Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Үгисетмәсәгез иде сала халкын, авыл кешесен!

Кадерле редакция! Мин – Мингарипов Габделхак Газиз улы, Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан пенсиядәге укытучы. Бу язмамда соңгы дистә еллар дәвамында үземне һәм байтак авылдашларымны (бәлки, гомумән, сала халкын) борчыган мәсьәләгә тукталдым. Язма озын, күләмле булып чыкты, әйтәсе килгән фикерләр күп бит. Хәтер сандыгында кимендә 65 ел күргән-кичергәннәр шактыйга җыйнала. Шуңа күрә, әгәр максатка ярашлы дип исәпләсәгез, бәлки берничә санда бирерсез. Ихтирам белән, Габделхак Мингарипов.

 

…Туган авылым минем каршымда,

Күңелем һаман омтыла шунда…

 

Татар халкының сөекле композиторы Сара Садыйкованың фронтовик шагыйрь Мостафа Ногман шигыренә иҗат иткән «Туган авылыма» җырындагы әлеге юллар ничәмә-ничә еллар инде халкымның күңел түрендә тирбәлә. Әнә «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында бара торган «Музыкаль Сабантуй»ның бу елның 25 октябрендә башланган икенче сезонының беренче бәйгесендә дә популяр җырчы Гүзәл Уразова тарафыннан ничек матур башкарылды ул. Искиткеч! Сүзләре дә, көе дә, җырчының башкару осталыгы да. Жюри әгъзалары югары бәяләде. Без аны мәшһүребез Әлфия Авзалова башкаруында тыңлап үстек. Бер уңайдан аның башкаруындагы аудиоязманы да Интернет челтәреннән табып тыңлап хозурландым. Мәңгелек җыр: туган җир, туган авыл, җирсү турында... Кайсы гына җырчының репертуарында юк икән бу тема? Бүген шәһәрдә гомер кичерүчеләрнең күпләре туган җирен (авылда туып үскәннәр хакында сүз бара), туган авылын сагынып яши. «Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил» шул. Туган җиргә багышланган җырлар – йөзләгән. Заманча татар эстрасында сәхнә тоткан җырчыларыбыз күпме? Сигез йөзләп диләр, хәтта меңнән артык түгелме икән, диючеләр бар (кемнәр аларны санау белән шөгыльләнгәндер?). Күпмедер уңышка ирешеп, атказанган, чын мәгънәсендә тамашачы мәхәббәтен яулап, халык артисты булганнары һәм дә әлегә исем-дәрәҗәләргә ирешмәгәннәре, әмма, һичшиксез, «атказанган» дип аталырга хыялланганнары (кайчагында, уенын-чынын кушып, үзен «атказанмаган» яисә «булачак халык артисты» дип атаулар да күзгә чалына. Гаеп түгел: генерал булырга хыялланмаган солдат солдатмыни?!)

 

Сүзем татардагы бүгенге җырчыларның саны-хисабы турында түгел, бәлки аларның авыл кешесенә, югары мөнбәрләрдән горурланып әйтелә торган (аеруча октябрь аендагы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үткәндә) ил табынын азык-төлек белән тәэмин итүчеләргә, табын муллыгын булдыручыларга – игенчеләр, терлекчеләргә (гомумән, авылда яшәүчеләргә дисәк тә дөрес булыр), совет чорындагыча әйтсәк, элек һәм хәзер культура хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе хакында. Әлеге теманы кузгатканым өчен бәлки сәнгатькәрләребез битәрләр, тәнкыйть утына тотулары да ихтимал. Аларга җавабым болайрак булыр: хөрмәтлеләребез, болар соңгы берничә дистә ел дәвамында үзем кичергән, күзәтүләрем нәтиҗәсендә туган фикерләрем. Азрак ялгышуым да ихтимал. Шуңа күрә дә 100 процент хакыйкатькә дәгъва кылмыйм. Әмма яшермим: бераз кимсенү бар. Кемнән, ни өчен, дисезме? Алга таба аңлашыла төшәр.

 

Ерактанрак башлыйк әле. 1941 елның гыйнвар аенда безнең Фрунзе исемендәге хуҗалык колхозчыларының гомуми җыелышында 1905 елда хаҗи мулла Әхмәтсафа Бәкер улы кирпечтән үз акчасына салдырган, инде 1933 елда ук манарасы кисеп төшерелгән Җәмигъ мәчетен (Күгәрчендәге өченче мәхәллә мәчетен) клуб итеп файдаланырга карар кылына. Кызыксынган кешенең урынлы соравы туар: кем ул Әхмәтсафа Бәкер улы? Ул – император Александр IIнең махсус указлары китабында 35 462 нче номер белән теркәлгән исемле Указы белән Россиянең Финляндиядәге гаскәрләренә билгеләнгән хәрби мулла, патша исеменнән Көмеш тәңкә, армиядә дини йолаларны үрнәк төстә башкарган өчен 1863 елда Уфа мөфтиятеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, 1864 елда Свеаборг крепосте коменданты тарафыннан «Тырышлык өчен» дигән көмеш медальгә лаек дип табылган авылдашыбыз. 1830 елда Күгәрчендә туган. Патша армиясендә башта рекрутлык буенча хезмәт иткән, шуннан соң – әйтелгәнчә, хәрби мулла. 1853-1856 елларда барган Кырым сугышында катнашкан, хәрби батырлыгы өчен патша фамилиясе исеменнән Көмеш тәңкә һәм бакыр медаль белән бүләкләнгән. Армиядәге дини хезмәтен тәмамлагач, хаҗ сәфәрендә булган. 1913 елда бакыйлыкка күчкән: җәсәде Күгәрчен зиратында җир куенына иңдерелгән.

 

Могтәбәр авылдашыбызның вафатыннан соң өченче мәхәлләдә имам булып аның улы Габделгазиз (1888-?) кала, ул 1921 елга кадәр муллалык итә. Дини эшчәнлеген ташлагач, берничә ел китапханәче булып эшли, ә олы улы авылда мөгаллимлек итә. Әмма совет хакимияте бу гаиләгә дә «кулак» дигән мөһерне суга һәм бар мөлкәтен тартып алып, йорт-җиреннән куып чыгара. 1931 елда 7 кешелек гаилә Амур өлкәсенә сөргенгә озатыла. 1995 елның 16 маенда рәсми рәвештә акланганнар. Мин язмамда, аңлы рәвештә әлеге нәселгә киңрәк тукталып, авылыбыз тарихында нинди зур, хәтта бөтен Россия масштабында игътибарга алырлык шәхесләрнең булуы һәм андыйлар белән якташларым нигезле горурланырга хаклы икәнен искә төшерергә теләдем.

 

Хаҗи мулла төзеткән бина динебезгә генә түгел, ә бәлки халкыбызның мәдәниятенә, сәнгатенә, сала халкын агартуга, аң-белемле итүгә, тәрбияләүгә дә хезмәт иткән. Болары да бик мөһим. Язмам бит шул хакта. Мәскәүдә яшәүче авылдашыбыз Мәрьямбикә Фәйзерахман кызы Шәмсевәлиева (Рыжова) 2020 елдан башлап әлеге мәчет бинасын торгызу эше белән мәшгуль. Халкыбыз ярдәме белән инде тышкы эшләре төгәлләнде, манарасы торгызылып аңа ай куелды, эчке эшләре калып бара. Авылдашыбызның хыялы – мәчет бинасында музей булдыру һәм мәдрәсә ачу. Афәрин! Изге эштә Раббыбыз ярдәменнән ташламасын! Форсаттан файдаланып шуны да әйтеп китүне мәгъкуль күрәм: Мәрьямбикә ханым (минем VI-VII сыйныфлардагы рус теле укытучым) үзе дә репрессияләнеп хаксызга рәнҗетелгән нәсел вәкиле.

 

Һәм менә шул тарихи бина 1980 елның 19 гыйнварына тикле – яңа мәдәният йорты ачылганчыга кадәр культура-агарту, мәдәни чаралар учагы вазифасын башкарды. Нинди генә чаралар уздырылмады бу бинада – без белгән кадәрендә дә кичләрен дүрт почмакка эленгән асылмалы лампалар яктысында 1967 елның 7 ноябренә – Октябрь инкыйлабының 50 еллыгына кадәр дә (шушы көнне Күгәрченгә дәүләт челтәреннән электр уты тоташтырылды, кызыл даталарга укыла торган традицион докладтан соң авыл интеллигенциясе Ильич уты яктысында зур концерт куйган иде), аннан соңгы чорда да. Авылым халкы, шул исәптән сугыштан соң туган безнең буын да, әлеге бинада дүрт дистә ел дәвамында Казаннан даими килеп торган олы артистлар – Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова, Сөләйман Йосыпов, Усман Әлмиев, Динә Сираҗетдинова, Эмиль Җәләлетдинов, Зиннур Нурмөхәммәтов һәм башка бик күпләрне карап, тыңлап хозурланды. Тамашачы урындыклар урынына озын-озын эскәмияләрдә кысылып утырып та, залда бер генә буш урын калмый, күпме кеше, аеруча бала-чага, аягүрә, тәрәзә төпләренә менеп басып, этенәтөртенә урнашып концерт тыңлый иде. Билет бәяләре дә авыл кешесенең мөмкинлегенә туры килде (хәзергечә әйтсәк, тешләрлек түгел иде). Концерттан авылдашларым тирән канәгатьләнү хисе, күтәренке кәеф белән кайтырга чыга, тормыш авырлыклары, мең мәшәкате дә беразга гына булса онытылып тора иде. Менә шулай дәвам итте, югарыда искәртелгәнчә, авыл кешесенә культура хезмәте күрсәтү дигәннәре. Һәм ул эш клуб сәхнәсе, мәчет диварлары эчендә генә алып барылмады.

 

 

Агитбригаданың Әйшәдә чыгыш ясаган вакыты. 1983 ел. /Фото – Г.Мингариповның шәхси архивыннан

 

 

Хәтерем ялгышмаса, 1959 елда бугай, әни мине, мәктәпкә дә кермәгән малайны, авылдан өч чакрым ераклыктагы Көл кыры дип йөртелгән ерак басуга җитен йолкырга алып китте. Иптәш булыр, әзрәк булышыр, кул арасына керә торсын, дигәндер. Бик матур җәйге көн иде. Төш вакыты җиткәндә басу буйлап яшен тизлегендә Котлы Бөкәштән (шул елның март аенда гына бетерелгән Кызыл Йолдыз районы үзәгеннән) җитен йолкучылар янына Фәтхерахман Әхмәдиев концерт белән килә икән дигән хәбәр таралды. Концерт дигәне әйбәт, анда җырлаганнарын, биегәннәрен чамалыйм, ә менә ул абзый кем – миңа, алты яшьлек малайга, караңгы. Һәм... Озак та тормадылар, йөк машинасы әрҗәсендә бик матур киемнәрдә ап-ак яулыклардан, балитәкле күлмәкләрдән бер төркем кызлар, кәләпүшле егетләр күренде. Алып баручы иң беренче итеп машина әйләнәсе мәйданына тезелеп утырган йөзләгән җитенчеләрне Фәтхерахман Әхмәдиев белән таныштырды. Ул исә көттермәстән баянында сыздыртып уйнап та җибәрде. Истә калганы шул булды: башкарылган дистәләгән җырлар арасыннан минем күңелгә ул елларда бик тә популяр, без бала-чага да отып, көйләп йөргән, күңелләрне җилкендерә торган «Утыр әле яннарыма» җыры белән беррәттән, якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиевнең Роберт Әхмәтҗанов (без бу олуг шагыйрьне авылдашыбыз дип йөртәбез, чөнки аның әтисе Габделвәли ага безнең авыл тумасы, шагыйрьнең тамырлары, үзе Балык Бистәсендә туса да, безнең авылның күренекле Мачаннар нәсел шәҗәрәсенә барып тоташа) шигыренә язган үлмәс «Кама буе – туган як» җыры кереп калды. Төшке ял вакыты бик тиздән тәмам булды, басудагылар үзләре белән алып килгән ризыкларын тиз генә капкаладылар да янә эшкә кереште. Менә шулай булды йөздән артык (шул исәптән «Солдатлар», «Ромашкалар», «Җилләр исәләр», «Җилләр-җилләр», «Җырлыйм әнием турында», «Җәйнең матур аяз таңнарында», «Чистай вальсы», «Ак болытлар», «Мин килермен каршыңа» һ.б.) онытылмаслык җырлар иҗат итеп тә тормыш авырлыгы аркасында югары музыкаль белем ала алмаганга «үзешчән» исеме белән дөньядан китеп барган якташ композиторыбыз Фәтхерахман Әхмәдиев белән минем сабый чактагы очрашуым. Әлеге юлларны кәгазьгә төшергәндә совет чорында шушы басу түрендәге күңелле концертка охшаш башка чаралар хәтер сандыгымнан калка торды. Юк, хатирәләр йомгагын сүтү, ул елларны сагынудан түгел. Бу – дәүләтнең, совет хакимияте органнарының авылда яшәгән җир кешесенә, икмәк үстерүчегә, ит һәм сөт җитештерүчеләргә игътибарлы карашы күбрәк иде кебек дип уйлаудан, бәлки, шуңа ышанудандыр да.

 

Адәм баласы язмышында язылганны күрә, язмыштан узмышлар юк, диләр. Сайлаган һөнәрем буенча сәнгатьтән шактый ерак торсам да, хезмәт юлымда аның белән еш очрашырга, параллель сукмактан атларга насыйп булды.

 

Уку йортын тәмамлагач, миңа җиде ел буена Күгәрчендә мөгаллимлек итәргә мөмкинлек тәтемәде. Төпчек малай буларак төп нигезгә кайтып, олыгаеп барган әти-әнине карарга кирәк дигән гозер белән РОНО мөдиренә ел саен барсам да туган авылымда укытырга дәресләр булмады. Җор телле, юморга хирыс мәгариф мөдиребез мөхтәрәм сугыш һәм хезмәт ветераны Владимир Данилович Читров соңгы елда бүлмәсенә килеп кергәч, мине күрүгә кычкырып көлеп алды да әйтеп куйды: «Син, энем, инде ничәнче елыңны Күкидә торып Күгәрченгә карап чәй эчәсең?» Мин әйтәм: «Дүртенче». «Ярар, кайгырма. Быел була», – диде ул җавапка. Унике чакрым ераклыктагы Күки авылында, атна саен Күгәрченгә төшеп-менеп (шулай сөйләшәбез, чөнки авылларыбыз Чошы инеше буенда урнашкан, Күки инешнең башланган урынында, безнеке агым буйлап түбәндәрәк Чулманга таба), дүрт ел эшләдем. Һәм менә, ниһаять, туган авылымда директор урынбасары вазифасында математика укытам. Тик... Хезмәт юлым һәм тормышымда яңа сәхифәләр көтеп торганын сизмичә дә калдым.

 

1979-1980 уку елында (әйтелгәнчә, 40 елга якын халкыбызга тугры хезмәт иткән Җәмигъ мәчете бинасындагы мәдәният йорты эстафетаны 1980 елның 19 гыйнварында яңа ачылган бинага тапшырды) авыл үзешчәннәре авыл Советы рәисе Флера Сафина җитәкчелегендә башкорт драматургы Ибраһим Абдуллинның Бөек Ватан сугышы елларындагы мәхәббәт темасына багышланган «Айсылуның айлы кичләре» пьесасын сәхнәләштерергә алындылар. Төп рольгә мине чакырдылар. Педучилищеның уку программасындагы нәфис сүз, сәхнә сәнгате, хор, хореография дәресләрен үтеп, музыка буенча баянда шөгыльләнеп кулга диплом алсак та, сәхнә әһеле булу өчен ай-һай озын-озак юл үтү зарур. Белемдә генә дә түгел хикмәт: уңышка ирешү өчен Аллаһ биргән табигый сәләт, талант, тырышлык, үҗәтлек һәм дә һәртөрле киртәләрне үтәрлек зур теләк кирәк. Тормыш тәҗрибәм һәм күзәтүләремнән чыгып, килешле йөз-кыяфәтнең мөһимлеген дә өстәп әйтер идем. Сәхнә кешесе матур, сөйкемле булырга тиеш. Югарыда аталган спектакльне өч ай эчендә Күгәрчендә ике мәртәбә уйнадык (икенчесе авылдашларыбызның соравы буенча), тагын күрше дүрт авылга барып куйдык: һәркайда ошаттылар, рәхмәтләр әйттеләр. Ул елны Югары Советка һәм җирле советларга сайлаулар булды. Мине участок сайлау комиссиясенә секретарь итеп тәгаенләделәр. Шөкер, гадәттән тыш хәлләрсез генә башкарып чыктык аны. Аннан соң да бу җаваплы эшне берничә тапкыр башкарырга туры килде. Әле берсендә сайлау вакытында күзәтүчеләр статусында килгән ЛДПР вәкилләре белән әздән генә низаглашмыйча калдык. Ике җитәкчегә (авыл һәм күмәк хуҗалык рәисләренә) миңа игътибар итәргә шушылар сәбәпче булгандырмы, төгәл белмим: алар мине колхозның комсомол оешмасына (оешмада 200ләп әгъза!) секретарь һәм мәдәният йортына директор вазифаларына «кодалады». Гаиләм белән киңәшләшеп, ризалык бирдем. Менә шуннан тоташты инде культура хезмәте күрсәтү дигән төшенчәләр белән тыгыз бәйләнгән гомер һәм хезмәт юлымда мин узачак югарыда искәртелгән параллель сукмаклар.

 

Озакка сузмыйча ике урында эш башларга кирәк булды. Дөрес үзара бәйләнгән. Мәдәният йорты авыл кешесенең ял вакытын файдалы итеп уздыру, Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты куйган бурычларны үтәү һәм билгеләгән максатларга ирешү өчен халыкны агарту юнәлешендә зур роль уйнарга тиешлеген тирәнтен аңлап эш иттек. Колхоз производствосының төп участокларында күбесенчә яшьләр көч куя. Озын-озакка сузмыйча сәләтле яшьләрне барлап үзешчән сәнгать коллективы тупланды. Мәдәният учагының матди-техник базасын булдырырга, музыкаль инструментлар, сәхнә киемнәре сатып алырга тырыштык. Җаваплы кешеләрен табып дистәгә якын түгәрәк, спорт секцияләрен эшләтеп җибәрдек. 420 урынлы тамаша залы беркайчан да буш тормады. Казаннан кемнәр генә концерт, спектакльләр белән килмәде: танылганнары да, танылмаганнары да. Күчмә театр коллективы даими кунакларның берсе булды. Г.Камал исемендәге театр коллективы да сәхнә тотты. Болар авыл кешесе өчен зур бәхет, дәрәҗә түгелмени?! Үзебез дә концертлар белән район буенча йөрдек. Кызларның «Яшьлек авазы» вокаль ансамбле һәм егетләрнең вокаль-инструменталь ансамбле оештырылып тулы көчкә эшләде. Сәхнәгә дә тартылды халык, тамаша кылырга да. Эшнең нәтиҗәсе дә күренде: мәдәният йорты 1981 ел йомгаклары буенча социалистик ярышта җиңеп «Иң яхшы эшләүче клуб» исеменә лаек булды. Диплом һәм 15 союздаш республиканың флаглары (360 сумлык әлеге бүләк ул чорда зур сумма иде) белән бүләкләнде. Бу флаглар соңыннан 5-6 ел буе милли бәйрәмебез Сабан туенда бөтен мәйданны бизәп җилфердәп торды. Моны авылдашларым әле дә хәтерли. Елына кимендә бер пьеса сәхнәләштерелде. Агитбригада, үзешчәннәребез язгы, көзге кыр эшләре чорында, терлек азыгы әзерләү кампанияләре вакытында ындыр табагында, кыр станнарында даими чыгышлар ясады. «Беренче буразна», «Беренче көлтә» бәйрәмнәре уздырыла иде. Шулай ук «Терлекчеләр көне» үткәрү традициядә булды. Сыерларның җәйләү лагерьлары, кыр станнары, машина-трактор паркында, мәдәният йорты каршында хезмәт алдынгылары хөрмәтенә Дан флаглары күтәрелә иде. Мәдәният йортындагы радиоузел аша нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләргә атап үзебезнең һәвәскәрләр башкаруында җырлар тапшыра идек. Күңелләрдә ниндидер бер өмет, ялкын һәм романтика белән ярышып эшли иде ул чакта безнең яшьләр. Иртәгәге көнгә ышаныч зур булды.

 

1982 елның февралендә ТАССР мәдәният министры урынбасары Мөҗип Низамиев Күгәрчен мәдәният йортында республика районнары мәдәният бүлеге мөдирләренең семинарын уздырды. Шундый дәрәҗәдәге республика семинарының Күгәрчендә үткәрелүе мәдәният йортының ирешкән күпмедер дәрәҗәдәге уңышлары белән бәйле булгандыр. Кунакларга авыл яшьләреннән тупланган 30 кешелек хор чыгышы һәм «Илһамыбыз, хезмәтебез – сиңа, туган партиябез!» дип исемләнгән хезмәт династияләрен (бөтен нәселырулары белән колхозда калып, терлекче һәм механизатор булып хезмәт куючы Гыйлемханов һәм Әхмәтҗановлар гаиләләрен) олылау кичәсе тәкъдим ителде. Әлеге чара барышын тәфсилләп язып, анда катнашкан мөхтәрәм язучыбыз, ул елларда безнең район газетасы журналисты Вахит Имамов «Октябрь юлы» газетасында зур гына мәкалә бастырды. 1983 елның июнендә агитбригадалар смотрында безнең «Яшьлек авазы» агитбригадасы Яшел Үзән районының Әйшә авылында узган зона бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, Диплом белән бүләкләнде. Бу ел йомгаклары буенча мәдәният йорты янәдән «Иң яхшы эшләүче клуб» исеменә лаек булды. Шул ук вакытта ул елларда хезмәт алдынгылары өчен ел ахырында АТП дан колхоз исәбенә автобус сатып алып Казанга концерт, цирк яки театрга культпоход ясау традициясе дә гамәлдә булды. Әлеге гадәт әле совет чоры тәмамланып, бу гасырга чыккач та дәвам итте. Партия программасында бәян ителгән яңа кеше тәрбияләү, авыл белән шәһәр арасындагы аерманы бетерү, яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр формалаштыру кебек мөһим бурычларны тормышка ашыру йөзеннән шәһәрдәге зур производство берләшмәләре, завод-фабрика коллективларының авылларга, колхоз-совхозларга шефлык итүе дә бар иде. Мин ул хезмәттәшлекләрнең матди ягын тирәнтен белеп бетермим. Бераз гомерләр безнең «Россия» колхозына компрессорлар заводы, аннары элемтәчеләр шефлык ярдәме күрсәтте. Аларның үзешчән сәнгать коллективлары планлы рәвештә авылга концертлар белән килә иде. Түләүсез, бушлай, әлбәттә. Үзем тамашачы буларак шаһит булган ике очрак хәтеремдә сакланган. Һәр икесендә дә концерт авыл уртасындагы борынгыдан Камышлык дип аталучы, Сабан туе уза торган инеш буендагы табигать кочагында, ачык һавада кич белән оештырылды. Җырчылар бөтен кеше дә күрсен өчен янәшә куелган ике йөк машинасы кузовында җырлады, ә биючеләр төркеме, анда гына сыеп бетмәгәнлектән, чирәмдә чыгыш ясады. Аннары инде, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, каладан килгән кунаклар шунда пешерелгән кайнар пылау, авыл халкы алып килгән тәм-томнар, гөбәдия, чәй белән сыйланды. Бик күңелле бәйрәм, күп елларга хәтергә уелган тамаша булды алар.

 

Дәвамы бар.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 6
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи