Журнал «Безнең мирас»

Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилеен уздырды


22 июльдә Татарстан китап нәшрияты үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
1919 елның 22 июлендә РКП(б) Казан губкомы карары нигезендә РСФСР Дәүләт нәшриятының Казан бүлеге оештырыла. Ул хәзерге “Татарстан китап нәшрияты”на нигез салган. “Бер гасырлык тарихы дәвамында Татарстан китап нәшриятының төп миссиясе үзгәрешсез кала: татар әдәбиятына, туган телдә укуга, аны саклауга һәм үстерүгә укучылар игътибарын җәлеп итү”, - диелә хәбәрдә.
Татарстан китап нәшрияты “Татар әдәбияты үзәге” проектын гамәлгә куя. Аның ярдәмендә татар китаплары укучыга үтемлерәк була башлады. tatkniga.ru сайтында татарча китаплар басма вариантта да, электрон вариантта да бар. Электрон китапларның күпчелеген бушлай укырга була.
Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан ел дәвамында республика районнарында танылган татар язучылары һәм шагыйрьләре катнашында “Китап бәйрәме” уздырылачак. Быел нәшрият махсус бәйрәм программасы белән Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге китап фестивальләрендә катнашачак, матбугат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бүләкләр уйнатачак.
2018 ел ахырында китап нәшрияты татар әдипләренең әсәрләрен аудиокитап итеп яздыра башлады. Узган елда 162 сәгатьлек аудиоматериал яздырылган. Ә быел 580 сәгать яздыру планлаштырыла. Аудиокитапларны бушлай тыңларга һәм йөкләп алырга була.

  • Якутиянең китап нәшриятлары аудиокитаплар яздыру буенча Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксынды.



 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/23/190260/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру