Журнал «Безнең мирас»

"Казан утларының" иске редакторы яңасына уңыш теләде

"Казан утлары" журналының баш мөхәррире алышыну матбугат чараларында җитәкчелекне яшәртү максатыннан эшләнә. Әдәби журналга яңа мөхәррир билгеләнәчәге турындагы яңалыкны Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында Берлек рәисе Данил Салихов шулай дип шәрехләнде.
Җыелышта "Казан утлары" журналының баш мөхәррире алышыну темасын халык язучысы Рабит Батулла күтәреп чыгарды. Ул соңгы елда журналның тиражы артуын, сыйфаты яхшы булуын ассызыклады.
Данил Салихов үзенең "Татмедиа" җитәкчелеге белән сөйләшүен, әдәби журналның баш мөхәррирллегенә яшь кешенең - яшь галим һәм талантлы язучы Рөстәм Галиуллин билгеләнүен әйтте.
Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Илфак Ибраһимов сүз алып журнал белән бәйле вазгыятьне аңлатып узды. Баланс комиссиясенең уңышлы узуын, журналның тиражы кимемәвен, яңа буын укучылар тартылуын ассызыклады. Коллективның да яшәргәнлеген әйтте. Илфак Ибраһимов үзенең 2018 елларда китергә җыенуын да искәртеп узды. "Мин әле 15 гыйнварга кадәр эшлим. Журналның беренче номерына үзем кул куеп чыгарып калдырам", - диде ул.
Илфак Ибраһимов журналга куеласы яшь мөхәрриргә уңышлар теләде. "Рөстәм Галиуллин ышанычлы егет, талантлы шәхес", - диде ул.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/16/154433/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру