Казан ханлыгы элекке Алтын Урданың төньяк төбәгендә ярыйсы ук зур мәйдан биләгән. Көнчыгышта аның чикләре Урал тауларына барып җиткән һәм Себер ханлыгы белән тоташкан.
Көньяк-көнчыгышта һәм көньякта Нугай Урдасының киң далалары җәйрәп яткан. Биредә билгеләп куелган чикләр булмаган, даланы әле бер як, әле икенче як файдаланган, йә ул бөтенләй буш торган. Тик Самар елгасы буенда гына ниндидер бер шартлы чик сызыгын билгеләргә мөмкиндер. Ханлыкның иң көньяктагы чикләре Иделнең киң ярлары буйлап түбәнгә таба Сарытауга (Саратов) кадәр диярлек сузылган. Ә менә көнбатыштагы чик тәгаенрәк билгеләнгән: рус дәүләтенә караган җирләрне Сура елгасы аерып торган. Казан ханлыгының төньяк биләмәләре, Нократ (Вятка) һәм Кама елгаларының урта агымы тирәсеннән үтеп, тайга яны зонасына кадәр диярлек барып җиткән.
Казан ханлыгының халкы
Казан ханлыгының кыскача тасвирланган мәйданы, аның гомуми җире татарларны һәм Казанга буйсынып яшәгән башка халыкларны берләштергән бер дәүләт җире булып саналган. Тарихи чыганакларда Казан ханлыгына төрки телле башка халыклар һәм фин-угыр кабиләләре керүе турында язылган. Мәсәлән, 1469 елда Мәскәү гаскәренең Казанга яу чыгуын язганда шундый бер вакыйга теркәлгән: Казаннан качып чыккан бер рус әсире Идел буена урнашкан рус гаскәре лагерына хәбәр китергән: «Казан патшасы Ибраһим үзенең бөтен җиреннән, Кама буеннан, Сыплин ягыннан, костяк, Агыйдел, вотяк һәм бакшыр якларыннан гаскәр туплаган». Тикшерүчеләр Сыплин җирләрен Татарстанның төньягындагы хәзерге Чепья (Цыпья) җирләре дип саныйлар. Костяк ягы дигәнне төркиләшкән угырлар – иштәкләр биләгән төньяк-көнчыгыш җирләре булырга тиеш дип аңларга кирәк. Вотяклар дип элек удмуртларны атаганнар. Димәк, вотяк яклары удмурт җирләре булып чыга. Башкорт атамасын елъязмачы, бераз бозып, «бакшыр» дип язган. Ә менә Иван Грозныйның якын ышанычлысы, 1552 елда Казанны басып алуда катнашкан иң зур гаскәр башлыкларыннан берсе Андрей Курбский Казан ханлыгының этник дөньясы турында: «Татар теленнән башка, ул дәүләттә янәдән биш төрле тел – мордва, чуваш, чирмеш, вотяк, тагы – ар, бишенчесе – башкорт», – дип язып калдырган. Аңлашыла булыр, тел дигәне шул телдә сөйләшүче халыкны аңлаткан.
Шулай итеп, алда аталган халыклар Казан ханлыгында яшәгән. Шул дәүләттә яшәп, алар һәммәсе аңа салым түләгән. Хәлбуки, бу мәҗбүрилек ханлыкның төп халкы булып саналган Казан татарларына да караган.
Татарлар
Татарлар ханлыкның төп, үзәккә якын җирләрендә – башлыча Казан артында, ягъни Камадан төньякка таба Идел һәм Вятка арасындагы зур төбәктә яшәгәннәр. Татар халкының байтак өлеше Тау ягында – Иделнең уң ярында һәм Зөя елгасы буйларында, аның урта һәм түбәнге агымы тирәсендә тормыш иткән. Ул чакта Нократ суыннан көнчыгышка таба Алабуга якларында һәм Кама аръягындагы дала киңлекләрендә татар халкы азрак яшәгән, анда аларның уйдык-уйдык булып утырган авылларын, нигездә, Кама, Чирмешән буйларында һәм төньяк-көнбатыш төбәктәге вак елгаларның яр буйларында гына очратырга мөмкин булган.
Евгений Чернышев Казан ханлыгындагы 700 авыл исемен ачыклый
Казан ханлыгының төп халкы яшәгән мәйданы, XV-XVI гасырлардагы татар авылларын картага төшереп карасаң, аеруча ачык күренә. Казан тарихчысы Е.И.Чернышев ул авыллар турындагы мәгълүматларны XVI гасыр уртасында һәм XVII гасыр башында язылган исәп кенәгәләренә нигезләнеп җыйган. Аның мәгълүматларыннан 700 авыл исеме билгеле. Моннан дүрт гасыр элек теркәлгән бу авылларның күпчелеге шул ук тарихи атамалары белән бүгенге татар авылларына туры килә. Бу тарихи истәлекләрнең күпчелеге, төгәлрәк әйтсәк, 500ләбе – Казан артына, 150се Тау ягына карый, ә калганнары Нократтан көнчыгыштарак яткан районнар һәм Кама аръягының төньяк районнары белән бәйле. Исәп кенәгәләренә теркәлгән авыллар хакындагы мәгълүматлар археологик тикшерүләр вакытында табылган истәлекләр (авыл һәм шәһәр урыннары, каберлекләр, бигрәк тә эпиграфик истәлекләр, ягъни язулы кабер ташлары) белән тулыландырыла.
Казан ханлыгы җирләре Көнчыгыш Европаның ике бик зур елгасы – Идел белән Кама кушылган уңайлы урындагы искиткеч бай табигатьле биләмәләрдән торган.
Урман-далалы Урта Идел буе тигезлеге яссы таулыклар, ә кайбер урыннарда яссы түбәле тау сыртлары белән чиратлашкан; аның уңдырышлы басулары һәм киек җәнлекләргә бай урманнары, елга-инеш буйларында яшеллеккә күмелеп утырган авыллары күпләрне кызыктырган, һәм бу җирләргә килеп чыккан чит ил кешеләре биредәге муллыкка һәм матурлыкка юкка гына сокланмаганнар.
Казан ханлыгы – җәннәткә тиң җир
«Казан тарихы»ның авторы, борынгы Казанның үткәне турында язганда, ышанычлы чыганаклар булмау сәбәпле, ялгышлар җибәрсә дә, шул заман Казаны хакында шактый кыйммәтле мәгълүматлар калдырган. Үз күзләре белән күргәнне китапта сурәтләп бирүе безнең өчен аеруча кызыклы. Казан җирен ул менә ничек тасвирлаган: «Ул җирләр бик тә иркен һәм бай, анда терлек асрыйлар, умарта тоталар, күптөрле ашлык һәм яшелчә үстерәләр, ул шулай ук киек җәнлеккә, балыкка һәм башка нәрсәләргә бай; бүтән андый урынны бөтен рус җирендә табып булмый, шундый да матур, нык һәм бай урын башка җирдә, ай-һай, булыр микән». Шуңа күрә дә XVI гасыр рус дворяннары идеологы Иван Пересветов Иван Грозныйга язган үтенечнамәләрендә Казан ханлыгын җәннәткә тиң җир дип атаган һәм аны тизрәк басып алырга өндәгән.
Болгарлар, бисермәннәр, мөселманнар, татарлар…
Казан ханлыгының төп халкы – бу дәүләтнең алда әйтелгән үзәк җирләрен биләгән татар халкы турында сөйләгәндә, тагын бер әһәмиятле мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк. Ханлыкның башлангыч чорында, ягъни XV гасырның икенче яртысында, аның халкын исеме белән атаганда «татарлар» дигән этноним белән бергә «болгарлар» һәм «бисермәннәр» дигән сүзләр дә кулланылган. Һичшиксез, Идел болгарлары Казан татарларының этномәдәни тарихында зур эз калдырган. Ләкин XIV гасыр азагында ук инде рус елъязмаларында элекке болгар җирләре татар җирләре дип аталган.
«Бисермәннәр» дигәне – «мөселманнар» сүзен рус елъязмаларындагыча «бусурман» дип бозып әйтү рәвеше, чөнки татарлар, әлбәттә, мөселманнар булганнар. Бу чорда татарларның тагын бер атамасын очратырга мөмкин: шул ук «Казан тарихы» авторы татарларны казанлылар дип тә атаган. Моңа һич тә гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки борынгы заманда һәм урта гасырларда кайбер дәүләтнең халкын шул дәүләтнең башкаласы исеменә бәйләп атау гадәте яшәп килгән (мәсәлән, римлылар, киевлылар, московитлар). XVI-XVII гасырлардагы Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре русларны нәкъ менә московитлар дип йөрткәннәр.
Алда әйтелгән атамаларның чиратлашып кулланылуына карамастан, Казан ханлыгында һәм башка күрше ханлыкларда яшәүче татар халкы өчен төп этноним булып «татарлар» дигән атама калган. «Татар» сүзе әлеге ханлыклар халкының исеме булып русча язылган тарихи чыганакларга (елъязмаларга, хроникаларга, исәп алу-теркәү һәм межа кенәгәләренә һ.б. документларга), Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре һәм дипломатларының (XV гасырда – Иосафат Барбаро һәм Амброджо Контарини, 16 нчы йөздә – Сигизмунд Герберштейн, XVII гасырда Адам Олеарий һ.б.) язмаларына, кайбер татар ханнарының, мәсәлән, Казан ханлыгында – Габделлатыйф хан, Кырым ханлыгында Миңлегәрәй ханның сакланып калган эш кәгазьләренә һәм халык авыз иҗатының күп кенә әсәрләренә кергән.
Хаклык өчен шунысын да әйтергә кирәк: безгә кадәр килеп җиткән кайбер татарча хикәятләрдә һәм борынгы төрки-татар язмаларында Казан ханлыгы һәм хәтта аннан соңгырак чор татарлары турында сөйләгәндә еш кына «мөселманнар» дигән атама кулланыла. Бу, әлбәттә, этноним түгел, ә үзенә бертөрле дини термин, башка дин, төгәлрәк әйткәндә, христиан динен тоткан кешеләргә каршы кую өчен әйтелгән атама. Шуңа күрә, бигрәк тә татарларны көчләп чукындырулар чорында барлыкка килгән милли әдәбиятта, «татар» исемен «мөселман» дип аерым басым ясап әйтү тулысынча аңлашыла, һәм ул, мөселманлыкны – ислам динен һәм мәдәниятен яклап, христианлаштыруга каршы урынлы протест булып яңгырый. Димәк, XV-XVIII гасырларда язылган татар әсәрләрендәге «мөселман» сүзе этник исем итеп түгел, ә мөселманлыкны, ислам динен, татарларның гасырлар буена яшәп килгән тормыш һәм фикерләү рәвешен ихтирам итү төсендә кулланылган.
Башка милләтләр
Казан ханлыгында, бигрәк тә аның башкаласы Казанда кайбер башка халыкларның вәкилләре, әйтик, Әрмән бистәсе, Сукно бистәсе дигән җирләрдә әрмәннәр һәм бүтән кавказлылар яшәгән. Руслар да шактый булган: купецлар, Мәскәү илчеләре, аларның төрле хезмәтчеләре һәм кораллы отрядлары. XVI гасырның беренче яртысында, рус йогынтысы үскән елларда, аларның саны ишәйгән.
Шул рәвешчә, Казан ханлыгы күп милләтле дәүләт булуга карамастан, аның төп халкын татарлар тәшкил иткән.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала