Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Татар дәүләтчелеге нигезенең җимерелүе

1552 елда – Казан, 1556 елда – Әстерхан һәм 1588 елда Себер ханлыклары яуланганнан соң, татар шәһәрләре урыс дәүләте өчен үзенә күрә чиксез карьер вазифасын үти башлый. Патша Фёдор Иванович 1578 елда, Алтын Урдадагы мәчетләрне һәм сарайларны сүтеп, алардан яңа шәһәрләр төзергә боерык бирә: «...велено ломать мизгити и полаты в Золотой Орде и тем делати города»; 1631- 1632 елгы документларда «яңа» «урыс Әстерханы» төзелеше турында мондый хәбәр бар: «...велено брать на Ахтубе кирпич, и ханскую мечеть и дом ханский сломать, чтобы было довольно как белого камня, так и железа... велено посылать помесячно на реку Ахтубу для кирпичной и каменной ломки».

 

Пенза өлкәсенең Наровчат авылында Үзбәк хан чоры Җәмигъ мәчете калдыклары. XIV гасыр

 

 

Бу вәхшилектән Үзбәк Олысының Мухша (Наровчат) шәһәре аеруча нык зыян күрә: шәһәрнең таш-кирпечләре чиркәүләр һәм дәүләт йортлары төзүгә тотылып, ул бөтенләй диярлек юкка чыга.

 

Үкәк (хәзерге Саратов янындагы тарихи шәһәр) язмышы да аянычлы була. XIX гасыр урталарында Константин Маурин борынгы кәрвансарайларның кирпечләрен һәм ташларын Саратовка сатар өчен җыйдыра. Өч елда 70 мең арба кирпеч (30 мең тоннадан артык) Үкәктән чыгарыла. Бу – хәзерге 6 йөк поезды дигән сүз! Шул ук елларда Үкәктә искиткеч инженерлык казанышы (заманына күрә чын могҗиза!) –кварталларны су белән тәэмин итү системасы табыла. Әмма XIX гасыр газеталары бу турыда мыскыллап: «Разве татары умели что-то правильно строить, кроме сараев без фундамента?» – дип яза.

 

Петр I заманыннан соң Идел буе татар шәһәрләре урынында селитра җитештерү заводлары корыла. 1741 елда Үкәк территориясендә ачылган завод XVIII гасыр уртасында Саратовның иң табышлы предприятиесе була.

 

XIX гасыр азагында җимерүнең яңа дулкыны башлана: борынгы юллар өстенә тимер юллар салына, бертуган Нобельләрнең нефть саклагычлары төзелә. Нобельләр үз объектларын Сарай-Бату, Яңа Сарай, Үкәк, Болгар һәм башка борынгы шәһәрләр урынында күтәрә. Шулай итеп, бай татар шәһәрләренең харәбәләре, күп галимнәрнең ризасызлыгына карамастан, сәнәгать төзелешләре астында кала.

 

 

Үкәк шәһәре һәм Каланча тавының схематик планы. А.А.Кротов эше. 1905 һәм 1915 нче еллар

 

 

1913 елда Саратовның Үвәк (Үкәк) бистәсе җирендә 31 зур нефть резервуары корыла (шуларның 19ы – 2945000 пот сыйдырышлы). Бу корылмалар өчен мәйдан әзерләгәндә татар каберлекләре һәм борынгы биналар тулысынча җимерелә. Бернинди археологик тикшеренүләр үткәрелми. Борынгы фундамент ташлары яңа диварлар төзүгә китә, калган кирпеч һәм керамика кисәкләрен нефть савытлары астына нигез итеп җәяләр. Шул рәвешле Нобельләр Идел буе татарларының тарихи мирасына коточкыч зыян китерә.

 

Күп кенә дәүләт эшлеклеләре дә татар мәдәнияте эзләренең җуелуына «ярдәм итә». Саратов губернаторы П.А.Столыпин бу «эш»тә аеруча тырыша. Ул Үкәк шәһәренең тарихи әһәмиятен яхшы белә, чөнки Саратов Гыйльми архив комиссиясе докладларыннан һәм газеталардан хәбәрдар була. Шулай да, һичнинди каршылыкларга карамастан, 1903 елда «Братья Нобель» компаниясенә Үкәк некрополе урынында биниһая җир бирә. Нәтиҗәдә некрополь вәйран ителә.

 

Йөзәрләгән каберлекләр һәм кирпеч корылмалар җимерелә, талана. Борынгы әйберләр, кабер ташлары, кулъязмалар югала. Россия тарихчысы В.П.Юрьев әйтүенчә, Үкәк шәһәре Аксак Тимер вакытыннан бирле мондый хәлгә тарымаган була. Нобельләр ширкәтенең «археологик» эшчәнлеге тәмамлангач, кыйммәтле табылдыклар соңрак Берлин һәм Вена музейларында «барлыкка килә».

 

 

Камил Әбләзов

Әрем исе сеңгән дөреслек

(Эпиграф)

 

Бу китап гади юллардан тупланмаган.

Аңарда –

әрем исен алып килгән дала җиленең шавы.

Аңарда –

дала догасы,

борынгы татар нәсел-ыруларының ораны,

ерак бабайларның тын алышы.

Гасырлар басымы астында иелмәгәнбез,

дөреслекнең чын булуын хәтердән җуймаганбыз.

Кызган даланың кичке салкын һавасын китергән җил шавында –

мәңгелек тарихыбыз.

Кыялардагы рун язуларында,

элгәреләребезнең үгет-нәсихәтендә –

мәңгелек.

Баласын итәк чабуына яшергән ананың пышылдавында – мәңгелек.

Нәсел тамгасын суккан тимерченең кулларында – мәңгелек.

Учак янында җырланган озын татар көйләрендә – мәңгелек.

Тарих – тәхеттә утыручыда түгел, орлыгын саклап калучыда.

Татарның нәсел-ырулары юкка чыкмады.

Аларның каны оныкларга күчте.

Алар безне туендырган, яшәткән җир-туфракка кайтты.

Дала үләннәренең тамырлары булды.

Әбекәй җырлаган җырның сүзләре булды.

Кемдер: «Алар юк инде!» – дигәнгә каршы

җавап урынына даладан җил исә.

Алар һәрвакыт яшәгән.

Алар һәрвакыт миндә.

Дала җилен синдәй ишетә алучылар бар чакта

бернинди көч тә хәтерне сөртә алмый.

Бернинди тыю-чикләү дә исемеңне юкка чыгара алмый.

Бернинди янау-өркетү дә иманыңа каберлек була алмый.

Тарихыбызның ялкынланып янган учагы тирәсендә

яңа таң көткәндә төн безгә сыену урыны булыр.

Тыңла, дала җиле безгә һәрвакыт дөреслекне җиткерә,

кытыршы, җайсыз, әмма тере, әрем исе сеңгән дөреслекне.

 

А.А.Ширинский-Шихматов Саратов губернаторы булып торганда, 1913 елда, Үкәктә рәсми археологик казу эшләре үткәрелә. Шунда Алтын Урда бәкләренең бай каберлекләре табыла. Ләкин Саратов хакимиятенә якын «тарих сөючеләр» татар аксөякләренең каберләрен ачып талыйлар. Мәсәлән, инженер Уейский, үзенең ярдәмчеләре белән бергә, ефәк киемнәр һәм көмеш савыт-саба сакланган каберне ача. Бары тик җирле галимнәр һәм активистлар тырышлыгы ярдәмендә генә берничә борынгы әйбер сакланып кала.

 

Алтын Урданың Үкәктән зуррак булган 15 шәһәреннән (Сарай-Бату, СарайҖәдид, Мухша, Хаҗибәй һ.б.) алынган кирпеч һәм ташларның күләме генә дә 450 мең тонна (ягъни 250 миллион данә!) тәшкил итәр иде. Бу – гаҗәеп зур сан!

 

Алтын Урда цивилизациясенең материаль эзләре юкка чыкса да, татар халкы үзе дә, аның теле һәм татар топонимикасы да сакланып кала. Иске карталарда күрсәтелгән теге яисә бу урыннарның исемнәре саф татарча яңгырый: Тирәнкүл, Чибәркүл, Каратау, Кызылтау, Күксу... Ләкин ХХ гасыр башыннан алып татар атамалары «чистартыла» башлый, яңа исемнәр кушыла: Благодарное, Святое, Путеводное... Мондый мисаллар санап бетергесез.

 

Кызганыч ки, «вакыт дәвалый» дигән гыйбарә дөреслеккә туры килми. Соңгы елларда тарихи хәтер искиткеч бозыла һәм максатчан рәвештә онытылуга дучар ителә бара. Төгәлрәк әйтсәк, җирле халыкларның тарихи-мәдәни кыйммәтләре административ юл белән юкка чыгарыла. Хәзер дә Россия матбугаты Кырым ханлыгы җирләренең «борынгы урыс территорияләре» булуы турында фикер тарата. Ләкин Одесса, Николаев, Днепропетровск, Херсон һәм Донецк өлкәләрендәге елгалар, күлләр, таулар, авыллар, күпсанлы җимерелгән шәһәр калдыкларының сакланып калган исемнәрен игътибар белән карасак, аларда кырым-татар тел компоненты, үзенчәлекле милли этнос һәм уникаль мәдәниятнең эзләре ачык күренә.

 

Хәтта «чын урыс шәһәре» Одесса да элеккеге татар шәһәре Хаҗибәй хәрабәләре урынында һәм аның ташларыннан төзелгән. Иске стиль буенча 1794 елның 27 маенда вице-адмирал О.М.Дерибас Әби патшадан Хаҗибәй урынында яңа шәһәр салырга боерык ала. Һәм ярты ел эчендә, Екатерина II боерыгы буенча, татар порт-шәһәре Хаҗибәйнең исеме Одесса дип үзгәртелә. 1795 елның 27 гыйнвар указында «татарлар Хаҗибәй дип атаган» яңа Одесса шәһәре турында искә алына. Тора-бара вазгыять кискенләшә – сакчылар шәһәргә керүчеләрдән: «Кая барасыз?» – дип сорау ала башлый. Әгәр алар: «Одессага», – дип әйтсәләр, аларны үткәрәләр. «Хаҗибәйгә», – диючеләрне чыбык белән кыйныйлар.

 

Үзгә кырым-татар шәһәрләре, зур административ үзәкләр дә җимерелгән, ташлары яңа биналар нигезе өчен тотылган; Кырым ханлыгы яулап алынып, җирле халык куылганнан соң, күзгә чалынган һәрнәрсәгә яңа атамалар, исемнәр бирелгән.

 

Бүгенге Россиядә дә, элекке империядә дә дини толерантлыкның булубулмавы турында озак бәхәсләшергә мөмкин. Әмма татар халкын мәҗбүри христианлаштыруның биш гасыр буе дәвам итүен истән чыгарырга ярамый. Шуңа да карамастан, без тарихи хәтерне, телне һәм исламны барыбер саклап кала алдык. Яңа мәчетләр төзедек, милли гимназияләр ачтык, тарихыбызны өйрәндек.

 

Бәгъзеләрнең телне һәм язуны юкка чыгарырга омтылуы – тагын бер авырткан урыныбыз. Татар язуы (алфавит) башта руниканы үз итә, аннары уйгур һәм гарәп формаларына күчә. Узган гасыр башында – латин, соңрак кирилл хәрефләре кабул ителә. Россия империясендә татар язуы озак вакыт тыелган була һәм бары тик мәчетләрдә метрика тутырганда гына кулланыла. Әмма XIX гасыр ахырына халыкның кечкенә бер өлеше (беренче чиратта, сәүдәгәрләр) гарәпчә һәм беркадәр төрекчә язарга-укырга мөмкинлек ала. Совет власте урнашканнан соң, кыска вакыт эчендә татар халкының грамотасызлыгы тулысынча бетерелә.

 

 

Хаҗибәй шәһәре. Геннадий Ладыженский рәсеме. 1899 ел

 

 

Кайчандыр Дунайдан алып Татар бугазына кадәр зур цивилизация киңлегендә татар теле – милләтләрнең аралашу теле булган. Аны барысы да аңлаган, хәтта Борынгы Русь халкы да. Кенәзләр Ярослав Всеволодович, Александр Невский, сәяхәтче Афанасий Никитин һ.б. – шундыйлардан. Татар теле дипломатлар, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр теле булган. Алтын Урдада татар теле даими рәвештә прогресска омтылган: төзелеш технологияләре, декоратив-гамәли сәнгать, корабльләр төзү, идарә тәртипләре, навигация тасвирламалары, шигърият – барысы да татарча язылган, татарча әйтелгән, татарча башкарылган.

 

Шуларны истә тотып, бүгенге көндә безгә телне гаилә дәрәҗәсендә генә булса да торгызырга, аны, прогрессив технологияләр үсеше белән параллель рәвештә, иҗади якын килеп, яңа сүзләр һәм гыйбарәләр белән баетырга кирәк.

 

XX гасырның илленче елларында туган буын әле үз телен дә, бабаларның тарихи хәтерен дә җуймаган. Безгә онытыла барган гореф-гадәтләрне, этник бәйрәмнәрне яңартуны да, халкыбызның тарихын, мәдәниятен өйрәнүне дә яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Моның өчен балалар бакчасыннан, мәктәптән, гимназиядән башлап тырышлык кую шарт. Бу безгә киләчәк буыннар алдында йөзебезне ак килеш саклап калырга ярдәм итәчәк.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 11
  • 0
  • 0
  • 1
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи