Шаһгали хан (1506-1567) – Казан ханлыгының тугызынчы идарәчесе. Ул 1519 елның апреленнән 1521 елның маена кадәр, 1546 елның июнь һәм июль айларында һәм 1551 елның августыннан 1552 елның мартына кадәр хакимлек иткән.

«Шаһгали хан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме
«Яңа ханга нибары унөч яшь була. Ул Русиядә туган һәм алты яшеннән Касыйм шәһәрендә яшәгән. Шаһгали бик ямьсез, хәтта чиркангыч кыяфәтле булган. Рус елъязмачысы аны менә ничек сурәтли: «Бу Шаһгали карап торышка бик тә шөкәтсез һәм җирәнгеч йөзле вә гәүдәле иде: озын колаклары иңнәренә салынып төшкән; йөзе хатыннарныкы төсле; бүксәсе тәкәббер кабарып чыккан, юан; аяклары кыска, табаннары озын; арт саны хайваннарныкыдай. Бу тасвирламага ышансак, күз алдына нәкәс һәм гарип бер малай кыяфәте килә: озын табанлы кыска аякларга маймылныкыдай озын куллы юан гәүдә менеп кунаклаган; кыска муенда ямьсез хатыннарныкыдай чырайлы иләмсез зур баш утыра. Рус елъязмачысы каһкаһә белән болай дип тә өсти: «Татарларны мәсхәрә итәр өчен, алардан көлеп, аны патша итеп юри сайладылар».
Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)
«Шаһгали хан хөкемдар булып тора башлаганнан соң һәрбер эшендә Мәскәү тарафын тотар вә Казан файдасына күп илтифат итмәс иде. Казан халыклары моның мондый мөгамәләсеннән риза булмадылар, үзләрен алданган дип хис иттеләр. Ахырда һәрбер эшне берәм-берәм үз кулларына алдылар. Шаһгали ялгыз, ягъни бары тик ханлык исемен генә күтәреп торыр булды. Тарафдарларыннан кайберләрен кудылар, кайберләрен үтерделәр, беркадәрен төрмәгә утырттылар. Шаһгали үз сараенда мәхбүс, ягъни тоткын хөкемендә буларак калды».
Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)
«Хәзерге татар телендә «Хан мәчете» дип даны таралган Казан кальгасы эчендәге манара шул Сөембикә манарасы була. Руслар аны көчләп Шаһгалигә хатынлыкка бирәләр һәм Шаһгалине Казанда хан итеп ел ярым торгызалар. Казанга хан булып өч тапкыр килсә дә, урнашып кала алмый. Бәла-каза китерерлек нәрсәне татар телендә «Шаһгали каргаган» диләр».
Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1880)
- Шаһгали – Касыйм ханлыгы идарәчесе Шәехаулияр хан белән Шаһсолтанның улы, Җангали ханның бертуганы. Ул Сурожик шәһәрендә дөньяга килә.
- Рус елъязмаларында аны Шаг-Алей, Шигалей, Жигалей, Ших-Алей, Шаалей, Шиголей, Шиалей, Шаислам, Шаагалий дип атыйлар.
- Атасы вафатыннан соң, 1516 елда Касыйм ханлыгы тәхетенә утыра.
- Шаһгали 1519 елда, Мәскәү таләбе буенча, Булат Шырын җитәкчелегендәге мирзалар төркеме тарафыннан Казан тәхетенә чакырыла. Ләкин шәһәр халкы Фёдор Карпов исемле Мәскәү илчесенең ханлыктагы эчке эшләргә тыкшынуыннан разый булмыйча, ханны 1521 елның маенда тәхеттән бәреп төшерәләр.
- Шаһгали 1523 елда Казанрус сугышы вакытында рус гаскәрләре белән җитәкчелек итә, чирмеш (мари) һәм чуаш җирләрен тар-мар итү белән генә чикләнә.
- Шаһгали рус патшалыгының Казан ханлыгына каршы һөҗүмнәрендә 5 мәртәбә катнаша (1537, 1540, 1541, 1548, 1552 нче елларда).
- Рус елъязмалары хак булса, 1551 елда Зөя утраушәһәрчеген төзү өчен урынны Шаһгали киңәше буенча сайлап куялар.
- 1551 елда Шаһгали янә Казан ханлыгы тәхетенә утыра. Әсирлектән 60 мең рус кешесе кайтарыла. Казан ханлыгыннан тау ягы аерылып чыга. 1552 елның мартында Шаһгали, Явыз Иван таләбе буенча, Казан тәхетен калдыра.
- Тарихи чыганакларның берсендә Шаһгалинең Казаннан качар алдыннан корал һәм сугыш кирәкяракларын бозуы турында әйтелә: «Туп көпшәсенә аккургаш сала, дары өстенә су сибә».
- Хыянәтче 1567 елның 20 апрелендә дөнья куя. Шаһгалинең варислары калмый. Ул Касыйм шәһәрендәге төрбәдә җирләнгән.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала