Кешелек яшәешенең һәр юнәлешен тикшерергә тиешле тарихчылар кешенең тамагы, тешләре, теле, иреннәре кебек сөйләм органнарына бәйле мөһим нәрсәләргә әһәмият бирми. Асылда, «белгечлек» дигән нәрсә аркасында тарихчылар фонетиканы белми дә. Лингвистлар исә фонетиканы тарихта кулланырга кирәк дип уйламыйлар. Фонетик үзенчәлекләргә игътибар бирелсә, өйрәнелсә, бик мөһим нәтиҗәләр ясарга мөмкин булыр иде. Һәрнәрсә кебек үк, милли телләрдәге авазлар, хәрефләр һәм сүзләр, вакыт узу белән, туза, искерә һәм үзгәрә.
.jpg)
Этрур биючеләре. Триклиния каберлегендәге фрескадан фрагмент. Б.э.к. 470 нче еллар
Аерым милләтләрнең теге яисә бу авазны әйтергә мөмкинлекләре юк. Мәсәлән, кытайлар – [р], юнаннар [ш] авазлары кергән сүзләрне әйтә алмый. Без, төрекләр, сүз яки иҗек башында янәшә килгән ике тартыкны бергә әйтә алмыйбыз. Французларның «станция» дигән сүзе алдына [и] авазын өстәп, [истасйон] (istasyon) дибез. Кайвакыт ике тартык арасына бер сузык аваз өстибез. Төрекчәдә «спорт» сүзе «spor» дип языла, ләкин туксан процент төрек бу сүзне [сипор] дип әйтә. Урта Азия төркиләре, Анадолу халкы һәм французлар иҗек азагындагы «н» хәрефен веляр (арткы аңкау) тартык [ŋ] (ң) итеп әйтәләр (senin(g) atan(g), niye gelmiyon(g), Ung bong garçon(g)). Билгеле бер авазның икенче авазга авышу күренеше дә бар. Мәсәлән, русларда [о]ны [а]га әйләндерү омтылышы күзәтелә: төрекләр – [комүнист] (komünist) дип, руслар [каммунист] дип әйтәләр. Шулай ук [камитэт], [бал’шой] һ.б. сүзләрне мисал итеп китерергә мөмкин. Инглизләр кайвакыт «а» хәрефен [ей] авазы аша белдерә. «Lady»ны – [leidi], «ялкау» мәгънәсен белдергән «lazy» сүзен – [leizi], «baby»ны [beibi] диләр. Дөресен әйткәндә, бүген инглиз имлясы белән инглизчә әйтелеш арасында бер бәйләнеш тә калмады. Инглизләр «Russia» дип язылган сүзне [rʌʃə] (Рашэ), «cough» сүзен [kɒf] (коф) дип укыйлар. Кайбер төрки телләрдә «а»ны «о»лаштыру күренеше бар. Мәсәлән, якут төркиләре «каймак»ны «коймох», үзбәк төркиләре мәмләкәтләре Үзбәкстанны «O'zbekiston» диләр. Кайбер милләтләрдә «о»ны «у»га авыштыру күзәтелә. Инглизчәдә «яхшырту» дип тәрҗемә ителгән «improve» сүзе [ɪmˈpruːv] (импрув) дип әйтелә. Төрекләрдәге «orman» сүзе кайбер төрки телләрдә «урман» була. Латиннарның «с» хәрефе, еллар дәвамында әллә нинди үзгәрешләргә дучар булып, аңлашылмаучанлык тудыра. Бу хәреф миладига кадәр һәрвакыт [к] дип укылган. Күчешләр һәм Урта гасырның буталчык чорыннан соң «с» хәрефе кайбер очракта үз вазифасына хыянәт итә башлый. Бүген бу хәреф «а», «о», «u» алдында торса, элеккечә [к] авазын белдерә, «е», «i», «y»га кадәр килсә, французчада – [с], итальянчада [ч] дип укыла. Моның нәтиҗәсендә, Рим хокук белгече һәм ораторын Урта гасырлардан бирле төрекләр – Кикерон, французлар – Цицерон, итальяннар Чичерон дип йөртәләр. (Шуңа охшаш мисал: төрекләрнең «көфтә» (кәтлит) сүзен серб телендә «чөфтә» диләр.) «У» хәрефенең дә борынгы чордагы фонетик маҗаралары бик кызыклы. Билгеле булганча, юнан мәдәнияте Юнанстанда түгел, ә Көнбатыш Анадолуда барлыкка килә. Юнан әдәбиятының беренче бөек әсәрләре юнаннарның Көнбатыш Анадолудагы колонияләрендә язылган. Этрурлар, Италиягә күченеп, җиде-сигез гасыр узгач (Рим корылуына ике гасыр булгач кына), юнан мәдәнияте Афинада үсеш ала башлый. Борынгы юнаннар төрле шивәләрдә аралаша торган аерымаерым төркемнәрдән гыйбарәт була. Көнбатыш Анадолуда колонияләрне төзүчеләргә «ионияле» дигәннәр. Башка милләтләр юнаннарга «грек» йә «хеллен» дигән вакытта, без, гарәпләргә ияреп, «юнанлы» дибез. Юнанстан грекларына кадәр үк гарәпләр, географик яктан якын булганга, Иония грекларын яхшы белгәннәр. Алар «Иония» сүзен үз телләренең кагыйдәләренә бәйле «юнан» дип үзгәртеп куллана башлаганнар. Юнан теле тарихчылары фикеренчә, юнан алфавитын кулланган беренче юнан төркемнәрендә «У-y»ның баш хәрефе дә, юл хәрефе дә [u] (у) авазын аңлаткан. Афина юнаннарында баш хәрефен койрыклы – «у», юл хәрефен исә койрыксыз «u» итеп, алфавитларына керткәннәр. Классик чорда, ягъни V гасырга таба бу хәреф [u] (у) авазын түгел, [ü] (ү) авазын аңлата. Юнан алфавитында «эпсилон» дип йөртелгән әлеге хәреф, үзенең элекке вазифасын үзгәртеп, [ü] авазын белдерә башлагач, афина юнаннары «u» хәрефен язганда, аның алдына «о» хәрефен дә өстәп куярга мәҗбүр булалар. Кызык күренеш: меңәрчә еллар узгач, французлар да нәкъ шулай эшли. ...«У» хәрефенең маҗарасы моның белән генә тәмамланмый әле. Этрурлар, милләт буларак юкка чыга башлагач, б.э.к. 2 нче йөздә римнар Афинаны басып алалар, юнан мәдәнияте белән якыннан танышып, хәйран калалар. Моңа кадәр этрурларга охшарга тырышкан кебек, күп юнәлештә юнаннарга иярә башлыйлар. Шул ук вакытта юнан теленнән күп кенә сүзләрне дә үзләштерәләр. Юнанчадан алынган сүзләрнең күбесе «эпсилон» белән язылган сүзләр була. Латин алфавитында исә бу хәрефкә туры килгән, ягъни [ü] (ү) авазын белдергән хәреф юк. Латин телендә язылышта гына түгел, әлеге аваз гомумән кулланылмый. Юнанчадагы «эпсилон»ны гына калдырсалар, ни була? Аңа охшаш хәреф латин алфавитында бар инде. Җитмәсә, ул хәреф ике вазифа башкара: һәм [u], һәм [v] авазын белдерә. Өченче вазифаны да аңа йөкләсеннәрмени?
.jpg)
Этрурларның язуы рун графикасына охшаш
Ләкин латин лингвистлары кайчандыр кайбер юнан төркемнәрендә эпсилонның баш хәрефтән язылганы гына түгел, юл хәрефеннән язылганы да койрыклы булганын (У-y) беләләр. Тик ул хәрефләр [u] авазын белдергәннәр. Ә ни өчен [ü] авазын да бу хәрефкә йөкләмәскә? Һәм шулай итәләр дә. Бөтен буталчыклык та шуннан соң башлана. Ник дисезме? Юнан теленнән алынган сүзләрдә [ү] авазы очраса, юнаннар [ү] урынына [и] авазын әйтә, аларның сөйләм органнары шулай төзелгән. Мәсәлән, «су»ны аңлаткан юнаннарның «люмфа» сүзен алар «lympha» дип язалар, [лимфа] дип әйтәләр.
Бу хәрефнең буталчыклыклар китереп чыгаруына французлар сәбәпче була. Французлар – алар римнар идарә иткән вакытта, туган телләрен өлешчә югалтып, латинча сөйләшә башлап, латин телен дә бозып сөйләшкән франклар белән катнаш галлиялеләр. Алар [ү] авазын яхшы әйтә белгәннәр. Шуңа да карамастан, латиннарның юнаннардан алган «эпсилон»лы сүзләрен французчага күчергәндә, әлеге хәрефне «i» белән белдергәннәр. Өстәвенә, алфавитларда, имляда, тарихта мең төрле каршылыклар, хаталар, аңлашылмаучанлыклар китереп чыгарачак нәрсә эшлиләр: «у» хәрефен юнаннарның «и»се, ягъни грекча «и» (и грек) диләр. Бу зур ялгышлык: «у» хәрефе беркайчан да юнаннарда [и] булмаган, ә латиннар аны [и] дип укыган. Әлеге ялгыш аңлатмалар күпме тарихчы, телченең башын бутады, күпме тарихи, лингвистик һәм әдәбият китапларында урын алды.
Югарыда кайбер фонетик үзенчәлекләргә мәгълүмат бирелде. Алга таба кайбер атамаларның һәм сүзләрнең элекке шәкелен һәм килеп чыгышын табарга омтылырбыз.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала