Таҗетдин Ялчыгол нәселенең Сарман районы Карашай-Саклау авылы белән туганлык бәйләнешләре.
Укучыларга язучы, галим, тарихчы, мөгаллим, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол (1768-1838) исеме яхшы таныштыр. Тормыш юлы бик катлаулы аның, үзе дә үзенчәлекле шәхес. Ләкин бер әйбер бәхәссез кабул ителә: ул – милләтебезгә хезмәт иткән даһи затларның берсе.

Әсгать Әхмәт улы Сәфәров әнисе Нәкыя Мөхәммәдфатыйх кызы белән Карашай-Саклау авылы мәчете каршында. 2009 ел.
Таҗетдин Ялчыголның (1763/1768-1834) хатыны Биксолтан Ишмагеметова исем-фамилиясе белән рус телендәге документларда теркәлгән, татарда андый фамилия була алмаганы аңлашыла торгандыр: дөресе – Ишмөхәммәтова. 1850 елның 21 августында Чалпы авылында үткәрелгән ревизия документларында аның 78 яшендә икәне чагылыш тапкан, димәк, ул 1772 елгы. Ә менә 1816 елның август ревизиясе документларында ул 1776 елгы – 40 яшендә. Гаиләдә дүрт малай һәм өч кыз тууы билгеле. Шулардан беренче чиратта безгә кирәге Баһаветдин, 1800 елда туган, указлы мулла. Ике хатыны була: Сәрвиҗамал Габделкәрим кызы (1804) һәм Вазыйфа Мөстәкыйм кызы. Аларның унбер баласы арасыннан безнең өчен әһәмиятлесе 1833 елгы Фәхретдин өченче ул булып туа. Аның җәмәгате – Латыйфә Рәхимкол кызы. 1855 елның 1 гыйнварында аларның беренче уллары Фәйзулла туа, ә 1856 елдан әтиләре Кушнарат Елга авылында (хәзерге Зәй районы) имамлык вазифаларын үти башлый. Ә инде Фәйзулла Фәхретдин улы (1855-1930) хәзерге Сарман районы Шыгай авылында Зыятдин Мәүләветдин улында белем ала, 1890 елның 7 маенда, 35 яшендә муллалыкка 2030 нчы номерлы указ алып, шул ук Кушнарат Елга авылында имамлыкка керешә. Ике хатыны була, беренчесе Бибирауза – Мөхәммәдшакир Җәләлетдин улының кызы. Ул унике бала алып кайта, безнең тема өчен кирәклесе Бибимәсрүрә 1887 елның 28 ноябрендә Кушнарат Елга авылында туа. Фәйзулланың икенче хатыны Газизә – мулла Фәтхетдин Гыймадетдин улының кызы, сигез бала анасы.
Темабыз өчен кирәкле икенче линия, бу – Таҗетдин улы Җәләлетдин нәселе. Ревизия документларыннан аның 1803 елгы икәнен күрергә мөмкин, димәк, ул гаиләдә өченче бала булып, апасы Бибинәфисә (1799) һәм абыйсы Баһаветдиннән (1800) соң туган. Җәләлетдин гомере буе Мәлем (Югары Налим, Зәй районы) авылында имам була. Хатыны Хубҗамал Габдулла кызы, 1804 елгы. 1831 елда аларның Мөхәммәдшакир исемле малайлары туа. 1850 елгы ревизиядә ике кызлары да искә алынган. Мөхәммәдшакирның хатыны Мәһбүҗамал исемле була. Гаиләнең төпчек кызы Бибирауза өченче буын туганы Фәйзулла Фәхретдин улына кияүгә чыга. Шулай итеп, Таҗетдин хәзрәтнең оныкларының балалары никахлаша. Бу гаиләдә Мөхәммәдсалих, Мөхәммәдкамал һәм безгә инде таныш булган Бибимәсрүрә туа.
Бибимәсрүрә (1887-1934), хәзер Сарман районы составына керүче Карашай-Саклау авылына, Мөхәммәдфатыйх Хәйретдин улына (18.10.1881-1932) кияүгә чыга. Бу нәсел дә шактый борынгы һәм зыялылардан санала. Хәйретдин (1850- 1890) һәм аның хатыны Бибисәйдә (?-1915) гади игенче тормышы алып барсалар да, малайлары Габделхак, Әхмәтзыя, Мөхәммәдфатыйхка дини белем бирәләр. Габделхак Хәйретдинов нәселенең дәвамчылары туган авылларында яшиләр. Әхмәтзыяның тормышы Алабуга шәһәрендә булган.
Ә инде 4490 нчы номерлы шаһәдәтнамәне 1913 елның 24 октябрендә алган Мөхәммәдфатыйх авылда икенче мәхәллә мәчете ачылуга (аны ачу өчен рөхсәт Уфа губерна идарәсеннән 2291 номеры белән алынган) имам-хатыйп вазифасына керешә. Аларның гаиләсендә алты бала туып, Мөсәймә, Мисбах, Мөсәвия сабый чакта вафат була. Ә Мәхәсим, Нәкыя, Мәгариф шактый озын һәм катлаулы гомер кичерәләр.
Мөхәммәдфатыйх хәзрәтнең имамлыкка указы.
Балаларның олысы – Мәхәсим 1921 елгы. Карашай-Саклау авылында башлангыч белем ала, 1934 елдан Минзәләдә, интернат-мәктәптә ике ел укый. ФЗӨ мәктәбендә һөнәргә өйрәнә. Казанның язу машиналары заводында («Пишмаш») эшләгәндә шәһәрнең Сталин район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби архив документларына караганда, «Фатыхов Махасим Фатыхович, 7 нче Армиянең 113 нче аерым чаңгы батальоны сугышчысы» 1940 елда, совет-фин хәрби конфликты (30.11.1939-12.03.1940) вакытында Ленинград өлкәсе Выборг районында вафат була.
Хәйретдинов Мәгариф Мөхәммәдфатыйх улы 1927 елның 26 февралендә туа. Минзәлә балалар йортына барганда аңа җиде генә яшь. Балалар арасында ешаеп киткән үлем-җитемнән саклар өчен сабыйларны авыл гаиләләренә тәрбиягә бирәләр. Мәгариф тә, Кызыл Армия сафларына алынганчы, шундый гаиләдә, Мөслим районында тәрбияләнә. Хәрби хезмәткә 1944 елның 17 ноябрендә Мөслим район хәрби комиссариаты тарафыннан алына. Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләренең 14 нче зенит-артиллерия полкында хезмәт иткән өлкән лейтенант Хәйретдинов хәрби хезмәтен 1951 елның 10 апрелендә генә төгәлли. 2007 елның декабрендә Йошкар-Ола шәһәрендә вафат була.

Нәкыя Мөхәммәдфатыйх кызы. 1945 ел.
Гаиләдәге кыз бала – Нәкыя. 1923 елның 20 июнендә туа. Әти-әнисен югалтканнан соң, аның да тормышы Минзәлә балалар йорты белән бәйле. 1938 елда Казан педагогия училищесында укый башлый, күпмедер вакыттан соң, бу уку йортын читтән торып укый торганга әйләндерәләр, укучыларның бер өлешен Татарстанның Минзәлә, Куйбышев шәһәрләренә күчерәләр. Н.К.Крупская исемен йөрткән Куйбышев уку йортының 1941 елда III курсын тәмамлаучыларга әле диплом бирелми, аларны бөтен Союз буенча милли мәктәпләргә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп, практика узарга җибәрәләр. Егерме төркемдәше белән Нәкыя Бурят-Монгол автоном республикасына килеп төшә, алар Транссебер магистрале буйлап сибелеп урнашкан татар авыллары мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытырга тиеш булалар. Тик сугыш башлану белән унҗиде егетне хәрби хезмәткә алалар, чит якларда өч кыз кала. Төркемдәшләре Мәүлия Татарстанга кайтып китә, Рәйсә шул якларда яшәүче татар егетенә кияүгә чыга. Нәкыя Бурятиянең Селендум авылында дүрт ел укыта, ә 1945 елның август аеннан 20 декабрьгә кадәр ул – Кызыл Армиянең Эчке Монголиядә Баян-Тумен шәһәрчегендәге 22 нче авиация частендә «үзирке белән ялланып» хезмәт итүче. Демобилизациядән соң яңадан педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә Нәкыя Фатыйх кызы. 1945-1946 уку елының икенче яртысы, 1946-1947 уку елында Татарстанның Ворошилов районы Карашай-Саклау мәктәбендә укытучы; 1947-1949 елларда Алабуга Укытучылар институтында ике еллык уку. Шулардан соңгы гомер инде Татарстанның Әтнә якларында дәвам итә. Районның Түбән Көек җидееллык мәктәбендә ун ел рус теле һәм әдәбияты, җыр дәресләрен, Күлле Киме урта мәктәбендә пенсиягә киткәнче рус теле укыта. Читтән торып, Йошкар-Ола педагогика институтында белем ала. 1978 елда Күлле Киме мәктәбендә хезмәт юлын тәмамлый. Күлле Кимедә колхоз рәисе, сугыш ветераны, Сталинград сугышында каты яраланып, демобилизацияләнгән Әхмәт Сәфәров белән гаилә коралар, 1961 елда уллары Әсгать, 1963 елда кызлары Әнисә туа. Балалары югары уку йортларын тәмамлап, үзләре гаилә кора. Әнисә хисапчы һөнәрен сайлый. Әсгать Казан дәүләт университетын тәмамлап, эчке эшләр органнарында эшли, 1998-2012 елларда – Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты, 2012-2013 елларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, 2013 елның 23 августыннан Татарстан Республикасы Президенты (хәзер Рәис) Аппараты җитәкчесе. Әхмәт ага Сәфәров сугышта алган яраларыннан 1978 елда вафат булгач, Нәкыя ханым Күлле Кимедә ун елдан артык үзе генә яши. Аннан соң Казанда яшәсә дә, ул туган авылы хәлләрен белеп тора. 1995 елда Карашай-Саклау мәчетенең нигезен салганда һәм аны 1999 елның җәендә ачканда кайтып, чыгыш ясый. Карашай-Саклау мәктәбе музеена истәлек китабын, фотоальбом, берничә дистә китаптан торган бай китапханә бүләк итә. 2010 елда улы Әсгать белән туган авылына кайтып, мәрхүм әти-әнисе җирләнгән зиратта алар истәлегенә кабер ташлары урнаштыралар. 2021 елның 26 мартында вафат.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала