Алтын Урда турында сүз йөрткәндә, аның калаларга бай, гомумән, шәһәр мәдәнияте алга киткән, искиткеч үсеш алган дәүләт икәнен дә икърар итәбез. Ул калалар дәүләт икътисадының үсешен тәэмин иткән, мәдәният үзәкләре булып торган. Алтын Урда чоры әдипләренең тәхәллүсләренә генә күз салсак та, моңа инанабыз: Сәйф Сараи шагыйрь буларак Алтын Урда пайтәхетендә, ягъни Сарайда таныла. «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы авторы Котб исә Урта Иделнең уң ягындарак урнашкан Котб шәһәре исемен үзенә нисбә итеп алган. Атаклы «Мәхәббәтнамә» авторы Харәзминең кайсы калага нисбәт ителүен әйтеп торасы да юк. Әлбәттә, алар, гомерләрен бер шәһәрдә генә уздырмыйча, төрле-төрле калалар, төбәкләр буйлап сәяхәт иткән. Язма әдәбиятның тотрыклы үсешен бары тик шәһәр мәдәнияте генә тәэмин итә ала. Алтын Урданы Урта гасырларның иң көчле дәүләтләренең берсе дибез икән, моңа калаларның йогынтысы һичшиксез зур.
Шундый шәһәрләрнең берсе – Үкәк каласы. Ул – Җүчи Олысының иң борынгы шәһәрләренең берсе. Кала Идел буенда, хәзерге Сарытау шәһәре тирәсендә урнашкан. Үкәк каласы XIII-XIV гасырларда нигезләнгән дип санала. Әлеге шәһәр сәүдәнең мөһим үзәге булган һәм Шәрык белән Көнбатышны тоташтырып торган күпер вазифасын үтәгән. Атаклы сәяхәтче Марко Поло Үкәкне үз хезмәтендә «Укак» дип атый.

Үкәктә Алтын Урда чоры мунчасын казып чыгарганнар. 1891 ел
Үкәкнең исеме һәм җисеме
Фәндә шәһәр исеме «базар», «сәүдә урыны» мәгънәсен белдерә дигән фикер бар. Әлеге күренеш каланың икътисад үсешендә әһәмияткә ия икәнлеген исбатлый. Икенче караш буенча, шәһәрнең атамасы «ук» сүзе белән бәйле. Монысы исә каланың стратегик яктан мөһим икәнлеген күрсәтә.
Үкәк – Бөек Ефәк юлында торган шәһәр. Башка калалардан аермалы буларак, ул түрәләрнең яшәү урыны гына булып калмыйча, халыкара сәүдә үсешенә дә зур йогынты ясаган, һәм бу аны гел алга этәреп торган. Үкәк мәдәнияте башка халыклар белән аралашу сәбәпле дә үсеш кичергән.
 шәһәре.jpg)
Фра Мауро төзегән харитада Үкәк (Iochachi) шәһәре
Үкәк шәһәре икътисадының зур өлешен сәүдә тәшкил иткән. Үкәк аша ефәк, төрле тәмләткечләр, асылташлар, алтын һәм башка әйберләр узган. Каланың тирә-юнендә алтын чыгарулары да билгеле. Үкәк базарында кытайлар, гарәпләр, фарсылар, руслар һәм башка халыклар сәүдә иткән.

Үкәк күренеше. Аны 1923 елда Ф.В.Баллод төзеп калдырган
Үкәкнең җимерелүе
XV гасырда, Алтын Урданың көчсезләнүеннән һәм аның акрынлап таркалып баруыннан соң, Үкәк төшенкелек чорын кичерә. Моның сәбәбе – Аксак Тимер гаскәрләренең һөҗүме. Тимер 1395 елда Үкәкне басып ала, аны җимерә һәм шуның белән шәһәрнең икътисады һәм мәдәнияте үсешенә балта чаба.
Тора-бара, шәһәр җимерелгәннән соң, аның халкы бу җирләрне ташлап китә, ә сәүдә юллары исә юнәлешен үзгәртә. Үкәк ташландык хәлдә кала, аның хәрабәләре, Урта гасырлар тарихында әһәмиятле булуына карамастан, тарихи күләгәдә юкка чыга.
Археологик мирас
Үкәк белән бәйле археологик табылдыклар шактый. Шәһәр урынында кала ныгытмалары, мәчет, сәүдә һәм торак биналары калдыклары табылган. Үкәктә казу эшләре XIX гасырда алып барыла башлаган, әмма әлегә кадәр шәһәрнең күп кенә серләре чишелмәгән булып кала бирә.
Иң әһәмиятле табылдыкларның берсе — төрле-төрле тәңкәләр. Алар арасында алтын һәм көмештән эшләнгәннәре дә бар. Үкәктә татар ханнары идарә иткән чорга караган тәңкәләр табыла, бу аның икътисади мәркәз булуын дәлилли.
Биредә мәчет һәм ислам мәгариф учаклары хәрабәләре дә табылган, әлеге күренеш калада мөселман җәмгыяте һәм ислам белән бәйле мәдәни горефгадәтләр булуын раслый.

Үкәк каласы. Рәсем ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Бүген археологлар һәм тарихчылар Үкәк хәрабәләрен тикшерүне дәвам итә, алар шәһәр белән бәйле барлык серләрне ачарга тырышалар. Галимнәр билгеләп үткәнчә, Үкәк, мөһим сәүдә үзәге генә булып калмыйча, мәдәни мәркәз дә булган, чөнки аның территориясендә төрле мәдәниятләр һәм диннәр кисешкән.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, Үкәктә су белән тәэмин итү һәм канализация системасы булган, бу ул вакытта шәһәр коруның югары дәрәҗәле күрсәткече булып тора. Уникаль табылдыклар Үкәкнең үз чорының иң заманча һәм алдынгы шәһәрләреннән берсе һәм Бөек Урданың мөһим өлеше булуын раслый.
***
Үкәк шәһәре бик борынгы заманнарда юкка чыкса да, Алтын Урда тарихында шактый тирән эз калдырган. Аның Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыра торган сәүдә һәм мәдәни үзәк буларак роле өйрәнүгә лаек. Үкәк белән бәйле мәсьәләләр тарихчылар һәм археологлар өчен актуаль булып кала, чөнки бу шәһәр – Урта гасырларның төп табышмакларының берсе, ул артефактлар, тәңкәләр һәм башка тарихи материаллар рәвешендә бай мирас калдырган.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала