Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Радио эчендәге радио

Сәхифәнең бүгенге чыгарылышында 1952-1985 елларда Татарстан радиосының балалар өчен тапшырулар редакциясендә хезмәт куйган фидакяр шәхес, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның «Бәллүр каләм» бүләге иясе Нәсимә Салих кызы Әхмәтҗанованың (1928-2014) истәлекләренә мөрәҗәгать итәбез.

Сәхифәнең бүгенге чыгарылышында 1952-1985 елларда Татарстан радиосының балалар өчен тапшырулар редакциясендә хезмәт куйган фидакяр шәхес, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның «Бәллүр каләм» бүләге иясе Нәсимә Салих кызы Әхмәтҗанованың (1928-2014) истәлекләренә мөрәҗәгать итәбез.

 

 

Нәсимә Әхмәтҗанова һәм тавыш операторы Сания Гыйлаҗева. 1970 еллар. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.

 

 

Балалар редакциясе үзе бер дөнья бит ул. Аны юкка гына «радио  эчендәге радио» дип йөртмәгәннәрдер. Редакциянең эше күп төрле юнәлешләрдән тора иде. Монда уку да, хезмәт тә бар, әхлак, эстетик тәрбия дә, патриотлык һәм спорт тәрбиясе дә бар. Ул мәктәп һәм пионер, комсомол тормышын да үз эченә ала. Укучылар иҗаты да читтә калмый. Һәр тапшыруның адресаты, үз тыңлаучысы бар.

 

Югары сыйныф укучылары өчен, мәсәлән, «Чын күңелдән сөйләшүгә чакырабыз» дигән тапшыру. Чын күңелдән сөйләшәсең икән инде, монда, әлбәттә, көндәлек гади эшләр турында гына сүз бармый. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек, яшәү мәгънәсен ачыклауга караган, киләчәк көнгә ничек әзерләнү белән бәйләнгән мәсьәләләр күтәрелә. Мәхәббәт, дуслык, эчке һәм тышкы матурлык, юмартлык темаларына да кагыла идек.

 

Урта яшьтәге укучыларга атна саен эфирга «Пионерлар һәм мәктәп балалары өчен радиогазета» чыга иде. Өлкәннәр кулы белән тудырылган байлыкларга сак мөнәсәбәт тәрбияләүче, ул байлыкларны арттыручы булырга теләк уята торган «Минеке һәм безнеке» дигән тапшырулар да бик җитди яңгырыйлар иде.

 

Яшь буынга гүзәллек, матурлык дөньясына керергә ярдәм иткән музыкаль әңгәмәләргә дә тукталасым килә. Татар, рус, чит ил композиторларының иҗатларына багышланган тапшырулар, җыр өйрәтүләр даими алып барыла иде. Минем иң актив авторларым Роза Болгарская, Яков Гиршман редакциянең якын дуслары булып, күп еллар буена балаларга хезмәт иттеләр. Ул елларда  редакция үтенече белән өлкән буын композиторлар Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар, Исмай Шәмсетдинов, Рөстәм Яхин, соңрак Ренат Еникиев, Фасил Әхмәт, Рафаэль Билалов, Мирсәет Яруллин, Мәсгуть Имашевлар балаларның бай дөньясын, табигатьнең, туган илнең матурлыгын чагылдырган дистәләрчә җырлар иҗат иттеләр.

 

 

 

Татарстан телевидениесе һәм радиосы ветераннары. 1997 ел.

 

 

Балаларның иҗат сәләтен үстерергә булышу йөзеннән күп еллар дәвамында «Укучылар иҗаты» дигән тапшырулар барды. Анда балалар язган шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр яңгырый иде. «Дәвамын үзегез языгыз» дигән рубрика балалар өчен аеруча кызыклы булды.

 

Радиогазетаны даими алып барган артистлар Флера Хәмитова белән Ренат Таҗетдиновка, колакларны иркәли торган ягымлы тавышы белән хикәя, әкиятләрне  укучы Дания Нурлыга мин бик тә бурычлы.

 

35 ел буена «эфир томнары»н чыгарырга ярдәм иткән машинисткаларга, аеруча Наҗия Моратовага, тавыш операторлары Айсылу Гыйлаҗетдинова, Харис Нигъмәтуллин, Асия Бикбау, Сания Хамматоваларга карата минем күңелемне җылы рәхмәт хисләре генә били.

 

2007

 

 

Чорлар һәм җырлар

 

Узган атнада Татарстан радиосы дулкыннарында өр-яңа тапшырулар сериясе башланып китте. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә.

 

Чорлар һәм җырлар... Исеменнән үк аңлашыладыр, бу тапшыруларда халкыбызның үткән юлындагы чорлар тудырган җырлар турында сүз бара. Тарихтагы һәрбер чор, һәрбер зур вакыйга яңа җырлар белән үрелеп барган. Революция еллары, Гражданнар сугышы, индустриализация һәм коллективлашу, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соң илнең икътисадын күтәрү, нефть табу тармагы барлыкка килү, нефть химиясе предприятиеләре төзелү, КамАЗ төзелеше – боларның барысы да халык җырларында һәм композиторлар иҗатында чагылыш тапкан. Ягъни ишетүгә үк аерым бер чорның асылын ачып биргән, аның музыкаль сурәте булып торган җырларыбыз бар. Һәм аларны билгеле бер тәртиптә шәрехләп барган очракта, күз алдына республикабызның һәм татар халкының ХХ гасырдагы данлы тарихы килеп баса.

 

Тапшыруның «Туган тел» җырына багышланган чыгарылышын тыңлагыз (12+). Аны танылган артистыбыз Артем Пискунов алып бара.

 

 

 

 

Шигъриятле радио

 

 

 

Зиннур Мансуров Башкорстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән. 1980 еллар.

 

Зиннур МАНСУРОВ, Татарстанның халык шагыйре, 1986-1992 елларда әдәби-нәфис тапшырулар редакциясе баш мөхәррире.

 

Аллаһ бүләге

 

Азга гына сорап торам Күктән

ерак малай чакны бар көнен.

Төшләремне ялгап өннәремә,

хәтер сурәтләрен барлыймын.

 

Төенләнгән җете тасмаларны

тартыйм икән кайсы очыннан?

...О Илаһым! Печән олаулары

чыгып килә буран эченнән.

 

Җәйге болын үзе күчеп кайта,

саклап кара аны халыктан –

яшеллеккә сусар яшьтәшләрем

печән йолкып кала һәр йөктән.

 

Могҗизага ничек ымсынмыйсың,

җәннәт үләннәре каршыда!..

Олаучыдан ертлач оланнарга

эләккәли ачы камчы да.

 

Ә мин... эчтән генә әйтәм шуны:

«Баскын дуслар»ымнан ваз кичәм;

дөньяныкын талап алуларда

түгел бугай минем вазифам...»

 

Ап-ак көрттән калкып дәште кебек

Хозыр пәйгамбәргә тиң кеше:

«Борылмада печән олавыннан

төшеп калды... сиңа тиеше!»

 

Ишарәгә бик үк ышанмадым –

нинди мәгънә мине алдауда?!

Кабатлады: Аллаһ бүләкләре

булыр әле, имеш, алда да...

 

...Төшләремә өннәр төшендерде,

аныклады Картны тел-ымын.

Карда яткан учма акбаш* өчен

сабыр гомерем буе түлимен.

*Акбаш – пәйгамбәр чәчәге.

 

Йөз суы

 

Ай-яй, авыр – саклап яшәү

мөлдерәмә йөз суын.

Кан койса да, түктертмичә

тоткан аны йөз буын.

 

Аз булганмы җәлладларның

башны чабып өзүе?!

Ә барыбер тезләнмәснең

түгелмәгән йөз суы.

 

Сындырырга әзерләр күп

мәгърурларны төз буен.

Түгелсә дә, Җир йөзеннән

бер тап юсын йөз суың.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи