Журнал «Безнең мирас»

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның Сәмәрканд өлкәсе Хакиме белән очрашуы булды

Сәмәрканд өлкәсе (Үзбәкстан Республикасы) Хакиме (үзбәкчә - Хоким) Химмәт Окбутаев белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә очрашты, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.


Исегезгә төшереп үтәбез, Сәмәрканд өлкәсе делегациясе эшлекле сәфәр белән Татарстанга килде. Делегация вәкилләре, “Алабуга” икътисадый зонасында булып, инвестицияле проектлар һәм әлеге җирлекнең (Алабуга муниципаль районы) инфраструктурасы белән танышты. Алар Иннополис ИТ-шәһәрен, Яр Чаллыда урнашкан“КамАЗ” заводының җитештерү мәйданчыкларын карады.


Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы хезмәттәшләренең хәзер бирегә килүе Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәте кысаларында Татарстан белән Узбәкстанның хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерде.


Татарстан белән Үзбәкстанның үзара бәйләнеше 1993 елда имзаланган сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара килешү нигезендә бара.


Рөстәм Миңнеханов узган ел Татарстан һәм Үзбәкстан сәүдә әйләнеше күләме 50 миллион доллардан артык булуын әйтеп узды. Ләкин күләмне тагын да арттыру, күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләр барлыгын искәртте.


Очрашу барышында Татарстан Президенты республиканың кыскача икътисадый вәзгыятенә бәя бирде, сәнәгать, мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге мөһим проектларны атады. Ул мәдәният һәм мәгариф өлкәсе буеча Татарстанның Үзбәкстан белән үзара бәйләнеше үсештә булуын, иҗади коллективлар белән алмашуны, Мәдәният көннәре уздыруны билгеләп утте.


«Татарстан югары уку йортларында Үзбәкстаннан 2 меңгә якын студент белем ала, без, аларның саны артса, шат кына булырбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Татарстан үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясенә 9 меңнән артык кеше керә, алар республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашалар.


Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, спорт һәм туризм өлкәсендә дә элемтәне киңәйтергә яхшы алшартлар бар.


Үз чиратында Сәмарканд өлкәсе Хакиме Химмәт Окбутаев Татарстандагы хезмәттәшләренә аны җылы кабул итүләре һәм эчтәлекле таныштыру программасы өчен рәхмәтен җиткерде. Аның белдерүенчә, Татарстанда әлеге очрашу Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиевның Россиягә планлаштырылган дәүләт визиты алдыннан (ул агымдагы елның апрелендә булыр дип ниятләнелә) үткәрелгән. Ул әлеге очрашу илләр арасындагы мөнәсәбәткә яңа этәргеч бирер һәм үсеш алыр дигән өметтә.


Очрашу ахырында Сәмарканд өлкәсе Хакиме Химмәт Окбутаев Татарстан Республикасы белгечләрен һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Үзбәкстанга чакырды


“Татар-информ”

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру