Тарихи мирас Уку өчен 2 минут

«Йолдыз»ның тәүге саны

Ошбу елның гыйнвар аенда татар телендә чыгучы тәүге газеталарның берсе «Йолдыз» нәшер ителә башлауга 120 ел тула. Әлеге басманың татар милли тормышында, журналистика һәм әдәбиятыбыз тарихында бәһасе искиткеч зур. Газетаның иң беренче баш мәкаләсе (авторы – Әхмәдһади Максуди) һәм анда басылып чыккан игълан нигезендә, әлеге басмага кыскача гына күзәтү ясыйк.

 

Мөхәррир, нашир, тел һәм дин галиме Әхмәдһади Максуди

 

 

«Йолдыз»га җиткән туар вакыт, Караңгыда адашмаслар бу бар вакыт. Кәрван күчте, «Йолдыз» күк йөзендә – Инде җитте тик ятуны куяр вакыт1 .

Мәҗит Гафури

 

 

Мөхәрире һәм нашире: Әхмәдһади Максуди.

Сәркатибе: Галиәсгар Камал.

Редакциянең урнашкан урыны: Казан шәһәре, Екатерининская (хәзерге Габдулла Тукай) урамы, соңрак «Печән базарында «Болгар» мосафирханәсендә» (хәзерге Татарстан).

Газетаның чыгу вакыты: 1906 елның 15 гыйнварыннан 1918 елның 21 июненә кадәр Казанда татар телендә нәшер ителә, 1900 саны чыга. И.Н.Харитонов, бертуган Кәримовлар һәм «Өмид» басмаханәләрендә басыла. Газетаның чыга башлау тарихы: «Русия әһле ислам өчен Казан телендә бер гәзит кирәклеге утыз елдан бирле фикерле әһле гыйлем арасында сөйләнә иде. Казан теленчә беренче язучыларыбыздан мәрхүм Габделкаюм Насыйри җәнаплары да «Таң йолдызы» исемендә бер гәзит чыгару иҗтиһадында булганлыгы мәшһүрдер. Егерме ел элек мәрхүм Габдерахман Ильяси исемле кеше дә төркичә бер гәзит нәшер кылу фикере илә берничә мәртәбә тырышып бакмыш иде. Ничек булса бу мәрхүмнәр максатларына ирешә алмадылар. Моннан унбиш ел элек мирзаларыбыздан мәрхүм Шаһбәзгәрәй Әхмәров җәнаплары илә берлектә «Казан» исемендә бер гәзит чыгаруны да уйлаган идек. Бу хосуста үз исеменә рөхсәт сорап, тиешле мәхкәмәсенә мәрхүм өч мәртәбә гариза бирмеш иде. Һәрбер гаризасына каршы тискәре җавап килде. Ул мәрхүм максатына җитә алмыйча дөньядан китте. 1903 елдан бирле «Йолдыз» исемендә бер гәзит нәшер кылмак фикере илә мин дә мәшгуль идем. Шул заманнан бирле дүрт мәртәбә ялварып сорадым. Төрле тыюлар чыкты. Һич рөхсәт алу насыйп булмады.

 

 

«Йолдыз» газетасының беренче саны. 1906 ел

 

 

Бу елларда мәмләкәтебездә төрле иркенчелекләр мәйдан алганнан соң, әлхәмдүлилләһ, Казан телендә гәзитләр күренә башлады. Шәһәребездә ике айдан бирле юлдашыбыз «Мөхбир» гәзите чыкмактадыр2 . Имди бу көн ошбу «Йолдыз» гәзитен чыгара башламак безгә дә насыйп булды. Җәнабе Хак Тәгалә хәерле хәбәрләр вә хәерле фикерләр язып, кавем вә милләтебезгә тугры юлда мәхәббәт итүне мияссәр кылсын!»

 

«Йолдыз»ның теле: «Ошбу гәзит төркичә укый белә торган һәркем аңларлык Казан теле илә язылачак. Ят телләрнең сүзләрен мөмкин булган кадәр һич катыштырылмаска тырышылачак. Ләкин гыйльми вә фәнни хәлләрнең исемнәре, вә яңа чыккан фикерләр, эшләр, һөнәрләр, вә коралларның исемнәре кеби, хәзер дә дөньяда Казан теленчә исеме вә тәрҗемәсе булмаган сүзләр күптер. Гыйлем вә фәннәр төркичәгә тәрҗемә кылынган саен, мондый сүзләр артачактыр. Мондый сүзләрнең күбесен Казан теленчә әйтеп язмак мөмкин түгелдер. Кайсыларын Казанча тәрҗемә кылып булса да, бик килешсез килеп чыгадыр. Шундый сүзләр урынына «Йолдыз»да төркичә сүз табылмаган тәкъдирдә, ул сүзләр гарәпчә яки Яуропада мәшһүр булган исеменчә язылачактыр. Без, Русия төрекләре, һәрберебез мөселман булганлыгыбыздан, ислам дине сәбәпле, телебезгә бик күп гарәби сүзләр катнашкандыр. «Йолдыз»да моның кеби сүзләр язылмый хәл юктыр. Мондый сүзләрнең һәркемгә мәгълүм булганы 500 кадәр бардыр. Голәмәдән башка кешеләргә мәгълүм булмаганы 800 микъдарында булыр.

 

Идарә, хөкүмәт, мәмләкәт, дәүләт, хосусый, гомуми, игълан, мөхәррир, нашир, мәгълүмат, матбугат кебек, «Йолдыз»да ара-тирә моның кеби сүзләр дә язылыр. Мондый сүзләрне әүвәл күрүдә аңламаган кеше дә сүз җае илә икенче, өченче күрүдә аңлаячактыр. Аңлый алмаган кешеләр белгән кешедән сорап белергә тырышырлар. Шул рәвешчә телләре вә аңнары ачылыр, гыйлем вә мәгълүматлары артыр.

 

Гәзитләрнең беренче файдасы да шулдыр ки: надан калган кешеләрне аз булса да гыйлемнән, фәннән, гыйльми вә фәнни сүзләрдән хәбәрдар итмәктер. Кирәкле фәнни сүзләр аз-аз катыштырылып, Казан лисанын әдәбиятләштерү – «Йолдыз»ның максатыдыр. Әмма «Йолдыз» гәзите гарәби, фарси сүзләрен вә Яуропа халкы сүзләрен Казан теленә кирәгеннән артык катыштырмаска тырышачактыр. Катышачак яңа сүзләр булганда, мөмкин кадәр аңлатып катыштырырга вә бер җай илә андый сүзләрне тиз тәрҗемә кылырга тырышачактыр».

 

Газетаның мәсләге: «Милләт димәк, бәни Адәмнән һәр кавем үз нәсел вә җенесең башка таифәләргә караганда хур вә хәкыйрь булуына кайгырып, башка кавемнәргә зарар итмәк рәвештә, үз кавеменең үсештә булуын теләмәк вә кулыннан килгән кадәр шул хосуста гайрәт вә иҗтиһадта булмак димәктер. Моңа мәхәббәте миллия (милләткә мәхәббәт) димәк тә мөмкиндер, ягъни һәркемнең үз милләтен сөюе димәктер. Үз кавем вә милләтен сөю, тарихның шәһадәтенә караганда, һәрбер милләттә күренмеш хәлләрдәндер. Безнең Русия әһле исламы арасында да мәхәббәте миллия әүвәлдә бар иде, ләкин гыйлем вә мәгарифтә кимчелек булу сәбәпле, эзе артык күренми иде. Имди хәзердә моның эзләре күп җирләрдә беленә башлады.

 

Милләтенә булган мәхәббәт вә хезмәттән һәр инсан бер ләззәт табадыр. Һәр кавем үз милләтен сөеп, кавеменең сәгадәте юлында хезмәт итүдә ихтыярлыдыр. Шул сәбәпле, «Йолдыз» гәзите милли бер гәзит булмак фикерендәдер. «Йолдыз» әһле исламның һәр хосуста тәрәккый булуларына кулыннан килгән микъдарда тырышачактыр. Бөтен дөнья инсаннарының сәгадәтенә разый булмак илә бергә, Казан әһле исламының рәхәт вә сәгадәтен дә телидер.

 

«Йолдыз» – төрки гәзит. Дөньядагы барлык төркиләрнең рәхәтен телидер.

 

«Йолдыз» – ислам гәзите. Шулай булгач, аның мөхәррирләре дөньяда һичбер мөселманның мәҗбүрилектә вә хурлыкта булуына разый түгелләрдер.

 

«Йолдыз» мөхәррирләренең, инсан булганлыкларыннан, бөтен дөнья инсаннарының сәгадәтенә омтылуларында шөбһә юктыр.

 

Бу дүрт хиснең һәрберен мәсләк санамак та мөмкиндер. Бер-беренә һич хилаф булмаганлыкларыннан, бер кешедә ошбу дүрт хиснең дүртесе дә җыелуы мөмкиндер.

 

«Йолдыз» инсанияттә үз милләтенең башка милләтләрдән ким түгеллеге галәмгә таралганчыга кадәр милләт мәсләгенең кирәклеге фикерендәдер».

 

«Йолдыз»ның сәхифәләре (баблары, бүлекләре): «Баш мәкалә, низам хәбәрләре, мәхкәмә хәбәрләре, телеграф хәбәрләре, чит мәмләкәт хәбәрләре, мәмләкәт хәбәрләре, Казан хәбәрләре, авыл хәбәрләре, әһле ислам әхвәленнән, дин вә хөкүмәт, гыйлем вә фән, уку һәм тәрбия, тел вә язу, сәясәт вә политика, кәсеп вә мәгыйшәт, һөнәр вә сәүдә, яңа һөнәр вә мәгълүмат, төрле киңәшләр, тыйб вә сихәт, тарихи вакыйгалар, хәзерге вакыйгалар, яңа җырлар, китаплар хакында, газетлар хакында, хатлар вә җаваплар, фельетон, игъланнар».

 

Газетага язучылар: Әхмәдһади Максуди, Садретдин Максуди, Галиәсгар Камал, Гатаулла Баязитов, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Һади Атласи, Габделбари Баттал, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Әхмәдзәки Вәлиди һ.б.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи