан эклектика стиленә туры килгән бу корылма Саратовның иң зур биналарының берсе булып саналган. Инкыйлабка кадәр беренче катта кибетләр һәм башка сәүдә бүлмәләре урнашкан. Өстәге катларда район суды, суд палатасы һәм хезмәткәрләрнең – прокурорлар, адвокатлар һәм приставларның офислары булган. Бөек Ватан сугышы еллары ахырында биредә Суворов хәрби училищесы оешкан. 1960 елдан әлеге бинада төрле белем бирү учреждениеләре эшләп килә.

 

 

Мәктәп ашханәсен әниләр советы тикшергән мизгел

 

 

– Гимназия шәһәрнең башка мәктәпләреннән нәрсәсе белән аерылып тора?

 

– Милли татар гимназиясе – үзе уникаль күренеш. Саратов шәһәрендә безнең уку учреждениесе бердәнбер, аннан кала, өлкәдә ике тулы татар мәктәбе бар. Укыту тәрбия аша алып барыла, бу да безне башка мәктәпләрдән аерып тора дип саныйм. Иң беренче урында – тәрбия. Искәртеп узыйм: гимназиябез 2025 елда туган телләрне өйрәнү, туган телләрдә укыту, шулай ук этномәдәни һәм телләр төрлелеген саклау мәсьәләләре буенча терәк федераль мәйданчыкка әйләнде.

 

 

Милли татар гимназиясе – Саратов шәһәренең тарихи ядкярләреннән берсе

 

 

– Шәхеснең рухи-әхлакый потенциалын формалаштыру һәм милли үзаңын булдыру процессы ничек алып барыла?

 

– Иң беренче чиратта, барлык тәрбия бирү процессы ата-аналар белән берлектә башкарыла. Без балаларда башкаларга карата хөрмәт, җаваплылык һәм толерантлык сыйфатларын булдырырга тырышабыз. 2022 елдан гимназиядә полингвиаль укыту буенча төбәк эксперименталь мәйданчык эшли, 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья фәнен татар телендә үзләштерә. «Нур» балалар театры актив рәвештә спектакльләр куя, балалар әдәби марафоннарда һәм башка бәйгеләрдә катнаша. Зурлап уздырылган «Идел буе халыклары: тарихы, мәгарифе, мәдәнияте» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе дә – безнең горурлык. Бу чарада татар теле секциясе дә яхшы эшли. «Идел йолдызлары» концерты, «Без булдырабыз» дип аталган гореф-гадәтләр фестивале, «Матур татар гаиләсе» бәйгесе һәм «Буыннар өчен йолаларны саклыйк» фестивале балаларга тиешле милли тәрбия бирүдә ярдәм итүче чаралардан санала. Гимназиябездә уздырылган семинарларда укытучылар да яңалыклар һәм уку-укыту өлкәсендәге заманча методикалар белән таныша. Кыскасы, тормыш гөрли.

 

 

Саратов өлкәсе һәм Карелия Республикасы мөфтиләре белән очрашу

 

 

– Венера ханым, нинди заманча педагогик алымнар кулланасыз?

 

– Педагогик алымнарны һәрдаим камилләштереп торырга тырышабыз. Белем бирү ысуллары замана белән бергә атларга тиеш дип саныйбыз. Укудан тыш чаралар да балага тиешле йогынты ясарга мөмкин. Шул максаттан, гимназия кысаларында һәр ел саен милли гореф-гадәтләр мохитен саклаган җәйге татар лагере оештырыла. Белем йортында «Саратов татарлары» музее да уңышлы эшләп килә. Бирегә укучылар гына түгел, татар халкы һәм аларның тормышы белән танышырга теләгән һәркем килә ала Заманча педагогик алымнарның тагын берсе – гимназия кысаларында төрле советлар оештыру. Әтиләр советы белән җыелышлар үткәрәбез, интеллектуаль уеннар, төрле спорт чаралары, өмәләр уздырабыз. Әниләр советы ашханәдә аш контролен уздыра (ризыкларның тәмен татып карыйлар, ашханә чисталыгын тикшерәләр, бәяләмәләр китабында тәкъдимнәрен калдыралар). Бездә хәтта әби-бабайлар советы да бар. Алар балаларга мастер-класслар күрсәтә, гарәп телен өйрәтә һәм дини белем бирә. Шул рәвешле, балаларга уку йорты кысаларында тәрбия бирүдә укытучылар гына түгел, аларның гаиләләре дә катнаша.

 

Укучыларның бөтендөнья «Татарча диктант» акциясендә катнашкан чагы

 

 

– Мөһим максатларның берсе – татарның милли элитасын формалаштыру. Белем йорты җитәкчелеге фикере буенча, милли элита вәкиле нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

 

– Без тырыш, тәрбияле һәм милләте өчен җан атып, аның үсешенә йогынты ясарга янып торучы шәхесләрне олы тормышка әзерләргә омтылабыз. Укучыларыбыз – үз телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белүче, югары әхлаклы кешеләр. Гимназияне тәмамлаган егет-кызларның күбесе зур үрләр яулаган шәхесләр булып җитлекте, алар безнең йөзгә кызыллык китерми.

 

 

«Әбиемнең сандыгы» гореф-гадәтен сәхнәләштерү күренеше

 

 

– Татар милли гимназиясе инновацион технологияләр куллану буенча да алдынгы белем йортларының берсе санала. Әлеге статуска китергән шартлар турында тулырак сөйләп китсәгез иде.

 

– Акчалата грантларның күп өлешен информатизацияләүнең матди базасын үстерүгә тотабыз. Хәзерге көндә һәр бүлмәдә компьютер, проектор һәм интерактив такта бар.

 

 

«Саратов татарлары» музее укучыларны гына түгел, ә барлык шәһәр кунакларын да җәлеп итә

 

 

– Гимназиядә инде күп еллар тулы көнле уку режимы эшләп килә. Практикада моның уңай якларын күрдегезме?

 

– Инде берничә ел тулы 5 көнле мәктәп режимында эшлибез. Укучылар көннең икенче яртысында төрле түгәрәкләрдә үзләренә яңа шөгыльләр таба, татар, инглиз һәм Көнчыгыш телләрен камилләштерә. Сәгать 18:00гә кадәр алар тәҗрибәле тәрбиячеләр янында дәресләрен әзерли, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә. Тулы көнле мәктәптә шулай ук сәламәтлекне саклау программасы да гамәлдә.

 

 

«Каз өмәсе» йоласының бер мизгеле

 

 

– Венера ханым, биредә барлыгы ничә бала белем ала?

 

– 405 бала укый. Аларның 80 проценты татар балалары булса, 20 проценты – льготалылар. Киләсе елда 40-50 кешелек 2 сыйныф алырга уйлыйбыз. Татар телен башка милләт вәкилләре дә өйрәнергә тели, шуңа күрә дә безгә укырга киләләр.

 

– Балаларны милли гимназиягә билгеле бер таләпләргә туры китереп кабул итәләрме?

 

– Иң мөһиме – балада татар телен өйрәнү теләге булырга тиеш.

 

– Алдынгы инновацион мәгариф учреждениесен булдыру җиңелләрдән түгел. Татар гимназиясе моңа ирешсен өчен, «ГЭКСАР» электротехника заводы генераль директоры Эдуард Әнвәр улы Ганеев зур өлеш керткән. Аның хакында һәм белем йортына ярдәме турында тулырак ишетәсе килә.

 

– Эдуард абый белән таныш булмасам да, аның хакында һәрвакыт бик күп җылы сүзләр ишетәм. Ул гимназиянең өченче катына ремонт ясаттырган, физика кабинетына кирәкле җиһазлар тапшырган. Нинди генә тәкъдим белән килмәсеннәр, ул аларны беркайчан да кире бормаган, һәрдаим ярдәм кулын сузган. Эдуард абыйны бик сагынабыз. Гимназиядәге бер кабинет аның исемен йөртә.

 

– Иганәчеләрнең, милләт өчен җан атып торучыларның гимназия тормышында катнашуы хәзер дә мөһимме?

 

– Һичшиксез! Татар милли гимназиясе һәрвакыт татар җәмәгатьчелеге ярдәмен һәм игътибарын тоеп яши. Аллаһка шөкер, ярдәмчеләребез бар. Иң төп иганәчеләрнең берсе – Саратов татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Нарат-К» ҖЧҖ президенты, Татарстан Республикасының Саратов өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиллеге рәисе Камил Әбләзов. Аның татар милли гимназиясе үсешендә дә роле бәяләп бетергесез. Ул мәктәп бинасының авария хәлендәге буш блогына капиталь ремонт ясатты. Ярдәмчеләребез арасында әтиәниләр дә шактый. Бөтендөнья Татар конгрессы да гимназия тормышыннан читтә тормый. Аллаһка шөкер, иганәчеләребез безне ишетеп тора, алар – безнең өчен зур терәк.

 

– Саратов белән 600 чакрымлык ераклыкта урнашкан Казанны мәгариф өлкәсенә кагылышлы элемтәләр бәйлиме?

 

– Казан белән элемтә, әлбәттә, бар. Гимназиялеләр төрле съездларга, форумнарга йөри, үзара тәҗрибә һәм белем уртаклаша. 2023 елда без Казан мәктәпләренә, Арча педагогика көллиятенә һәм андагы күп профильле мәктәпкә аларның тәҗрибәләрен үзләштерергә бардык. Лаеш, Кукмара һәм Арча районнары мәктәпләре белән хезмәттәшлек турында шартнамәләр имзаларга да өлгердек. Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлегеннән безнең семинарларга, конференцияләргә һәм фестивальләргә киләләр. Мәгариф һәм милли тәрбия бирү теләге ерак араларны да якынайта.

 

– Венера ханым, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Киләчәктә дә эшегездә уңышлар теләп калабыз!

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи