Татар гаме Уку өчен 1 минут

Фирдәвес Зариф. Туган телем

Бүген – Халыкара туган тел көне. Туган телебезне саклыйк һәм яклыйк! Туган телем минем – иркә гөлем, Син исән дип сөенеп яшимен; Йолдыз булып күктә кабынамын, Яшен булып җирдә яшьнимен.

Туган телем минем –  иркә гөлем,
Син исән дип сөенеп яшимен; 
Йолдыз булып күктә кабынамын,
Яшен булып җирдә яшьнимен.

 

Кушымта:
Күкрәк сөте белән миңа сеңгән,
Татлы, тиңсез анам теле син.
Туган телем - тиңсез хәзинә, дип,
Һәркем синең кадерең белсен.

 

Татарга тылмач кирәкми, диеп,
Дәрәҗәңне дөнья таныган.
Дуслык теле, аралашу теле
Булып җиһанга син танылган.
Кушымта.

 

Син яшәсәң, мин дә яшәрмен, дип,
Типсен һәр татарның йөрәге.
Һәркайда дә сине зурласыннар,
Гаиләдә булсын терәгең.

 

Кушымта:
Күкрәк сөте белән миңа сеңгән,
Татлы, тиңсез анам теле син.
Туган телем  
– 
тиңсез хәзинә, дип,
Һәркем синең кадерең белсен
.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи