Рим исеме безнең халыкта атлаган саен очрап тормый. Шуңа карамастан, радио тарихында якты эз калдырган күренекле шәхесләр арасында берьюлы ике Рим бар – Рим Кәримов һәм Рим Шириязданов! Алар безнең коллективта бер үк вакытта хезмәт куйганнар, беренчесе әдәбият-сәнгать редакциясендә баш мөхәррир булып торса, икенчесе шул редакциядәге әдәби тапшырулар бүлеген җитәкләгән.

Швейцариядән килгән кунак Дина Бойер (алгы рәттә өченче) белән очрашу. Утырганнар (сулдан): Юныс Әминов, Наилә Зарипова, Фәтхелислам Фазылҗанов, Рафаэль Ильясов; аягүрә: Гайшә Сираҗетдинова, Наталья Ростовцева, Карл Фәизов, Камал Саттарова, Исмай Шәмсетдинов, Мәгъсүм Гәрәев, Мәхтүмә Басыйрова, Рим Шириязданов. 1970 еллар.
Рим исеме безнең халыкта атлаган саен очрап тормый. Шуңа карамастан, радио тарихында якты эз калдырган күренекле шәхесләр арасында берьюлы ике Рим бар – Рим Кәримов һәм Рим Шириязданов! Алар безнең коллективта бер үк вакытта хезмәт куйганнар, беренчесе әдәбият-сәнгать редакциясендә баш мөхәррир булып торса, икенчесе шул редакциядәге әдәби тапшырулар бүлеген җитәкләгән. Хәзер без алар арсыннан Рим Шириязданов шәхесен игътибар үзәгенә алырбыз һәм күренекле шагыйрь, Татарстан радиосында озак еллар эшләгән журналист Әхмәт Рәшит истәлекләренә мөрәҗәгать итәрбез.
«Рим Шириязданов белән без университетта бер группада укыдык. Башкортстаннан килгән, урта мәктәпне медаль белән тәмамлаганга күрә, безнең кебек вузга керер өчен җиде имтихан биреп азапланмаган. Басынкы, тыныч холыклы, төпле бу егетне баш мөхәррир Рим Кәримов бик вакытында күреп алган, дары заводының күптиражлы газетасыннан радиога күчерүгә ирешкән иде. Ширияздан (без аны күбрәк шулай атап йөртә идек) эшкә шактый тиз ияләшкән, тапшыруларны җиренә җиткереп әзерләргә күнеккән иде – аны беркадәр пошмас җанлы булуы турында гына әледән-әле тел чарлаштыргаладылар. Иң беренче тапшыруын, җиренә җиткереп әзерләп тә, эфирга чыгару секторына тапшырмыйча, эш өстәленә бикләп өенә кайтып китүен бик еш кына мәзәк итеп тә искә төшерәләр иде. Ләкин, инде әйткәнемчә, бик төпле һәм әзерлекле иде ул. Аның инициативасы белән «Идел дулкыннары», «Безнең кардәшлек», «Күңелле кичә», «Казан утлары» журналы битләреннән», «Туган як моңнары» дигән цикллар туды.
Нәфис тапшырулар Баш редакциясендә эшләүчеләр һәммәсе диярлек яшьтәшләр булгангамы, бер төслерәк уйлый, бер үк әсәрләрне үрнәк итә, сүзгә килү, низаг дигән нәрсәләрне белми иде. Без бөтенесен үзара килешеп эшләдек.

Ике баш мөхәррир. Рим Кәримов һәм Роберт Гатауллин. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
Рим Шириязданов студентлык дәверендә башкалар белән, бигрәк тә шигърияттә үз көчен сынаучы яшь каләм ияләре белән бик үк аралашмады. Аның иң якын дусты – якташы, соңыннан журналистика өлкәсендә күп кенә шәкертләр тәрбияләгән, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми исем алган Флорид Әгъзәмов булгандыр. Аннан соң ул үзе дә күбрәк спортка тартыла – студентлар арасында иң җитез йөгерешчеләрдән санала иде. Ләкин аның әдәбиятка, язучыларга, гомумән иҗатка мәхәббәте йөрәгендә һәрвакыт янып торгандыр. Үзе шигырь яки хикәя язу белән мавыкмаса да, әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән бик җиңел уртак тел таба белә иде ул.
1971 елда мине Мәскәүгә, радио һәм телевидение хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрү институтына укырга җибәрделәр. Институт дигәч тә, ике айлык кыска сроклы курслар гына иде инде ул. Шунда укып йөргән көннәрнең берсендә безнең тулай торакта Рим пәйда булды. Аны Ленинградтагы партия мәктәбенә белемен күтәрергә җибәрәләр икән – ул шуңа күрә КПСС Үзәк Комитетында әңгәмә үтәргә тиеш. «Минем урынга әллә кемне куюлары бар, редакцияне син генә җитәкли аласың. Җитәкчеләр әйтсә, кәҗәләнеп маташма, – диде ул. – Андагылар белән мин сөйләшеп куйдым инде», – дип тә өстәде. Мәскәүдән кайткач, мин әдәби-драматик тапшырулар редакциясен җитәкли башладым.
Бергә эшләү дәверендә без Рим Шириязданов белән дә, баш мөхәррир Рим Кәримов белән дә һәрвакыт фикердәшләр идек. Шунысы кызганыч, бергә-бергә уртак тел табып, бер-беребезгә ныклы терәк булып яшәгән хезмәттәшләремнән ике Римнең дә, соңрак безнең сафка килеп кушылган Зиннур Насыйбуллинның да гомерләре кыска булды. Тагын әллә нинди күркәм эшләр башкарырлар иде әле алар!»
1997

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов (1934-2002).
Марсель Сәлимҗанов васыятьләре
Татарстан радиосында «Варисларга васыять» тапшыруының (16+) чираттагы чыгарылышы безнең рухи дөньябызда якты эз калдырган олы шәхес, мәшһүр режиссер, СССРның халык артисты, Россиянең Константин Станиславский, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре, Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты, «Халыклар Дуслыгы» ордены кавалеры Марсель Сәлимҗанов рухына багышлана.
Марсель Сәлимҗанов – ХХ гасыр башында чын мәгънәсендә милли рухлы булып дөньяга яралган татар тетарының традицияләрен кабул итеп алган, аларны яңа заман җирлегендә баетуга, үстерүгә ирешкән, татар театрын бөтен дөньяга горурланып күрсәтерлек бер биеклеккә күтәргән зур режиссер. Ул, әлбәттә, милли сәнгатьнең каян килгәнен һәм аның кайсы юнәлештә үсәргә тиешлеген төптән аңлап-тоеп иҗат иткән. Шуңа күрә дә татар театры турында уйланып, «Без әле кая барабыз?» – дигән сорау туган чагында Марсель Сәлимҗановның фикерләре кызыклы да, файдалы да булыр, дип уйлыйбыз.
«Варисларга васыять» тапшырулар сериясе Татарстан Рнспубликасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә.
Шигъриятле радио
.jpg)
Татарстан радиосы коллективы Рөстәм Акъегетнең 60 яшьлек юбилей кичәсендә. 2011 ел, март.
Рөстәм АКЪЕГЕТ (Фәйзуллин) (1951-2020), 1974-2020 елларда Татарстан радиосы һәм телевидениесендә хезмәт куйды.
Балачак хатирәләре
Аҗаган кебек ялтырап үтте
Балачакны ялан тәпие…
Үзәнлек бишегендә яткан авыл,
Юл төене – чатлар...
Кемнедер каршыларга җыенгандай,
кочакка җәелгән кыр капкасы...
Коеларның тирән карашы...
Урманнан
чишмәдәй агылып төшкән сукмаклар...
Язгы кичләрдә
Киек Каз Юлын сузып килгән
киек казлар төркеме...
Болыт күләгәсе булып аккан
соңгы боз кисәкләре...
Иртәгесен чыкка әйләнгән йолдызлар...
Күкнең зәңгәр аланында
чәчәк аткан кояш...
Тиен кебек,
ботактан ботакка
сикерешеп йөргән нурлар...
Чәчәкләрен коеп,
ак төшеннән уянган чия...
Яшен болытларны камчылаганда,
көтүне авылга куып,
көтүченең чыбыркы шартлатуы...
Яңгырдан соң
аязланып калган пар каен...
Инештәге айны
борыны белән төртә-төртә
иркәләнеп су чөмергән тай...
Яраланган аккош тамагыннан чыккан тавыш...
Канаты каерылган акчарлактай,
дулкыннарда бәргәләнгән ярты ай...
Көзгә үтешли,
тын күл өсләренә
хәл җыярга төшкән болытлар...
Кичке тынлыкта
башакларда шылтыраган орлык...
Кояш нурлары өеме – эскерт...
Җилдән җыерчыкланган суда
дер калтыраган агач шәүләсе...
Кояштай елмаеп уянулар...
Кыз баланың
җиргә чәчелеп калган мәрҗәннәре...
болар барысы, болар һәммәсе –
Балачак хатирәсе!..
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала