Татар китабы тарихы турында сүз алып барганда милләтебез өчен хезмәт иткәндә корбан булган бу гаилә турында язмасак, хакыйкатькә зур хилафлык килер иде.
Бу - Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр гаиләсе. Тышкы кыяфәтләре генә түгел, калебләре, уй-хыяллары да гүзәл булган бу затлар турында күпме генә язсак та аз булыр. Аларның икесе дә Казан артындагы Әтнә районына кергән Түбән Көек авылыннан чыккан сәүдәгәрләр гаиләсеннән. Ике гаилә дә балаларына югары белем һәм төпле тәрбия бирү ягын кайгырткан.
Сибгатулла абзый ике улын - Әхмәтгәрәй белән Габделбарыйны башта укытучыларны өенә чакыртып укытса, аннары данлыклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Үз эшен - сәүдәгәрлеген дәвам итәрләр дип хыяллангандыр ата кеше. Ләкин рус, төрек, француз, алман, гарәп телләрен камил үзләштергән Әхмәтгәрәй, дөнья әдәбияты үрнәкләре белән танышканнан соң, үзе дә иҗатка тартыла - тәрҗемә итә башлый, хикәяләр язу эшенә керешә. Тәрбияле егетне үзләре якын иткән шундый ук гаиләдәге Ногман хаҗи Габделкәримовның олы кызы Зәйнәп белән башлы-күзле итеп куялар. Олы кыз дигәч тә, Зәйнәп туташка ул чакта нибары 17, ә Әхмәтгәрәйгә 20 яшь кенә була. Туганлашып алган бу ике гаилә матур, тату яшәгәндер, мөгаен. Шулай булмаганда, тагын бер туй ясамаган булырлар иде. Бу юлы Сибгатулла абзыйның кече улы Габделбарый Зәйнәпнең сеңлесе Гайшәгә өйләнә.
Татарның алдынгы карашлы зыялылары белән аралашып яшәгән бу гаилә кешеләренең үз милләтен агарту эшенә алынуы да табигый күренеш була. Шундый җыелып сөйләшүләрнең берсендә милләтпәрвәр яшьләр, инде үз клубыбызны булдырдык (сүз «Шәрекъ клубы» турында), инде үз матбугат чарабызны булдырырга вакыт җитте, дигән фикергә килә. Ике атнага бер нәшер ителәчәк журналның исемен ул чакта Габдулла Тукаев тәкъдим итә. Аның шул исемдәге «Аң» шигыре беренче санның тышлыгына ук чыгарылып бирелә. Шигырьнең «Инде эшлик саф, ачык күзләр белән - чын “Аң” белән» дигән соңгы юллары милләтем дип янып яшәгән яшьләрнең тормыш девизы булып яңгырый.
Журналның оештыручысы һәм мөхәррире булган Әхмәтгәрәй Хәсәнинең моңа кадәр китап басу өлкәсендәге тәҗрибәсе шактый зур дип әйтергә мөмкин. Ул, 1907 елда дусты Г.Рәхмәтуллин белән «Гасыр» нәшриятын оештырып, 153 татар китабын басмага әзерләгән була. Бу урында китапларның сатуда яхшы бара торган теләсә ниндиен түгел, ә бүгенге сүз белән әйткәндә - тематик серияләр рәвешендәгеләре нәшер ителгәнен дә искәртергә кирәктер. Монда театрлар өчен драмалар, татар әдипләренең әсәрләре, русчадан тәрҗемәләр, фәнни-популяр китаплар, мәктәпләр өчен дәреслекләр, балалар әдәбияты тупланмалары дөнья күрә. Татар язучылары һәм артистларының фоторәсемнәрен почта открыткасына бастыруны да нәкъ менә «Гасыр»да оештыралар. Китап белгече, академик Әбрар Кәримуллин «Гасыр» нәшриятында басылган китапларның ярты миллионга якын данә булганлыгын яза.
Ә.Хәсәни, журнал чыгаруга керешкәнче, дөньядагы нәшрият эшләренең торышы белән танышу өчен Европага китә. Швейцария, Алмания, Польша һәм Франциядәге типографияләрнең эшен өйрәнә. Шуңа да «Гасыр» нәшриятында басылган китапларның һәм «Аң» журналының бизәлеше, басылу сыйфаты татар дөньясында моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә югары була, дип раслый белгечләр.
Мондый затлы, зыялы шәхес ләрнең күзгә бәрелеп торган гамәлләре улбу булмасын дип алдан эш итәргә өйрәнгән патша охранкасы игътибарыннан да читтә кала алмый. Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин язуынча, Ә. Хәсәни нәшриятында полиция тентү үткәрә. Ярамаган, тыелган нәрсә таба алмасалар да, аларның бу гамәле халкын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен җан атып йөрүче затка карата кисәтү булсын дип эшләнә.
«Аң» журналына әйләнеп кайтсак, аны оештыру өчен, аңла шыладыр, ярыйсы ук зур акча да тотарга туры килә. Менә шул чакта Әхмәтгәрәйгә хәләле Зәйнәп ярдәмгә килә. Ул Исмәгыйль Гаспринскийга «Тәрҗеман» газетасын чыгару өчен үзенең зиннәтле бизәнү әйберләрен сатып булышкан хатыны Зөһрә Акчуринаның кыю үрнәген кабатлый. Бу аның инанып, ире башлаган эшкә фидакярләрчә ышанып кылган гамәле була. Зыялы, зәвыклы ханым «Аң» журналының башыннан ахырына кадәр җаваплы сәркатибе булып тора. Шуның өстенә әле ул тагын бер фидакяр татар хатыны - мәгърифәтче Фатиха Аитова оештырган мәктәп-гимназияләрнең кайгыртучылар советында да зур эш алып бара.
Шулай матур гына үсешкә барган татар тормышын революция җимереп ташлый. 1918 елда ничә еллар буе халыкка хезмәт иткән «Аң» журналы ябыла. Тагын өч елдан «Гасыр» нәшрияты хөкүмәтнекенә әйләнә. НЭП чорында милләт дип яшәүләрен дәвам итүче Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның тарафдарлары «Яңа китап» дигән нәшрият оештырып карый. Ләкин ул, үзләренең типографияләре булмаганлыктан, өч кенә ел эшләп, яшәүдән туктый.
Тоталитар режимның репрессия машинасы милләтебезнең күпсанлы асыл затлары белән бергә Әхмәтгәрәй Хәсәни гаиләсен дә йота. Гаилә башлыгы, концлагерьдагы газаплардан котыла алмыйча, 1934 елда 50 яшендә тифтан вафат була. Аның кайда күмелгәнлеге дә мәгълүм түгел. Йортыннан куылган Зәйнәп Хәсәни, бик зур авырлыклар күреп, биш баласының үлемен кичергәннән соң дөньядан кичә.
Бүген кайбер бәндәләрнең: «Мин китап укымыйм!» - дигән саташулы белдерүләре - татар халкын аң-белемле итү юлында корбан булганнарның рухын рәнҗетү ул.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала