Журнал «Безнең мирас»

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән торган театр декадасы дәвам итә

Казанда Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән торган театр декадасы дәвам итә. Кичә Камал театры сәхнәсендә Әлмәт театры коллективы үзенең ике спектаклен күрсәтте. Көндез тамашачы Кече сәхнәдә “Кар астында кайнар чишмә” комедиясен, кич Зур сәхнәдә “Оҗмах капкасы” трагикомедиясен карый алды.
“Оҗмах капкасы” спектакле Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повесте буенча моннан ун ел элек Ренат Әюпов тарафыннан куелган. Инсценировка авторы – язучының улы Мансур Гыйләҗев. Бибинур ролен Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова уйный.

  • Төп героиня – Бибинур. Ул тормыш иткәндә һәрвакыт иң элек башкалар хакында уйлый. Инде фани дөнья белән алыш-биреш бетте, җомга көнне үләм дип йөргәндә... Аллаһы Тәгалә аңа могҗиза бүләк итә. Бу дөньяда яшәп әле ул мәхәббәт хисен татымаган икән бит. Бибинур Оҗмах капкасына таба әнә шул нурга төренеп атлый.


Спектакльне карарга Аяз Гыйләҗевнең хатыны Нәкыя Гыйләҗева, улы Мансур Гыйләҗев, язучының иҗатын өйрәнүче галимә Миләүшә Хабетдинова килгән иде.
Бүген декаданы Әтнә театры артистлары дәвам итә. Алар Камал театры сәхнәсендә үз репертуарларындагы “Югалган көн” спектаклен күрсәтәчәкләр.
Аяз Гыйләҗев әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы 5 ноябрьдә Хакас милли театрының “Өч аршын җир” спектакле белән башланды. Декада 11 ноябрьдә Камал театрында сәхнәләштерелгән “Әтәч менгән читәнгә” спектакле белән тәмамлана.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/09/174814/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру