Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

Татар цивилизациясе*

Бүгенге Россия халкы Олуг Олысны (Алтын Урданы), нигездә, «татар игосы»ның оясы, басып алучылар дәүләте рәвешендә кабул итә: якынча биш гасыр буе ясак түләү (Кырым ханлыгына түләнгән өлешен дә кертеп), кенәзлекләрне тар-мар итү һ.б., һ.б. – тоташ газаплы вакытлар, дип лаф ора. Россия үзенең тарихын шушы «изү» фактына нигезләнеп төзи, шуңа күрә Алтын Урда чоры турындагы тарихи материалларда уңай фикерләр сирәк очрый. Ләкин бу караш тарихи чынбарлыкны бөтенләй дөрес чагылдырмый. Чынлыкта Алтын Урда үзара көрәшеп, сугышып яшәгән урыс кенәзлекләренең киләчәктә Россия дәүләте булып берләшүенә нигез сала.

 

Каталония атласында Алтын Урда җирләре. 1375 ел

 

 

Көнбатыш идеологлары, Россияне түбәнсетергә теләсәләр, аны «Алтын Урда варисы» дип атыйлар. Әмма шуны аңламыйлар: бу чагыштыру, киресенчә, Россияне күп Европа дәүләтләреннән өстенрәк дәрәҗәгә куя. Кызганыч ки, Алтын Урданың Россия дәүләтчелеге формалашуындагы тирән тәэсире турында бүгенге россиялеләр тулы мәгълүматка ия түгел, чөнки бу чор озак вакыт объектив фәнни анализдан читтә кала килде.

 

Алтын Урданың иксез-чиксез җирләрендә – Дунайдан Тын океанга кадәр – дөньяда тиңе булмаган трансконтиненталь сәүдә-логистика челтәре эшләгән. Бу системаның нигезен борынгы Бөек Ефәк юлы һәм Үзәк Азия халыкларының меңьеллык сәүдә маршрутлары тәшкил иткән. Татар хакимнәре 350 елдан артык вакыт дәвамында бу инфраструктураны максатчан рәвештә камилләштереп, үстереп һәм үзгәртеп торганнар.

 

Юллар буйлап махсус оештырылган ям системасы (почта һәм сәүдә станцияләре) төзелгән. Анда һәр сәүдәгәр сәяхәтче яки илче туктап ял итә һәм көч туплый алган. Бу логистик үзәкләр таш һәм кирпечтән салынган кәрвансарайларны, мунчаларны, махсус коеларны, тотрыклы хәрби гарнизоннарны үз эченә алган. Мондый инфраструктура юлларның иминлеген тәэмин итеп, транспорт чыгымнарын киметкән һәм Азия белән Европа арасындагы сәүдәне шактый җайлаштырган. Әлеге глобаль логистик система, Васко да Гама Һиндстанга диңгез юлын ачканчы, дөнья цивилизациясе тарихында тиңсез икътисади һәм мәдәни күренеш саналган.

 

Татар цивилизациясе мәйданы ягыннан Рим империясеннән биш тапкыр зуррак һәм күп яктан хәзерге заман дәүләтләреннән дә нәтиҗәлерәк идарәгә ия булган. Үзәк Азиядән килгән татар сәяси элитасы, Кытай тәҗрибәсенә таянып, өч мөһим принципны гамәлгә ашырган: беренчедән, көчле су артериясен (Идел елгасы) диңгез портлары белән бәйләнештә файдаланган; икенчедән, киң колачлы шәһәр төзелеше программасын булдырган; өченчедән, бөтен империя буйлап үтәрлек транспорт-логистика челтәре төзегән. Бу проектларның барысы да кыска вакыт эчендә тормышка ашырылган.

 

Үзәк Азиянең борынгы халыклары «татар» исеме астында берләшкәннәр. Татар дәүләтчелеге тарихчылар фаразлаганнан күпкә элегрәк формалашкан. Ул хәтта төрки каһанлыклар барлыкка килгәнчегә кадәр үк булган. Кытай елъязмаларында бу җирләр Дәшти Татар дип аталган. Тугыз татар кабиләсе конфедерациясе Мобэй (Монголия) территориясендә гасырлар буе яшәп, Бөек Ефәк юлының стратегик сәүдә маршрутларын контрольдә тоткан.

 

 

Алтын Урдадагы керамик суүткәргечләр

 

 

Алтын Урда татарлары Европа, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре белән тыгыз элемтәдә торганнар. Алар, күчмә тормыш тәҗрибәсен хәтердә тотып, сәүдә карәваннарының иң кыска һәм куркынычсыз юллардан узуын тәэмин иткәннәр. Татар дәүләтчелеге, борынгы сәүдә юлларын бердәм системага берләштереп, глобаль сәүдә-транспорт магистрален хасил кылган. Бу системаны, образлы әйтсәк, урта гасырлар «интернеты» дип тә атарга мөмкин – аның аша товарлар гына түгел, яңа гыйлемнәр, фән һәм технологияләр дә «хәрәкәт иткән».

 

Алтын Урда һөнәри дәүләт бюрократиясе системасын формалаштырган беренче дәүләтләрдән санала. Дәүләт хезмәтенә махсус белем һәм квалификация алган һөнәри белгечләр генә чакырылган. Урда чиновниклары Россия тарихында беренче тапкыр халык санын алуны оештырган, аннары ел саен халык исәбен алып баруны гамәлгә керткән. Гомуми салым күләме нибары 10 процент кына тәшкил иткән. Чиркәү мөлкәте һәм руханилар салым түләүдән тулысынча азат ителеп, аларга махсус ташламалар да бирелгән.

 

Олуг Олыс (Алтын Урда) империясе Европаны күпсанлы алдынгы технологияләр һәм белемнәр белән баеткан. XIV гасырда Европада «татар» сүзе корал, хәрби эш, металл эшкәртү, тукымачылык өлкәләрендә иң югары сыйфат билгесе буларак кулланылган.

 

Алтын Урда дини-мәдәни толерантлык үрнәге булган: бу җирләрдә төрле дин һәм мәдәният вәкилләре тыныч яшәгән, дини эзәрлекләүләр булмаган, берәүне дә бер диннән икенчесенә күчәргә мәҗбүр итмәгәннәр. Урыс һәм гарәп сәүдәгәрләре, Европа миссионерлары империядә хөрмәт белән каршы алынган, аларга уңайлы шартлар тудырылган.

 

Европада инквизиция учаклары дөрләгән чорда, Алтын Урда җирләрендә гарәп галимнәре, Көнчыгыш Азия һөнәрчеләре, астрономнар һәм шагыйрьләр иркен иҗат иткәннәр, фәнни тикшеренүләр алып барганнар. Татар цивилизациясенең дөнья мәдәниятенә һәм фәненә керткән өлеше Рим, Борынгы Греция һәм Кытай кебек бөек цивилизацияләр белән тиңдәш. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Алтын Урданы дөнья тарихының иң әһәмиятле җиде цивилизация феномены исемлегенә кертеп, аның кешелек үсешенә ясаган йогынтысын дөньякүләм дәрәҗәдә таныды.

 

1243 елда урыс һәм кытай елъязмаларында Алтын Урданың (Олуг Олысның) рәсми барлыкка килүе теркәлгән. Җүчи ханның торыннары, Евразия киңлекләре белән нәтиҗәле идарә итү максатыннан, яңа административ һәм икътисади үзәкләр төзи башлаганнар. 1243-1370 нче еллар аралыгында, ягъни бары 120 ел эчендә, 200дән артык заманча шәһәр инфраструктурасы төзелгән. Идел буенча сузылган шәһәрләр челтәре, шул чор кешеләрен таң калдырып, үз заманының инженерлык могҗизасы саналган.

 

Бу шәһәрләрдә керамик суүткәргечләр, таш биналар, канализация системалары, җәмәгать мунчалары, обсерваторияләр һәм китапханәләр эшләп торган. Мәсәлән, Үкәк шәһәрендә (хәзерге Саратов урынында) катлаулы керамик суүткәргечләрнең, астрономик обсерваториянең, китапханәнең 1256 елдан ук эшләгәнлеге мәгълүм. (Чагыштыру өчен: Мәскәүдә, Киевтә, Казанда, хәтта Санкт-Петербургта үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системалары XIX гасырда гына барлыкка килгән.)

 

Алтын Урда шәһәрләре чын мәгънәсендә заманча урбанистик үзәкләр булган. Анда шәхси иминлек һәм дини толерантлык принциплары тулысынча тәэмин ителгән. Кызганыч ки, әлеге шәһәрләрнең археологик мирасы XVIII-XX гасырларда күпләп җимерелгән: кыйммәтле төзелеш материаллары юллар салу һәм яңа биналар төзү өчен сүтеп алынган. Күп кабер ташлары юк ителгән, хәтта кеше сөякләре дә дары җитештерү өчен чимал буларак файдаланылган (академик Франц Баллодның «Идел буе «Помпее» китабында бу процесслар документаль рәвештә яктыртылган).

 

Хәзерге кинематографтагы «Орда» кебек әсәрләр (2012 ел, режиссеры – Андрей Прошкин), кызганыч ки, тарихи объективлыктан ерак тора. Бу фильмнарда күрсәтелгән ясалма декорацияләр соңрак «аутентик тарихи артефактлар» дип, күргәзмәләргә куелып, яшь буынның Алтын Урда турындагы күзаллауларын ялгыш юлга кертеп җибәрә.

 

XIV гасырның беренче яртысында Алтын Урда шәһәрләрен күргән Европа, Азия һәм Якын Көнчыгыш сәяхәтчеләре һәм илчеләре үз язмаларында татар шәһәрләренең планлаштырылган киң урамнарын, монументаль архитектурасын, фонтаннарын, үзәкләштерелгән су системаларын, канализациясен, мунчаларын сокланып тасвирлаганнар. Мөһим факт: бу инженерлык казанышларының күбесе Европа шәһәрләрендә берничә гасыр соңрак кына барлыкка килгән.

 

Бүгенге көндә Алтын Урда мирасын системалы рәвештә өйрәнү, барлау һәм саклау эшләре аерым әһәмияткә ия. Бу мәсьәләдә тарихи шәһәрләрнең төгәл исемлеген төзү, аларның географик урнашуын заманча технологияләр ярдәмендә документлаштыру, әлегәчә сакланып калган матди мәдәният объектларын фәнни яктан тулысынча тикшерү бурычлары тора.

 

Россия дәүләтенең үсеш тарихын төрле фәнни күзлектән чыгып анализларга мөмкин, әмма бер хакыйкать бәхәссез: татар цивилизациясенең бай мирасы – алдынгы шәһәр мәдәнияте, нәтиҗәле транспорт-логистика инфраструктурасы, интеграцияләнгән территорияләре – бүгенге Россия дәүләтенең дә нигезен тәшкил итә. Бу контекстта Александр Невскийның сүзләре аеруча мөһим: «Көнбатыштан безгә дошманнар килә, Көнчыгышта дуслар тора». XXI гасырның геополитик вакыйгалары кенәзнең мондый стратегик күрәзәсен көннән-көн раслый гына.

 

Безнең олы мәдәни-тарихи хәзинәбез, кешелек цивилизациясенең уртак казанышы буларак, дөнья тарихы контекстында үзенең хаклы урынын биләргә тиеш.

 


* Журнал варианты. – Ред.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 1
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи