Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Сәхибгәрәй хан

Сәхибгәрәй хан (1501-1551) – Казан ханлыгының унынчы идарәчесе. Ул 1521 елның маеннан 1524 елның җәенә кадәр хакимлек иткән.

 

«Сәхибгәрәй хан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме

 

 

«Сәхибгәрәй тәхеткә менүгә үк, Казан Русиягә яу чаба. Казаннарның һәм кырымнарның берлектәш гаскәрләре Русиягә көнчыгыштан һәм көньяктан бәреп керә. Берлеккә Әстерхан ханлыгын да тартырга омтылалар – Кырым хөкүмәте анда үз илчелеген юллый. Илчелек хан исеменнән: «Без үзара борадәрлар идек – мин Мәскәү кенәзе белән барышлыкта идем, ул миңа хыянәт итте. Казан безнең йорт иде, хәзер ул аңа үз кул астындагы солтанны куйды. Казан җире, бер сәедтән кала, моны теләмәде, алар миннән солтан сорап кеше җибәрделәр; мин Казанга солтан җибәрдем, ә үзем, бар көчемне туплап, Мәскәү өстенә барам. Минем белән барышлыкта һәм туганлыкта яшисең икән, син дә Мәскәү өстенә кузгал йә солтанны җибәр», – дигән хәбәр китерә. Ләкин Әстерхан белән берлек булмый кала».

 

Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)

 

«Казан мәмләкәтен бөтенләй басып алып, Мәскәү кенәзлегенә кушу нияте белән, бөек кенәз Василий 150 000 гаскәрне Казан өстенә җибәрде. Гаскәр башлыклары исә Шаһгали вә башкалар иде. Бу хәбәрне ишеткәч, Сәхибгәрәй хан өчен бөтен дөнья тар булды вә элек биргән карарына нигезләнеп, ул, Истанбулга барып, солтаннан ярдәм сорарга кирәклеге турында катгый карарга килде. Үзенең якыннарына шушы фикерне сөйләгән хәлдә, калган халыкка хаҗга баруын игълан итте вә, үзенең бертуганы Мәхмүдгәрәй бине Миңлегәрәй углы Сафагәрәйне урынына нәиб рәвешендә куеп, үзе Казаннан чыгып китте. Бу вакыйга 1524 елның язында булды».

 

Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)

 

 

Сәхибгәрәй хан туграсы

 

 

«Аннан соң – кардәше Сәхибгәрәйхан бине Миңлегәрәй хан бине Хаҗигәрәй хан әл-Кырыми. Мөхәммәдәмин хан үлгәч, Россия яклы булган Шаһгали хан бине Аллаһияр, Кирмәннән килеп, бераз вакыт ханлык дәгъва кылса да, Казан халкы риза булмыйча, Кырымнан хан сорыйлар. Шул арада, ягъни 1515 елда Кырым ханы Миңлегәрәй хан бине Хаҗигәрәй үлеп, углы Мөхәммәдгәрәй хан Кырымда хан булып, бертуганы Сәхибгәрәй ханны төрмәгә утырта. Казаннан хәбәр килгәч, төрмәдән чыгарып, Казан ханлыгына җибәрә. Ул вакыт Казан Кырымга бәйләнешле, ә Кырым Төркия дәүләтенә буйсынган булганлыктан, Казан мәмләкәтендә дә хөтбәләр Төркия солтаннары исеменә укыла башлый. Шул сәбәптән булса кирәк, борынгы карчыклар кулында булган китаплардагы хөтбәләрдә Төркия солтаннары макталып телгә алына».

 

Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1880)

 

 

Сәхибгәрәй хан сурәте

 

 

01 

Сәхибгәрәй – Кырым ханы Миңлегәрәй I улы, нәсел башында торган Хаҗигәрәйнең оныгы була. Сәхибгәрәйнең Мөхәммәтгәрәй исемле бертуганы булуы да билгеле. Сәхибгәрәй хан – Казан тәхетендә Гәрәйләр нәселенең беренче вәкиле. Ул Кырымда туып-үскән.

 

02

Рус елъязмаларында аны Аипкирей, Саип-Кирей, Сап-Кирей, Саап-Кирей, Аип-Кирей, Аип-Корей, Сагиб-Гирей һәм Саб-Гирей дип атыйлар

 

03

1521 елның язында Кырымнан 300 сугышчы белән генә чыгып киткән Сәхибгәрәй Казанга килеп җитә һәм шәһәргә бернинди каршылыксыз керә ала. Шунда ук рус илчесе һәм гаскәр башлыгы кулга алына, барлык рус һәм Касыйм сәүдәгәрләренең мал-мөлкәте тартып алына, Шаһгалинең сакчы гаскәре бөтенләй диярлек юк ителә. Сәхибгәрәй Шаһгалине үлемнән саклап кала һәм Мәскәүгә җибәрә. Казан ханлыгы тарихында яңа чор – милли аң күтәрелү, Казан шәһәре һәм Казан җире халкының баскынчыларга каршы көрәш чоры башлана.

 

04

Сәхибгәрәй хан Казан-Кырым хәрби бердәмлеген оештыра һәм 1521 елның 29 июнендә Сәхибгәрәй хан чирүе Мәскәүгә килеп җитә. Василий III Кырым ханына бәйле булуын танырга һәм татарларга ясак түләргә мәҗбүр ителә.

 

05

Сәхибгәрәй ханның тарханлык ярлыгы – Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган чын документ. Ул 1523 елның 1 гыйнварында язылган. Ярлык аксөяк Шәех Әхмәт белән аның туганнарына бирелә. Язмада аларның элеккеге хокуклары раслана, салым, ясак һәм бурычлардан азат ителүләре әйтелә.

 

06

Сәхибгәрәй хан 1524 елда сугыш алдыннан, 150 мең кешедән торган рус гаскәре Казанга килгәндә, тәхетне унөч яшьлек Сафагәрәйгә калдырып китә. Яңа ханны Казан сәүдәгәрләре зур хөрмәт белән каршы ала.

 

07

Шиһабетдин Мәрҗани язуынча, Сәхибгәрәй шул вакытта Истанбулда солтан Сөләйман бине Сәлим әл-Госмани хезмәтендә була.

 

08

1532-1551 нче елларда Кырым ханлыгында хакимлек итә. Уңышлы реформалар үткәрелү сәбәпле, дәүләт ул вакытта чәчәк ату чорын кичерә.

 

09

Сәхибгәрәйнең Шаһбаз исемле улы булуы билгеле.

 

10

Сәхибгәрәй хан 1551 елны Кырымда үтерелә.

 

11

Сәхибгәрәй хан Бакчасарай үзәнендә, Чүфүткала тавының итәгендә урнашкан Хаҗигәрәй тәкиясендә җирләнгән.

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 4
  • 0
  • 1
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи