Журнал «Безнең мирас»

Мәрҗани мирасы чит илләрдә бүген дә дәреслек буларак файдаланыла

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалына әңгәмә бирде. “Адымнар” мәгълүмати-аналитик тапшыруы журналистлары бөек татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сюжет әзерлиләр. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте җиткерә.
Камил хәзрәт билгеләгәнчә, Мәрҗани иң беренче чиратта дин галиме булган, аның иҗаты бу юнәлештә бик тә билгеле, һәм ул Россиядән читтә яхшы өйрәнелә. Иң күркәм мисал итеп 2017 ел ахырында Мәрҗанинең Иорданиядә нәшер ителгән «Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк» ("Авыз ачу белән сәхәр ашауны йөкли торган мәсьәләләрне яхшы төшенүне хакыйкый аңлау") китабын санарга мөмкин. Татар дин галименең гарәп телендәге әлеге хезмәтен профессор Лүай ибнү Габдерәүф әл-Хәлили әл-Хәнәфи басмага әзерләгән. Моннан тыш, “Фикъһе ысулы” хезмәте хәзерге көннәргә кадәр Мисырда кат-кат басылып килә һәм дөньяның иң борынгы университетында, мәртәбәле Әл-Әзһәр мөселман дини белем бирү уку йортында дәреслек сыйфатында файдаланыла. Ә галимнең “Назурат әл-хак” китабы, Мәрҗанинең мирасын өйрәнү өчен, бүгенге көндә Төркиядә, Пакыстанда һәм Бәйрутта да басыла һәм бар җиһанга таратыла! – дип билгеләде мөфти.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/19/156417/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру