Журнал «Безнең мирас»

Рәшит Ваһаповны искә алырга җыелучылар дин һәм җыр турында фикер алышты

Дин һәм моң, дин һәм җыр, дин һәм Рәшит Ваһапов – Илнар хәзрәт Зиннәтуллинның Татарстанның халык җырчысы Рәшит Ваһапов рухына Коръән багышлавы шушы темаларга уйланулардан торган вәгазь белән башланып китте.
Илнар хәзрәт диннең моңлы затлы милли җырларга каршы булмавын ассызыклады. Диннең милләтне саклап калуы турындагы фикерләрен мисаллар белән ныгытты. Мулла улы булган Рәшит Ваһаповның дингә уңай мөнәсәбәттә булуын күзаллап, революция булмаган булса, аның да әтисе юлыннан мулла булып китәчәген фаразлады.
Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел тулу уңаеннан, күренекле җырчының рухына Коръән ашы Казандагы рестораннарның берсендә узды. Аны Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды оештырган иде. Мәҗлеснең кунаклары – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ветераннары, җырчылар, музыка белгечләре. Коръән ашы - күренекле җырчының туган көнендә оештырылган искә алу чараларының чираттагысы иде.
Илнар хәзрәтнең фикерен дәвам итеп, Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов Ваһап мулланың Нижгар якларында мәшһүр дин әһеле булуын, Рәшит Ваһаповның беренче белемен әтисе тоткан мәдрәсәдә алуын, Ваһап мулланың улын Коръән хафизлыкка әзерләргә җыенуы турында мәгълүмат бирде.
“14 декабрьдә Рәшит Ваһаповка операция ясыйлар. 13 декабрьдә ул Зәйнәп Хәйруллинаның әнисенә шалтыратып: “Апа, иртәгә операциягә керәм. Догаңнан калдырма!” ди. Бу аның соңгы сүзләре була. Рәшит Ваһаповның туган көнен шулай уздыру бик дөрес дип уйлыйм”, - диде Рифат Фәттахов. Ул Рәшит Ваһаповның дингә мөнәсәбәте үзе бер аерым фәнни тема дип саный.
Иртәгә Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган искә алу чаралары җырчының туган ягында үткәреләчәк.
“Район үзәгендә – Уразовкада – Рәшит Ваһапов бюсты янында безнең җырчыларыбыз һәм районның үзешчән җырчылары катнашында концерт була. Ваһапов репертуарындагы җырлар башкарылачак. Соңыннан авылга кайтып аның авылдагы бюстына да чәчәкләр куябыз”, - диде Рифат Фәттахов “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль быел көзгә калдырылган. Рифат Фәттахов аңлатуынча, бу рамазан ае алды көннәре булу белән бәйле.Рәшит Ваһап улы Ваһапов — мәшһүр татар җырчысы, ТАССР халык артисты, 1941 — 1962 елларда Татар филармониясе солисты. Ул 1908 елның 7 маенда хәзерге Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актук авылында 3нче мәчет имамы Ваһап мулла гаиләсендә туган. Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру