Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Алтын Урдада татар коды

(Кытай моделе һәм Евразиядә затлы мәдәният)

 

Алтын беләзек. Алтын Урда. XIV гасыр. Дәүләт Эрмитажы

 

 

Евразия тарихы төрле цивилизацияләрнең катлаулы багланышыннан гыйбарәт. Анда дала һәм утрак мәдәниятләр очрашып кына калмый, ә үзара катнашып уникаль формалар да тудыра. Бу процесста бәяләнмәгән, әмма иң әһәмиятле этапларның берсе – үзенә дала һәм утрак традиция элементларын туплап, тиз арада мөстәкыйль сәяси-мәдәни структурага әйләнгән Алтын Урда мирасы. Бу уникаль синтезның үзәгендә татар халкы борынгы дала традицияләрен дәвам итүче генә түгел, ә Көнчыгыш һәм Көнбатышның ике бөек цивилизациясе – Кытай империясе белән Көнчыгыш Европаның христиан дөньясы арасында арадашчы да булып тора. Татарлар Алтын Урда территориясен планлаштырганда Кытай моделен аңлы рәвештә үзләренә җайлаштыра алган. Алтын Урданың дәүләт системасына кытайлардан үзәкләштерелгән идарә итү, сәүдә-кәрван логистикасын алып бару, хәрби хуҗалык кластерлары һәм урбанистика инфраструктурасы үтеп керә.

 

Әлеге тикшерү нигезендә Россия дәүләт-цивилизация буларак нәкъ менә Алтын Урданы, ә аның аша Кытай дәүләтчелеге моделен дә мирас итеп алган дигән фикер ята. Әлеге күренеш татарларның Кытай цивилизациясе казанышларын саклап калган һәм шактый камилләштерә алган халык буларак эшчәнлеге нәтиҗәсендә тормышка ашырыла. Хәзерге фәнни һәм иҗтимагый-сәяси дискуссияләрдә бу фикер Россия дәүләтчелегенең тарихи нигезләрен яңача аңларга тырышу өчен аеруча әһәмияткә ия.

 

Алтын Урда – цивилизацияләр синтезы

 

Бату хан идарә иткәндә (1227-1256 нчы елларда) формалашкан Алтын Урда (Җүчи Олысы, Олуг Олыс), Европага һөҗүменнән соң, яулап алучы роленнән Кытай һәм татар (дала) традицияләре элементларын үз эченә алган катлаулы административ-мәдәни система төзүгә күчә. Әмма Алтын Урданың уникальлеге шунда: ул, дәүләт буларак формалашкач, дала империяләре тарихында шанлы бер эпизод кына булып калмый, бәлки, үзендә дала тормышы һәм шәһәр цивилизациясе бергә кушылган дәүләт структурасына әйләнә. Урда элитасы формалашканда төп резерв булган татар ыруглары әлеге процесста әһәмиятле урын тота һәм Евразиянең икътисади, идеологик һәм мәдәни модельләре бергә кушылган Алтын Урда дәүләте территориясендә дала (күчмә) һәм утрак тормыш рәвешен үзара яраштыра. Моның төп сәбәбе – Кытайның мәдәни һәм административ йогынтысы. Татарларның кытайлар белән берничә гасырга сузылган сәяси һәм мәдәни багланышлары була. Бу татарларның Кытайдагы хакимлек итүче династияләр белән дипломатик, сәүдә элемтәләре, 874-884 нче еллардагы Хуан Чао крестьяннар күтәрелешен бастыруда Тан империясенә турыдан-туры хәрби ярдәм күрсәтүләре, Төрки каһанлыгын тар-мар иткәндә төп булышлыклары нәтиҗәсендә тагын да көчәя.

 

Әлбәттә, әлеге озак һәм күпкырлы элемтәләр татарларга Кытайдан күп кенә оештыру эшләрен (җанисәп алу, үзәкләштерелгән хакимият иерархиясе, бюрократик идарә, стандартлаштыру, технологияләр, шәһәр төзелеше, вассаллык системасы һәм сәүдә агымнарын контрольдә тоту) үзләштерергә мөмкинлек бирә. XIII гасырда бу гамәлләр Алтын Урдадагы дала шартларына җайлаштырыла һәм камилләштерелә.

 

Көнбатыш феодаль дәүләтләреннән аермалы буларак, Алтын Урданың катгый билгеләнгән территориясе булмыйча, аның структурасы яңа шәһәрләрдән торган логистика челтәреннән гыйбарәт була. ХІІІ гасырда 60 ел эчендә далада кәрван һәм су юлларын, сәүдә үзәкләрен контрольдә тота торган 110нан артык шәһәр барлыкка килә. Бу Дунайдан алып Байкалга кадәрге гаять зур территория белән нәтиҗәле идарә итү мөмкинлеге бирә, дәүләт һәм сәүдә иминлегенең дә, мәдәни багланышларның да тотрыклылыгын тәэмин итә.

 

Татар – Кытай моделенең мәдәни кодын күчерүче

 

Алтын Урда дәүләте төрле мәдәниятләр кушылган уникаль урынга әйләнә. Кытай традициясе элементлары – аерым алганда, идарә принциплары, пространство архитектурасы һәм үзәкләштерелгән хакимият – дала цивилизациясенә яраклаштырыла.

 

Алтын Урда элитасы кытай элементларын үз иҗтимагый һәм мәдәни контекстына яраклаштырып, үзгәртеп кертә алган: юлларны почта станцияләре белән төзү, җирле төзелеш материалларыннан файдалану, сыйфатлы корал җитештерүдә металлургия технологияләре, авыл хуҗалыгы культуралары төрләре һ.б. Шулай итеп, татарлар Кытай мәдәни һәм икътисади кодын дала коты иләге аша сугарып, киң Евразия киңлегенә күчерүдә яңа мөмкинлекләр тудыралар.

 

 

Көмеш савыт. Алтын Урда. XIII-XIV гасырлар чиге. Дәүләт Тарих музее

 

 

Алтын Урданың архитектура практикасында Кытайдагы шәһәр төзелеше белән параллельләр күзәтелә. Аккирмән, Яңашәһәр, Кырым, Сарай-Бату, Сарайчык, Сарай әл-Җәдид, Гөлстан, Үкәк, Мокшы, Маҗар, Чыңгыз Тура, Искәр һәм башка бик күп шәһәр елга буйларындагы административ-сәүдә агломерацияләре буларак проектланган. Алардагы хакимият үзәге төгәл билгеләнгән, милек саклау, сәүдә, дин һәм фән эшләре җайга салынган. Бу кытайча «идеаль шәһәр» төшенчәсенә тиңдәш. Алтын Урда шәһәренең ролен дөрес күзаллау татар җәмгыятенең, икътисадының, сәясәтенең, мәдәниятенең ролен дөрес бәяләү өчен кирәк. Алтын Урда шәһәренең үзәк өлешенә сарай-административ биналар, акча сугу йорты, обсерватория, мәчет кергән. Торак йортлар, һөнәрчелек һәм сәүдә кварталлары шәһәр читендә урнашкан.

 

Язма мәдәниятне үстерүдә дә татарларның роле искиткеч зур була. Эш кәгазьләре уйгырлардан алынган графика белән язылып, Кытайдагы рәсми документларга якын элементлар белән тулыландырылган. Моңа хат язу, архив алып бару, рәсми документларның стилистикасы да өстәлә. Татар музыкасында кытайларга хас пентатоника сакланып калу да мәдәни дәвамчылыкның бер күрсәткече булып тора.

 

Алтын Урдада Евразия урбанистикасы һәм логистикасы

 

Алтын Урданың иң әһәмиятле үзенчәлекләреннән берсе – Байкалдан алып Дунайга кадәрге гаять зур территорияне эченә алган оештыру системасы һәм логистика инфраструктурасы. Татарлар, халкының бер өлеше даими күчмәтормышта яшәп, борынгы дәүләтчелек традицияләрен һәм Кытай цивилизациясеннән алынган принципларны Алтын Урда шәһәрләренә җайлаштырып, урбанистикада һәм логистикада гаҗәеп сәләтен күрсәтә. Төзүчеләр биналарны корганда шул чорның иң заманча материалларын һәм технологияләрен файдалана.

 

Урда калалары, Көнбатыш Европа шәһәрләреннән аермалы буларак, очраклы җирдә яки ныгытма тирәсендә түгел, ә бер үк вакытта хәрби-административ та, сәүдә, транспорт һәм дини йолаларны да башкара торган күп функцияле үзәк буларак, су буйларында төзелгән. Татар шәһәрләре структурасының төп элементлары ныгытылган хан сарае, базар мәйданы, мәчетләр, кәрван-сарайлар, һөнәрчелек кварталларыннан гыйбарәт.

 

Шәһәрләр өчен елгаларның, Кара һәм Азов диңгезләре портларының аеруча зур әһәмияте була. Итил (Идел) елгасы исә табигый ресурс ролен генә түгел, ә шәһәрләрне һәм сәүдә үзәкләрен тоташтыра торган төп логистика каналын тәшкил итә. Кытайның елга һәм каналлары кебек үк, Алтын Урданың елга һәм коры җир юллары челтәре дә меңнәрчә чакрым ераклыктагы арада товар, мәгълүмат һәм хәрби ресурс белән даими алмашу мөмкинлеге бирә. Кәрван һәм диңгез маршрутлары Алтын Урданы Кытай, Иран, Сүрия, Мисыр, Византия һәм соңрак Европа белән тоташтыра.

 

Кәрван логистикасы да калышмый. Урдада кәрван тукталышлары, базарлар, почта станцияләре, сәүдәгәрләрне озата баручы тылмачлар булдырыла. Алтын Урда хакимияте сәүдәгәрләр өчен иминлекне дә гарантияли. 1312 елда ислам дине кабул ителгәннән соң, Мәккә, Каһирә һәм Дәмәшкъ белән турыдан-туры багланышлар урнашып, әлеге система тагын да көчәя.

 

Алтын Урданың урбанистика һәм логистика моделе Кытай традициясенең, даладагы күчмәнлек һәм ислам хокукының дөньяда тиңе булмаган багланышыннан гыйбарәт. Бу Алтын Урданы хәрби һәм мәдәни яктан көчле итеп кенә калмый, уңайлы транспорт юлы һәм камил икътисад сәбәпле, Евразия масштабында затлы цивилизациягә әйләндерә. Әлеге вакыт Алтын Урда мәдәниятенең һәм икътисадының гөрләп үскән чоры була.

 

Дошманнарсыз таркалу

 

Бөек цивилизацияләр тарихында еш кына бер күренеш күзәтелә: тышкы дошманнарны югалту дәүләтне үсешкә түгел, көчсезләнүгә китерә. Алтын Урда – бу феноменның ачык мисалы. Территориаль, административ һәм мәдәни үсешнең иң югары ноктасына җиткәч, Алтын Урданың дәүләт структурасы нәкъ менә яңаруга, үсешкә этәргеч булырлык тышкы дошманнары юкка чыгу сәбәпле таркала башлый.

 

Татар дәүләте, табигый һәм икътисади ресурслар белән гаять оста идарә итеп, зур территорияне контрольдә тота. Әмма тора-бара, куәте буенча үзенә тиң дошманнары булмау сәбәпле, даими камилләшү һәм үсеш механизмнары көчсезләнә. Бу өлешчә Кытайның Юань чоры (1271-1368) тәмамланганнан соңгы язмышын хәтерләтә. Ул вакытта да җитди тышкы басым булмау эчке йомылуга, изоляциягә һәм үсеш темпын югалтуга китерә.

 

Алтын Урда, даими мобилизация һәм камилләшүгә хәрби ихтыяҗын җуеп, идарә динамикасын югалта. Дәүләттәге хәрби-хуҗалык агломерацияләре искерә, инновацияләргә ихтыяҗ юкка чыга, логистика искерә, шәһәрләр таркала башлый, кәрван юллары стратегик әһәмиятен югалта. Элекке титуллар, династия никахлары һәм дипломатия системасы аша тормышка ашырыла торган буыннар чылбыры зәгыйфьләнә.

 

Ә иң куркынычы – мәгариф һәм мәдәният аксый башлый: яңа белемнәр белән кызыксыну бетә, халыкара мөнәсәбәтләр кими, сәнгать һәм архитектурага яңалык керми, бары тик иске формалар гына кабатлана башлый. Шулай итеп, Алтын Урданың таркалуы дошманнар һөҗүме нәтиҗәсендә түгел, ә системаның эчтән җимерелүе сәбәпле була.

 

Алтын Урда – цивилизацияләр казанышы тарихы

 

Алтын Урда – яулап алу, һөҗүмнәр генә түгел, ә беренче чиратта, дала цивилизацияләре казанышы белән Кытай (утрак) административ моделенең уникаль рәвештә кушылган мәдәният һәм дәүләт төзелеше тарихы. Алтын Урда Байкалдан алып Дунайга кадәрге бик зур Евразия киңлеген үзара хезмәттәшлек итә торган шәһәр агломерацияләре һәм логистика үзәкләре системасына әверелдерә.

 

Әлеге җәһәттән камил идарә итү генә түгел, ә төрле мәдәни һәм сәяси традицияләр арасындагы (тәңречелек, ислам хокукы, дала демократиясе, Конфуцийча идарә мантыйгы) балансларны саклап калу да мөһим була. Алтын Урданың гаскәри халкы булган татарлар исә гади милли төркем генә түгел, ә бу киңлекнең казанышларын үзләштергән һәм саклап калган умыртка баганасы (матрицасы) да булып тора.

 

Кызганыч ки, лаеклы көндәш булмаганга, Алтын Урда әкренләп үсешен һәм үз-үзен яңарту сәләтен югалта. Бу – цивилизацион парадокс: империя сугышта түгел, ә аның структурасын туендырган киеренкелек юкка чыккан мизгелдә һәлак була. Хәзерге вакытта әлеге мирас Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә яши торган халыкларның мәдәниятләрендә һәм телләрендә дәвам итә.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи