Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Әстерхан татарларында камыш

1918 елның язында нигез салынган Яңа Болгар авылы Әстерхан өлкәсенең искиткеч табигатьле урынында урнашкан. Иделнең түбән агымы, күпсанлы күлләр, су баса торган болыннар, киң камышлыклар – болар барысы да Урта Иделдән күчеп килгән татарлар өчен яңа мохит була.

 

Камыштан себерке әзерләү.

 

 

Авыл халкына биредәге шартларга җайлашырга туры килә. Алар, үзләре белән алып килгән игенчелек традицияләрен саклап калсалар да, руслардан, нугай татарларыннан һәм казакълардан күп нәрсәгә өйрәнә. Шушы үзләштерүләр арасында камышны киң куллану аерым урын тота. Камыш көнкүрешкә әйтеп бетергесез зур йогынты ясый. Ул төзелештә дә файдаланыла, шулай ук ягар өчен дә кулланыла.

 

Камышлыклар һәм камышны хуҗалыкта куллану

 

Яңа Болгар тирәсендә камышның төрлесе үсә. Ерактагы Кабир күлендә үскән, биеклеге алты метрга кадәр җитә торган кызгылт төз камыш йортлар һәм сарайлар төзү өчен кулланыла. Авылга якынрак урнашкан Кабир күленең камышы исә ягулык буларак, валлар ныгытуга һәм койма (шал) кору өчен әзерләнә.

 

 

Камыш чабу.

 

 

Бу бүленеш очраклы түгел: һәр күлнең камышы уникаль сыйфатларга ия була. Алар ныклык, калынлык һәм озынлык буенча аерыла. Авыл халкы еллар дәвамында, бу үзенчәлекләрне яхшы белеп, һәр төрен үз урынында файдалана.

 

Беренче тораклар

 

Яңа Болгарның беренче елларында иң киң таралган торак төре – землянка. Мондый өйне кору өчен биек һәм коры урын сайлыйлар, гадәттә, алтыга дүрт метр мәйданда ике метр тирәнлектә чокыр казыйлар. Уртага матча – үзәк бүрәнә куела, аңа терәлеп ян-якка авыш матчалар урнаштырыла. Алар өстенә киштәләр (жердиләр) салына, аларга камыштан үрелгән циновкалар – җәймәләр беркетелә. Шуннан соң калын итеп камыш түшәлә һәм туфрак белән күмелә.

 

 

Камыштан ясалган койма.

 

 

Эчке диварлар һәм түшәм кызыл балчык һәм сыер тизәге катнашмасы белән сылана, соңрак агартыла. Түбә дә шул ук катнашма белән тигезләп чыгыла. Болай эшләнгән ике яклы түбә кыска вакытлы көчле яңгырларга чыдый, ә озакка сузылган явымнардан соң, сыламасы коелса да, аны яңадан төзәтү җиңел була.

 

 

Диварлар кызыл балчык һәм сыер тизәге катнашмасы белән сылана.

 

 

Камыш монда җылылыкны саклап тора: җәйге эссене дә, кышкы суыкны да «йомшарта».

 

Камыш – төп ягулык чыганагы

 

Озак еллар дәвамында Яңа Болгарда камыш иң әһәмиятле ягулык була. Аның белән колхоз идарәсе, авыл советы, клуб, мәктәп, фельдшер пункты, колхоз теплицалары һ.б. җылытыла. Укытучы гаиләләре дә камыш белән тәэмин ителә.

 

 

Мазанка.

 

 

Теплицалар янында ике зур камыш өеме – шиш торган: берсе – теплицалар өчен, икенчесе валлар ныгыту максатында сакланган.

 

Күмәкләштерү елларында һәм ачлык чорында кайбер гаиләләр кышын махсус рәвештә камыш чабып сату хисабына яшәгән. Бу иң авыр хезмәтләрнең берсе саналган. Халык телендә хәтта бик ач кешегә карата әйтелә торган – «Камыштан кайткан кебек ашый» дигән әйтем дә сакланган.

 

 

Камыш уру.

 

 

Камыш чабарга Яшкин участогына, күрше Бекетовка авылы җирләренә йөргәннәр. Һәр кеше үзе белән камыш урагы алган – ул гадәти чалгының сынган очыннан ясалып, тут агачыннан эшләнгән сапка кигертелгән булган.

 

Авыллар арасындагы алыш-биреш

 

Камыш Әстерхан татарлары тормышында икътисади гына түгел, социаль роль дә башкарган. Бахтемир халкы кабакны кадерле азык итеп санаган. Ә Комаровка авылыннан килгән хатын-кызлар камыш яки чакан чабу хисабына кабак һәм тары алганнар. Алар, йорттан-йортка йөреп: «Камыш, чакан косить не надо?» – дип сораганнар. Кайчак күпбалалы эшче хатыннарга өй эшләрендә дә ярдәм иткәннәр. Бу күренеш камышның күрше авыллар арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә әһәмиятле урын тотуын күрсәтә.

 

Камыш – мал азыгы

 

Камышны вак терлек бик яратып ашый. Аның составында шикәр күп булганга, ул кыйммәтле азык санала («япыра», сирәгрәк «епырта» дип тә йөртелә). Кайчак суда үскән биек камышның өске өлешләрен урак белән кисеп алып, көлтәгә бәйлиләр.

 

Камыш печәне сарут һәм сүсән белән беррәттән кулланыла. Сүсәннән махсус өемнәр ясап, җир сөргән һәм йөк ташыган атлар өчен саклыйлар. Шулай итеп, камыш авылның терлекчелек системасында да тотрыклы урын били.

 

Камыш һәм саклану системасы

 

Камыш валлар ныгыту өчен дә киң кулланыла. Бу валлар язгы ташкыннардан саклану чарасы булып хезмәт итә. Вакыт узу белән, авыл тулысынча диярлек валлар белән әйләндереп алынган табигый утрау рәвешен ала.

 

Бертюл халкы өчен дә Яңа Болгар ягы әһәмиятле була: аларга каршы яктагы Бүре күле тирәсендә үскән камышны чабу кирәк табыла, һәм бу ике авыл арасында килешү нигезендә башкарыла.

 

***

 

Яңа Болгар татарлары тормышында камыш гади үсемлек кенә түгел. Ул – торак салу, җылыну, хуҗалык алып бару, терлек асрау, күрше авыллар белән мөнәсәбәтләр кору системасының аерылгысыз өлеше.

 

Урта Иделдән килгән татарлар Әстерханның катлаулы табигый шартларында яңа тормыш башлап, камышка таянып яшәү инфраструктурасын төзи. Землянкалар, ягулык, печән, валлар – болар барысы да камыш ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

 

Шушы тәҗрибә Әстерхан татарларының хезмәт культурасын, җайлашу сәләтен һәм табигать белән гармониядә яшәү традициясен ачык күрсәтә. Камыш бу төбәк татарлары хәтерендә көнкүреш символы гына түгел, ә тере тарихи мирас буларак саклана.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи