Сугыш беткәч, дөнья җиңел сулап куйгандай булгандыр, мөгаен. Әмма еллар буе тилмереп көткән җан тынычлыгы да, тормыш итәр өчен җиңеллек тә бик озак килмәде әле. Авыз тутырып ипи ашау өметләре дә акланмады, өстән сәләмәләр дә төшмәде. Моның хәзер бик җитди, инде тарих битләрендә урын алган сәбәпләре дә билгеле. Кайберләрен генә булса да искә төшерү урынлы булыр дип саныйм.
Сугыш беткәч, дөнья җиңел сулап куйгандай булгандыр, мөгаен. Әмма еллар буе тилмереп көткән җан тынычлыгы да, тормыш итәр өчен җиңеллек тә бик озак килмәде әле. Авыз тутырып ипи ашау өметләре дә акланмады, өстән сәләмәләр дә төшмәде. Моның хәзер бик җитди, инде тарих битләрендә урын алган сәбәпләре дә билгеле. Кайберләрен генә булса да искә төшерү урынлы булыр дип саныйм.
Р.Гали фотосы
Бу елларда атом бомбасын төзүгә киткән чыгымнар халык җилкәсенә авыр йөк булып төшә. Белгечләр бу чыгымнарны ике сугыш бәясе хәтле (!) дип исәпли.
Социалистик лагерь төзү максатыннан Европа илләренә күрсәтелгән ярдәмне дә онытырга ярамый, гәрчә ул илләрнең халыклары бу ярдәмне хәзер искә алырга теләмәсәләр дә. Польша, Венгрия, Чехословакия һ.б. илләргә күпме ашлык, мөгезле эре терлек, халык хуҗалыгын торгызу өчен кирәкле җиһазлар озатылган бит ул елларда.
Мин 1989 елда Минск университетында 6 ай партия тарихын укыту буенча белемнәрне күтәрү курсларында укыдым. Музейларында булганда игътибар иттем: Татарстан Белоруссиягә ярдәм йөзеннән 1,5 меңнән артык вагон хуҗалык өчен кирәкле нәрсәләрне җибәргән. Музей хезмәткәренә: «Нигә Татарстан халкының ярдәме хакында бер генә экспонатыгыз да юк? Бик тиз оныткансыз икән. Безнең ач балаларның хаклары иде бит ул», – дидем дә, ул ярдәмнең ниләрдән торганын җыелган халык алдында санап күрсәттем. Экскурсовод уңайсызланды: «Бу мәсьәлә кузгатылачак», – дип вәгъдә бирде. Тик ул вәгъдә әле дә кузгала алмый ята икән.
Татарстан халкының нинди авыр шартларда яшәгәнен олылар хәтерлидер. Килмәде бит ул җиңеллек, килмәде...
1946 елның җәендә булган корылык 1921 елгы иң хәтәр корылыктан да узып киткән. Республикабызда бөртекле культураларның 1946 елдагы уртача уңышы 1940 ел уңышыннан ике тапкыр диярлек түбән булган. Тик халык өстенә салынган салымнар кимемәгән.
Шушы алҗыган кешеләрнең йөрәкләренә кан саудырып төшкән тагын бер җәрәхәт – фронтка китеп һәлак булганнар белән күрешүдән өметләре өзелү иде. Сугыш барган елларда бик күпләр якыннарының «һәлак булды» дигән хәбәрен алса да, ышанырга теләмәде. «Фәлән авыл кешесенең дә үлгән хәбәре килгән булган, ә үзе, Аллаһка мең шөкер, исән-сау икән, хаты килгән», – дигән хәбәрләрнең һаман саен ишетелеп торуы өметләндерә иде. Бердәнбер улы һәлак булган авылдашым Хәерниса апайның ничә еллар буе улына дип хатлар яздырганын онытасым юк. Хат саен кемнәр кайткан, кемнәр кайтып җитмәгән, кайсы кыз – урман кисәргә, кайсылары торф чыгарырга озатылган – барысын да ул әйтеп тора, ә мин, бәләкәй йөрәгем белән аның олы кайгысын аңлаганга, карышмыйча яза идем.
Өметләрен югалтканнар күз яше ачысын үзләре генә белгәндер. Үзебезнең Әтнә районы 105 йортлы Яңа Шимбер авылыннан 110 кеше кайтмаган, һәлак булган. Моны акыл ничек сыйдырып бетерсен?
Районыбызның Чембулат дигән авылында озак еллар укытучы булып эшләгән Өммехани апа Габидуллина, радиодан ясаган чыгышларымны тыңлагач, болай дип язган иде: «1945 елның мае иде. Үзем укытам, үзем агитатор. Сугыш беткән, дигән хәбәрне ишетү белән кырда ашлык чәчүчеләрне сөендерергә киттем. Барып әйтүем булды, биш хатын кычкырып елый башлады. “Җиңү килде бит, еламагыз”, – дип юаткан саен катырак елыйлар. Алар да минем кебек ирләренең үлгән хәбәрен алган иде. “Безнекеләр кайтмый бит, бетте бит безнекеләр...” – диләр дә, бөгелеп төшәләр, бичаралар. Мин дә 22 яшемдә тол калдым... Фронтка киткәндә ирем миңа атап җыр көйләгән иде:
Елама, бәгърем, сүзеңне әйт,
Сүзләрең кирәк булыр,
Минем өчен күп елама,
Күзләрең кирәк булыр.
Менә шушы җырны җырлап йөрим инде хәзер, сеңлем. Балам да “әти” сүзен әйтергә тилмереп үсте».
Әйе, тол аналарның бәгърен кискән нәрсә – без, балалар, булганбыздыр. Чөнки ашарга – ипи, кияргә кием юк. Ягарга – утын, лампа яндырырга керосин юк. Шырпы, тоз юк. Мәктәптә укучыларга дәфтәр, кәгазь, каләм, китаплар юк…
«Юк»тан башка бер нәрсә бар, ул да булса – хәсрәт тулы күңел, якыннарын өзелеп сагыну, балаларны исән-сау саклау. Бер генә җанны саклау да нинди кыен чакта өч, дүрт, биш һәм хәтта алты-җидешәр бала белән калган хатыннар күпме иде бит. Ничек чыдаганнар – моны чын каһарманлык дип бәяләргә кирәк.
Җиңелгән Япония, Германия кебек илләрдә сугыш вакытында «балалар тиешле витаминнар, ризыклар ашап үсә алмады» дип, һәр гаиләгә балалар өчен аерым пособие биргәннәрен газеталардан укып хәйран калган идем. Тик безгәме соң андый игътибарга лаек булу?! Авылыбызда Шәмсениса апа Сәфәрова иренең «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре белән гомере буе хөкүмәттән бер тиен ярдәм алмыйча үстерде өч баласын. Ә хәбәрсез югалганнар безнең Татарстанда гына 200 меңнән артык санала икән.
Тагын шунысын әйтү мөһим дип саныйм. Сугыш кырыннан ирләрнең күбесе йә гарипләнеп, йә яралары төзәлеп бетмәгән килеш кайтты. Шуңа да халык хуҗалыгында төп көч булып һаман хатын-кызлар кала бирде, ат урынына җигелде. Сугыш барган җирләрдә җимерелгән шәһәр һәм авылларны, завод-фабрикаларны аякка бастырырга, яңаны төзергә дә күпләп хатын-кызлар китте.
Кызларыбыз да һаман урман кисте, әле торф чыгарды. Бу хакта радиода ясаган чыгышларымнан соң йөзләгән хат алдым. Аларда безнең татар кызларының торфны, Мәскәү, Вологда өлкәләреннән алып, ерак Себер якларында да чыгарганнары мәгълүм булды. Арча районының Иске Иябаш авылыннан Рәйсә Хәкимова белән Кәримә Фазылова 3 ел буе Түбән Тагил урманында торф чыгаруда эшләгәннәрен сөйләгән иде. Алар бит икәү генә булмаган анда. Кайда язылды, кемнәр тарафыннан рәхмәт сүзе белән искә алынды икән татар кызларының хезмәте. Юктыр, бер генә фәнни хезмәт, бер генә әдәби әсәр дә язылмады торфчы кызларыбыз хакында. Кайда икән эшчән татар кызлары турында кинофильмнар? Ник бер генә түрәнең җаны авыртмый икән татарларга карата бу игътибарсызлык, бу мыскыллы карашка?
Хатларны укыганда, тол калып хәсрәт диңгезендә гомер үткәргән аналар белән сөйләшкәндә шуңа игътибар иттем: ил белән күтәргән кайгы-хәсрәт еллар үткәч җиңеләя. Ә менә күршеләрнең, әле кичә генә бер табактан ашаган дус хатыннарның яисә фронттан кайткан авылдашларның мәрхәмәтсезлеге онытылмый.
Безгә, сугыш чоры балаларына бу бик таныш хәл. Бер очракны язмый кала алмыйм. Арча районы Кәче авылы кызы Саймә апа Хаҗибаева-Мостафина сөйләгән иде: «ФЗУга безнең авылда күбрәк әтиләре сугыштан кайтмаган балаларны җибәрергә тырыштылар. Шулай, без ике дус – ике Саймәне дә ФЗУга язганнар. Дустымның әтисе исән-сау кайткан иде. Саймә аңа үзен ФЗУга язганнарын әйткәч, Хәбибрахман абый һич тә уйлап тормыйча: “Нәрсә, әллә әтисезләр беткәнме, әтилеләрне язмасалар”, – диде. Бу гаделсез сүзләрне гомерем буе оныта алмыйм». Фронттан кайткан ирләрнең барысы да шулай мәрхәмәтсез булды, дип әйтүдән Аллаһ сакласын. Әмма оятсызлары да булганлыгы хәтердә.
Кайчандыр «Комсомольская правда» газетасында «сугыш кырында пуля иң яхшы кешеләребезгә тигән», дип язганнар иде. Әллә шуңамы, күңелдән «сугыш безнең арадан иң яхшыларыбызны йолкып алып китте», дигән уй һаман китми.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала